"Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД)
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
КӨЛӘЧ ЙӨЗЛЕ ӘНИЕМ!
Максат: Балаларны тәрбияләү нигезендә,аларны әниләрен ихтирам итәргә, яратырга өйрәтү.Туган телендә күнекмәләр,туган иленә,туган җиренә,әти-әнисенә мәхәббәт хисләрен ныгыту.
Кирәкле җиһазлар һәм өйрәтмәләр:
I. Плакатлар.
1. “Әниләребезгә иң күркәм чәчәкләр!”
2. “Бәйрәмегез котлы булсын, газиз әниләр!”
II. Әниләр өчен әзерләнгән бүләкләр.
1.Балаларның үзләре эшләгән рәсем эшләре стенды
2.Балалар үзләре тәрбияләп үстергән гөлләр
Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Өстәл өстендә гөлләр, чәчәкләр куелган, шарлар эленгән,стенгазеталар куелган.
Бүлмәдә “Әниемә!” көе яңгырый. Татар милли киемнәрендә 2 бала :малай белән кыз керә. Алар бүлмәне карап чыгалар, җыештыралар.
МАЛАЙ - Рушан:
Тузаннарны сөртеп чыктым,
Коедан су китердем
Әни эштән кайтканчы дип.
Бөтен эшне бетердем,
Бүлмәләрне җыештырдым.
Бар җир ялт итсен әле!
Үзенең бәйрәмендә
Бер Әни ял итсен әле!
КЫЗ – Алсу:
Үзебезне дә матурлыйк,
Пөхтә итеп киеник.
Тиздән дуслар килеп җитәр –
Бергәләшеп сөеник.
Әниләр дә килеп керер,
Елмаешып-көлешеп.
Безнең бүген җырлаганны
Тыңларлар сөенешеп!
МАЛАЙ:
Әйе, иптәшләребез килер вакыт җиткән икән шул.
“Татар биюе” көе яңгырый, балалар йөгерешеп керәләр.5 минут биеп алалар.
КЫЗ:
Рәхим итегез малайлар һәм кызлар! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.
МАЛАЙ:
Биредә нинди күңелле, әниләр дә килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?
БАРЫСЫ:
Әйе, башлыйбыз!
Албина
Бакчабыз гөрләп тора,
Шаулап тора күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Әллә шуны белмисез?
Газиз әниләрне котлап,
Җырларбыз да, биербез.
“Бәйрәм белән сине ,әни!
Бәхетле бул!”- диербез.
МАЛАЙ:
Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.
Камила
Безнең газиз әниләр!
Чал чәчле дәү әниләр!
Апалар һәм җиңгәйләр!
Бишектәге сеңелләр!
Шатланыгыз-көлегез,
Безнең белән җырлагыз.
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Тәрбияче: Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр. Уеннар, һөннәрләрен күрсәтерләр. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.
Рәсилә:
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Туган ил, Ана, Икмәк –
Бөекләрнең, бөеге.
Әнә шуларга сыенып,
Без яшибез сөенеп.
«Кояш гомере телибез,әниләр сезгә!” җыр
Әдилә:
Әни безне тудырган,
Әни безне үстергән.
Ана сөте гомерлеккә
Җитә торган көч биргән.
Авырсаң, янда тора ул
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый, саклый.
Газинур:
Җиңеләйткән кебек әнкәй
Безнең һәр бер сулышны,
Өлкән яшькә җиткәндә дә,
Без әнигә бурычлы!
Элизар:
Йөзең синең һәр вакытта
Балкып тора, әнием.
Аш – суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
Аделина:
Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әнием!
Радмир:
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле әнием!
Яхшылыкта, яманлыкта
Әниемә тиң – илем!
Җыр: «Әниләр бәйрәме».
Гөлшат:
Өйгә кайтсам, өй балкыган,
Өйгә якты нур кергән!
Ерак җирне якын итеп,
Минем дәү әни килгән!
Безнең ничек сагынганны
Әүлия бит ул, белгән!
«Күрим әле кызымны!» - дип
Күчтәнәч алып килгән.
