"Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле
план-конспект занятия (средняя группа)

"Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.docx15.66 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                                       "Әбием сандыгы”

   Максат: Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен гореф гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү.

Бурычлар: Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, сөйләм телен үстерү.

Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: китап күргәзмәсе “Халкыбызның күңел бизәкләре”, сандык һәм сандык эчендә – чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә,кулъяулык, шәл, читек.

Кичә авыл өе итеп җиһазландырылган музыка залында үткәрелә. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары.Бер кырыйда сандык куелган. Әби бәйләп утыра.

Шөгыль барышы

     Алия белән бер торкем кызлар килеп керә.

Онык: Әти белән әни кунакка киттеләр. Алар югында кызларны уйнарга чакырыйм әле. Кызлар керегез әле безгә (кызлар керәләр).

Кызлар: Исәнме, Гүзәл. Нигә чакырдың?

Онык: Кызлар, минем әтием белән әнием кунакка киттеләр, әйдәгез бездә уйныйбыз.

Кызлар: Әйдәгез, әйдә.

1 кыз: Гүзәл бу нинди матур ящик? Ул өйдә нәрсә өчен кирәк? (кызлар сандыкка сокланып карап торалар).

Онык: Эх, сез, кызлар! Нинди ящик булсын инде ул? Бу бит кызлар сандык!? Серле сандык! Минем әбипемнең сандыгы.

2 кыз: Кызлар сандык өчендә нәрсә бар икән?

Онык: Сандык эчендә ниләр барын минем дәү әнием генә белә. Әйдәгез, үзен бирегә чакырыйк? (әбине чакыра. Әби керә)

Әби: Нәрсә булды кызым? Ни өчен чакырдың? Иптәш кызларың да килгән  икән. Исәнмесез балакайларым.(балалар белән исәнләшә, әти – әниләрнең, әби – бабайларның хәлләрен сораша)

Әби: Сез әти – әниләрең өйдә юк чакта җыелышып уйнамакчы булдыгызмы? Без дә, яшь чакта, кызлар белән җыелышып уеннар уйнап, биеп, җырлап, кул эшләре эшләп күңелле итеп аулак өйләрдә кич утыра идек. Заманалар үзгәрде шул, хәзер җырны магнитофоннан тыңлыйлар, уеннарын телевизордан карыйлар, кул эшләрен дә онытып баралар, кибеттән генә сатып алалар. Үзгәрде заманалар, үзгәрде. Мине нәрсәгә дип чакырган идегез соң, кызым?

Онык: Әби, кызлар синең сандыгыңны ачып карыйсылары килә. Ачып күрсәтәсеңме?

Әби: Балакайларым, бу сандык бик серле сандык. Ул татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын борыңгыдан килгән мирасын саклый.

                    Әбиебез сандыгында

                    Сакламый ниләр генә

                    Әйдәгез сорыйк үзеннән,

                    Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны

Онык: Кызлар карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

1 кыз: Бигрәк матур итеп чигелгән әйе бит, кызлар?

2 кыз: Әби син бу сөлгеләрне үзең чиктеңме?

Әби: Үзем, балакайларым, үзем. Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр  әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап  яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.

                     Татар хатын – кызларыбыз

                     Эшнең серен белгәннәр.

                     Кич утырып, җырлар җырлап

                     Оста чигү чиккәннәр.

                     Бу сөлгеләр, эскәтертләр,

                     Тамбур белән чигелгән.

3 кыз: Әби, бу нинди күлмәк соң?

Әби: Бу күлмәк балам. Бала итәкле күлмәк тә татар хатын – кызларының милли киеме. Итәкләре ни кадәр күп булса, шул кадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит – ят күзләрдән саклый.

Әби: Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр.Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигешле мендәргә төшә дә, хатын – кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

1 кыз: Ай нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз.

Әби: Борыңгы бабаларыбыз йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар.

                       Бизәк төшкән итекләрне

                       Читекләр дип йөрткәннәр.

                       Аларны татар кызлары

                       Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

3 кыз: Кызлар, кызлар! Карагыз әле, нинди матур паласлар, ашъяулыклар!

Әби: Татар хатын – кызларының кулыннан һич бер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

Онык: Әби түбәтәй белән калфакларны да күрсәт инде.

Әби: Менә балалар бу түбәтәй. Ирләренң милли баш киеме – түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән чигелеп, ялтыравыклар белән бизәлгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы кеше дип санаганнар.

Кыз: Ә хәзер әйдәгез бергәләшеп, түбәтәй уенын уйнап алабыз.

                       Түбәтәеңне кигәнсең,

                       Бик ерактан килгәнсең,

                       Төскә матурлыгың белән

                       Шаккатырыйм, - дигәнсең.

                       Түп – түп түбәтәй,

                       Түбәтәең укалы.

                       Чиккән матур түбәтәең

                        Менә кемдә тукталды.

Әби: Бусы, балалар калфак.Калфак татар хатын кызларының тегү – чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.

                        Дәү әнием энҗе калфак

                        Бүләк итте үземә,

                        Энҗе калфак, үзе ап – ак,

                        Бик килешә йөземә.          (Р. Вәлиева)

Әби: Ярар, балакайларым, минем намаз укыр вакытым җитте, сандыкны ябыйк. Бу сандыкның серләрен мин сезгә мирас итеп калдырам. Сез аны кадерләп саклагыз, буыннан – буынга тапшырыгыз. Ешрак ачыйк без сандыкларны. Ашыкмыйча гына карыйк ядкәрләрне, сокланыйк  бу матурлыкка, узебез дә өйрәник һәм бездән соң килгән буыннарга да тапшырыйк.

           

                     

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”

Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем  балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны   уенчыклар турында  хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...

Сценарий "Көз матур бер көндә". Урта яшьтәге балалар төркеме өчен.

Көз матур бер көндә. (Урта яшьтәге балалар төркеме өчен) ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе "Әбием сандыгы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе...