[п] авазы П,п хэрефлэре.
методическая разработка по чтению (1 класс) на тему
План коенспект урока обучения грамоте, автор Вагизов.(на татарском языке)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uku_hm_soylm_usteru.doc | 30.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Иске Әнҗерә гомуми төп белем мәктәбе
1 нче сыйныфта уку һәм сөйләм
үстерү дәресеннән
“[п] авазы П,п хәрефләре”
темасына үткәрелгән
дәрес план конспекты
Укытучы:Гизатуллина Ф.Н.
Максат: 1 Укучыларны [п] авазы, П п хәрефләре белән таныштыру,сөйләмдә [п] авазын аерып ала белергә һәм шул аваз кергән сүзләрне әдәби дөрес әйтергә өйрәтү.
2 Шәһескә индивидуаль якын килеп, укучыларның күзаллауларын, танып-белү активлыгын үстерү.
3 Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек 52-53 бит, рәсемле әлифба, кисмә хәрефләр, «домино» уены, предмет рәсемнәре.
Дәрес барышы.
1 ОЕШТЫРУ
2 АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
-Узган дәрестә нинди аваз белән танышкан идек? (ү)
- Сөйләмдә [ү] авазын аерып алу, шул аваз кергән сүзләрне аерып әйтү:
Фирүзә курчакка күлмәк тегә. ([ү] авазы кергән сүзләргә кул чабу)
- «Яңа сүз яса» уены БА … (л,р,ш,т,з,с,к). Кисмә хәрефләр белән эш, тактада.
- Дәреслектән сүзләр укыту
- Кисмә хәрефләрдән сүз төзетү ( рәсемнәр таратып, рәсемне белдергән сүзләрне төзетү ) көчлерәк укучыларга озынрак сүзләр бирелә
3 ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР БИРҮ
-Табышмак әйтү Үзе түп- түгәрәк
Йөгерә белми
Сикерә белә ( туп )
-Туп сүзенә аваз анализы
- [п] авазын аерып алу
- [п] авазына анализ ( тартык, саңгырау )
- [п] авазы кергән сүзләр әйттерү (сүзнең төрле урынында килергә мөмкин )
- Б-П чагыштырып әйтү б-п, би-пи, ба-па, бу-пу, бар-пар, арба-арпа. (фонетик зарядка )
--П,п хәрефләре белән таныштыру, рәсемле әлифба белән эш.
ФИКУЛЬТМИНУТКА
- Дәреслек белән эш. Баганалап бирелгән сүзләрне уку. Сүзлек эше алып бару.
4 БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ
- « домино» уены, (һәр рәсемгә туры килгән сүзләрне тоташтыру, җитешмәгән сүзләрне кисмә хәрефләрдән төзеп, дәфтәргә күчереп язу.)
- «Китап» текстын уку, китап уку һәм аңа сакчыл караш турында әңгәмә.
- «Кап та коп» уены, кош исемнәрен әйттерү, - [п] авазы кергән кош исемнәрен аерып әйтү. Песнәк турында мәгълүмат бирү (рәсемен күрсәтү, берничә кош арасыннан песнәкне таптыру ). Укучыларга хәрефләр таратып, такта янында песнәк сүзен төзетү.
5 ЙОМГАКЛАУ
-Без бүген ниләр белдек?
Өйдә әниләрегезгә дәреслектәге текстны укып күрсәтегез һәм инде кошларга җимлекләр ясап аларны сыйларга онытмагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[з] авазы, З, з хәрефләре
I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.
Язарга өйрәнү дәресенә презентация....
Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.
Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....
[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.
План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...
Тема: м хәрефе һәм авазы
1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...
Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре
Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....
"[Ю] авазы, Ю, ю хэрефлэре" темасына презентация
Презентация на татарском языке по теме: "Гласные буквы Ю, ю"....