Илсөяр:
Җылы оек, бияләйләр
Бәйли безгә, көз җиткәч.
Мин дә аңа бүләкләрне
Алырмын үсеп җиткәч.
Ишек шакыйлар.
КЫЗ:
Ишек ачык, керегез!
Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тотып, башына такыя кигән ,күлмәгенә чәчкәләр тегелгән Язсылу керә.
Язсылу:
Мин ерактан килдем сезгә,
Назлы язлар иленнән,
Чәчкәләрнең ел буена,
Балкып торган җиреннән.
Чәчәкләрне җыеп алып
Тездем менә күлмәккә.
Иң – иң матурларын алдым
Сезгә атап бүләккә!
Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!
Хор:
Исәнме, Язсылу! Без сине сагынып көттек.
Язсылу: беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, гөрләвек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Бүген исә мин сезгә умырзаялар бүләк итәм.
Балаларга чәчәкләр өләшә.
МАЛАЙ: Рәхмәт сиңа, Яз кызы! Әйдә, рәхим ит, бездә кал, бергә - бергә тагын да күңеллерәк булыр.
Язсылу җырлый. Җыр: «Яз килә»
Карлар эри су ага,
Таллар бөресен яра.
Эх, күңелле яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Шау-шу, шатлык һәр җирдә
Яз көннәрендә бездә.
Эх, күңелле яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Язсылу: Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне сынап карыйм. Моның өчен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен уйныйбыз. Ясалма чәчәкләр сибелеп идәндә яталар. 2 бала, музыка уйный башлагач, чәчәкләрне җыялар. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче.
Тәрбияче:
Язсылу, хәзер инде үзеңнең дә һөнәреңне күрсәт.
Язсылу бии бию көенә
Рамазан:
Көн дә ничә тапкыр «әни» дибез,
Рәхәт тә соң «әни» диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр!
Василә:
Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,
Тирә - юньгә бүген таралсын,
Кемнәр икән бу балалар диеп,
Бөтен кеше безгә соклансын!
Алсу:
Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп кына.
Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.
Җыр: «Әнием бәйрәме».
МАЛАЙ:
Бәйрәмне дәвам итәбез,
Хәзер көч сынашабыз.
Уңганнарны, булганнарны,
Зирәкләрне, тапкырларны
Зурлап каршы алабыз.
УЕННАР.
1. Әниләр курчакны бәби төргән кебек төрә.
2. Кыз балалар курчакларны җырлап, көйләп йоклаталар.
3. «Үз балаңны тап». Әниләр күзләрен бәйләп үзенең кызын яки улын таба.
4. Әниләр күзләрен бәйләп 8 Март бәйрәменә арнап рәсем төшерәләр.
5. «Кем җитезрәк?». озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең ике башыннан ручкаларга җепләрне урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче.
Йомгаклау.
КЫЗ:
Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
МАЛАЙ:
Бәйрәм киче бетеп килә,
Әниләргә әйтик шуны:
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәсен борчылуларын.
Әниләрнең һәрбер көне
Бәхет, шатлык белән узсын.
Тәрбияче:
Бәйрәмегез котлы булсын,
Языгыз шаулы булсын,
Йөзләрегез нурга тулсын,
Кояштай балкып торсын.
Тагы гүзәлрәк таңнар
Уянсын туган җиргә.
Әниләр! Кояш Гомере
Телибез бүген сезгә!
Җыр: «КОЯШ ГОМЕРЕ».
.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”
- Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.- 4 кә кадәр санауны ныгыту.- Предметларны төсләре буенча аеру.- Зур, кечкенә һәм...
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)
Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...
"Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД)
уртанчылар төркеменә кулланма...
“ ЮЙК ләрен беләсеңме?" уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
ТәрбиячеГарипова Ләйсән НаилевнаИванова Ландыш СагитовнаЭш урыны“83 – нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы” муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Тема&ld...
Күңелемнең иң түрендә, иң кадерле әнием. (Уртанчылар төркеме)
Кадерле әниләребезгә багышланган кичә...