"Серле сандык"
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме
Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии знакомлю детей с национальным, татарским костюмом, стараюсь приблизить детей к традициям и обычаям Татарстана. Моя главная задача: воспитание у детей гражданственности, патриотизма, чувство гордости за свой край. Формирование у детей духовной культуры, основы жизни наших предков через знакомство с национальной одеждой, играми, музыкальной культурой татарского народа.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
serle_sandyk.doc | 414.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Республика Татарстан
Югары Ослан муниципаль районның
Мәктәпкәчә балалар тәрбияләү муниципаль учреждениесе
“Макыл балалар бакчасы”
Зурлар төркеме өчен
Күңел ачу кичәсе
“Серле сандык”
Ресурс авторы:
II категорияле тәрбиячесе Салахутдинова Миләүшә Рахимулла кызы.
2012 ел
Максат:
- Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү,
- сүз байлыгын арттыру,
- шигьриюллар, җыр аша татар теленә ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү,
- уеннар ярдәмендә җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлыкларын үстерү, шат кәеф булдыру,
- татар телендә сөйләшу теләге уяту, толерантлык тәрбияләү.
Җиһазлау.
Татар халык уеннары “Түбәтәй”, “Без, без, без идек...”, “Танышу”; “Чума үрдәк, чума каз”, милли киемдәге курчаклар, , калфак, түбәтәй, читек рәсемнәре, зур матур сандык, татар көйләре яздырылган тасма, чәк-чәк, кош теле.
Алдан үткәрелгән эш.
Рәсемнәр һәм милли киемнәр кигән курчакларны һәм “Милли киемнәр” дигән альбомны карау; хәрәкәтле уеннар уйнау, төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен, татар халык җырларын, биюләрен өйрәну.
Дәрес барышы.
Тәрбияче. Исәнмесез! Хәерле көн, балалар! Кәефегез ничек?
Балалар. Исәнмесез! Рәхмәт яхшы!
Тәрбияче. Карагыз әлә, балалар, күпме кунак килгән безгә. Алар белән дә исәнләшик, сәләм тапшырыйк.
Балалар. Исәнмесез!
Иртән сәләм тапшырам,
Кызыл кояшка сәләм, зәңгәр күккә сәләм,
Олы кешеләр һәм балалар, сәләм сезгә чын күңелдән!
Тәрбияче. Ә хәзәр бер-беребез белән танышыйк. Кулъяулыгы – танушы билгесе. Минем исемем – Миляуша Рахимулловна. (Бер балага мерәҗәгать итеп.) Ә синең исемең ничек?
(Балалар бер-берсенә кулъяулыкларын биреп, үзләренең исемнәрен әйтеп чыгалар.)
Тәрбияче. Сезгә әби белән бабай күчтәнәч җибәргәннәр. Күчтәнәч менә бу сандыкта.
Күчтәнәчне сандыктан алыр өчен әби белән бабайның табышмакларына җавап бирергә кирәк.
Сез ризамы, балалар?
Балалар. Әйе, риза!.
Тәрбияче. Рома, ач сандыкны, ал беренче табышмакны. ( Бала сандыкны ачып түбәтәй ала.)
- Рома,бу нәрсә? (бала җавап бирә)
-Ул нинди? (түгәрәк)
- Матурмы? (әйе, бик матур).
- Түбәтәйне кем кия? (малайлар).
Тәрбияче. Без бит ”түбәтәй “ уенын беләбез, әйдәгез уйныбыз!
Уеннар бит, балалар, – витамин кебек алар!
Түбәтәй уены
(татар халык көенә балалар түгәрәк буенча түбәтәй җибәрәләр, кой туктагач кемдә түбәтәй кала, шуңа җаза бирәләр – җыр җырларга, биергә, шигырь сөйләргә һ.б.).
“Без, без, без идек” уены
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Базга тештек, бал каптык,
Келәткә кердек, май каптык,
Кап та коп, Кара Якуп, тимер туп,
Авызыңны ач та йом.
( Балалар бер-берсен көлдерергә тырышалар. Кем көлә, шуңа җаза бирәләр).
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар тагын сандыкны ачып карык, нинди табышмак икән анда?
(Бер бала сандыкны ачып калфак ала)
Тәрбияче. Бу нәрсә? (балалар җавап бирәләр)
- Матурмы? (бик матур)
-Кемнәр кие? (кызлар киеләр).
-Әйдәгез балалар күнел ачып җырлап алык!
Җырсыз җирнең яме юк,
Җырсыз тормыш тәме юк.
Җырның иң матурын гына,
Җырламый мөмкин түгел!
“Кәләпүшем, калфагым”( Л. Батыр-Болгари көе, Р. Валиева сүз.)
(малай белән кыз кара-каршы җырлашалар)
1.Дәү әнием энҗе калфак 1. Йөзләремә килешәсен Бүләк итте үземе. Кайлардан гына белгән,
Энҗе калфак, үзе ап-ак, Туган көнгә дәү әтием
Бик килешә йөземә. Кәләпүш алып килгән
2. Минем яулыкның матурлыгын 2 Кәләпушемне кидем дә,
Һәммәсе дә күрсеннәр. Көзге каршына килдем.
Татар яулыгын кигән кызны- Менә шушындый була ул-
Татар кызы дисеннәр. Татар малае, дидем.
Кәрия – Зәкәрия (татар халык уен - җыры башкарыла).
Тәрбияче. Сандыкта тагын нәрсә барын ачып карык әлә. (бала читек алып күрсәтә)
-Бу читек. (балалар кабатлап, аяк табаннарына басып, бию хәрәкәтләре ясыйлар). - -Матурмы? (әйе).
-Кемнәр читек киеләр? (кызлар).
Әйдә, әйдә, катырак бас,
Баскан җирдә ут чыгара
Безнең кызлар, дисеннәр!
“Парлы бию”
Тәрбияче. Менә, балалар, әби белән бабайнын табышмакларын чишеп бетердек. Сандыкны ачып күчтәнәч алык.
Бабай белән әби балаларга күчтәнәч бүләк итәләр.( чәк-чәк, кош теле).
Тәрбияче. Балалар, бергәләп түгерәк ясап,“Дустым бар “ җырын җырлыйбыз.
(Л. Хисмәтуллина муз. Һәм сүз)
Күңел ачу кичәсе чәй эчу белән тамамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" Серле сандык"
Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...
" Серле сандык"
Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....
серле сандык
Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...
серле сандык
Максат: туган телгә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, татар халкының милли киемнәре турындагы белемнәрне ныгыту , җырлар, уен һәм бию аша балаларда милли киемнәр...
Серле сандык
Дидактическая игра...
«Серле сандык» Дидактическая игра
Дидактическая игра...
Конспект образовательной деятельности «Серле сандык» по проекту «Уйны-уйны усэбез» по татарскому языку с русскоязычными детьми в старшей группе
Основная предметная область: Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие", "Познав...