"Бәйрәмнәр буйлап сәяхәт"
методическая разработка (подготовительная группа)
Бәйрәмнәрдә кеше күңел ача, рәхәтләнеп уйный, көлә, күзе матурлыкны күреп хозурлана.Гомумән, кеше бу мизгелдә бәхетле була. Кыскасы милләтебез тормышында бәйрәм һәм йолаларның сәламәтлек ягыннан әһәмияте сөйләп бетергесез дәрәҗәдә зур.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Күңел ачу кичәсе "Бәйрәмнәр буйлап сәяхәт" | 38.77 КБ |
Предварительный просмотр:
«Бәйрәмнәр буйлап сәяхәт”
Сәхнә дүрт ел фасылына туры китереп бизәлгән. Учак янында тугыз бала (сентябрь, октябрь, ноябрь, декбрь, январь, февраль, март, апрель, май) утыралар.
Сентябрь: Дусларым сез Сөмбеләне беләсезме? Белмәсәгез мин хәзер сезне аның белән таныштырам. «Сөмбеләне кем белә?»
Алып баручы: Ни арада жәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар куптән көтте.
Здравствуйте, ребята! Исәнмесез балалар!
Здравствуйте, дорогие родители и гости нашего праздника!
Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр һәм килгән кунаклар!
Без бүген сезнен белән бергәләшеп “Сөмбелә”бәйрәмен үткәрергә җыелдык!
Мы сегодня собрались на праздник Сөмбелә - праздник урожая. Его отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В давние времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена - люди устраивали этот праздник. Давайте и мы с вами отметим этот праздник в нашем уютном зале и позовем на наш праздник Сөмбелю. (стук в дверь) Ой, а кто же это стучится в нашу дверь? (Влетает птица с письмом, отдает его ведущему.)
Сөмбелә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!
Я - Сөмбелә. К вам пришла, праздник осенний вам принесла.
Саумы, якын дусларым,
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә матур көннәр дә
Әкият тә китердем
Октябрь: Бик марур. Мин һәр ел өлкәннәр белән очырашам, җырлап-биеп «Өлкәннәр көне» - «День пожилого человека» көнен билгеләп үтәм. Сез дә карап китегез.
Алып баручы: 1 октября вся страна отмечает День пожилого человека. Люди старшего поколения теперь имеют свой заслуженный праздник, и мы этому очень рады! Этот праздник – ещё один повод подарить чуть больше внимания и любви, чем в обычные дни, нашим бабушкам и дедушкам.
Алып баручы: Здравствуйте, самые дорогие, самые любимые, самые уважаемые люди! Бабушки, дедушки и гости! Хәерле көннәр сезгә безнең кадерле өлкәннәребез: Дәү Әни, Дәү Әтиләребез, килгән кунаклар!
Алтын көзнең матур бер көнендә
Октябрьнең серле кичендә
Без җыелдык менә дуслар белән
Рәхәтләнеп бәйрәм итәргә!
Өлкәннәр дип дәшү дөресме икән?
Яшь әле сез, без бит күрәбез!
Бәйрәм белән котлап, чын күңелдән
Оныкларга сүзне бирәбез!
Алып баручы: Ваши внуки и внучки очень готовились к сегодняшнему событию, чтобы порадовать вас своим творчеством – песнями, танцами и подарить свои умения и тепло любящих сердец. Встречаем их!
Бала: Сегодня лучший день на свете,
Улыбки кажутся добрей,
Теплей и ярче солнце светит,
И настроенье веселей!
Бала: От души желаем счастья,
Много-много долгих лет,
Ну, а главное - здоровья,
Чего дороже в жизни нет!
Бала: Өлкәннәр көне белән сезне!
И кадерле, газиз кешеләр!
Яшь калыгыз, бер дә картаймагыз
Яшьне йөрәк белән үлчиләр!
Бала: Сәламәтлек һәрчак юлдаш булсын
Саулыкларның кадерен белегез!
Үзем алам оныгымны диеп
Бакчабызга йөгереп килегез!
Җыр “Әбием-әбекәем”
Алып баручы: На нашем празднике присутствуют замечательные дедушки, которые любят своих внуков не меньше, чем бабушки. А внуки торопятся с поздравлениями и приготовили для них эти прекрасные стихи.
