Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме
Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту, авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Проект "Авыл тарихы" | 54.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Зеленодоль муниципаль районы 41 нче «Ручеек» балалар бакчасы
ПРОЕКТ
“АВЫЛ ТАРИХЫ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП”
Мәктәпкә әзерлек төркемебалалар өчен белем бирү проекты
Хәзерләде:Фатыхова Г.И.
I к.к. тәрбиячесе
2013 ел
Проектның максаты:
- авыл тарыхы буенча балаларның белемнәрен ныгыту һәм үзләштерү; авылның күренекле шәһесләре, урыннары һәм үткәне белән танышу;
- балаларда туган авылга мәхаббәт тәрбияләү, туган якка горурлык хисе уяту;
- туган авылның зурлыгына, байлыгына соклану; ул байлыкка кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү;
- татар халкының авыл тарихына бәйле бәйрәмнәре белән таныштыру;
- ата-аналар белән берлектә баланың ирекле иҗади шәхесен үстерү, шәхес культурасының нигезле җирлеген формалаштыру, шәхси һәм яшь үзенчәлекләренә яряклаштырып, физик һәм психик сыйфатларны төрле яклап үстерү.
Бу бурычлар түбәндәге чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла:
- Һәр баланың сәламәтлеге, эмоциональ иминлеге һәм үз вакытында төрле яклы ңсеш алуы турында кайгырту;
- Тәрбия һәм белем бирү процессын иҗади оештыру;
- Балаларда аралашучан, игелекле, туган як тарихы белән кызыксынучан, мөстәкыйльлеккә һәм иҗатка омтылучан итеп үстерү максатыннан чыгып, төркемнәрдә кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек атмосферасы тудыру;
- Мәктәпкәчә тәрбия һәм гаилә шартларында бала тәрбиясенә якын килүгә юнәлеш бирү;
- Региональ якын килүне гамәлгә ашыру.
Проектны тормышка ашыру эше буенча план:
- Өйрәнелгән мәсьәләләр нигезендә проектка максат кую.
- Максатка ирешү өчен план төзү.
- Проект буенча материал җыю һәм туплау.
- Проект нигезендә балаларны авыл аксакаллары белән очраштыру.
- Балалар белән берлектә Норлат авылы тарихы буенча эзләнүләр алып бару.
- Балаларны авылдагы тарихи истәлекле урыннар белән таныштыру максатыннан, Норлат авылы буенча экскурция ясау.
- Үзлектән эшләү максатыннан өй эшләре бирү.
Сентябрь.
Фото-күргәзмә - “Яшә, нурлы Норлатым!”
Максат: балаларның игътибарын проект темасына җәлеп итү, авыл тарихына кызыксыну уяту.
Октябрь.
“Өлкәннәр көне” уңаеннан, авыл аксакалларын һәм мөхтәрәм өлкәннәрне балалар белән очрашуга чакыру.
Максат: балаларны авыл тарихына бәйле милли мәдәният һәм мирасыбыз белән таныштыру. Барлык башлангычы булган рухи байлыклар белән таныштырып, дөнья үсешендә, кешелек тарихында үз урыныбызны аңларга ярдәм итү.
Ноябрь.
Күргәзмә оештыру “Татар өенең бизәлеше”
Максат: балаларны “безнең өй” төшенчәсе белән таныштыру. Тормыш кирәк-яракларыннан файдалану; бүлмәләрне җиһазлау; йорт-җирне тоту рәвеше; кием-салымы; төрле һөнәрләре (читекче, кәләпүшче, чигү, бәйләү һ.б.) турында төшенчә бирү. “Татар бүлмәсен” балалар һәм әти-әниләр ярдәме белән тулыландыру, баету.
Декабрь.
“Татар халык уеннары” белән таныштыру.
Максат: балаларда татар халык уеннары ярдәмендә җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игьтибарлык тәрбияләү. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тотныклы булырга өйрәтү. Татар халкының моңлы, җырлы, биюле; уен-көлкене яратучы җор халык икәнлеген күрсәтү.
Январь.
Авыл китапханәсенә экскурция.
Максат: Китапханәченең балаларны күренекле шәхесләр белән таныштыруы, балаларда авыл халкына горурлык хисе уяту, авыл халкының әдип халык, моңлы, җырлы, биюле; уен-көлкене яратучы җор халык икәнен аңлату.
Февраль.
Халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән таныштыру.
Максат: Бишек җырлары, юаткычлар, бармак уеннары, такмазлар белән таныштыру. Өлкән буынны балалар белән очрашуга чакырып, туган якның музыкаль мирасы белән кызыксыну хисе, аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Март
Авыл мәчетенә экскурция.
