Сөмбелә бездә кунакта.
план-конспект занятия (старшая группа)

Салихзянова Алсу Фавасимовна

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сөмбелә бәйрәме.42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме.

Зал матур итеп бизәлгән.

“Солнце и осенняя тучка” мультфильмы белән башланып китә.

Залга балалар керә. Бию “Листочки”

Алып баручы: Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

                 Һәр очрашу шулай башлана.

                Исәнмесез, диеп башланса ул,

                Күңелләрдә ныграк саклана.

                Ни арада җәй үтте,

                Матур көз килеп җитте.

                Шатлык тулы бу бәйрәмне

                Балалар күптән көтте.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар, әти-әниләр! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул- көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Алинә: Әле кайчан гына иде җәй айлары,

        Үтеп бара алтын көзебез.

        Көзебезне шулай яратканга,

        Озатабыз зурлап үзебез.

Вадим: Тылсымлы көз агачларның

        Күлмәкләрен  салдыра.

        Алтын – сары яфракларын

        Җир өстенә яудыра.

И. Әдилә: Җылы якларга кошлар да китә,

       Көз агачларны сап-сары итә.

       Алар коела җил искән саен.

       Җилферди җилдә сап-сары каен.

Самир: Снова осень за окошком,

        Дождик сыплется горошком,

Листья падают шурша

Как же осень хороша!

Җыр: “Үтте китте”

Яңгыр тавышы ишетелә. Елый-елый яңгыр керә.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә. Яңгыркай, нәрсә булды синең белән, нигә шул хәтле елыйсың?

Яңгыр: Ничек инде еламаска. Минем бер дустым да юк. Мине сорыйлар, көтәләр, килсәм барысы да качалар.

Алып баручы: Ялгышасың, яңгыр дус. Безнең балалар синнән бер дә курыкмыйлар, киресенчә, шатлана-шатлана бииләр.

Бию: “Кулчатырым”

Яңгыр: Менә ничек икән, балалар, әллә сез миннән курыкмыйсыз?

Балалар: Юк.

Яңгыр: Ай рәхмәт. Ә сез көзнең салкын, җилле – яңгырлы көннәренә әзерме соң? Әйдәгез бер уен да уйнап алабыз. Эстафета “Көз көненә, мин әзер”. Кулга зонтик, аякка зур үлчәмле галошлар, муенга шарф, баш киемнәре киеп, билгеләнгән урынга чабып килергә һәм кире салырга тиеш.

Яңгыр: Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә балалар. Сез миңа бик тә ярдәм иттегез. Минем кәефемне күтәрдегез.  Хәзер миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар.

Балалар: Сау бул, яңгыр.

Яңгыр чыгып китә.

Алып баручы: И, балалар, күрегез,

                Тышта әнә килә көз.

Балалар:         Әйе, әйе, күрәбез,

                Көз килгәнен беләбез.

Алып баручы: Я әйтегез, сөйләгез,

                Ничек килә икән көз?

Балалар:         Кошлар оча көньякка,

                Канат кагып еракка.

                Аюлар өн казыды,

                Бик тирән итеп базны.

                Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

                Агачлар ялангачлар,

                Җилләрдә чайкалалар.

                Тик безгә күңелле көз.

                Без бакчага йөрибез.

Алып баручы: Балалар, инде мин сезгә ышанам, сез көзне бик яратасыз икән. Ничек матур итеп, аңа булган хисләрегезне белгердегез. Чү, кемдер килә түгелме?

Сөмбелә керә.

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дуслар,

        Сезне күреп килдем мин.

        Матур бәйрәмегез икән.

Җырыгыздан белдем мин.

Мин алтын көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Бар табигать алтын төскә төренде.

Алып баручы: Исәнме, Сөмбелә. Әйдә, рәхим ит бәйрәмебезгә. Без сине зарыгып көттек. Син килүгә  күп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

Гүзәл: Җирдә сары яфрак –

        Көз килүнең билгесе.

        Сары яфрак – көз чибәрнең

        Төшеп калган көзгесе.

Радим: Агачлардан алтын күк

 сары яфрак коела.

Китәр өчен көньякка

Кошлар бергә быела.

Әхмәт:  Көз һаман рәсем ясый,

        Төрле төсләре белән.

        Сөендерә, куандыра

        Мул уңышлары белән.

Зилә: Көз көннәре килеп җитте.

        Хушлашабыз җәй белән.

        Бөтен җиргә яфраклардан

        Алтын келәм җәелгән.

В.Адилә: Күңелләргә якты нур өләшеп,

        Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

        Үз муллыгы белән көзләр килә.

        Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Җыр: “Осень”

Алып баручы: Көз килде,

                Уңыш булды.

                Көзге муллыкны

                Балаларга китерде.

-Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Ул – басулардан җыеп алган иген, бакчалардан җыйган яшелчә, җиләк-җимешләр. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бүгенге бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгәннәр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк эле.

         Кишер: Көчле җитез булыйм дисәң,

                Кишер ашап кара син.

                Кишер – саулык чыганагы,

                Кишердә күп каротин.

        Суган: Ә мин – суган. Әрчегәндә

                Килсә дә яшь күзегезгә.

                Мине ашасагыз әгәр,

                Суык тимәс үзегезгә.

        Чөгендер: Мин – чөгендер,

                Җир астында җыйнак кына,

                Кызарып үсеп ятам.

                Чөгендерле аш та тәмле.

                Венегретка да батам.

        Помидор: Ә мин булам помидор,

                Төп яшелчә салатта

                Тәмле генә түгел әле

                Витамин күп томатта.

Кәбестә: Мин булам – кәбестә.

        Үзем яшькелт төстә.

        Күлмәгем күп катлы,

        Үзем бик тә татлы.

        Ашларга да төшәм мин,

        Бәлештә дә пешәм мин

        Чөнки мине балалар

        Көн дә көтеп алалар.

Бәрәңге: Ә бәрәңге, бәрәңге,

        Бәрәңгене күр әле.

        Сап-сары бәрәңге белән.

        Тирән базыбыз тулды.

Кыяр: Карагыз сез минем кыяфәткә:

        Үзем эре, шома сөйкемле.

        Су сипкәнгә шулай үстем мин

        Нәфис, зифа, кызлар шикелле.

Борыч: Яшелчәләр арасында

        Иң әчесе мин – борыч.

        Борычны базарда сатып,

        Акча алырсың бер уч.

Кабак: Ә мин булам кабак,

        Әйтмимен кабат-кабат.

        Бик файдалы зат мин

        Тик мин җәяү кайтмыйм.

Сөмбелә: Әйдәгез, яшелчәләр, бер җырлап та алабыз.

Уен: “Яшелчәләр хороводы”.

Сөмбелә:

Көзге җилләр төрле якка яфраклар очыра.

Яле кем тизрәк аны кәрзингә тутыра?

Бу нинди агач яфрагы?- Өрәнге. – Син өрәнге яфраклары җыярсың.

Бу нинди агач яфрагы? – Миләш. – Син миләш яфрагы җыярсың.

        Уен: “Кем тизрәк яфрак җыя”        

Сөмбелә: Булдырдыгыз балалар. Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем. Сез әти-әниләрегез белән бик матур итеп, кул эшләнмәләре, табигый материаллардан композицияләр эшләгәнсез. Минем хәзер сезне бүләкләп китәсем килә. (Сомбелә грамоталар тапшыра).

Киләчәктә дә шулай актив булыгыз.

Сөмбелә: Балалар, без бүген бик матур уйнадык. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә. Акыллы, тәртипле булып үсегез.

Яшәү чыганагы – кояш нурын.

Җир җылысын саклап үзендә.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк,

Һәр табынның тора түрендә.

Көннәрегез булсын аяз, якты,

Йөзләрегез нурлы, сөйкемле.

Өстәлегез тулып торсын.

Бүгенгедәй бәйрәм шикелле. (Алып баручыга  ипи - тоз бирә.) Саубуллашып китә.

Җыр: “Икмәк кадере”.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Сөмбеләдә кунакта

Уртанчылар һәм икенче кенчекенәләр төркемендә балаларны Сөмбелә бәйрәме, Уныш бәйрәме бәлән таныштыру «Көз», «Яшелчәләр», «Җиләк-җимешләр» темаларын үткәннән соң йомгаклау, кабатлау дөресләре формасын...