Чыгарылыш кичәсе-2016
творческая работа учащихся (подготовительная группа)

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Чыгарылыш кичәсе-2016

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2016_may_chygarylysh_stsenariy_2.docx21.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет  учреждениесе

Сценарийны төзеде:

______ тәрбияче Яруллина Ф.Н                                      Раслыйм:Биектау муниципаль районы

                                                                       Олы Кавал балалар бакчасы мөдире _____ ГимадиеваГ.Г

                                2016 ел май

                                       

Сценарий.

                       “Чыгарылыш кичәсе”

                   

Балалар кереп басалар. Җыр “Сау бул , бакча”( Вальс).

   Гөлүсә:Кадерле  әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм  көне килеп җитте.

Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә- белем алырга озатабыз.

  Фирдәвес:Кадерле балалар! Әле кайчан гына кечкенә, сабый идегез. Ә бүген карагыз , инде мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез.  Бу  бакчабызда

шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек тә, еладык та, бергә   уйнадык та, шаярдык та.

Гөлүсә:

Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә!

Фирдәвес:

Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур, истәлекле вакыйгалар күп булсын

Гөлүсә: 

Гади бәйрәм түгел бүген

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга

Дуслар, туганнар килә

Фирдәвес:Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбегез.

Бакча белән хушлашасыз,

Бүген соңгы көнегез.

 Әмир“Чишмәкәй” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

Ралинә

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

ИнсафБез җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

ӘмирБигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагыз ничек зур үстек.

Китәр вакыт җиткәндә.

Ралинә:

Бераз гына моңсу да

Шатлыклы да көнебез

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез

Сагындырыр, сагындырыр

Бакчабызның һәр көне

 Туган йорттай кадерле

Һәр бүлмәсе, һәр җире.

Инсаф

Тик нишлисең, яшең тулгач

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

Бу сөекле  бакчабызны

Беркайчан онымабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Җыр “Без инде хәзер зурлар” (Утыралар)

Әйдәгез, бакчада уздырган күңелле вакытларыбызны бергә- бергә искә төшерик әле. (Презентация “Без күңелле яшибез” )

Тәрбияче керә.Дусларым!Мин Сезне белем иленә таба  сәяхәткә чакырам.   Минем белән сәяхәт итәргә Сез әзерме?(Әйе).

Алай булгач сәяхәтебезне туган йортыбыздан башлыйбыз.Хәерле сәгатьттә, дусларым!

                               “Тәфтиләү” көе яңгырый( Балалар үз урыннарын алалар)

Өстәл янында балалар(Инсаф,Әмир,Ислам,Риназ, Зәлинә) дәрес карап утыралар

Ралинә энесен йоклата . Җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Ралинә.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең бу җырны бәбкәм?

Кыз: Әбекәем  бу җырны  безгә тәрбияче апабыз өйрәтте. Бакчада без шулай җырлап курчакларыбызны йоклатабыз.Ә мин ул җырны кем язганын белдем бит.

Әби: Кем соң?

Кыз: Тукай абый!

Әби: Шулаймыни кызым. Белмәгәнең юк та инде үзеңнең , кызым.

Кыз.  Без бит бакчада бик күп әйберләр өйрәнәбез, әбием.

Әби:Тиздән сине  дә мәктәпкә озатыр вакыт җитәр инде. Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз энеңне.                      

  (Бергәләп җырлыйлар).

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыйларың  дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?

( Өстәл янына килеп) Улларым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдыгыз.

Малай: Булды, әбекәй, булды!  Дәресләрне карап бетердек (китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием.

Әби : Яле ,яле ,улым.

Математика фәненнән өй эшеңне карыйк әле.( Проектр  буенча биремнәр үтәү)

 Ә хәзер рус теленнән өй эшен тикшерик ( Сорауларга җаваплар, русча шигырьләр сөйләтү)

Ә хәзер туган тел фәнен тикшерик әле ( шигырләр сөйлиләр)

Инсаф “Пар ат” (кыз кулларын чаба)

Ралинә“Шаян песи”

Ислам “Карлыгач”

Дәнис “Ялкау маэмай”

Зәлинә”Туган авыл” 

Риназ “Тукай абый”. 

ӘмирЭшкә эндәү”

Кыз: Абыйларым, ничек  матур сөйләдегез.

Әби:  Беләсеңме бу шигырьнең барысын да дә Тукай абыегыз язган бит.

Малайлар: Беләбез, беләбез әбием.

Сезнең кебек чакта өйрәнгән шигырь истә калган, сөйлимме.

( Сөйләгез)

  Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул. Балаларның белемгә омтылуларын бик теләгән

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни?

                                  Бабай керә.

Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малайлар: Без дәресләребезне хәзерләдек

Кыз: Мин энемне йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка  оекбашлар  бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Ә мин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

Әйдәгез алай булгач  җырлап- биеп алабыз.

Бию: Т.х.биюе Ралинә-Инсаф
Җыр: Әмир “Әнием”

Тезеләп басалар:

 Ралинә:

Рәхмәт, Сезгә бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Инсаф:Күңелләрдән һич тә китмәс,

Биргән сабакларыгыз.

Һәр көн саен ныгый барыр

Очар канатларыбыз.

Әмир:Мәктәптә без сынатмабыз

Менә күрерсез әле.

Болар безнең бакчаныкы

Диеп йөрерсез әле.

 Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

 Тәрбияче:

- Хәзер  укытучы апаларыгызны да тыңлыйк. Алар сезне кабул итәргә әзерме икән соң?

-Котлау өчен сүзне кунакларыбызга бирәбез

- Котлау өчен сүзне бакчабыз мөдире  Гимадиева Гөлүсәгә бирәбез.

 

                        Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Миләүшә: Һәркөн безне каршы алаКүңелле бакча-Хәерле иртә! –диеп сайрыйКошлар агачтаБакчабыз! Бакчабыз!Һәркөн килеп бакчабыздаКүңел ачабыз.Бакчабызның каеннарыБезне иркәли.Без тыңлыйбыз, ә апабыз...

Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?              Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б.     Бумы?...

“Чыгарылыш кичәсе”

Сценарий “Чыгарылыш кичәсе”...

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...

Чыгарылыш

Катнаш төркемдә күңел ачу...

Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе.

«Хуш, кадерле бакчам!»  Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе....

Чыгарылыш кичәсе

“Чыгарылыш кичәсе” бәйрәме сценарие....