Максат: Норлат авылы тарихы белән таныштыруны дәвам итү. Авылның аксакаллары белән очрашып, халкыбызның тормышы, яшәеш үзенчәлекләре, мәсәлән җир эшләре, терлекчелек, игенчелек, һөнәрчелек, сәүдәгәрлек һ.б. турында мәгълүмат туплау. Татар халык сәнгатенең бер төре булган шамаилләр белән таныштыру.
Апрель.
Күңел ачу кичәсе “Нәүрүз” бәйрәме.
Максат: Балаларны язгы табигать, табигать күренешләре белән таныштыру. Аларны күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү. Язның елның иң матур, иң ямьле вакыт икәнен, яз айларында төрле-төрле йола бәйрәмнәре күплеген, аларның берсе Нәүрүз бәйрәме икәнен аңлату. Авылыбызда “Нәүрүз” бәйрәмен уздыру элек-электән гадәт булып калганын аззыклап үтү. Сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.
Май.
“Җиңү бәйрәмен” билгеләп үтү.
Максат: Туган ил һәм дөньядагы вакыйгаләр белән кызыксынучанлыкларын үстерү, ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү; балаларда патриотик хисләр, туган авылга мэхэббэт тэрбияләү.
Яшә, нурлы Норлатым!
(Авылыбызның аксакаллары сөйләгәннәрдән)
Тарихчы якташларыбыз әйтүенчз (К.Насыйри, Г.Саттаров) Норлат авылы 12-13 гасырларда барлыкка килгән, димәк ул 700-800 елга якын яши. Елгы Норлат кешесенең кабер ташы табылуы моңа дәлили булып тора. Авылыбызның тарихы болгар чоры белән бәйле. Алтын Урда һөҗүменнән котылыр җир эзләп, Норлат урынына Нурдәүләт исемле болгар егете килеп урнашкан диләр. Нигә монда килеп урнашкан икән соң ул болгар егете? Әллә дошманнардан сакланыр өчен шушы биек таулар, куе урманнар арасына сыенганмы ул? Норлат...
Безнең авылыбыз оҗмахның уртасына урнашкан сыман. Бар нәрсә дә бар монда: уңдырышлы кара җир, бай урманнар, чиста сулы елгасы, гүзәл һәм матур табигатҗ, тау астында саф, чиста сулы унлаган чишмә челтерәп ага. Яшә генә!
Нинди генә тормыш җилләре исмәгән авылыбыз өстеннән, нинди генә вакыйгаләр күрмәгән ул күп гасырлы тарихи дәверендә. Граңданнар сугышы, революцияләр, бунтлар, Бөек Ватан сугышы... Барысын да кичерә авылыбыз. Муллылык та, ачлык та, тыныч тормыш та, сугыш афәте дә, бәйрәмнәр дә, хәсрәтләр дә, җиңүләр һәи җиңелүләр дә, зур югалтулар аша да үткән ул, чал тарихлы Норлатыбыз!
һАвылыбызды истәлекле урыннар бик күп. Аларның исемнәре хәзергә кадәр элеккеге вакытларны хәтерләтә. Күләвек...Нәкъ Норлатның уртасында, Булатка елгасы яры кырыенда урнашкан. Шушындый серле исем кайдан килгән соң аңа? Монда 1917 елның ноябрендә кан түгелә. Большевиклар белән авылыбызның байрак кулаклар бәрелешә. Яңа яуган кар өстенә кеше каны күл булып җәелә һәм сеңеп кала, шуңа күрә бу урынны Күләвек дип атый башлыйлар. Бу бик тә хәүфле, фаҗигалы вагыйгаләрнең берсе.
“Утыз имән чокыры”, “Мультфильм таулары”, “Гыйззәт таллыгы”, “Изгеләр чишмәсе”... Барысы да якташларыбызның тарихы белән бәйләнгән изге урыннар. Авылыбыз “Бәчки тау” дип аталган биеклек астында урнашкан. Ул тылсымлы бер урын. Аның өстенә менеп, авылыбызга карасаң, үзеңне кош итеп хис итәсең.
Безнең туган авыл чишмәләргә бик бай. “Мөрәди кизләве”, “Изгеләр чишмәсе”, “Гыйззшт чишмәсе”, “Вәрис чишмәсе” – алар барысы да үзләрендә тылсымлылык, үзенчәлекле тарихларын саклыйлар. Ләкин күп кенә чишмәләр безнең битарафлыгыбыз, игътибарсызлыгыбыз аркасында юкка чыгып бара. Хәзер инде Мөдәри, Касыйм һәм Гыйззәтне беркем белми, әмма риваятьләр аларның изгелеге турында сөйли.
