Уртанчылар торкеме балалары очен шөгыль конспекты
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)

Мухаметзянова Милеуша Наримановна

Уртанчылар торкеме балалары очен шөгыль конспекты

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Тема: Серле сандык.

Максат: татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

1. Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

2. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыру. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Бизәк төзергә өйрәнү.

3. Лалә чәчәген, яфраклар ябыштыру ысулларын ныгыту.

Җиһазлау: сандык, түбәтәй, алъяпкыч, читек, Милли киемдәге курчак, калфак, магнитофон, проектор, мольберт, ИКТ куллану, җилем, салфетка, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: Алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфак, орнамент,  лалә чәчәге.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте. (Каяндыр музыка тавышы ишетелә)

       Балалар,тыңлагыз әле, ниндидер җыр тавышы ишетелә бит. Сез дә ишетәсезме? Ә кайдан килә икән соң бу тавыш?

Балалар җаваплары.

(Тәрбияче сандык янына килә.) Балалар, шушы сандыктан ишетелә ахры  бу матур җыр.  (Сандыкны балалар каршысына алып килә.)  Чынлап та сандыкта кемдер җырлый. Ә үзе бик матур җырлый. Нәрсә турында бу җыр?

Балалар.  Калфак, кәләпүш турында.

Тәрбияче. Әйе, балалар.  Әйдәгез, кем җырлаганын шушы сандыкны ачып белик әле.

      Тәрбияче сандыкны ача .Милли киемнән киенгән курчакны ала.

Тәрбияче. Менә кем икән ул. Безгә кунакка курчак килгән. Аның исеме Айгөл. Айгөл татар кызы. Аның милли киемнәрен карагыз әле. Ул бәбәй итәкле күлмәк кигән. Айгөлнең башында калфак.  Элек-электән, татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр, аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, ир кешеләрнең башларында чигелгән түбәтәйләр, ә хатын кызларда – калфаклар булган. Менә Айгөл дә шул калфакларның берсен кигән. Ягез әле  балалар, калфак сүзен бергәләп әйтеп карыйк. (Балалар кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар. (Тәрбияче сандыкка карый).  Балалар, безнең әби- бабайларыбыз бизәкле киемнәр киергә яратканнар: алъпкычы, калфагы, читеге, беләзеге-йөзеге дисеңме – болар барысы да милли хәзинә асылташлары. Айгөл дә сандыгына салып тагын башка милли киемнәрне дә алып килгән икән бит әле. Балалар, бу нәрсә икән?

Балалар : Алъяпкыч.

Тәрбияче. Әйе ,балалар,  монысы алъяпкыч.

 Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә,  - дип җырлаганнар безнең әбиләребез.

Аны хатын –кызлар күлмәк өстеннән   япкан.    Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Ягез әле, бергәләп кабатлыйк  алъяпкыч сүзен.

(Балалар кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, ә менә монысы нәрсә? Кем белә?

Балалар: Читек.

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк әле.

(Балалар кабатлыйлар.)

Читекне кызлар да, малайлар да кигәннәр. Бик матур, уңайлы, чигелгән аяк киеме ул.  

Тәрбияче:балалар,ә менә монысы нәрсә икән?( Түбәтәй күрсәтелә.)

Балалар. Түбәтәй

Тәрбияче. Әйе, бу - түбәтәй, ир–атларның баш киеме. Күрәсезме, ул алтын җеп белән тегелгән. Әйдәгез, без дә түбәтәй киеп,  бер уен уйнап алыйк әле.

“Түбәтәйле” уены.

Балалар түгәрәккә басалар.

Түб, түб, түбәтәй

Түбәтәем укалы

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

Түбәтәй кемдә кала – шул бала уртага чыгып: йә җырлый, йә шигырь сөйли, йә бии. (Мәсәлән, син нишлисең? – дип сорала. Мин биим).

Уен берничә мәртәбә кабатлана.

Тәрбияче: Булдырдыгыз ,балалар!  Ә менә сез игътибар иттегезме, без караган киемнәр барысы да матур итеп бизәлгән. Бу бизәкләр татар халык бизәкләре –орнаментлар дип атала.

Әйдәгез, бу сүзне бергәләп әйтеп карыйк әле.

(Балалар кабатлыйлар.)

Ә менә сезнең дә шушы орнаментлар белән берәр кием бизәп карыйсыгыз киләме? Монда сандык төбендә бизәлмәгән алъяпкычлар бар.Хәзер шушы алъяпкычларны Айгөлгә татар орнаментлары белән матурлап бизәп бирәбез.

Балалар  алъяпкычларны бизиләр.(ябыштыралар). Эш барышында күзәтеп йөрү, үзенчәлеклене хуплау, иң матур бизәкләрне башкаларга күрсәтеп мактау.

Тәрбияче. Әйдәгез, Айгөлгә үзебез ясаган бизәкле алъяпкычларны бүләк итәбез (татар халык көе яңгырый). Күрәсезме, Айгол бик шатланды. Аңа китәргә вакыт. Әйдәгез, аның киемнәрен сандыкка салып куйыйк. Мин сала барган әйберләрне сез әйтерсез.

 Балалар җаваплары.

Тәрбияче: Балалар,Айгөл дә сезгә  тәмле күчтәнәч алып килгән. Бу-татар милли ризыгы - чәк-чәк.  Тәмле итеп чәй эчәрсез, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Уртанчылар төркеме очен шөгыль "Әбиемнең сандыгы"

Уртанчылар төркеме очен шөгыль" Әбиемнең сандыгы"...