Әбием сандыгы. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bilr.doc | 58 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
“Әбием сандыгы”
(Милли бәйрәм өчен сценарий)
Максат:
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Альбом “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.
Катнашалар: катнаш төркем балалары
Плакат: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”
Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган.
“Калфагым” җырына кызлар һәм малайлар керәләр, әйләнеп чыгалар. Малайлар утыра, кызлар биеп бетерәләр.
Мин бәйрәмнәр яратам
Бәйрәм булса күңелле.
Яңа күлмәктән генә
Йөрисең гел ул көнне.
Әни бәлеш пешерә-
Май чыжылдый табада.
Көлеп тора әти дә,
Күңелледер аңа да.
Кунак килә ул көнне,
Инде кунак килсәме!
Күчтәнәчләр белән
Шып тутыра кесәне.
Яки үзең барасың
Кунак булып берсенә.
Бәйрәмнәр күңеллерәк,
Кунакка йөрешсәләр
Кешеләр бер-берсенә.
Нинди бәйрәм соң бүген?
Һәммәсе көлеп тора
Уйныйсы да, биисе,
Җырлыйсы килеп тора.
Алып баручы: Әйе, нинди бәйрәм соң бүген? Бүген балалар зур бәйрәм көн. Беренчедән бүген җомга көн, ә икенчедән без бүген Мәүлид аен хөрмәтлибез. Шуңа күрә кунакка әбиләрегезне чакырдык. Әйдәгез әле аларны сәламләп “Дәү әнием” җырын башкарыйк.
Җыр: “Дәү әнием”
Алия Кызлар, малайлар минем әтием белән әнием кунакка киттеләр, әйдәгез бездә уйныйбыз.
Кызлар. Әйдәгез, әйдә.
Алина. Алия, бу нинди матур ящик? Ул өйдә нәрсә өчен кирәк? (балалар сандыкка сокланып карап торалар).
Алия. Эх, сез, кызлар! Нинди ящик булсын инде ул? Бу бит кызлар сандык!? Серле сандык! Минем әбиемнең сандыгы.
Алисә. Кызлар, сандык эчендә нәрсә бар икән?
Алия. Сандык эчендә ниләр барын минем дәү әнием генә белә. Әйдәгез, үзен бирегә чакырыйк? (Әбине чакыра. Әби керә.)
Әби. Нәрсә булды кызым? Ни өчен чакырдың? Иптәшләрең килгән икән. Исәнмесез балакайларым. (балалар белән исәнләшә, әти-әниләренең, әби-бабайларының хәлләрен сораша)
Әби. Сез әти-әниләрегез өйдә юк чакта җыелып уйнамакчы булдыгызмы? Без дә, яшь чакта, кызлар белән җыелышып уеннар уйнап, биеп, җырлап, кул эшләре эшләп күңелле итеп аулак өйләрдә кич утыра идек. Безнең кич утырганны белеп егетләр дә килә иде. Заманалар үзгәрде шул, хәзер җырны магнитофоннан тыңлыйлар, уеннарын телевизордан карыйлар, кул эшләрен дә онытып баралар, кибеттән генә сатып алалар. Үзгәрде заманалар, үзгәрде. Мине нәрсәгә дип чакырган идең соң, кызым?
Алия. Әби, кызлар синең сандыгыңны ачып карыйсылары килә. Ачып күрсәтерсеңме?
Әби. Балакайларым, бу сандык бик серле сандык. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын борынгыдан килгән мирасын саклый.
Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә
Әйдәгез сорыйк үзеннән,
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны.
Алия. Кызлар, карагыз әле нинди матур сөлгеләр?
Дилә. Бигрәк матур итеп чигелгән әйе бит, кызлар?
Зәлинә. Әби, син бу сөлгеләрне үзең чиктеңме?
Әби. Үзем, балакайларым, үзем. Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.
Татар хатын –кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Бу сөлгеләр, эскәтерләр,
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр чигелгән.
Энҗе. Әби, бу нинди күлмәк соң?
Әби. Бу күлмәк балам. Бала итәкле күлмәк тә - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Әби. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!
Алисә. Ай, нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз.
Әби. Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәтүнең чын осталары булганнар.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр
Алинә. Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме? Сез бии идегезме?
Әби. Биедек, кызым, биедек. Гармун тавышын ишетүгә җилкенеп биеп китә торган идек.
Кыз. Без дә сиңа биеп күрсәтик әле. (Кызлар биюе).
Дилә. Кызлар, кызлар! Карагыз әле, нинди матур паласлар, ашъяулыклар!
Әби. Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.
Алия. Әби түбәтәй белән калфакларны да күрсәт инде.
Әби. Менә, балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.
Малайлар җырлый:
Кәләпүшем, кәләпүш.
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән,
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Көзге каршына килдем.
Менә шундый була ул –
Татар малае! - дидем.
Кәләпүшем, кәләпүш,
Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән. Р.Вәлиева
Әби. Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.
Энҗе-мәрҗән калфагым.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә,
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
Көзгеләргә күзем салсам
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы, дисеннәр. Р.Вәлиева.
Әби. Ә менә бу кулъяулык эчендә балалар нәрсә бар икән карыйк әле. (йөзек чыга), бу йөзекне миңа әнием бүләк иткән иде. ә аңа үзенең әнисе бүләк иткән, әйдәгез йөзек салышлы уйныйбыз (уйныйлар) .
Малай. Әби, бу нинди китап соң?
Әби. Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакьлеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан буынга, кулдан кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан буынга күчә килгән. Ягез, балалар бу җомга көннәре мөбарәк булсын дип бу изге айда әйдәгез Мәүлид укып алыйк. (Әби һәм балалар Мәүлид әйтәләр, берәр кунак әбигә Мәүлид укытсаң була)
Альмир: Әби бу сандыкта нинди тукмак ул?
Әби: И балалар без яшь чакта шушы тукмакны тәгәрәтеп уйный идек. Әйдәгез күрсәтәм.( тукмак тәгәрәтешле уйныйлар, тукмак кемгә карап туктала шул шигырь сөйли)
Әби: Балалар монда җепле орчыклар бар, әйдәгез кунак әбиләрне уенга чакырабыз (ике әби йомгак чорнарга чыга.)
Балалар өйрәнгән шигырләрен сөйлиләр.
Минем Әби бик тә кызык
Кеше ул
Ләбибәләргә-Хәбибәләргә
Сәгыйтьләргә
Күрше ул...
Ул - әтинең Әнисе,
Апамның Дәү Әнисе,
Ул минемдә Дәү Әни,
Ул инде бик Дәү Әби.
Хәзер хезмәт ветераны
Лаеклы Пенсионер,
Ә кечкенә чакта менә
Булган ул да Пионер.
Минем әби
Сиңа кем була инда?
Соң үзең, уйла инде!
Коймагы да коймагы!
Агып тора каймагы,
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора,
Кайнар!- яланкул тотма,
Тәмле телеңне йотма,
Син телеңне йотсаң, Гөлнара,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?
Һәр иртәне иркәләп
Дәү әнием уята.
Көләч йөзле әбиемне,
Курчагым да ярата.
Курчагым белән без аңа,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Уйнап аргач, дәү әнинең
Әкиятләрен тыңлыйбыз
Әбием!Әбекәй!
Син мине әрләмә,
Пенсия акчаңа
Шоколад җәлләмә.
Әбием! Күз нурым!
Мин синең тәртиплең!
Әбием! Бәгърем!
Яратам мин сине.
Дөньяда бердән- бер,
Сөекле әбекәй син!
Тәлинкә ватканны
Әнигә әйтмә син!
Әтине сөям мин,
Әнине сөям мин,
Әбием! Ә сине
Күберәк сөям мин.
Әбием! Син мине
Сукмыйсың, какмыйсың,
Син мине сөясең,
Син мине яклыйсың.
Иртән торсам кояш чыгып
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап
Коймагы пешкән иде.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе-
Барысы безгә карата.
Әби безгә ”тәмле ашлар-
Һәммәсен пешерәм”,- ди.
Балаларым, сез дигәндә
Барысына өлгерәм,- ди.
Әби шулкадәр сагынган
Башлардан сыйпап ала
Яныннан узып киткәндә
Аркадан сөеп кала
Алия шигырь: “Әни буласым килә”
Алисә җыр: “Дәү әнигә бүләккә”
Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез, оныкларыгыз белән бергәләшеп, тәмләп чәй эчеп алыйк.
- Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.
Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə...
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.
Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә....
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
Әбием сандыгы
Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү - бу бәйрәмнең төп максаты булып тора...
Әбием сандыгы.
Балаларны милли рухта тәрбияләү үз-үзеңне тәрбияле тоту, игелекле булу,өлкәннәрне ихтирам иту....
Каз өмәсе. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә
Балалар бакчасына йөрүче балаларны халкыбызның йола- гадәтләре белән таныштыру максатыннан без күңелле бәйрәм оештырдык....
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе "Әбием сандыгы"
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе...