“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Тлякова Зульфида Кафиловна

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.

Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.

Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.

Фикерләү сәләтен арттыру.

Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү.

Сүзлек запасын арттыру.

Традицион булмаган техника алымнарын рәсем буяуда, пластилин белән эшләүдә, рәсем төшерүдә, орлыклар ярдәмендә эшләүдә куллану.

Чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tlyakova_zolfid_kfil_kyz1.docx17.48 КБ

Предварительный просмотр:

Тлякова Зөлфидә Кәфил кызы.

Балтач районы Нөнәгәр “Тамчы” балалар бакчасы.

Уртанчылар төркеме өчен сөйләм теле, рәсем шөгыле өчен конспект

“Керпедә кунакта”

Максат:

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.

Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.

Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.

Фикерләү сәләтен арттыру.

Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү.

Сүзлек запасын арттыру.

Традицион булмаган техника алымнарын рәсем буяуда, пластилин белән эшләүдә, рәсем төшерүдә, орлыклар ярдәмендә эшләүдә куллану.

Чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.

Методик алым:

Сораулар бирү, балаларның җаваплары, татар халык авыз иҗаты белән танышу, традицион булмаган техника алымнарын куллану (шәм белән ясалган рәсемнәрне буяу, керпе балаларына көнбагыш кулланып күлмәк кидерү, сок капкачлары ярдәмендә түгәрәк алмалар төшерү,ясалган гөмбәләрне пластилин белән сылап эшләпәләренә борчак орлыгын тезеп чыгу),сюрприз момент, кул бармак чукларына гимнастик күнегүләр, җыр җырлау, яфраклар биюе,эшләгән эшләргә анализ ясау.

 Материал :

Һәр балага өч төрле  төстәге яфраклар, агачлар макетлары, керпе өчен тегелгән кием, кәрзин, кәрзин эчендә : 4 гөмбә рәсеме ясалган картон битләре,  алдан шәм белән гөмбә,яфрак, керпе, кояш рәсемнәре ясалган 4 альбом бите, 4 керпе баласы, алмалар, шәм, рәсем төшерү өчен  4 сок капкачы, сары, кызыл, яшел төстәге буяулар (кечкенә сай савытларга салынган), зур итеп ясалган түгәрәк, 4 банка формасында киселгән альбом битләре, 4 кечкенә итеп киселгән губкалар, савыт белән су, көбагыш һәм борчак орлыклары, пластилиннар, салфеткалар, магнитофон (яфраклар биюе, дустыма җыры

 Шөгыль барышы:

Бүлмә алдан әзерләнгән, матур көй тавышы, һәр бала кулларына яфраклар тотып “Яфраклар биюен” башкаралар. Бию тәмамлангач түгәрәктә басып калалар.

Тәрбияче:

Сез матур иртәдә яфраклар булып биедегез! Херле иртә балалар! Әйдәгез барыбызга да  херле иртә телик әле:

Херле иртә, күзләрем!

Херле иртә, колакларым!

Херле иртә,кулларым!

Херле иртә, аякларым!

Херле иртә, кунаклар!.

-Исәнмесез! Әти-әниләр белән,кунаклар белән исәнләшү.

-Балалар әйтегез әле бу яфраклар кайсы ел вакытына туры килә? ( балалар җавабын тыңлау)

-Я. Әйтегез сөйләгез ничек итеп килә көз?

Балалар :

 -Кошлар очты көньякка, канат кагып еракка,

Аюлар өн казыды бик тирән итеп базны,

Балыкларда  тындылар, су төбенә чумдылар .

Агачлар ялангачлар, җилләрдә чайкалалар,

Тик безгә күңелле көз, без бакчага йөрибез!

( һәр сүзгә карап балалар күнегүләр башкаралар)

Тәрбияче:

-Балалар әйдәгез әле көзнең билгеләрен кабаттан искә төшерик, көз ул нинди? (балалар җавабын тыңлау)

- хәзер кулларыбыздагы яфракларны үз төсләрендәге вазаларга куябыз.( көй уйнатыла, балалар көйгә  дөрес басып түгәрәктә әйләнеп яфракларны төсләре буенча аерып урнаштыралар)

Тәрбияче :

(Тактада зур түгәрәк эленгән) - Балалар карагыз әле, бу нәрсәгә охшаган? Нинди формада? Төсе нинди? (балалар җавабы тыңлана)

  1. Бүген  балалар никтер безнең кояш күренми, әйдәгез чакырыйк эле!

(бармаклар белән эшләү)

Балалар:

-Кояш, кояш чык,чык.

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

(балалар берничә тапкыр кабатлыйлар.)

  1. Кояшны ясау өчен әниләрне чакырабыз.

 Зур түгәрәккә кулларын буяуга манып кояш нурларын ясыйбыз, беренче итеп ясап күрсәтү.

Балалар кул чабалар. Кояш турындагы әйтемне яңадан кабатлыйлар.

Тәрбияче :

        - Кояш чыкты. Үзебезнең сәяхәтне дәвам итәбез. Без бүген сезнең белән бүген              урманга барабыз.

        -  Кояш безгә елмая, ә без китәбез алга! Менә көзге урманга килеп җиттек. Нәрсә исләрен сизәбез? Нинди төсләр? Урманда нәрсәләр үсә? Нәрсәләр яши?

Балалар әйтә баралар, хайван йөрешләрен йөреп күрсәләр.

Тәрбияче:

-Балалар кемдер кыштыр- кыштыр килә монда нәрсә микән ул?

Киенеп тәрбияче керпе киемендә керә.

Керпе :

-Исәнмесез балалар, минем янга кунакка килдегезме? Бик рәхмәт сезгә . Миндә сезгә сюрприз әзерләп куйдым. Менә минем кзрзинем ,андагы әйберләр сез минем табышмакларга җавап бирсәгез генә чыга. Сез әзерме?

- энәләре бик күп.ләкин берсе белән дә тегеп булмый, бу нәрсә? (Керпе)

- Әйе бу минем балаларым, аларның күлмәкләре юк, аларга күлмәк кидерергә булышырсызмы? (әйе)

-Утарабыз урманда ап-ак эшләпә киеп,киптерәдә, кыздырада кешеләр безне җыеп. Бу нәрсә? (гөмбә)

-бик дөрес әйттегез. Тагы табышмагым бар алма дисәңдә алалар, нәрсә соң ул балалар?.(алма)

- менә белдегез. Ә хәзер миңа шушы алмалардан компот, керпе балаларыма күлмәк кидерергә, гөмбәләрене киптерергә, һәм шуларның рәсемен ясап бирергә булышыгыз әле.Эшкә утырганчы сары яфрак уенын уйнап алыйк:

(бармаклар белән эшләү)

  1. Сары, сары,сап-сары,
  2. Агачның яфраклары,
  3. Җил исә, ява яфрак
  4. Көзнең матур чаклары.

 

(уен берничә тапкыр кабатлана.)

Һәр бала алдан әзерләнгән урынга утыра. 4 төркемгә бүленеп утыралар.

  1. 1 төркем керпе балаларына көнбагыштан күлмәк кидерә ( көнбагышны керпегә рәте белән кадап чыгалар)
  2. 2 төркем балалар сок капкачлары белән банка рәвешендә киселгән битләргә алма төшерәләр. ( сок капкачын кызыл буяуга манып альбом битенә төшерү)
  3. - 3 төркем балалар шәм белән ясалган альбом битләрен яшел, сары, кызыл төскә губкалар ярдәмендә буыйлар.
  4.  4 төркем балалар каты картонга ясалган гөмбә рәсемен иң беренче пластилин сылыйлар, аннан соң гөмбәнең эшләпәсенә борчак орлыклары тезеп чыгалар.

Һәр төркем эшләрен эшләп бетергәч, нәрсә ясаулары, ничек итеп ясаулары турында керпегә әйтәләр. Алар керпене үзләренең дусты итеп кабул итәләр, керпегә матур сүзләр әйтәләр ( мәсәлән: керпе син бик матур, синең күлмәгең, күзләрең матур һ.б)

 Алар керпе белән бергәләп “Дустыма” җырын башкаралар.

Җыр сүзләренә карап күнегүләрне башкаралар.

 Керпе аларны шуның өчен алмалар белән сыйлый, керпе балалар белән саубуллашып чыгып китә , шөгыль шуның белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

“ ЮЙК ләрен беләсеңме?" уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

ТәрбиячеГарипова Ләйсән НаилевнаИванова Ландыш СагитовнаЭш урыны“83 – нче гомуми  үстерелешле балалар бакчасы” муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Тема&ld...

"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

В нашей многонациональной стране  детей с малых лет надо приучать уважать  людей  других национальностей, принимать их культуру, традиции.  И конечно же  знакомство с другими ...