Стихи про дедушку
Дедушка добрый, очень любимый,
Дедушка славный, незаменимый,
С праздником этим тебя поздравляем
Всяких благ в твоей жизни желаем:
Чтобы ты никогда не болел,
Чтобы ты никогда не старел,
Чтобы вечно был ты для нас молодой,
Веселый и добрый, и нужный такой.
Все умеешь, знаешь много,
Мудрый ты и добрый очень:
В мире дедушки такого
Больше нет – я знаю точно!
Пусть здоровье будет крепким,
Каждый день счастливым станет,
И всегда великолепным
Настроение бывает!
Кашыклар биюе
Алып баручы: Вы, все ваше поколение, пронесли сквозь трудности жизни то, чего так не хватает вашим внукам и детям, — надежду на лучшее. Только вы помогаете нам даже в самое нелегкое время жить и радоваться жизни, учите нас оптимизму и упорству.
Алып баручы: Әйе, без бүген сезгә бик рәхмәтле! Тәмле чәйләрегез, татлы ризыкларыгыз, җылы оекбашларыгыз өчен генә түгел, авыр вакытта төпле киңәшләрегез өчен, җылы сүзләрегез, якты йөзләрегез өчен, өебезнең күрке булган өчен, безгә үрнәк булган өчен бик зур рәхмәт сезгә, кадерле өлкәннәр!
Алып баручы: Пусть же счастье не покидает ваш дом! Пусть любовь ваших детей и смех ваших внуков наполняют радостью душу! С праздником!
Алып баручы: Бәйрәм белән сезне, Өлкәннәребез!
Бик зур рәхмәт килгән өчен дә!
Алга таба тагын очрашырбыз
Бакчабызның сәхнә түрендә!
Ноябрь: Әфәрин, сентябь, бик изге эш бу. Мин дә төрле милләт дусларым белән “Дуслык белән көчле без!» дигә девиз астында очрашу кичәсе оештырам.
Алып баручы: Хәерле көн кадерле кунакларыбыз! Без сезне күрүебезгә бик шат!
Алып баручы: В народе говорят «Гость на пороге – счастье в дом». У нас сегодня много гостей, а значит много счастья, улыбок, хороших и радостных встреч.
Алып баручы: Рәсәйнең күп төрле халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр.
Бала: Народы, как одна семья
Хотя язык их разный.
Но дружбой мы своей сильны
И мы живём прекрасно
Бала: Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслар булса, яшәү дә күңелле
Җыр “Без бергә”
Алып баручы: Давайте по Поволжью родному проедим
И вспомним, что ценного в нем мы находим.
У каждой республики изюминка есть
Традиций, костюмов и песен- не счесть!
Алып баручы: Сәлам бирикче, дусларым.
Идел буе сәяхәткә
Бергә барыйкчы, дусларым.
Тәрле милләт кешесенә
Декабрь: Мин зур бәйрәмнәр үткәрмим, очрашулар да юк, шулай да мин елны төгәллим, нәтиҗәләр ясыйм, кышның беренче көне мин. Сезнең белән бер уен аласым килә.
Айлар: Әйдә, Декабрь, уйныйбыз.
Январь: Мин яңа ел алып киләм. Ел башланганда төрле кызыклы маҗаралар була да инде. Менә үзегез дә карап китегаз эле. (Урман аланы. Былтыр балтасын тотып чыршы сайлап йөри. Агачлар арасыннан кача- поса Шүрәле чыга.)
Шүрәле: Син кем?
Былтыр: Мин Былтыр, ә син кем? Нәрсә?
Шүрәле: Мин Шүрәле. Былтыр урманда берүзең нишләп йөрисең?
Былтыр: Яңа ел бәйрәменә балаларга чыршы эзлим.
Шүрәле: Анысы нинди бәйрәм инде тагын? Әйдә хәзер үк бәйрәм ясыйбыз. Мин кети-кети уйнарга бик яратам. Сине көлдерермен.
(Егет матур гына чыршы табып, чаба башлый. Шүрәле Былтырның бер алдына, бер артына чыгып, комачайлый.)
Шүрәле: Әйдә инде, бераз гына уйнап алыйк.
Былтыр: Кил әле монда , урман сарыгы, тот әле чыршыны. Аннан соң уйнарбыз. (Былтыр чыршыны чабып ала да җилкәсенә салып китә, ә Шүрәленең бармаклары кысылып кала)
Шүрәле: (Акыра) Былтыр тукта, син минем бармакларымны кыстың, үләм, китмә, коткар мине.
Былтыр:Вакытым юк. Мине балалар көтә.
Шүрәле:(Озын бармакларын болгый- болгый) Күрсәтермен әле мин сезгә Яңа ел бәйрәме. (Шүрәле сикеренә торгач бармакларын ычкындыра да, Былтыр артыннан күзәтә башлый.)
Бәйрәмчә бизәлгән зал. Уртада чыршы. Былтыр керә.
Былтыр:Ай-ай бигрәк матур итеп бизәп тә куйганнар. Теге Шүрәле балаларның бәйрәмен боза язды бит, ярый әле бармаклары кысылып, акырып, калды шунда. (Былтыр чыршы артына китә. Шүрәле керә.)
Шүрәле: Нәрсә күрмәдегезме теге “метр с кепкой” малайны. Исемен дә оныттым. Ә Былтыр диде бугай. Бармакларымны кыстырып калдырды. Айболитка барып, күпме вакытымны әрәм иттем.Менә гипыс салды, гипыс. Хәзер ничек кети-кети уйнармын инде. (Елый) (Чыршы артыннан Былтыр чыга. Шүрәле аны кытыкларга килә.)
Шүрәле: Менә кая качып ятасың икән син, малай актыгы, мине алдап качтың. Мин сине хәзер кытыклыйм.
Тәрбияче: Тукта әле, Шүрәле, болай үк тавышланма әле син. Балаларның бәйрәмен бозма инде. Кал безнең белән. Балалар Шүрәлене үзебезнең бәйрәмдә калдырабызмы?
Балалар: Әйе, калдырабыз.
Шүрәле: Ярый, мин калам, ләкин минем шартым бар.
Тәрбияче: Нинди шарт инде ул?
Шүрәле: Сез минем күңелне күтәрергә тиеш.
Тәрбияче: Шүрәле, Шүрәле безнең балалар бик сәләтле. Алар сиңа матур шигырҗләр, җырлар җырларлар.
Бала: Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Бала: Безгә бүген Кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Бала: Чыршы бәйрәме –
Матур бәйрәм бит,
Чыршы янында
Җырлап әйләник.
Җыр “Чыршыкай – купшыкай”
- Урман кызы Чыршыкайны
Көтеп ала барсы да
Яңа елны дәшә бит ул,
Өй түренә баса да.
Кушымта
Яңа елда кунак булып,
Кил син безгә Чыршыкай!
Яңа елда кунак булып,
Кил син безгә Купшыкай!
- Ашыгабыз Яңа елга
Урман кызын бизәргә.
Әткәй-әнкәй ярдәм итә
Уенчыклар эләргә.
Кушымта
- Урман кызы Чыршыкайның
Күлмәкләре яшелдән.
Кыш бабай да бүләкләрен
Чыршыкайга яшергә.
Кушымта
Шүрәле: Балалар булдырдыгыз. Минем дә сезнең белән уйнап аласы килә.
Уен: “Әйт әле, Шүрәле”
Балалар: Әйт әле, Шүрәле
Ничек кошлар очалар? (2 тапкыр)
Шүрәле: Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
Балалар: Әйт әле, Шүрәле
Тышта ничек кар ява? (2 тапкыр)
Шүрәле: Менә шулай, менә шулай,
Шулай тышта кар ява.
Балалар: Әйт әле, Шүрәле
Ничек буран котыра? (2 тапкыр)
Шүрәле: Менә шулай, менә шулай,
Шулай буран котыра.
Шүрәле: Мин китәм инде. Урманга кайтып Шүрәлеләр белән бзйрәм үткәрәм. Әйдә Былтыр киттек, миңа Яңа ел бәйрәме оештырырыга булышырсың.
Тәрбияче:Тагын безгә кунакка кил Шүрәле. Сау булыгыз, дуслар.
