Әбием сандыгы
материал (подготовительная группа) на тему

Балалар белән җырлы-биюле уеннар,биюләр,шигырь-такмазалар,алдавыч-әкиятләр өйрәнәбез. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiiem_sandygy.docx15.34 КБ

Предварительный просмотр:

          Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
                          Гомуми үстерелешле 9нчы балалар бакчасы
           Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы

                        “Әбием сандыгы”  

Туган тел атналыгы кысаларында аксакаллар ,әти-әниләр,бакча хезмәткәрләре өчен үткәрелгән күңел ачу кичәсе

                                                                      Татар теле тәрбиячесе Хисамиева

                                                                      Гөлфәния Газизулла кызы төзеде

                                             

                                                  Түбән Кама

                                                       2015 ел

Зал бәйрәмчә бизәлгән:залның түрендә –өйнең эчке күренеше:өстәлгә матур ашъяулык ябылган,самовар тирәли татар бизәкләре төшерелгән чәй сервизы куелган;карават өстендә чиккән япма,чигүле мендәрләр,чигүле сөлгеләр.Сандык эчендә тальян гармун,Казан сөлгесе,күкрәкчә,чиккән алъяпкыч,зур түбәтәй,калфак,чиккән кулъъяулык,татар күлмәге.
Өй эче. Әби йон эрләп утыра.Зур кыз чынаяклар сөртеп,табын җыештыра.
Әби:
-Кызым, мине  күрше Бибиәсма түтәй кич утырырга чакырган иде,кермичә дә булмас инде,яхшы түгел.
Кыз:
-Әбекәем,ярамас шул,кермичә булмас.Бибиәсма түтәй көтеп утырыр үзеңне,керерсең инде.
Әби:
-Ярый,җыеныйм инде,кул эшемне дә алыйм.Кызым,син яхшы гына утыр,сабагыңны кара,ярыймы?
Кыз:

-Әбекәем,без кызлар белән бераз җырлап- биеп,күңел ачып утырыйк әле.

Әби:

-Соң,кызлар белән матур гына утырсагыз,кул эшләре дә тотып,уйнап-көлеп ял итсәгез,нишләп  ачуланыйм,җегет-фәлән генә кертмәгез,ярыймы кызым?
Кыз:

-Юк,юк,әбекәем,кызлар белән генә утырабыз.

(әби җыенып китә).

Кыз(шатланып)

-Булды бу,хәзер кызларны чакырам-Камилә,Алия,әйдәгез безгә,әбием кич утырырга китте.

(милли кием кигән кызлар керәләр,исәнләшәләр)
Зур кыз:

-Кызлар,барыгыз Сабирны,Ниязны,Таһирны, Камилне Рөстәмне,Зиләне,Камиләне чакырыгыз  !

(“Бормалы су”көенә төркем балалары кереп,түгәрәк ясап басалар,исәнләшәләр

Зур кыз:

-Егетләр,кызлар,әйдәгез парлашып басабыз,җырлы- биюле уеннар уйныйбыз.

“Зилем-Зиләле”

“Миңлебай”

“Күрсәт әле,үскәнем”

“Чума үрдәк,чума каз”

“Утыр-утыр,Мәликә” татар халык уены уйныйлар.Җәзага- Муса Җәлилнең “Сәгать”  “Әтәч “(диск № 21)җырлары, ”Күке” шигыре,татар халык мәкальләре,такмаза,татар халык биюе башкарыла.
Кыз:

-Егетләр,кызлар,әйдәгез”Капкалы” уены уйныйбыз.(ике малай “капка” ясап,кулларын өскә күтәрәләр,башкалар биеп,капкадан “чыга” Көй бетүгә,кем  “капка” алдында кала,шул җәза ала-җыр- бию “Командир “уены.

Шау-гөр килеп уйнаган вакытта,әби кайта.(әбине күрүгә,малайлар карават астына,өстәл артына  качалар).

Әби: (шаккатып)

-Бу нинди тавыш? Кызым,Җегетләр кертмә,дигән идем бит!

Кыз:

-Әбекәем,алтыным,ачуланма инде,без җырлап-биеп кенә утырдык,кул эшләре дә тоттык;менә нинди кулъяулыклар чиктек  (күрсәтәләр)
Әби:

-Ярар инде,алайса,кул эшләре дә тотып,матур итеп ял иткәч,ачуланмыйм; килегез,утырышыгыз. (малайлар качкан җирләреннән чыгып,урындыкларга утыралар)
Кыз:

- Әбием,хәзер синең хөрмәткә кызлар  “Әбием-әбекәем”җырын башкарырлар. (диск №7)
Кыз:

-Әбием,синең бу серле сандыгың мине күптәннән кызыктыра,әйдә ачып карыйк әле шуны.

