Яз килә, яз көлә
план-конспект урока чтения (1 класс) по теме

1 класста уку дәресеннән "Яз килә, яз көлә" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klassta_uku_drese.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Яз килә, яз көлә...

Максат: 1. Әсәрдәге катнашучыларны таба, аера белергә өйрәтү.

               2. Сөйләм теле күнекмәләрен үстерү.

               3. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

 Дәрес төре:    иҗади  - эзләнүле     

Төп төшенчәләр: күчерелмә мәгънә

                                чагыштыру

Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья, рәсем

 

Җиһазлау:  “Туган тел” дәреслеге, 1класс, 84-86 б.; темага карата күрсәтмә һәм таратма материаллар(тест).

                                        Дәрес барышы.

I.Укучыларны дәрескә оештырып, уңай психологик халәт булдыру, дәреснең максаты белән таныштыру.

  • Исәнмесез, балалар. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телик.

Табышмак әйтеп, дәрес темасын ачу.

Ак күбәләк очып китте.

Кара карга килеп кунды.  (Яз килү)

II. Уку мәсьәләсен кую. Кереш әңгәмә.

- Әйе балалар, без бүген  елның шушы фасылы турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы да “Яз килә, яз көлә...”.(Слайд №1)(Укытучы Н.Арслановның ”Яз” шигырен яттан сөйли.)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

- Укучылар, сезгә шигырь ошадымы?

  • Әйе,ошады.
  • Бу шигырьне  Н.Арсланов язган. Бүгенге дәрестә без аның шигырен өйрәнәбез. Әйдәгез хәзер үзегез гөжләп укыгыз.
  • Илзирә шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтер.
  • Балалар, шигырьнең эчтәлеге аңлашыламы? Яз ишекләрдән керә, тәрәзәдән көлә, кар суында йөгерә, яшеллеккә төренә аламы? Сез моны ничек аңлыйсыз?

1.Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән эш. (Слайд №2)

  • Яз ишекләрдән керә,тәрәзәдән көлә – җылы нурларын сибә;

Кар суында йөгерә – карлар эри;

Яшеллеккә төренә – агачлар яфрак яра, үләннәр чыга.  

  1. Шигырьгә анализ ясау.
  1. Катнашучыларны табу.

2)Әсәрне өлешләргә бүлү.

3)Өлешләр арасындагы бәйләнеш аша эчтәлекне табу.

4)Авторны табу.

 Физкультминут “Язгы урманда”(Слайд №3)

Язгы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Ак каеннар –уңда,

Яшел чыршылар-сулда.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән йөгерә.

Аю бабай ял итә.

Сыерчыклар очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Урманда ямьле булса да,

Мәктәпкә кайтыйк дуслар.

- Барыбыз да экранга игътибар итик әле. Биредә сез нәрсәләр күрәсез? (Слайд №4)                                                 

         - Чәчәкләр.

- Сез бу чәчәкләрне таныйсызмы?  

- Энҗе чәчәк, умырзая, миләүшә чәчәге.

- Бу чәчәкләрне елның кайсы вакытында күрергә мөмкин?

- Яз көне.

- Кояш җылысы ярдәме белән, табигатьне матурлап, беренче чәчәкләр пәйда була. Беренче булып умырзая чәчәк ата. (Слайд №5) Шушы чәчәк турында безгә Эльвина Ә. Бикчәнтәеваның “Умырзая” шигырен укып  күрсәтер.

- Ә безнең якларда беренче язгы чәчәкләрдән – миләүшә, үги ана яфрагы чәчәге  санала. (Слайд №6) Иртә яздан чәчәк атучы шушы үсемлекләр, үзләренең матурлыклары белән безне куандыралар. Безнең илебездә иртә чәчәк атучы күп кенә үсемлекләрне өзү тыелган, ә аларның кайберләре хәтта “ Кызыл китап”ка да кертелгән. Шуларның берсе ландыш - икенче төрле энҗе чәчәк дип атала.(Слайд №7) М. Фәйзуллинаның энҗе чәчәк турында шигыре бар. Аны безгә Айзат укып күрсәтер.

- Балалар, бу шигырьләрдә шагыйрь чәчәкләрнең сыйфатларын чагыштырып, тагын да матурлап күрсәткән. Без дә шуларны, ягъни чагыштыруларны табыйк әле. (балалар китаптан укып, табып әйтеп баралар, укытучы шул чагыштырулар язылган карточкаларны тактага куя).

- Күксел төсле, ак сыман.

- Әйдәгез әле, хәзер кроссворд чишеп алыйк. Мин сезгә чәчәк, гөл  рәсемнәрен күрсәтәм, ә сез кул күтәреп  аларның исемнәрен әйтерсез.

(Слайд №8)

                         

 

т

у

з

г

а

н

а

к

 

 

 

м

и

л

 ә

 ү

 ш

 ә

к

ы

ң

г

ы

р

 а

 у

 

р

о

м

а

ш

к

а

 

р

о

з

а

 

 

л

а

н

д

ы

ш

 

 

  я

  р

  а

   н

- Нинди сүз килеп чыкты? Ни өчен?

- Умырзая. Чөнки ул яз  килүне белдерүче беренче чәчәк.

Музыкаль пауза ”Яз җитә”.

- Яз килү белән  үләннәр генә түгел,  агачлар да , барлык тереклек ияләре дә уяна. Хәзер шул турыда  М. Мазуновның “Яз килә” шигыре белән танышыйк.

- Шигырьне укый башлаганчы, күчерелмә мәгънәдә алынган сүзләр белән танышып үтик.

Җәйге шатлык

Көзге бәхет

  • Шигырьдә нинди яз билгеләре сурәтләнгән, укыганда шуңа игътибарлы булыгыз.(Гөжләп уку)
  • Шигырьне сәнгатьле итеп  Ландыш укып күрсәтер.
  • Ә хәзер биремнәр үтик.

I рәт:  Шигырьдән яз билгеләрен табып әйтегез.

     II рәт: Язның матурлыгын сурәтләгән урыннарны табып укыгыз.

  1. Белемнәрне үзләштерүгә контроль. Тест. (Слайд №10)
  1. М.Мазуновның “Яз килә” шигырендə язга хас төп билгеләр:

А)  көннәр аяз, кояш көлә, көмеш тамчы тама

Б) гөрләвек ага, бозлар китә, кошлар кайта

В) кошлар оя ясый, күк күкри, яз көлә

 М.Мазуновның “Яз килә” шигырендə катнашучылар:

А) автор, бала

Б) автор, бала, яз

   3. Яз чәчәкләренә керә:

     А) умырзая, миләүшә, энҗе чәчәк

     Б) роза, кашкарый

4. Н.Арслановның “Яз” шигырендә сүз нәрсә турында бара:

А) Яңгыр яву, күк күкрәү

Б) Яз килүе

V. Үзбәя.

- Табигатьне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?

- Агачларны сындырмаска, кошларны рәнҗетмәскә, чәчәкләрне өзмәскә, чүпләмәскә һ.б.

VI.Рефлексия.

- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Кайсы ягы ошады?

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? ( Җаваплар).

- Бу дәрес нинди тәрбия бирә? Сез ничек уйлыйсыз?

- Укучылар,  яз фасылы, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында бик матур, мәгънәле, күп мәгълүматлар  алдык. Дәрес безне табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтә.

- Бүген сез барыгыз да бик актив булдыгыз. Рәхмәт балалар.

VII. Өй эше.

Иҗади эш.