«Татарстан елгалары буйлап»
методическая разработка (подготовительная группа) по теме
Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.
Бурычлар:
- Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.
- Табигать байлыгы – елгаларыбызның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү.
- Татарстан җирлегендә ага торган чал тарихлы Идел, Чулман, Агыйдел елгалары белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
min_yaratam_sine_tatarstan._9_nchy_bakcha.doc | 68.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Зарипова Эльмира Ленсовна МАДОУ №9 г. Набережные Челны
Тема: «Татарстан елгалары буйлап»
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.
Бурычлар:
- Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.
- Табигать байлыгы – елгаларыбызның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү.
- Татарстан җирлегендә ага торган чал тарихлы Идел, Чулман, Агыйдел елгалары белән таныштыру.
Җиһазлау: Компьютер, мультимедия проекторы, экран, музыкаль үзәк, Татарстан картасы, слайдлар, альбомнар, тасма, елга күренеше, кармаклар, балыклар, каз канатлары.
Техник чаралар: Компьютер, мультимедия проекторы, экран, музыкаль үзәк.
Залны бизәү: Алгы планда - Татарстан картасы; каршыда - экран; сул якта –“Чулман буе – туган як”, “Идел бит ул, киң бит ул”, “Агыйделкәй, даның киткән ерак җирләргә” дип язылган плакатлар; зәңгәрсу материалдан ясалган елга күренеш – макеты, елга ярында балыклар, ташлар, көймә макеты, “Елга буенда”- рәсемнәр күргәзмәсе.
Алдан әзерлек эшләре: Татарстан җөмһүрияте турында сөйләшү, табигатен өйрәнү, мәкальләр, табышмаклар, уеннар, шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр ясау.
Тәрбияче һәм музыка җитәкчесенең әзерлек эше: Материал туплау, слайдлар, альбомнар ясау, сценарий язу, җырлар, биюләр, уеннар өйрәнү.
Бәйрәм барышы:
Залда җыр яңгырый. “Республикам - Татарстан” Ф. Ризванова көе,
Э. Мөэминова шигыре.
(Җыр барышында балалар залга кереп, урындыкларга утыралар).
1 нче алып баручы: Исәнмесез балалар, кадерле кунаклар, бакчабызның эш сөючән хезмәткәрләре. Елмаеп карый назлы кояшым,
Җанны иркәли ягымлы җилем.
Иделле илем, Чулманлы илем,
Татар иле син, син туган җирем!
Балалар, без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Әгәр аларның җавабын дөрес әйтсәгез, кая барасыбызны белерсез.
- Башы – тауда, аягы диңгездә. (Елга)
- Кыш буена тик тора, яз җиттеме – котыра. (Елга)
Аты юк, тәртәсе юк, көне-төне бара, юлы кала. (Елга)
(Балалар табышмакларның җавабын әйтәләр).
2 нче алып баручы: Балалар, без сезнең белән Татарстан елгалары буенча сәяхәткә чыгабыз. (Слайдта Идел күренеше).
Бормаланып-бормаланып Идел ага... Ул юлын шулай бора-бора, үзенең үткәненә – зәңгәр чишмә булып аккан чагына, яңа туган болан баласы да атлап чыгарлык ярларына каерылып-каерылып карый сыман. Шулай борылма һәм сырылмалар ясый-ясый, елга армый-талмый дистәләгән мең километр юл үтә. Ул – Татарстанда иң зур һәм иң куәтле елга.
1 нче алып баручы: Урта гасырларда елга тамагында Итил исемле борынгы шәһәр гөрләп яшәгән. Аның атамасы Итил елгасы исеменнән алынган. Идел – тыныч һәм акрын агымлы, мул сулы елга.
Алмаз: Әй, Идел – йорт, Идел – йорт,
Идел буе – минем йорт,
Атам кияү булган йорт –
Олы хөрмәт кылган йорт. (“Идегәй” дастаны)
Алия: Ямьле Идел буйлары,
Урманга бай ярлары.
Күңелләргә рәхәт бирә,
Сандугачлы таллары.
Алсу: Республиканың илһамы син,
Һич курыкмыйм тиңләргә.
Син – Иделкәй, олы бәхет,
Татарстан җирендә.
Радик: Боргаланып, боргаланып
Ага бит ул Иделкәй.
Ярга түгел, күңелләргә
Кага бит ул Иделкәй.
Җыр. “Уйныйк әле дулкыннарда” Р. Мингалим сүзләре, Ф. Әхмәтов көе.
- нче алып баручы: Балалар, сез Идел елгасы турында нинди мәкальләр беләсез?
- Идел суы илле батман.
- Идел бер – чишмәсе мең.
- Идел суы, бал булса да, илгә җитмәс.
- Идел ташымый, ком утырмый.
- Идел башыннан болгана, тамагыннан тона.
- Күп елгадан Идел дә болгана.
- нче алып баручы: Балалар, Иделдә балык та күп була, әйдәгез балык тотып карыйк әле, кармакларны алыгыз, малайлар.
Бию.“Балыкчы” И. Хисамов көе.
Фәнис: (Фәнис елгадан алтын балык булып киенгән кызны тота). Малайлар, малайлар, миңа алтын балык эләкте.
Алтын балык: Җибәрегез мине, җибәрегез, минем Иделемә чумасым килә, Идел бит ул туган йортым, анда минем дусларым, балыкларым яши.
1 нче алып баручы: Алтын балык, кайгырма, җибәрербез. Тик безнең бер теләгебез бар, тизрәк Чулман елгасына барып җитәсебез килә.
Алтын балык: Борчылмагыз, теләгез үтәлер, ә сез беләсезме соң Иделдә нинди балыклар яши? Әгәр балык исемнәрен әйтсәгез Чулманга барып җиткәнегезне сизми дә калырсыз. (Чуртан, җәен, алабуга, шыртлакка, карп, корбан балык, сазан).
(Слайдта Чулман күренеше).
2 нче алып баручы: Армый-талмый, ак күбекләр уйната-уйната, куе урманнар, биек тау итәкләреннән, матур әрәмәләр арасыннан, җәелеп ята торган иксез-чиксез тигез җирләрне иңләп, мәһабәт Чулман ага... Ул – Татарстан җиреннән агып үтә торган икенче зур елга. Чулман агышы – безнең йөрәк тибешебез, яр буйлары – газиз туган туфрагыбыз, атамасы – бабаларыбыз истәлеге, алар белән безне тоташтыра торган хәтер күпере.
1 нче алып баручы: Чулман – халкыбыз тарихы, үткән заманнарның данлы сәхифәсе. Ул зур сынаулар үткән тарихи елга. Борынгы бабаларыбыз изге Чулман исеме белән ант иткәннәр.
Гөлназ: Мин Чулман елгасы турында мәкальләр дә беләм:
- Чулманны чуманга утырып кичмиләр.
- Чулманда икән чурагай.
2 нче алып баручы: Балалар, әйдәгез татар халкының хәрәкәтле уены “Яр-су”ны уйнап алыйк.
Озын тасма сузабыз. Тасманың бер ягы “су”, икенче ягы “яр” була. Мин “Яр-су, су-яр, яр-су” дип торам. Сез буталмыйча мин әйткән җиргә сикерәсез, буталган бала уеннан чыга да, урындыкка барып утыра.
1 нче алып баручы: Чулман яры буйларында үрдәкләр, казлар, кыр казлары йөзәләр, чумалар, балык тоталар. Әнә бит кыр казлары да озак юлдан соң, Чулман буена ял итәргә, хәл алырга төшкәннәр.
Бию.“Кыр казлары” А. Хөсәенов көе.
Рамил: Талгын гына ага Чулман,
Ярларына какмыйча.
Дулкыннарга карап торам
Күзләрем алмыйча
Лилия: Ак калабыз – Яр Чаллыбыз,
Чулман – елга ярында.
Дуслыгыбыз чәчәк атсын,
Тагын, тагын, тагын да.
Азат: Чулман елгасы ярларын
Тыныч дулкыннар каксын.
Туган ягым Татарстан
Үрелеп чәчәк атсын!
Диана: Чулман буе – туган як,
Гөлләр үсә торган як;
Гүзәллеге күңелләрдән
Җырга күчә торган як.
