"Тылсымлы сандык" Яңа ел бәйрәм сценариясе
материал (младшая группа)
Сценарий новогоднего праздника "Волшебный сундучок" на татарском.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Сценарий "Волшебный сундучок" на татарском | 20.43 КБ |
Предварительный просмотр:
“Тылсымлы сандык” Яңа ел сценариясе.
Кар кызы балалар янына группага керә.
К. кызы: Исәнмесез балалар! Мин Кар кызы, Кыш бабайның оныгы. Сезне бәйрәмгә чакырырга килдем. Кыш бабай сезгә бүләккә шундый матур , купшы чыршы җибәр –гән. Ул сезне залда көтә. Әйдәгез бергә шунда барыйк, чыршы янында күңел ачыйк.
Балалар Кар кызы белән бергә залга керәләр. Музыка уйный.
К. кызы: Чыршы килгән бүлмәбезгә
Тәмле исләр аңкытып
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып
Ясанып, матурланып, бизәнеп чыршы бүген безгә бәйрәм итәргә килгән. Әйдәгез, якынрак килеп чыршыны карыйк әле. Чыршының ботакларына матур уенчыклар эленгән – шарлар, кар бөртекләре, фонарьлар.
Җыр: “Чыршыкай».
Тәрбияче: Кар кызы, чыршыкай нигәдер елмаймый . Ярдәм ит безгә, чыршының утларын кабызырга.
К. кызы: Чыршының утлары янмаган, димәк чыршы нык кына йоклый. Барыбыз бергә кулларны чабабыз, чыршыны уятабыз.(балалар кулларын чабалар, чыршының утлары кабына)
К. кызы: Безнең чыршының утлары кабынды. Ничек матур карагыз! Чыршы белән уйнарга телисезме? Әгәр чыршыга өрсәк , анын утлары сүнә.(чыршының утлары сүнә)
К. кызы: Безнең чыршы янә йоклый, аның утлары янмый. Әйдәгез, барыбыз бергә кулларны чабабыз, чыршыны уятабыз.(чыршының утлары яна)
Тәрбияче: Рәхмәт сиңа чыршыбыз. Без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләрне сөйләп күрсәтәбез.
Руфинә: Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Ирек: Күрегез бу чыршыны
Чыршының да чып -чыны!
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
Самирә: Бүлмәдә чыршы агачы
Ул яшелдән киенгән
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
С. Камил: Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Тәрбияче: Чыршыны мактап җыр да җырлап алыйк.
Җыр: “Безнең чыршы”.
К. кызы: Әйдәгез, кар бөртекләрен алып бер биеп алыйк.
Биюдән соң балалар утыралар.Кар кызы чыршы астындагы тылсымлы сандыкны күрә.
К.кызы: Ах! Чыршы астында нәрсә ята? Нинди матур сандык! Монда хат та бар.(Кар кызы хатны алып укый)
Яңа ел белән котлап,
Сезгә сандык җибәрәм
Сандыкны сез ачыгыз
Һәм бүләкләр алыгыз.
Ә бүләкләр гади түгел,
Тылсымлагыз аларны
Бүләкләргә өрегез!
Җырлагыз, биегез, көлегез.
Тиздән мин дә килермен.
Кыш бабай.
К.кызы: Балалар, сандык сезнең өчен. Әйдәгез карыйк әле, Кыш бабай сезгә нәрсә җибәргән.
(Тылсымлы көй уйный. Кар кызы сандыктан уенчык Петрушка ала.)
К.кызы: Ах!Карагыз Петрушка! Ләкин ул тере түгел. Әйдә аны җанландырыйк. (Балалар янына килә)
Без аны хәзер тылсымлыйбыз, Петрушкага өрәбез.
Бер,ике,өч, бергәләшеп өрәбез. (Балалар уенчыкка өрәләр).
К.кызы: Нишләптер килеп чыкмый? Мөгаен, барыгыз да өрмисез.
(Бөтенесе яңадан өрәләр, уенчык селкенә башлый, чыршы артыннан Петрушка килеп чыга, кулында капчык) .
Петрушка: Исәнмесез балалар! Мин –Петрушка –шук малай,
Шаярырга яратам.
Нәни балалар белән
Биергә дә булдырам.
К.кызы: Әйдәгез балалар Петрушка белән исәнләшик. Исәнме Петрушка!
Петрушка: Сезнең янга бәйрәмгә ашыктым. Мин соңга калмадыммы.?
К.кызы: Юк, Петрушка! Син вакытында килеп җиттең. Петрушка синең капчыгыңда нәрсә? Бәлки анда кәнфитләрдер?
Петрушка: Юк, менә белмәдегез, белмәдегез.Балалар үзләре белсеннәр.(Балалар янына килә).Яле, капчыкта нәрсә бар анда? Алыгыз.(Балалар капчыктан шалтыравык-лар алалар.)
Петрушка: Килегез минем янга җырлап алыйк әйдә .
Җыр: “Шалтыравыклар”
Петрушка: Рәхмәт сезгә, күңелле булды миңа. Китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз балалар. (Петрушка чыгып китә).