Февраль: «Родной язык – цветок души»
Бала: И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Бала: О, язык родной, певучий,
О родительская речь!
Что ещё на свете знал я,
Что сумел я уберечь?
Алып баручы: Исәнмесез балалар, тәрбиячеләр! Хәерле көн! Бүген без туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә 21 февраль туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Алып баручы:Здравствуйте, ребята! Для чего же мы собрались сегодня? 21 февраля каждый год весь мир отмечает «Международный день родного языка». В мире существует очень много языков. Ещё когда вы только родились и были совсем крохами, ваши мамочки напевали вам колыбельные песни на вашем родном языке. А как вы понимаете, что такое родной язык? (тот, на котором мы разговариваем). На каком языке вы разговариваете? Какие бывают языки? Почему люди учат языки других народов?
Какие пословицы о языке вы знаете?
Язык до Киева доведет. Слово не воробей, вылетит - не поймаешь. Держи язык за зубами. Видна птица по перьям, а человек — по речам. Язык острее бритвы. Теле барның иле бар. Әдәп башы – тел. Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел.
Җыр “Кояшлы ил»
Кояшлы ил-безнең ил,
Күге аның гел аяз, гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да, җире дә,
Салават күпере дә, ля-ля-ля
Яңгыры да, кары да,
Безгә якын бары да.
Безгә якын бары да.
Щедро солнце, край родной.
Озаряет и зимой, и зимой.
А когда весна придет
Белым садом он цветёт.
Белым садом он цветёт.
Русская народная игра «Гори, гори ясно»
Бала: Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә
Төрле-төрле милләт булсак та
Тик бер безнең туган илебез
Шунда дус һәм тату яшибез
Бала: В день родного языка
Вам его хранить желаю,
Чтобы речь была легка,
Бранных слов не повторяя,
Говорите хорошо -
Слово доброе приятно!
Для того язык пришел,
Чтоб на нем общаться внятно.
Март: “Яз килә, Нәүрүз килә” - “Весна идет, Навруз идет”
Бала: Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Бала: Весна идёт, Весна идёт!
На дорогах лужи,
Стали птицы песни петь
После зимней стужи.
Бала: Күч безнең күңелгә
Җыр яме,җир яме
Рәхим ит, түрдән уз
Нәүрүз бәйрәме.
Бала: Ты приди скорей, весна,
По тебе скучаем.
С песней, музыкой, стихами
Мы тебя встречаем!
Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Здравствуйте, дети! С каждым днём лучи весеннего солнца и чистое голубое небо поднимают нам настроение. Весна вступает в свои права. А вместе с ней приходит к нам светлый весенний праздник «Навруз. Это – праздник встречи нового года. Навруз - это праздник людей труда, мирной жизни. А хозяйкой этого праздника является Наврузбикэ, роль которой исполняет молодая, весёлая, остроумная девушка.
Чем веселее будет праздник Навруз, тем щедрее будет к людям природа. Поэтому в этот день люди веселятся от души, радуются приходу весны, готовят угощения, ходят в гости.
Әйдә, кояш, сип нурыңңы кызганма бердә.
Зур бәйрәм, куңелле бәйрәм, Нәүрүз бүген бездә.
Когда приходит к нам Навруз, цветут сады, цветут поля.
Когда приходит к нам Навруз, весною дышит вся земля!
Когда приходит к нам Навруз, звучит и музыка и смех.
Поздравления принимаем и сами поздравляем всех!
Навруз: Здравствуйте, мои друзья! Я дочь весны – Навруз. Принесла я красавицу весну. Всех поздравляю с праздником Навруз
Я пришла издалека,
Из страны Весны.
Где зелёные луга,
Где растут цветы.
Приколола их на платье,
В ленточки вплела.
А самые красивые
В подарок принесла.
Песня «Яз җитә»
1.Көн җылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна(2)
Кушымта.
Яз килә,яз килә,
Чәчәкләр уяна.
Йөрәккә яз килде
Бар дөнья куна,яз килә.
2. Канатлы җырчылар
Моңлана талларда
Бар дөнья уяна(2).
Кушымта.
Апрель: «Сандугачтай моңлы Тукай теле”
“Бәйрәм бүген” җыры яңгырый
Бала: Бала:
Бакчабызда бәйрәм бүген , Туган телемдә сөйләшеп
Бакча ямьләнгән. Яшим мин туган илдә.
Тукай бәйрәменә, диеп, “Туган ил” дигән сүзне дә
Барысы да килгән. Әйтәм мин туган телдә.
Бала: Бала:
Туган телне яттан сөйләп, Иң изге хисләрне мин
Үсеп җиткәнбез шулай. Туган телдә аңлатам.
Барлык татар балалары Шуңа күрә туган телне,
Ярата сине, Тукай. Хөрмәтлим мин яратам.
Тәфтиләү көе яңгырый
Атып баручы: Тукай туган көне
Бөек Тукай туган көнен
Һәр ел көтеп алам мин.
Үземнең туган көнемдәй,
Шатланам, куанам мин.
Бүләк булсын Тукаема диеп,
“Туган тел”ен җырлыйм утырып.
“Су анасы”, “Шүрәле”сен укыйм.
Рәсем ясыйм дәфтәр тутырып.
Башым күккә чөеп, горурланам.
Тукай теле - туган телем, - дип.
Шушы хәләтемне читтән генә,
Кузәткәндәй шагыйрь сөенеп.
Буген бакчабызда бәйрәм - Тукай бәйрәме, тел бәйрәме. Шаулап-гөрләп яз килгәндә, 26 нчы апрель көнне Кушлавыч авылында яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга килгән. Кечкенә Габдуллага 5 ай булганда, әтисе вафат була, соңрак әнисе. Шушы көннән аның язмыш тәгәрмәче авыр юлдан тәгәрәп китә. Кушлавыч (Шәрифә исемле карчык) - Сасна (әнисе кияугә чыккан авыл) - Өчиле (әнисенең атасы Зиннәтулла бабасы гаиләсе) - Кырлай (Сәгъди абзый) – Җаек - Уральск (Госмановлар гаиләсе) – Казан. Тормыш тукталышларының һәркайсында Тукай тәҗрибә туплый. Балачагы шулай сынаулы, авыр булгангамы Габдулла балалар өчен бик күп шигырьләр һәм әкиятләр иҗат итә. Чыннан да нечкә күнелле, юмор яратучы Г.Тукай – балаларның иң яраткан шагыйре дисәк, һич тә ялгышмабыз. Аның әкиятләрен укып хыялланабыз, ә шигырьләрен укып хозурланабыз.
Май: Дети входят в зал под музыку «День Победы»
Алып баручы: В цветы все улицы одеты,
И песни звонкие слышны:
Сегодня праздник - День Победы,
Счастливый, светлый день весны!
Алып баручы: Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын
Балкып янсын күктә йолдызлар.
Танец/ бию «Ромашкалар»
Алып баручы: 9 мая 1945 года наша страна одержала победу над фашисткой Германией. 76 лет назад закончилась самая кровопролитная война в истории человечества - Вторая мировая - Великая Отечественная Война! 4 года шла беспощадная война. Рушились города, горели села, гибли люди, весь народ встал на защиту Родины.
Алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керәләр, шәһәрләрне, авылларны талыйлар, яндыралар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Сугыш 4 ел буе бара. Халкыбыз, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертә. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итә. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерә.
Бала: Для ветеранов, как букет.
Салюты яркие сверкают.
Солдаты давних грозных лет
Войну, победу вспоминают.
Бала: И вот пришел победный день,
Улыбки, слезы – все смешалось.
Защитники родной земли,
Как птицы, к дому возвращались.
Бала: Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Бала: Бабам батыр солдат булган
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә торачакмын!
Песня/Җыр: “Бабай да солдат булган”
1. Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да, солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
2. Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим генә аз гына.
Май: Әфәрин, дуслар! Бик күңелле булды. Нинди матур бәйрәмнәр үтә икән бит.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"
Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту, авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....
"Тукай эзләре буйлап"
Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыру...
Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт
материал для воспитателей , подготовительных групп....
«Татарстан елгалары буйлап»
Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...
Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....
Экология сукмагы буйлап
МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап» (уртан...
"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"
Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...