Г.Тукай ижаты буенча эдэби-музыкаль кичэ.
план-конспект
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Г.Тукай ижаты буенча эдэби-музыкаль кичэ.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты, чәчәкләр, әкиятләрдән, шигырьләрдән иллюстрацияләр.
А.Б.:
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн, кадерле балалар!
Хәерле көн, хезмәттәшләр!
Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм!Тукай бэйрэме.
А.Б 2.Добрый день, дорогие дети!
Добрый день, уважаемые гости!
Добрый день, коллеги!
Сегодня мы собрались все вместе, чтобы отметить день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, послушать его стихотворения, вспомнить сказки.
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,
Җылы якка кошлар кайтканда
Туган көнең синең бөек Тукай,
Олысы да, кечесе дә итә тантана.
Балалар чыгышы:
1 бала. Илдә – кояш, җирдә кояш.
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Тукай көне – безнең бәйрәм!
2 бала Туган телне яттан сөйләп
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык балалар да
Ярата сине Тукай.
3 бала. Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә?
Су анасы әкият сөйли,
Серле җәй көннәрен дә.
4 бала. Мысли о Тукае не дают покоя
Как не справедлива с ним была судьба!
Маленького Тукая по земле гоняя,
Гения народного потерять могла.
5 бала. Горестей немало видел Габдулла,
Оттого добрейшей была его душа.
Только всё прекрасное он в сердце пускал,
Ну, а злобу, ненависть напрочь отгонял.
А.Б. Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Эт өргән тавыш куела. Акбай ( Артур) өй артыннан өрә-өрә килеп чыга, сикергәләп йөри. Каршысына Реналь чыга.
Шигырь “Кызыклы шәкерт”
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
А.Б.2. Глупый пёсик! Нужно к делу
Приучаться с малых дел.
Ремеслом не овладеешь,
Если будешь стар и сед.
Ребята, ведь правда? К порядку, к труду научиться легче в детстве………
А.Б.: Бик дөрес, балалар. Тукай абыегыз эшкә кечкенәдән өйрәнергә, ялкау булмаска, эш эшләгәндә тырышырга кушкан.
Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә, ана назын татырга өлгермәгән Габдулла үзенең нечкә күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер.
А.Б.2 Скитаясь из семьи в семью, из города в город маленький Габдулла всегда помнил колыбельную песню, которую в детстве пела ему мама.
Җыр “Бишек җыры”
А.Б.: Тукай абыегыз,балалар,шигерьлэрдэн тыш табышмаклар да ижат иткэн.Эйдэгез шуларга жаваплар эзлэп карыйк.
А.Б.2 Габдулла Тукай кроме стихотворений, сказок писал и загадки. Давайте мы с вами попробуем их отгадать.
1. Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
Зазвенели ручьи, прилетели грачи.
В улей пчела первый мёд принесла.
Кто скажет, кто знает, когда это бывает? (Весна)
2. Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә,
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчан була?
Солнце печёт,
Липа цветёт.
Рожь поспевает,
Когда это бывает? (Лето)
3. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана –
Бу кайчак була?
Несу я урожаи, поля вновь засеваю,
Птиц к югу отправляю, деревья раздеваю,
Но не касаюсь сосен и ёлочек, я ... (Осень)
4. Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчан, туган?
Снег на полях, лёд на водах,
Вьюга гуляет.
Когда это бывает? (Зима)
А.Б.: Аккош кебек йөзеп кызлар бии
Сөбханалла, күзем тимәсен.
Татар кызы! Кем үстергән аны,
Аңа килә башым иясем.
А.Б.2 Испытав много горестей, Габдулла Тукай никогда не переставал верить в счастливое будущее, найти свою птицу счастья.
Бэхет кошы биюе
А.Б.: Бик күп иҗат кешеләре Г.Тукай турында шигырьләр язганнар. Хәзер шуларны тыңлап үтәрбез.
А.Б.2 Многие творческие люди восхищались творчеством татарского поэта и сами писали о нем.
“Тукай – мәңгелек” (Лилия Хамидуллина)
Тау битендә җиләк пешкән чаклар,
Яңгырлар да ява вакытында.
Су анасы чәчен тарый һаман,
Шүрәлесе һаман акыра.
Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,
Капчыкларын асып аркага:
Тормыш дәвам итә – яши Тукай,
Яши мәңге безнең арада.
Пар атлары җитез җилдерәләр –
Ишетелә тояк тавышы.
Күпме еллар, юллар үтелсә дә,
Онытылмый җанда сагышы.
Бөтендөнья татарлары бергә
“Туган тел”не җырлый моңланып.
Тукай яши, Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар нурланып!
О Тукае
Он человек чистосердечный,
Большой поэт и публицист.
Тукай для нас живой и вечный,
В душах людей красив и чист.
Он в жизни много добился,
Забыть поэта - никогда!
Тукай писал, Тукай учился.
Он в нашей памяти всегда.
Его стихи в душе хранятся,
Тукай оставил след в сердцах.
И станет снова издаваться
Его любовь в простых словах .
А.Б. 2 А сейчас, ребята, мы хотим вам показать мультфильм по произведению Г.Тукая «Эш беткэч уйнарга ярый»
Жыр «Сабыйга»
А.Б. Әллә тормыш, әллә инде язмыш
Кагып – сугып йөрткән шагырьне,
Гаиләдән гаиләгә биргән
Һәм кызганган аңа гомерне.
Бик аз торган Тукай якты җирдә –
Яшьләй генә вафат булган ул.
Үлгәненә бик күп еллар инде,
Ә бит яши, һаман исән ул!
Зур шагырьне искә ала халык,
Кошлар кайткач җылы яклардан.
Безгә күчкән аның шигъри җаны,
Татар теле үскән Тукайдан!
Жыр «Туган тел»
А.Б.Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын!
Боек шагыйребез Габдулла Тукай ижатына багышланган кичэбез шунын белэн тэмам. Игътибарыгыз очен рэхмэт.
А.Б.2 Жизнь люби, люби Отчизну,
Мир, в котором ты живешь!
– На этом наш праздник закончился. Любите и берегите свой родной язык!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен.
(Йомгаклау дәресе булып үткәрелә)Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барыш...
проект "Габдулла Тукай ижаты"
Участвуют дети разновозрастной группы.Срок реализации:апрель...
Г. Тукай иҗаты буенча дидактик уен “Тылсымлы квадрат”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен дидактик уен...
“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе
“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...
Сценария: "Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)"
Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү....
Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”
Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...
Габдулла Тукай әкиятлэре буенча театральләштерелгән күренеш сценарие “Өч теләк”
Музыкальный руководитель МАДОУ детский сад №6 «Солнышко» г Дюртюли РБ Шакирьянова Эльза Римовна Cценарий театрализованного представления «Три желания»по сказкам Габдуллы Т...