Уртанчылар төркеме очен шөгыль "Әбиемнең сандыгы"
план-конспект занятия (средняя группа)
Уртанчылар төркеме очен шөгыль" Әбиемнең сандыгы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Әбиемнең сандыгы" | 20.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “ Әбиемнең сандыгы”.
Максат:Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.
Үстерү бурычы:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Милли киенәрнең исемнәрен,бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.
Белем бирү бурычы:сәйлән белән бизәкләр ясау ысулын ныгыту.
Тәрбия бурычы:балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү.Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сэламэтлек, матур әдәбият, музыка.
Методик алымнар һәм чаралар:уен
мизгеле,сорау,аңлату,әңгәмә,күрсәтү,мөстәкыль эш.
Җиһазлау:сандык,алъяпкыч,түбәтәй,калфак,магнитофон,проектор ИКТ куллану,татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.
Сүзлек өстендә эш:сихри сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч , түбәтәй, калфак.
Алдан үткәрелгән эшләр:милли киемнәр,татар бизәкләре белән танышу,татар бизәкләрен рәсемгә төшерү,кисеп ябыштыру, “Түбәтәй” уенын өйрәнү,уеннар уйнау.
Эшчәнлек барышы
Хәерле иртә балалар,исәнмесез.Балалар ,бүген бездә кунаклар.Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле.Исәнмесез кунаклар!
Т.Балалар игътибар белән экранга карагыз әле.Сез анда нәрсәләр күрәсез?
Б.Курчаклар.
Т.Ә алар ничек киенгәннәр?
Б.Төрле -төрле киемнәрдә.
Т.Ә ни өчен шулай соң?
Б.Чөнки алар төрле милләт киемнәрендә.
Т.Әйе балалар, болар төрле милләт кешеләре яши:татарлар,руслар,башкортлар,чувашлар һ.б.Һәр милләтнең уз теле,гореф-гадәтләре,бәйрәмнәре һәм җыр-биюләре бар.Барлык милләт кешеләренең үзләренә генә хас милли киемнәре була.Бүген без татар халкының киемнәре белән танышуыбызны дәвам итәрбез.
(Ишек каккан тавыш ишетелә.)
Т. Чү, бу нинди тавыш?
(Татар милли киеменнән әби керә)
Исәнмесез-саумысыз ...
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый-шакый арып беттем,
Нигәкаршы алмыйсыз?
Б.Исәнмесез.
Әби.Кичә бит син кызым ,балалар янына кил дип,чакырган идең менә килдем.
Т.Әйе шул,ай рәхмәт , әбекәй!
Т.Балалар .... ә мин сезгә буш кул белән килмәдем.Үземнең сандыгымны алып килдем.
Ә аның эчендә ниләр генә юк...
Т.Әбиләрнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
(Әби сандыкны ача андагы әйберләрне берәм-берәм алып күрсәтә.)
Алъяпкыч.
Менә бу,татар хатын-кызлары алъяпкычы.Ул чәчәкле үсемлек бизәге белән бизәлгән.Чәчәкле үсемлеккә лалә,роза,кыңгырау,канәфер һәм яфракларның мотивлары керә.Бизәкләрдә кызыл,алсу,сары,яшел,зәңгәр төсләр кулланганнар.
Бала.Аляпкычыңның бизәге
Әлә кайдан күренә,
Матур лалә чәчәк төшкән-
Бик ошады үземә
Калфак.Хатын кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып калфак тора.Осталар яшел,зәңгәр,кызыл төстәге калфакларга сәйлән белән бик матур чәчәк бизәкләрен төшергәннәр.Менә бу калфакта (калфакны курсәту).узенчәлекле алтын каурый бизәге.
Кайсыгыз калфак турында шигырь белә?
Бала:Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак,үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
(Кызга кидереп карый).
Бала:Әби ничек матур итеп киенгәнсең яшь чакта.
Т.Әбекәй, бар матур әйбер кызларга гына икән.
Әби:Нишләп?Бу түбәтәй ошамыймени?Татар халкында ир-егетләр менә шундый матур итеп чигелгән түбәтәйләр кигәннәр.
Т.Балалар, ә без бит “ Түбәтәй”уенын беләбез, әйдәгез уйныйбыз.
Түп-түп,түбәтәй,
Түбәтәең укалы,
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
(Тубәтәй кемдә кала шул бер татар милли киемен әйтә.)
Ә. Эй,балалар , онытып торам. Мин дә бит сезгә түбәтәйләр Һәм калфаклар алып килдем,ләкин аларда бизәкләр юк , сез аларны үзегез бизәрсез инде, ә миңа китәргә вакыт.
Балалар рәхмәт әйтә.
Т. Ә хәзер бу түбәтәйләрдәге,калфаклардагы бизәкләргә игътибар итегез әле.
(Экранда төрлечә бизәлгән түбәтәйләр,калфаклар.)(Бер мисалны үзе сөйли, калганын балалар.)
Т.Балалар, бу бизәкләрдә чәчәкләр төрле төстә, ә яфраклар нинди?
Б.(Бу яшел төстәге түбәтәй ул алсу төстәге лалә чәчәк һәм яшел яфраклар белән бизәлгән.Бизәкләр аның түбәсендә һәм кырыйларында урнашкан.)
Калфак(Калфакның Лалә,кыңгырау, канәфер чәчәкләрен ,төрле яфраклар белән бизәлгәнен ачыклау).
Бизәктәге чәчәкләр нинди төстә?
Б. кызыл,сары,зәңгәр,яшел яфраклар.
Т.Балалар, әйдәгез аларны матур бизәкләр белән бизик.
Эшне башлаганчы бармакларыбызны яздырып алыйк әле.
Баш бармак камзул кигән,
Имэн бармак түбәтәй,
Урта бармак алъяпкыч
Атсыз бармак калфак кигән,
Ә чәнтием читек кигән
Читек киеп биеп киткән.
Т.Балалар хәзер өстәл артына утырабыз.
(Балаларга әзер өлгеләр таратыла).
Т.Сезнең алдыгызда калфак һәм түбэтэй аларда бизэк өлгеләре бизәк өлгеләре. Башта бу өлгеләрнең өске катламын куптарыйк.
Ә хәзер бу өлгеләрне сәйләннәр белән бизик.
Т. Балалар, ә сезнең савытларыгызда сәйләннәр калдымы? Алар белән нәрсә эшлибез соң? Бу турыда мин сезгә иртәгә сөйләрмен.
Әзер калфакны кызлар киеп,түбәтәйне малайлар киеп кара-каршы басалар .
Т.Бигрәк матур килеп чыкты бизәкләрегез.( Балаларны мактау)
(Җыр)
Малайлар:Бигрәк матур түбәтәем
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
Кызлар:Калфагымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Бергә:Бу чигешләр,бу бизәкләр
Килә ерак чорлардан.
Үсәр татар балалары
Илһам алып шулардан.
Кунакларга буләк тапшыру.
Балар мин бит сезгә дә бүләкләр әзерләдем.Тапшыру.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект
Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра. Ата-ана үрнәг...
"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)
Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...
Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)
1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...
Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”
- Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.- 4 кә кадәр санауны ныгыту.- Предметларны төсләре буенча аеру.- Зур, кечкенә һәм...
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.
Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...
"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)
Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...