К.кызы: Балалар, сезгә Петрушка ошадымы? Бәйрәмебез Петрушка белән ямьләнеп китте.Әйдәгез, карыйк әле сандыкта нәрсә бар икән тагын.Карагыз! Бу нинди уенчык?
(Кар бабай, Кар кызы кар бабайны алып балалар янына килә.)
К.кызы: Кар бабайны тылсымлыйбыз, без аңа өрәбез. 1-2-3 –бергә өрәбез.(балалар уенчыкка өрәләр).
Чыршы артыннан Кар бабай чыга.
Кар бабай: Исәнмесез! Балалар, мин Кар бабай!Таныдыгызмы мине? Мин гади Кар бабай түгел, бик шаян һәм күңелле, бик матур итеп биим, сикерәм һәм дә уйныйм.
Кар бабай: Балалар, ә сез биергә яратасызмы?
Балалар: Әйе.
Кар бабай: Чынлапмы? Ә минем белән бергә биисезме? Әйдәгез бергә биибез.
Бию: “Кар бабай”
Кар бабай: Биегәч миңа эссе булып китте.
К.кызы: Хәзер сине балалар суытырлар. Әйдәгез әле балалар Кар бабайны суытыйк. (Балалар кар йомарламнарын Кар бабайга ыргыталар.)
Кар бабай: Рәхмәт, балалар, миңа сез бик ошадыгыз. Ләкин миңа китәргә кирәк.
Бик күңелле бәйрәм иттем
Миңа кирәк китәргә
Телим сезгә Яңа елда
Тагын да зур үсәргә.
(Кар бабай чыгып китә)
К.кызы: Сандыкны ачып карыйм әле, нәрсә калды икән?(Сандыктан Кыш бабай ала). Балалар бу нинди уенчык.(кыш бабай). Кыш бабайны терелтик.Кыш бабайны тылсымлыйбыз, кыш бабайга өрәбез.1,2,3 Бөтенебез өрәбез.
(Чыршы артыннан музыка астында Кыш бабай керә).
Кыш бабай: Исәнмесез, дусларым, нәни кыз һәм улларым! Сезне сагынып килдем. Мин Кыш бабай, суык бабай, усал бабай түгел, мин юмарт бабай. Яңа ел белән котлап күчтәнәчләр таратам. Мин җибәргән чыршыны да бик матур бизәп куйгансыз. Үзегез дә бик матурлар, зур булып үскәнсез.Әйдәгез бергәләп җыр җырлап алыйк.
Җыр: “Кыш бабай”
Кыш бабай: Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар ә сез суыктан куркасызмы? Әйдәгез бергәләшеп уйнап алыйк.
Уен: “Өшетмә”.
Балалар: Кыш бабай, кыш бабай синборынны өшетмә.(борынны яшерәләр).
Кыш бабай: Кая әле кем борынын яшермәгән, өшетәм.
Балалар: Кыш бабай, кыш бабай син битемне өшетмә.
Кыш бабай: Бик җитез балалар икән, берсен дә өшетеп булмый.
Балалар: Кыш бабай, кыш бабай син кулларны өшетмә.
Балалар: Кыш бабай, кыш бабай син аякны өшетмә.
Кыш бабай: Ай-яй! Өшетеп булмый үзләрен.
Тәрбияче: Без суыктан курыкмыйбыз (имән бармакларын селкиләр)
Кыш бабайны яратабыз (үз –үзләрен кочаклыйлар)
Өшетә икән безне
Без биеп җылынабыз.
Бию: “Татар биюе”
Кыш бабай: Сезнең белән бию бик ошады, чыршы тирәли басып тагын бер җырлап алыйк инде.
Җыр: “Маленькая ёлочка”
К. кызы: Без җырладык, биедек,уйнадык. Тыңла әле Кыш бабай, кайда соң синең бүләкләрең?
Кыш бабай: Менә бит балалар минем сезгә дигән бүләкләрем.(Капчыктан бер бүләк ала).
К.кызы: Бары бер бүләк без аны бөтен балага да ничек җиткерербез соң?
Кыш бабай: Бер бүләкне бүләсез. Берәр кәнфит бирәсез. Мин шаярдым, шаярдым гына. Безнең бит тылсымлы сандыгыбыз бар.(сандыкка сала).
Сандыкны тылсымлыйм.(Кечкенә сандыкны күтәреп алып, чыршы артына куя, чыршы артыннан капчыклы бүләкләрне алып чыга.Кыш бабай бүләкләрне өләшә.)
Тәрбияче: Рәхмәт сиңа Кыш бабай бүләкләрен өчен.
Кыш бабай: Менә минем дә китәр вакытым җитте. Яңа еллар белән снзне.
Сау бул Кыш бабай.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" Серле сандык"
Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...
" Серле сандык"
Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....
"Серле сандык"
Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии знакомлю детей с национальным, татарским костюмом, стараюсь прибл...
серле сандык
Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...
серле сандык
Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...
"Карсылунын тылсымлы кынгыравы" яна ел сценариясе.
Уртанчылар торкеме очен...
Тылсымлы сандык маҗаралары
Тема: “Тылсымлы сандык маҗаралары”. Максат: “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проектында узган материалны берләштерү. Бурычлар:Белем бирү:- балаларны сорау...