1 нче алып баручы: Балалар, Чулман елгасын Кама дип тә атыйлар. Әйдәгез бергәләп “Кама буе – туган як” җырын җырлап алыйк.
Җыр. “Кама буе – туган як” М. Хөсәенов музыкасы, Р. Әхмәтҗанов шигыре.
2 нче алып баручы: Елгалар буйлап сәяхәтебезне дәвам итик.
( Ясалма елга күренеше, янында Ак әби)
2 нче алып баручы: Балалар, карагыз әле, яр буенда безне Ак әби каршы ала. Нинди елгага килеп җиттек соң әле без? Бездә Агыйдел, Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Нократ кебек елгалар да бар бит.
Ак әби: Исәнмесез балалар! Сезне нинди җилләр Агыйдел буена китереп ташлады?
- нче алып баручы: Ак әби, без балалар белән Татарстан елгалары буенча сәяхәткә чыктык. Агыйдел ярларына килеп җиткәнбез икән, Агыйдел елгасы турында сөйләп бирмәссезме?
Ак әби: Балалар, Агыйдел елгасы Идел һәм Чулманнан кала, Татарстан җирләреннән ага торган өченче зур елга. Татарстанны зур агым сулар бизи.
Аның табигате бик матур. Киң болын, куе кара урман, тыныч Агыйдел... Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.
Тимур: Агыйделкәй буе гөлләр тулы,
Гөлләрендә сөмбелләр тулы;
Күлләрендә йөзәр кыр казлары,
Талларында былбыллар тулы.
Ләйсән: Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка,
Безнең яклар күңелле.
Алия: Агыйделкәй, ак Иделем
Бормаланып агасың.
Шомырт, таллы ярларыңа
Суларыңны кагасың.
Марат: Агыйделкәй ярларында
Уңа диләр бөрлегән
Елгаларның саны күп тә
Агыйделкәй бер дигән.
Җыр. “Агыйдел” Р. Вәлиуллин көе, Г. Афзал шигыре.
Ак әби: И балалар, елгаларыбызның сулары бик пычрак бит әле, нигә пычрак икән? (Балалар җавабы).
Ак әби: Ә елгаларга ничек тә булса ярдәм итеп буламы? (Балалар җавабы).
Ак әби: Елгаларыбызның файдасы турында сез беләсезме соң? (Балалар җавабы).
Ак әби: Без яшь вакытта бик матур “Агыйдел” уеннын яратып уйный идек. Әйдәгез, бергәләп уйнап алабызмы?
Җырлы-биюле уен. “Агыйдел”
Уйный-уйный үсәбәз./ К. В. Закирова. – Казан: Мәгариф, 2005. 143 б.
- нче алып баручы: Балалар безнең Татарстан елгалары буйлап сәяхетебез ахырына якынлашты. Менә нинди матур безнең туган җиребез, Иделле, Чулманлы, Агыйделле илебез.
Рөстәм: Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата безнең таң.
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.
Алинә: Татарстан – минем республикам
Рәсәйнең матур җирендә
Дуслык белән гомер итсен дибез
Бар халыклар татар илендә.
Җыр. “Мин яратам сине, Татарстан” Р. Рәкыйпов сүзләре
Әдәбият:
- Ф. Г. Гарипова. Елгалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.
- К. В. Закирова. Иң матур сүз. – Казан: Мәгариф, 2000.
- Уйный-уйный үсәбәз./ К. В. Закирова. – Казан: Мәгариф, 2005.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"
Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту, авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....
"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"
Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...
"Тукай эзләре буйлап"
Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыру...
Сценарий развлечения, посвященный дню Республики Татарстан "Мой Татарстан, ты лучше всех!"
Сценарий развлечения, посвященный дню Республики Татарстан, для детей подготовительной к школе группы....
Ватаным Татарстан!- Моя Родина -Татарстан!
laquo;Региональный компонент в содержании музыкального воспитания дошкольников»Ватаным Татарстан! - Моя Родина -Татарстан!Конспект мероприятия в подготовительной группе....
Татарстан буйлап сәяхәт
Мәктәпкә әзерлек тәркемендә шөгыль конспекты...
"Татарстан буйлап сәяхәт"
Квест-уен...