Конспект занятий на татарском
план-конспект занятия
Дата: 30.11.2022
|
Яшь төркеме: уртанчылартөркеме 4-5 яшь
|
Тема: «Ләйләгә булышу»
|
Төре: оештырылган уртак белем бирү эшчәнлеге
|
Балалар эшчәнлегенең үзенчәлекле төрләре: уен, коммуникатив, иҗади, нәтиҗәле.
|
Максат: балаларны әкият дөньясына җәлеп итү, мавыктыру өчен шулай ук әкият героена ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру.
|
Бурычлар: - кыргый хайваннар турындагы белемнәрне ныгыту; - предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту; - хайваннар турында белемне ныгыту; - хайваннаррәте буенча сорауларга җавап бирә алу; - җиләк-җимешлэр турында белемнәрне ныгыту; - диалогик сөйләмне камилләштерү; - сорауларга җавап бирергә өйрәнү; - фикерләүне, хәтерне,күзәтүчәнлекне үстерү; - үз-үзеңне бәяләү; - әкиятләр аша уйный алуны аңлау; - бергә эшли алуны, ярдәмләшүне тәрбияләү;
|
Методик алымнар, шул исәптән балалар инициативасын һәм мөстәкыйльлеген стимуллаштыра торган алымнар: белем бирү ситуациясен булдыру, әңгәмә, биремнәрне үтәү.
|
Җиһазлар һәм материаллар:тартма,әкият геройлары, кишер, кәбестә, маскалар, йомшак уенчыклар, интерактив такта, тозлы камыр яки пластилин төсле туплар, кәрҗин.
|
Алдан эшләнелгән эш төрләре: һава торышын, табигатьне күзәтү, атна көннәрен кабатлау,әкиятне уку, геройлар белән танышу.
|
Структурасы һәм якынча үткәрелү вакыты: оештыру өлеше – 3 мин., төп өлеш – 15 мин., йомгаклау өлеше – 2 мин.
|
Киләчәккә эш: төрле әкиятләр укуны дәвам итү, геройлар белән танышу эшләрен алып бару, тирә-яктагы үзгәрешләрне күзәтү, төрле кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләү.
|
Белем бирү эшчәнлеге барышы:
Өлешләр | Эчтәлек |
Кереш өлеш: (уку-укыту эшчәнлегенә кереп китү) Максатларны билгеләү, тәрбияче балаларга алдагы дәрескә максат куя; кызыксындыра;
| Кереш өлеш. Балалар тәрбияче белән бергә, киенү булмәсеннән башлыйлар. -Балалар. Бүген һава торышы нинди? -Салкын (җылы), карлы (яңгырлы), болытлы (аяз)..... -Атнаның кайсы көне? -Пәнҗешәмбе -Нинди ел фасылы? -Кыш (тиздән кыш) -Әйе. Кышның беренче ае. |
Төп өлеш: -тәрбияләнүчеләр өчен эш максатлары кую; -максатларга иреә алмасалар, тәрбияченең мөмкин булган гамәлләрен билгеләү; -тәрбияче һәм тәрбияләнүчеләрнең уртак эшчәнлеген оетыру методларын тасвирлау;
| Оештыру. -Балалар, карагыз эле. Бу нәрсә? (светофор) - Ул ни өчен кирәк? (юлны дорес итеп үтәргә) - Ә безгә тагын нэрсәләр кирәк юлны үтәр өчен? (знаклар, ....) -Әйдәгез эле, менә бу знакларга карыйк. Эйтеп чыгыгыз.(“Пешеходный переход”, “Дети”........) - Кайсы знак безгә юлны чыгарга булыша? (пешеходный переход) - Юлда тагын нэрсәгә игтибар итәбез? (зебра) - Эйдэгез кабатлап чыгыйк, дөрес итеп юлдан чыгу кагыйдәләрен. (светофор,.......) - Балалар, карагыз эле, сез монда нэрсә күрәсез? (пожарная машина, полицейская, газовая служба, скорая помощь). - Алар бер сүз белән ничек атала? (специальный транспорт). - Ни өчен кирәк алар? Аларның әһәмияте нинди? - Дөрес балалар, әфәрин! - Балалар, ниндидер сообщениекилде, тыңлап карыйк әле. *Балалар, минем исемем Ләйлә. Мин сезгә кунакка килгән идем.Ләкин мине урладылар.Коткарыгыз мине зинхар өчен! - Балалар, коткарабызмы Ләйләне? (әйе) - Аның өчен сезнең белемнэрегез кирәк. - Әйдәгез керэбез группага, утырабыз урындыкларга. Экранда нәрсәләр күрәсез? (хайваннар) - Нинди хайваннар? Әйтеп чыгыгыз. (аю, ат, бүре, төлке, кәҗә, песи, эт, ..........) - Алар нинди хайваннар? (йорт һәм кыргый хайваннар) -Кайсылары йорт хайваннары? -Кайсылары кыргый хайваннар? - Балалар, карагыз эле, бу нәрсә? (Аю) - Аю турында нәрсәләр сойли аласыз? (ул корән, зур, кыш көне йоклый......) - Кем аю турында шигырь белә? (бер бала сөйли) *Олы тәпие белән Бал ашарга ярата Кәеф килсә үкерә Кыш көне йоклап ята -Әфәрин! - Бу нәрсә? (тиен) - Тиен турында нәрсәләр беләсез? Кем шигырь сөйли? *Тиен агач башыннан Җитез генэ сикерә Чикләвек, гөмбә җыеп Оясына китерә -Нәрсэ бу? (керпе) *Куе үлән эченнән Үрелеп алга карый Алма, гөмбэ ташырга Дошманнардан качарга Энәләре бар, ярый. -Әфәрин! -Бу нәрсә?(куян) -Куян турында нәрсәләр эйтә аласыз? Кем шигырҗ сойли? *Куаклар арасыннан Куркып кына чыга да Кинәт сикерә, чаба Һәм күздән дә югала -Әфәрин! -Буре турында нәрсәләр сойли аласыз? *Яхшы ишетә, күрә Исне дә бик тиз сизә Улап, ауга чакыра Төнге урманны гизә -Әфәрин! -Бу хайваннар бер сүз белән ничек атала? (кыргый) -Балалар, сез бик әйбэт беләсез хайваннар турында. Әйдэгез бер уен уйнап алыйк “Дөрес тап” -Бөтен картинкалар арасыннар кыргый хайваннарны табырга кирәк. -Ә хәзер без сезнең белән барып утырабыз коврикларга.Кемгә нинди урын ошый, шунда утырыгыз. -Минем кулымда 2 кәрзин. Анда нәрсәләр курэсез? (яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр) Уеннар: 1. “Дөрес җавап бир”(балалар бер-бер артлы әйтәләр) 2. “Яшелчә турында сөйлә” 3. “Җиләк-җимеш турында сөйлә” 4. “2 кәрзингә дөрес җый” (2 бала җыялар) 5. “Дөрес әйт”(балалар берлек һәм күплек санда әйтәләр) -Балалар, тагын бер сообщениекилде.Әйдэгез тыңлыйк. *Мине табыр өчен сезгә зур һәм кызыл тартма табырга кирәк. -Балалар, әйдэгез эле эзләп карыйк ул тартманы. (Тартманы табабыз, анда курчак һәм бүләкләр чыга) -Балалар, менә бит безнең кунак кызыбыз Ләйлә. Ул безгә бүләкләр алып килгән. |
Йомгаклау өлеше (рефлексия) -дәрескә йомгак ясау; -тәрбияләнүчеләрнең уңай гамәлләрен тасвирлау. | Димәк, безнең вакыт әз генә калып бара. Без буген курчак Ләйләне таптык. Ул безгә кунакка килде.Бүләк белән без бергәләп уйнарбыз, искеләре урынына куярбыз. Сез бүген бик тырыштыгыз, булдырдыгыз. Ә хэзер утырышабыз да идәнгә, ял итәбез.
|
![](https://nsportal.ru/sites/default/files/2024/10/13/32191685_204548050325319_523544375804821504_o.jpg)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)
Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/27/picture-661130-1477591825.jpg)
Урманга сәяхәт (конспект занятия на татарском языке)
Разнообразие методов в речевом развитии детей....
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/07/picture-680894-1444244675.jpg)
Конспект занятия по татарскому языку в подготовительной к школе группы русскоязычных детей на закрепление изученного материала по теме "День рождения любимого города"
Занятие было подготовлено с целью закрепления знаний детей не только словарного минимума второго языка, но и знаний о родном городе, о его достопремичательных местах в предверии юбилея города. В...
Конспект занятия по татарскому языку в подготовительной группе на тему"Аю чана шуа"
Данное занятие предусиатривает закрепление пройденного материала по глаголу "чана шуа".счета от 1 до 10,поторение основных цветов.https://cloud.mail.ru/public/Kna1/9ykdaJ7md...
Конспект занятия по татарскому языку в подготовительной группе на тему"Аю чана шуа"
Данное занятие предусиатривает закрепление пройденного материала по глаголу "чана шуа".счета от 1 до 10,поторение основных цветов.https://cloud.mail.ru/public/Kna1/9ykdaJ7md...
Конспект занятия "Украшение татарского сапожка"
Цель: знакомство с татарским орнаментом...