Чыгарылыш
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Баллар күңелле музыка астында залга кереп басалар)
А.Б. Исәнмесез, хәерле кич кадерле кунаклар.
Рөхсәт итегез “Чыгарылыш –2014” бәйрәмен башлап җибәрергә.
Җыр: “Хәерле көн”
Балалар:
Хушлашасыз бүген бакча белән,
Ә күңелләр тулган шатлык белән.
Барлык килгән кунак сезне котлый,
Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән.
Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу—олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
Тик нишлисең, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы.
Мәктәп белән тоташа.
И сөекле, бакчабызны,
Беркайчан онытмабыз.
Ә шулай да , якын дуслар,
Без бүген хушлашабыз.
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз –
Бүген соңгы көнебез.
Килеп җитте бакчам белән
Саубуллашыр көннәр дә.
Озакламый барыбыз да
Без китәрбез мәктәпкә.
Бик моңсу булса да безгә
Боегырга ярамый!
Бүген бит бездә бәйрәм
Бернигә дә карамый!
Ничә көннәр, ничә айлар
Кышын да һәм җәен дә
Бакчабызга килә идек,
Сагынып һәммәбез дә.
Бигрәк нәни идек бит без
Бу бакчага килгәндә.
Карагызчы ничек үстек,
Китәр вакыт җиткәндә.
Туган йорттай кадерле шул
Бакчам якын күңелгә.
Ничек кенә хушлашасы?
Китәсе килми бер дә.
Балалар бакчасында без
Дуслар булып яшәдек
Бик күп нәрсәләрне белдек,
Күп нәрсәгә өйрәндек.
Инде менә үсеп җиттек,
Сау булыгыз, диябез.
Китап-дәфтәрләрне алып
Без мәктәпкә китәбез.
(Ба- бах! Пистолет ата)
А. Б: Нәрсә булды?
Бармалей ( керә): Миңа шоколад та кирәкми, мармилад да кирәкми. Мин бәләкәй балалар гына яратам. Әһә, эләктегезме! Кая юл тотасыз әле сез болай?
Тәрбияче: Без “Белем утравы”на барабыз, хөрмәтле Бармалей, җибәрә күр син безне. Безнең балалар мәктәпкә барачаклар.
Бармалей: Ә нишлиләр соң алар мәктәптә?
Тәрбияче: Алар мәктәптә күптөрле hөнәрләргә өйрәнәләр:
Балалар: Укырга hәм язарга, уйларга, җырларга hәм hh биергә, матур итеп рәсем ясарга.
Тәрбияче: Телисеңме, мөhтәрәм Бармалей, сине дә санарга өйрәтәбез. (10га кадәр саныйлар)
- Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).
- Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4).
- Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).
- Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).
- Күрдегезме, хөрмәтле Бармалей, балалар ничек күп беләләр? Сезгә дә белем алырга кирәк. Ә безгә инде кузгалырга вакыт. Саубул, хөрмәтле Бармалей!
“Крокодил Гена һәм Чебурашка” мультфильмыннан көй уйный, залга Шапокляк керә.
Шапокляк. О-о-о-о! Бигрәк күп җыелган монда халык. Сездә берәр төрле бәйрәмме әллә?
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле Шапокляк. Бүген бездә балаларны мәктәпкә озату кичәсе.
Шапокляк. У-у-у-у! Бәйрәм – шәп нәрсә ул. Бик шәп! Димәк, бүләкләр дә була. Мин шундый яратам тәм-томнар ашарга һәм начарлыклар эшләргә.
Алып баручы. Алай димә, Шапокляк. Син безгә явызлык түгел, яхшылыклар эшлә. Безнең балаларны бәйрәм белән котла.
Шапокляк. Әйе-әйе, хәзер. Котлармын да, бүләкләр дә өләшермен. Мин балалар өчен бернәрсәне дә кызганмыйм.
Менә рогатканы алыгыз.
Аның белән кошларны атыгыз.
Пистолетым да бар әле.
Мә, үскәнем, ал әле. (Бер балага суза).
Аның белән “пых-пых” атып
Була кешене куркытып.
Апагызның урындыгы өстенә
Бу кнопканы куярсыз менә.
Бу ташны да алыгыз,
Тәрәзәгә атыгыз,
Тәрәзәне ватыгыз!
Алып баручы. Ай-ай-ай. Нәрсә соң бу? Балалар, сезгә мондый бүләкләр кирәкме?
Балалар. Юк!
Шапокляк. Кирәкмәсә кирәкмәс,
Бер нәрсә дә эләкмәс!
(“Бүләкләрен” кире сумкасына тыга).
Алып баручы. Балаларга мәктәптә бөтенләй бүтән төрле әйберләр кирәк була.
Әйдә, уен уйныйбыз, “Портфель тутыру” уены
(Шапокляк командаларга комачаулап йөри)
Шапокляк. Ә миңа портфель кирәкми. Минем үз сумкам матур. Мин сумкама үземә кирәкле әйберләрне генә салам. Кайда телим, шунда барам. Ә мәктәпкә бармыйм. Анда дәресләрдә утырырга кирәк. Күңелле дә түгел.
Алып баручы. Син ялгышасың. Укырга бик кызыклы. Мәктәптә яңа белемнәр, яңа дуслар, яңа маҗаралар көтә.Менә балаларның табышмакларга ничек җавап бирүләрен тыңлап кара әле.
Табышмаклар:
Бер ояда алты дус,
Алтысында алты төс.
Ләкин алар барысы да
Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандаш)
Озын, юка, төп-төз ул,
Билгели ул иң төз юл;
Юллары озынлыгын
Беләм санап сызыгын. (Линейка)
Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)
Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән. (Китап)
Рәхмәт сүзләре:
ДИЛӘРӘ:
Җитте хушлашу сәгате,
Сау булыгыз, барчагыз.
Сау булыгыз, апалар,
Без сезне онытмабыз.
ӘДИЛӘ:
Көйсезләнсәк тә, еласак та,
Сез гел сабыр булдыгыз.
Безнең баштан сыйпап торды
Сезнең йомшак кулыгыз.
ГОЛЬЯЗ:
Ничек кенә мактасаң да
Әз кебек сүзләребез.
Сездән башка, апалар
Мәктәптә без нишләрез?
АЛИЯ:
Тик сез берүк, без китә дип,
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык –
Без мәктәпкә барабыз.
А.Б: Ә хәзер, балалар, сезгә соңгы тапкыр бакча белән хушлашу җырын җырларлар.
(Мөдиргә сүз бирелә, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре һәм балаларга бүләкләр тарату
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Чыгарылыш кичәсе
Миләүшә: Һәркөн безне каршы алаКүңелле бакча-Хәерле иртә! –диеп сайрыйКошлар агачтаБакчабыз! Бакчабыз!Һәркөн килеп бакчабыздаКүңел ачабыз.Бакчабызның каеннарыБезне иркәли.Без тыңлыйбыз, ә апабыз...
Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)
1 а.б. Бу нинди матур кичә? Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б. Бумы?...
“Чыгарылыш кичәсе”
Сценарий “Чыгарылыш кичәсе”...
Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"
Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...
Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе.
«Хуш, кадерле бакчам!» Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе....
Чыгарылыш кичәсе
“Чыгарылыш кичәсе” бәйрәме сценарие....
Катнаш төркемдә чыгарылыш кичәсе.
Көй яңгырый. Залга кечкенәләрне җитәкләп мәктәпкә әзерлек төркеме керә. (һәр бала каршында –зурлар өчен кашыклар, кечкенәләр өчен шалтыравыклар ята)...