"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"
материал на тему
Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулланырга мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Берничә татар халык әкиятен берләштереп төзелгән сценарий | 14.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт.
Залда урман күренеше. Бер якта күл. Музыка башлана . Торна чыгып бии башлый.
А.б.: Борын-борын заманда түгел хәзерге заманда яшәгән ди , булган ди бер торна.
Торна янына төлке чыга. Икәүләшеп бииләр.
А.б.: Бервакыт торна төлке белән дуслашкан. Һәм аны үзенә кунакка чакырган.
-Кил, дустым, кил, кадерлем! Мин сине сыйлармын ,-дигән.
А.б.:Торна кунакка килгән.
-Исәнме дустым.
-Исәнме.
А.б.Төлке ботка пешереп сай тәлинкәгә салып куйган да Торнаны кыстый икән:
-Аша, дустым, аша. Үзем пешердем,-дигән.
А.б.:Торна борыны белән тәлинкәне "тук-тук чукыган да чукыган, ләкин авызына ботка эләкмәгән. Ә төлке үзе ботканы рәхәтләнеп ялый бирә икән.
-Аша инде аша.
А.б.:Ә торна берничек тә ботканы ашый алмаган. Шулай итеп төлке ботканы берүзе ашап та бетергән.
-Гаеп итә күрмә, бүтән сыем юк.
-Монысына да рәхмәт, дигән төлке,- иртәгә үзең миңа кил.
А.б.:Икенче көнне төлке торнага кунакка килгән .
-Исәнме, дустым.
-Исәнме.
А.б.:Торна тар муенлы озын чүлмәккә борчак салган да төлкене кыстый икән.
-Аша, дустым ,аша.
А.б.:Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, иснәп тә карый, бернәрсә дә ала алмый икән. Ә торна үзе борчакны чүпли бирә ди. Шулай итеп берүзе борчакны ашап та бетергән һәм әйткән:
-Гаеп итмә дустым, башка сыем юк.
А.б.:Шулай итеп төлке белән торнаның дуслыгы да беткән,ди. Төлке ач килеш кайтып киткән. Ә үзе эченнән генә уйлый икән: "Үч алам әле мин синнән".
Төлке ач килеш өендә озак утыра алмаган. Берәр нәрсә тотып булмасмы дип, ауга чыгып киткән.
Төлке җырлый:
Тамагым ач, тамагым ач
Ашыйсым килә бик тә.
22
Берәр нәрсә очрамасмы?
Ярый каз да,тавык та.
А.б.: Һәм кинәт күлдә су коенучы казны күреп ала.
Төлке:Әһә, бу бит торнаның дусты каз. Тотып ашыйм әле мин моны. Торнадан үч тә алырмын.
А.б.:Төлке торнаны тотып ала.
Төлке: Каз, мин сине ашыйм хәзер.
Каз: Ашасаң ашарсың инде, Тик миңа бер биеп алырга рөхсәт итче. Мин бик тә биергә яратам.
Төлке: Биесәң бие инде әйдә, ашарга өлгерермен әле.
Каз бии-бии дә очып китә. Төлке авызын ачып карап кала.
Төлке: Булмады инде бу. Башка нәрсә эзләп карарга кирәк.
А.б.: Бервакыт төлке каяндыр балык табып алган да, шуны ашарга җыенган.
Төлке чыгып балык ашарга утыра.
А.б.: Шулвакыт аның янына аю килеп чыккан.
Аю: Сәлам, төлке.
Төлке (сикереп тора):Сәлам.
Аю: Нәрсә ашыйсың?
Төлке: Э-э-э ни, балык.
Аю: Миңа да бир әле, ашыйсым килә.
Төлке: Э-э-э, әйдә, мин сине үзеңне балык тотарга өйрәтәм.
Аю: Әйдә.
Төлке:Менә минем чиләгем бар. Шуны койрыгыңа бәйлибез дә, менә монда күлгә килеп утыр. Тик утыр, чиләккә балык кергәч тә торырсың.
Китә башлый да, борылып: Тик утыр, алайса, балык эләкмәс.
Үзе көлеп китеп бара.
А.б.: Аю утыра бирә. Бер сәгать үтә, ике сәгать. Шулай бервакыт авылдан кызлар күлгә су алырга төшәләр.
Чиләк-көянтә аскан кызлар бииләр.Чиләкләрен алып су алырга күл яныны киләләр һәм аюны күреп кычкырып качалар. Бераздан егетләр ияртеп аюны куарга киләләр. Аюны кугач, егет-кызлар яңадан кереп бииләр, су алып китеп баралар.
А.б.: Шулай итеп күп вакыт үткән, төлке картайган , хәлсезләнгән.
Төлке (чыгып утыра): Картайдым, хәлсезләндем. Үземә ашарга да таба алмыйм инде хәзер. Дусларым да качып бетте. Барысына да үзем гаепле. Гел начарлык кына эшләдем шул.
Торна белән каз күлгә барышлый төлкене күреп куркалар.
Төлке: Курыкмагыз курыкма, мин сезгә тимим. Картайдым, үземә ашарга табарлык та хәлем калмады.
Торна белән каз кәрҗин белән күчтәнәч бирәләр. Аю чыга.
Аю:Сәлам төлке.
Төлке:Сәлам. Ә-ә син икәнсең аю. Теге вакытта мин сине алдадым гафу ит мине.
23
Аю:Гафу итәм. Мин барыбер балык тотарга өйрәндем. Тик син өйрәткәнчә түгел, ә кармак белән. Мә монысы сиңа күчтәнәч.
Балык тутырылган чиләк бирә. Төлке торып баса, җырлыйлар.
Төлке: Әй , дусларым, зинһар,
Ачуланмагыз.
Төзәләм моннан соң,
Хаталанганмын.
Калганнар: Юк, ачуланмыйбыз
Гафу итәбез.
Моннан соң дус булып
Гомер итәрбез.
Бергә: Дус һәм тату булыйк
Дуслык ныгыта.
Дуслар белән күңелле
Шуңа ни җитә.
Тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сабантуй татар халык бэйрэме
“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була. А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...
Татар халык бәйрәмнәре
Татар халык бәйрәмнәре,үткәрү вакыты,бәйрәмгә үзерләнү....
“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе
“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...
Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"
Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...
“Тукай әкиятләре буйлап ”
ldquo;Тукай әкиятләре буйлап ”темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...
Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”
Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...
Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"
Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"...