Проектная работа в средней группе "Татарские народные игры"
проект (средняя группа)

Якупова Галия

Проектная работа в средней группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23-24_elgy_proekt.docx21.62 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное  бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Сабинский детский сад № 4 « Кынгырау» Сабинского муниципального района РТ»

 

 

Проект  в средней  группе на тему:

«Татарские народные игры»

(“Татар халык уеннары”)

 

Автор проекта:

Воспитатель:  Якупова Г.Г.

2023-2024учебный год

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән-көн.

Уен йолалары, җыр-биюе

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Актуаллелек. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә татар халык уеннары - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек  күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Татар халкының иҗтимагый һәм гаилә бәйрәмнәре, күңел ачу һәм ял итү йолалары белән аерылгысыз бәйләнештә торучы уеннар күркәм хасиятләргә ия бер күренеш булып саналырга хаклы. Бүгенге яшәеш  рәвеше халкыбызны интерактив технологияләргә якынлаштырып, мирасыбыздан ераклаштыра. Шуңа да халык уеннарын актив куллану күркәм милли тәрбия бирүдә төп ролне башкара

Яңалык. Төп программадан аермалырак булу сәбәпле, борынгыдан килгәнуеннар балаларыбыз өчен – яңалык. Татар халкының милли уеннары мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып тора. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйллекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга әйләнә тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Максат. 

Татар халык уеннарын төрле чараларда кулланып балаларның аралашу тирәлеген киңәйтү, милләтебезгә хас сыйфатлар тәрбияләү, милли үзаң уяту.

Бурычлар:

-уеннарда аралашу аша сүзлекне һәм мөсәкыйллекне үстерү, аралашутирәлеген киңәйтү;

-милли бәйрәнәрдә уеннар куллану аша олылау, ихтирам итү, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, дуслык, әдәплелек, иҗадилык кебек сыйфатларны формалаштыру;

-бәйрәмнәргә әзерлек алып бару, уеннарга атрибутлар бердәм ясау аша өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү;

-сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата уңай караш формалаштыру;

Проект төре: иҗади, тәҗрибәви

Үтәлү вакыты:  8 ай

Проектта катнашучылар:  уртанчылар  төркемендәге балалар, тәрбияче.

Көтелгән нәтиҗә:

- көндәлек чараларда уеннарны өйрәнеп, аларны бәйрәм иртәләрендә кулланып, мөсәкыйль рәвештә уеннар оештыруга этәреп балаларда

милли үзаң тәрбияләү;

сентярбь  2023 ел мәгълүмат туплау.

октябрь - ноябрь2023 ел

Җырлы уен. “ Габдулла” («Гөлбану).

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез Габдулла;

Син нишләсәң,ни кылансаң,

Шуны эшләргә була.(могу)

Уенның эчтәлеге һәм барышы.

Балалар түгәрәккә тезеләләр. Уртадагы балага җыр җырлана. Җырдан соң уртадагыбала бер төрле хәрәкәт ясый. Аның хәрәкәтен кабатлый алмаган баланы уртага чыгара, ә үзе түгәрәккә баса. Уен дәвам итә, шул ук җырдагы исемне генә үзгәртеп җырлыйлар.

 Уеннардан соң  сонгы атнада түбәтәй бизәү.

Декабрь-гыйнвар 2023 ел

        Күрсәт әле, үскәнем” уены. 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек  йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б…

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт  йортны саклый)

Уенның эчтәлеге һәм барышы:

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

 Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Уеннардан соң  сонгы атнада читек  бизәү.

Февраль -март 2024 ел

  “Чума үрдәк, чума каз” уены.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Уенның эчтәлеге һәм барышы:

 Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

Уеннардан соң  сонгы атнада  калфак  бизәү.

 Апрель- май 2024 ел

“Кәрия-Зәкәрия”

Бу бик яхшы укучы,                 Кушымта:   Кәрия — Зәкәрия коммая,

Бу бик яхшы укучы.                                     Кәрия — Зәкәрия коммая,

Аның укуы яхшы,                                         Кәри комма, Зәкәрия,

Аннан үрнәк алыгыз                                    Зәкәрия коммая.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Уенның эчтәлеге һәм барышы:

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Уеннардан соң  сонгы атнада  алъяпкыч  бизәү.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе . методик кулланма. – Казан,2013.
  2. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан. Татарстан китап нәшрияты 2015
  3. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1984.

Нәтиҗәләр

1. Балалар татар халык уеннары  турында күбрәк белделәр.

2. Милли орнаментлар ясарга өйрәнделәр.

3. Ата-аналар балалар бакчасында, шушы төркемгә йөргән балаларның, татар халык уеннары , орнаментлары белүләре белән таныштылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа в средней группе "Касимовское озеро".

Воспитание любви к родному краю, к родной культуре, к родному городу, к родной речи – задача первостепенной важности, и нет необходимости это доказывать. Но как воспитать эту любовь?Она начинается с м...

Проектная карта "Хакасские и русские народные игры и игрушки"

Тема проекта: «Хакасские и русские народные  игры и  игрушки»Цель:  создание социальной ситуации развития в процессе изготовления игрушекСобытийность проекта: презентация игрушек О...

Проектная работа Вокальное искусство и дыхательные игры-упражнения как средство развития здоровьесберегающих

Проектная работаВокальное искусство и дыхательные игры-упражнения как средство развития здоровьесберегающих...

Проектная работа Обучение детей старшего возраста игре баскетбол.

1. Раскрыть характеристику игры баскетбол 2. Рассмотреть особенности физического развития детей старшего дошкольного возраста. 3. Описать методику обучения игре баскетбол детей старшего дошкольного во...

Проектная работа в средних и старших группах «Все на лыжи!»

Мир ребенка – это, прежде всего движения, непрекращающаяся ежедневная и многочасовая двигательная активность. И она не утомляет, не угнетает, а "строит" его. Наиболее качественным &quo...

Проектная работа в средней группе на тему: «Цвети родной Башкортостан!» (Долгосрочный с 1.09-31.05.2023 г.)

Проектная работа в средней группе на тему:«Цвети родной Башкортостан!»(Долгосрочный с 1.09-31.05.2023 г.)...

Проектная работа в средней группе " Моя малая Родина"

Цель: дать первоначальное знание о родном селе,воспитывать любовь родному селу, к своей " Малой Родине".Задачи: прзнакомить с детским садом, с територией детского сада.Знакомить с домом, с п...