Кечкенэлэр төркеме өчен «Көзге урманга сәяхәт» 2022 – 2023.
план-конспект занятия (младшая группа)
Кечкенэлэр төркеме өчен
«Көзге урманга сәяхәт» 2022 – 2023.
♫1.Әкрен җыр (салмак кына көй)
Музыка янгырый, залга кечкенэлэр торкеме балалары керэ. Ярым түгәрәккә басалар.
♫1.1. Вход осени. Көз керә
Көз керә, балаларга кушылып бии.
Тэрбияче: Балалар, карагыз эле, ни арада җэй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
Бер биик, әйдә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kozge_utrennik_kechkenlr_torkeme_ochen.doc | 63 КБ |
Предварительный просмотр:
Кечкенэлэр төркеме өчен
«Көзге урманга сәяхәт» 2022 – 2023.
♫1.Әкрен җыр (салмак кына көй)
Музыка янгырый, залга кечкенэлэр торкеме балалары керэ. Ярым түгәрәккә басалар.
♫1.1. Вход осени. Көз керә
Көз керә, балаларга кушылып бии.
Тэрбияче: Балалар, карагыз эле, ни арада җэй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
Бер биик, әйдә.
♫2. « Сары агачлар” җыры башкарыла.
♫3. Салмак кына көй (Фоновая)
Коз: Мин – Көз. Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Исәнмесез, нәни дусларым!
Балалар: Исәнмесез!
Тэрбияче: Исэнме, Коз! Эйдэ уз, рэхим ит бэйрэмебезгэ.
Балалар, эйтегез, сойлэгез, (балалар басалар)
Ничек итеп килэ коз?
Балалар: - Кошлар очты көньякка (кошлар кебек канат кагып күрсәтәләр),
Канат кагып еракка.
- Аюлар он казыды (куллары белән хәрәкәтләр күрсәтәләр),
Бик тирән итеп базны.
- Балаклар да тындылар (кулларын бергэ жыеп, балыкны күрсәтәләр),
Су төбенә чумдылар.
- Агачлар – ялангачлар (кулларын турайтып, өскә күрсәтәләр, як якка хәрәкәтлэр ясыйлар)
Жиллэрдэ чайкалалар.
- Тик безгэ күңелле коз (шатланышып, сикерешеп, кычкырып әйтәләр)
Без бакчага йөрибез.
Балалар сөйлэгэн вакытта, Көз йөри – йөри, яфраклар очыра.
Коз: Көзге җилләр төрле якка
Яфракларны очырта.
Яле, кем тизрэк аларны
Кәрзиннәргә тутыра.
♫4. УЕНГА көй (Фоновая)
Балалар белән «Яфрак жыю» уены уйнала (муз. сопров).
Уен беткәч, балалар үз урыннарына утыралар. Көз түргә утыра. Музыка яңгырый, сикерә – сикерә, Куян керә (кулында кәрзин). Шул арада тәрбияче гомбәләргә һәм җиләкләргә баклыкарын киертеп куя. Көз дә булыша.
Шигырьлэр
1 бала Көз, көз, көз!
Сине сагнып көттек без.
Алма, кавын һәм карбызлар,
Өлгерми синсез!
2 бала Көз, көз, көз!
Синсез күңелсез.
Алтын сары яфраклар,
Коелмый синсез!
3 бала С нетерпением мы җдали
Милой осени приход
Здравствуй осень золотая,
Здравствуй осень твой черед!
ОРКЕСТР Колокольчики
♫5. Куян керә.
Куян: Гөмбә җыйдым чиләккә.
Әбиемә бүләккә.
(Балаларнын гөмбәле башлыкларын күреп):
И – их, монда җиләкләр дә, гөмбәләр дә күп икән.
Әй гөмбәләр, килегез,
Матур итеп биегез
Мин, бүкәнгә утырып,
Карыйм күзем тутырып. (утыра)
«Гөмбәләр биюе» башкарыла.
♫5.1 Малайлар тезелеп ярым түгәрәккә басалар.
♫6. «Гөмбәләр биюе»
♫7. Акрык көй уйный. Балалар утыралар.
Куян: Рәхмәт сезгә. Хәзер инде кәрзинемә керегез.
Гөмбәләр: Син 5 кә кадәр сана,
Аннары эзләп кара.
Куян: 1, 2, 3,…..
Шул арада гөмбәләр урыннарына утыралар, башлыкларын тәрбияче җыеп ала.
Куян: (эзли) Кая киттеләр сон? Балалар, сез күрмәдегез ме? Я, ярый,
Җиләк җыйыйм алайса.
Әй җиләкләр, җиләкләр,
Тизрәк бире килегез,
Кәрзинемә керегез.
«Җиләкләр биюе» башкарыла.
♫8. Кызлар торып тугәрәккә басалар.
♫9. «Җиләкләр биюе»
♫10. Җиләкләр урыннарына утыралар.
♫11Фоновая .
Җиләкләр: Син 5 кә кадәр сана,
Аннары эзләп кара
Куян: 1, 2, 3,…..
Җиләкләр утыралар. Башлыкларын тәрбияче җыеп ала.
Куян: Җиләкләр дә каядыр киттеләр. Сез күрмәдегезме балалар? Ярый
алайса, кәрзинемдэ бераз гөмбә бар әле, кайтыйм мин өйгэ. Сау -
булыгыз балалар !!! (кулларын балаларга селки)
Куян сонгы сузен эйткэн вакытта, яфраклар оеме артында качып утырган, Төлке килеп чыга).
Төлке: Ай, нинди матур көн буген! Куянкай, мин сине очраттым! Син
Монда нишләп йөрисең?
Куян: Мин гөмбә җыйдым. Ә син монда нишлисең?
Төлке: Мин дә ашарга берәр нәрсә эзли торгач, сине таптым…(кулларын Куянга таба сузып, эләктереп алмакчы була).
Коз: (Куян очен борчылып, балалардан ярдәм сорый). Балалар, ярдәм
итегез, аякларыгызны тыпырдатыгыз. (Балалар тыпырдыйлар).
Төлке: Чү, аяк тавышлары ишетелэ. Кемдер бар бугай.
Куян: Биииик күүүүп аучылар, монда киләләр.
Көз: Балалар, кулларыгызны чабыгыз, этләр кебек өрегез!
Төлке: Уф, мин тизрәк китим. Аучылар куп икән, исән калу юк икэн!
(Төлке куркып залдан чыгып йогерә).
Көз: Балалар, рэхмэт сезгэ! Куянкайны коткардыгыз!
Куян: Рэхмэт сезгэ, балалар! Э хэзер кунел ачыйк, уйнап алыйк!
♫12__КУРСЭТ ЭЛЕ УСКЭНЕМ__ тугәрәктә бию.
♫13. Фоновая. Шигырьләр.
Тәрбияче: Балалар, безнен Көз бигрэк матур. Эйдәгез без, Көзне зур -
лап, соендереп шигырьлэр сойлэп алыйк.
Шигырьләр.
Көз:
♫14. Песня «Листик желтый» с листочками в руках. (тәрбияче өләшә яфракларны)
Көз: Балалар, сезнен белэн жырларга, биергэ бик кунелле булды, лэкин
минем эшлэрем бик куп. Сезгә мин кучтәнәч алып килдем, рәхим итеп алыгыз. Мин китим инде. Сау булыгыз!
♫15. Музыка янгырый Көз китә.
Тәрбияче: Балалар, менэ козге урманга сэяхэтебез тэмам. Сезгэ ошадымы?
Безне тагын да кунеллерэк сэхэтлэр котэ, э хэзергэ эйдэгез груп –
пабызга кайтыйк.
♫16.Фоновая. Балалар группага кайталар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер-класс для педагогов за 2021-2022, 2022-2023, 2023-2024 учебный год
Мастер-класс для педагогов за 2021-2022, 2022-2023, 2023-2024 учебный год...
Мастер-класс для родителей за 2021-2022, 2022-2023, 2023-2024 учебный год
Мастер-класс для родителей за 2021-2022, 2022-2023, 2023-2024 учебный год...
Технологическая карта занятия за 2021-2022, 2022-2023, 2023-2024 учебный год
Технологическая карта. Занятие по образовательной области «Познавательное развитие». Раздел «Формирование элементарных математических представлений» Во второй группе раннего во...
Проекты 2021-2022, 2022-2023, 2023-2024 учебного года
ПРОЕКТНАЯ РАБОТА "Необычные мячики".Проектная работа "Домашние животные".Проектная работа "Разнообразие аппликаций"....
Комплексно- тематическое планирование для 1 младшей группы на 2021- 2022 уч.г; для 2 младшей группы на 2022- 2023 уч.г, для средней группы на 2023- 2024 уч.г
Целью комплексно-тематического планирования является разработка плана ежедневной деятельности детей в образовательном учреждении, на основании ряда темообразующих факторов и принципа со...
Результаты педагогического мониторинга (2021-2022, 2022-2023,2023-2024 уч.г.)
По результатам освоения развития обучающихся в рамках мониторинга, проводимого образовательной организацией, обеспечили стабильные положительные результаты (динамика)...