Үз заманында изге кеше Касыйм яшәгән. Һәм үләр алдыннан: “Ак күгәрчен кайда утырса, мине шунда күмегез”, - дип васыять итеп калдыра. Күгәрчен безнең якларда, Әрә елгасыннан ерак түгел бер тау битенә утыра. Шушы изге кеше кабереннән астарак чишмәләр бәреп чыккан дип сөйлиләр аксакаллар. Хәзер чишмә бик тә матур өй эчендә, тирә-юнь киртәләр белән тотылган. Илебезнең төрле почмакларында яшәүче кешеләр “Изгеләр чишмәсенә” дәваланыр, тән сихәте алыр өчен озын юллар үтеп кайталар, аны гел чистартып торалар.
Безнең Норлатыбызда данлы кешеләр бик күп. Алар арасында: фән белгечләре Саттаров Г. Һәм Ганеев Г., академиклар Хайбуллин И.Х. һәм Тагиров Р.Б., шагыйрь Ганеев В., язучы Шакиров М., һәм Халитов М., ңурналист Сибгатуллина Р.Х., Тинчурин исемендәге татар театры артисты Насыбуллин Ф., җырчы Шаһидуллин Р.
Бүгенге көндә Норлатыбыз көннән-көн зурая, усэ: күптән түгел боз сарае, спорт сарае ачылды, балалар очен бик куп тугэрэклэр эшли.
Татар халык уеннары.
Борынгы заманнарда балалар нинди уеннар уйнаганнар дип сорарсыз сез. Тарихи истәлекләрдә язылганча, борынгы Грециядә дә балаларның уеннары булган. Безнең борынгы бабаларыбыз да балачакта матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Хәзер татар археологлары, мәсәлән, Болгар дәүләте урнашкан урыннарда алып барылган казу эшләре вакытында моннан күп гасырлар элек яшәгән нәниләрнең таштан, сөяктән, балчыктан ясаган уенчыкларын табалар. Соңгы елларда борынгы Биләр шәһәре калдыкларын (ул Болгар дәүләтенең иң зур шәһәрләре саналган) казыганда, XI-XII гасырларда балалар уйнаткан кузналар табылды. Димәк без белә торган “кузна уены” моннан сигез-тугыз гасыр элек тә булган икән ләбаса.
Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. “Ак тирәк күк тирәк” уенындагы вакыйга да мөгаен, башта бабаларыбыз тормышындагы берәр вакыйга яисә йола булгандыр. Ә соңга таба, заманнар узу белән ул онытылган... Ә аны балалар ятлап калганнар, уен итеп уйный башлаганнар. Шулай итеп, бик борынгы заманнарда яшәгән бабаларыбызның тормыш-көнкүреш картиналары, уеннарга әйләнеп, безнең заманга кадәр килеп җиткән. Кыскасы, уеннарнаң чыны, чынбарлыктагы нигезе булган.
Күрсәт әле Габдулла!
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер баланы кертәләр. Ул “Габдулла” була. Балалар, хор белән җырлап, аннан берәр хәрәкәт ясавын сорыйлар. Габдулла аны эшләп күрсәтә. Уен барышында соравын да, җавабын да балалар бергә җырлыйлар:
-Күрсәт әле Габдуллла, ничек сабак укыйлар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай сабак укыйлар.
- Күрсәт әле Габдулла ничек печән чабалар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай печән чабалар.
- Күрсәт әле Габдулла ничек кошлар очалар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
Нардуган
Бер бала уртага чакырыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап кулга-кул тотынышып шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:
Аллы-гәлле чәчәк ата
Безнең җирләрдә генә, Иркен тормыш, рәхәт тормыш
Безнең илләрдә генә.
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез нардуган,
Син нишлисең, ни кылансаң,
Мин дә шуны булдырам!
Җыр беткәндә генә, уртадагы бала кинәт нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да тиз генә шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса яки соңга калса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да уен баштагыча дәвам итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Юл хәрәкәте именлеген пропогандалауның 80 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирас елына багышланган агитбригадалар бәйгесе.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау эше буенча балалар бакчалары агитбригадалары арасында бәйге. ...
Балалар бакчасында тарихи - мәдәни мирасыбыз сыйфатын күтәрү
2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы. Без дә Миңлебай “Шатлык” балалар бакчасында мирас булып буыннан буынга күчеп килә торган байлыкка зур игътибар бирәбез. Йола, гореф-гадәт һәм ...
Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе
Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...
"Туган авылым тарихы"
Әлеге эшемдә мин туган авылымның тарихын,данлыклы кешеләрен,елга,урам атамаларының аңлатмаларын тасвирлап күрсәттем.Аның барлыкка килү тарихын,кемнәр яшәвен,ниләр белән шөгыльләнүләрен яздым....
Авылым тарихы.
Туган авыл турында реферат....
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак-патриотик тәрбиясен туган төбәгебездә яшәүче халыкларның хәзерге заман hәм тарихы аша бирү"
Статья по нравственному воспитанию дошкольников ....
Авылым тарихы һәм яшьләр.
Фәнни эш...