Әбиемнең серле сандыгын,

Бер ачасы иде,ачасы....

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен,

Бер ачасы иде,ачасы...

Әби:

-Ярар инде,алай бик сорасагыз,ачып карыйк сандыкны.(Әби әкрен генә сандыкны ачып,суккан сөлге чыгара)

-Балалар,бу Казан сөлгесе.Аны безнең әбиләр үзләре тукып эшләгәннәр.Кайсы гына егетнең иңендә ятмаган да,нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге?! Менә монысы күкрәкчә  дип атала.Урысча итеп әйтсәк,”нагрудник” була.Беренчедән ул-бизәнү әйбере,икенчедән- хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән саклаган. Карагыз әле,ничек матур итеп чигеп эшләнгән (күрсәтә).
Менә монысы-алъяпкыч.Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш.Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

Балалар,бу нәрсә? (түбәтәй).Дөрес,балакайларым.Элек-электән түбәтәй тегә һәм чигә белгән кеше алтын куллы оста саналган.Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән белән чиккән түбәтәйләрне  бәйрәмнәрдә генә кигәннәр.

Кыз:

-Әбекәем,кая әле шушы түбәтәй белән уен уйнап алабыз. (“Түбәтәй җибәрешле” уены  уйнала.)

Әби:

-Тагын нәрсәләр бар икән сандыкта?Менә монысы-калфак.Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп иткән.Менә бу калфак ак сәйлән белән күпертеп эшләнгән.Мондый калфакны бай хатыннары гына кия торган булганнар.Бу кулъяулыкны  яшь  чагымда чигеп,бабагызга бүләк иткән идем.

Менә ничә еллар шушы сандыкта саклана!

Зур кыз:

-Кызлар ,карагыз әле,нинди матур!Төсләре дә уңмаган! Без дә менә нинди матур кулъя (унике кызга унбер кулъяулык идәнгә түгәрәкләп җәелә.Кызлар кулъяулыклар тирәли биеп йөриләр.Көй туктауга,һәрберсе кулъяулыгын алып,өскә күтәрә.Кулъяулык  җитмәгән бала уеннан чыга,аның белән бер кулъяулык та алына.. Ахырдан бер кыз һәм бер кулъяулык җиңүче булып кала).

Әби:

-Иииии,балакайларым,менә бик матур күлмәгем калган икән.Яшь чагымда шушы күлмәгемне киеп,Сабантуйларга чыга торган  идек.

Кыз:

-Бигрәк матур күлмәк шул,әбекәем, үзегез яшь  чагында уйаган берәр уенны искә төшереп китмәссеңме икән?

Әби:

-Балакайларым,без  аулак өйләрдә  бик яратып  “Йөзек салыш” уенын уйный торган идек.Менә сандык төбендә көмеш йөзегем дә саклана.Әйдәгез әле,бергәләп уйнап алыйк. (“йөзек салыш “уены уйнала,җәзага  җыр- бию)

Кыз:

-Без бүген  әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык.Уйнадык-көлдек,җырладык-биедек.Әбекәем,бик зур рәхмәт ,сиңа! Ә хәзер,хөрмәтле кунаклар,барыгызны да зал уртасына  балалар белән бергәләп биергә чакырабыз.

( Бәйрәм күмәк бию белән тәмамлана).


 

Кулланылган әдәбият:

К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”
С.Әхмәтов “Уйныйбыз да,җырлыйбыз да”
З.М.Зарипова  “20 сенарий”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием сандыгы

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү - бу бәйрәмнең төп максаты булып тора...

Әбием сандыгы.

Балаларны милли рухта тәрбияләү үз-үзеңне тәрбияле тоту, игелекле булу,өлкәннәрне ихтирам иту....

"Бабушкин сундук - Әбием сандыгы"

Мероприятие для детей средней группы по ознакомлению с историей татарского народа и его традициями....

Әбием сандыгы. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә

Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту...

Әбием сандыгы

quot;Әбием сандыгы" темасы эдэби кичэ....

"Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле

quot;Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе "Әбием сандыгы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе...