"Каз өмәсе" (мәктәпкә әзерлек төркеме)
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Каз өмәсе
Максат: балаларны татар халкының милли йолалары,бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү; халкыбызның халык иҗаты, җыр һәм биюләрен өйрәтү, башкару, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:авылча бизәлгән зал, тегелгән каз макетлары, көянтәләр, кечкенә чиләкләр, каз канатлары, вак акчалы янчык.
Зал авылча бизәлгән.
Сәхнәгә әби белән бабай сөйләнә-сөйләнә керәләр.
Әби: Тәрәзәдән кара әле, кызлар күренмиләрме?
Бабай: Нәрсә дисең, казлар дисеңме?
Әби: Кызлар, дим, кызлар!
Бабай: Килерләр, иншалла.Әнә күрәсеңме, күпме тамашачылар килеп утырганнар.
Әби: Хәерле көн, кадерле кунаклар, балалар! Татар халкының милли бәйрәме – каз өмәсенә җыелдык. Каз өмәсе ул – татар халкының көтеп ала торган күркәм йолаларның берсе. Авылларда элек-электән үк күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыйнаулашып, күмәк башкару гадәте булган.
Шул арада залга кызлар – малайлар керәләр, исәнләшәләр.
Алып баручы: Көзге байлык!
Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе
Яше-карты, бала-чага
Шау-гөр килә һәммәсе!
Илназ: Исәнмесез барыгыз да
Бездән сәлам алыгыз.
-Сәлам, Хәния әбигә,
-Сәлам, Сабир бабайга,
- Сәлам, матур кызларга!
-Исәнмесез, кунаклар! Каз өмәсенә рәхим итегез! Бабакай, казлар әзерме? (Казлар өләшәләр)
-Ай-яй бигрәк симез!
-Әллә шырпылы инде?
-Монысы бигрәк авыр! (сөйләнә-сөйләнә каз йолкырга утыралар).
Алып баручы: Беренче кар төшкәч, татар авылларында каз өмәләре булган.Күп гаиләләр ике-өч ана каз асраганнар. Аларның егерме-утыз бәбкәсе булган. Каз өмәсенә никадәр кеше күп килсә, шул кадәр әйбәт саналган. Безгә дә никадәр кунак килгән. Әйдәгез, аларны җыр белән сәламлик.
Җыр: “Каз өмәсе” (Э.Шәрифуллина сүзләре)
1бала: Бүген бездә каз өмәсе
Каз өмәсе бүген бездә
Каз йолкырга килгән кызлар
Уңыш юлдаш булсын сезгә.
2бала: Казларыгыз бигрәк матур
Таза булып үскәннәр.
Ә йоннары, каурыйлары
Мамыкланып беткәннәр.
Хәния әби иртә-кичен
Нык карады аларны.
Тилгәннәрдән, каргалардан
Көне буе саклады.
Үсә төшкәч, су буйларын
Бигрәк якын иттеләр
Күрше казлар белән бергә
Дуслашып та киттеләр.
3бала:Кызлар, ә сез беләсезме?
Каз ярата елганы
Йөзә дә ул, чума да ул
Су үстерә бит аны.
Каз өмәләре бигрәк ямьле
Өмәгә килә кызлар.
Матур булсын каз өмәсе,
Тырышып эшлик кызлар.
Ал бизәкле табакларда
Авыл бизәге казлар.
Дулкынланып, җиң сызганып
Өмәдә эшли кызлар.
4 бала: Сокланырсың сылу кызга
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан калган йола
Татарның каз өмәсе.
5бала: Каурый сибәм су юлына
Ишле булсын казыгыз,
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Дуслар табып калыгыз.
6бала: Юл аягы – каз коймагы
Сыйласаң суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
7бала: Авылларда бүген каз өмәсе
Уз, рәхим ит, әйдә кунакка!
Өреләре чыккан каз ашларын
Табалмассың башка юллап та.
Алып баручы: Ал бизәкле табакларда
Авыл бизәге – казлар
Дулкынланып җиң сызганып
Эшли өмәдә кызлар.
-Кызлар, эшләр барамы? Икенче ягын әйләндереп салыгыз. Әйдәгез әле, бер җырлап алыйк.
Җыр: “Каз канаты” (татар халык көе һәм сүзләре)
Әби: Борынгылар кул арты китә диеп каз канатын кешегә бирергә яратмаганнар. Биргәндә дә канат очын сиздермәлек кенә итеп кисеп алганнар. Янәсе, сул канатын гына биргәннәр. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Балалар, ягез әле уйлагыз, безнең халык казны нинди максаттан чыгып асраган?
8 бала: Каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястык ясаганнар.
9бала: Каз итеннән аш-су, күп төрле каз ашлары әзерләгәннәр, каз бәлеше, каз коймагы, тәбикмәк, какланган һәм тутырган каз.
10 бала: Каз маен дәва өчен кулланганнар. Кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.
Алып баручы: Өмәләрне бигрәк тә кызлар көтеп алган.Чөнки алар монда үзләренең уңганлыгын, булганлыгын күрсәткәннәр.Арада җитезрәкләре кеше бер каз йолкыганчы ике-өч каз йолкып та бетергән. Менә бит безнең кызлар да уңганнар. Әйдәгез, чишмәгә барыйк, казларны юып кайтыйк. Бабай, көянтәләрең бармы?
11 бала:Алдан барсын әнкәсе,
Арттан барсын әткәсе.
Пипелдәшеп йөгереп барсын
Егерме бер бәбкәсе.
12 бала: Кырык булсын, тыкрык тулсын, дөньялар тыныч булсын.
11 бала: Кызлар төшә су буена
Казлар кебек тезелеп
Ә егетләр озата бара
Кичне көтеп өзелеп.
4 бала: Иңнәрендә көянтә
Көянтә дә казлары.
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.
Кызлар казларын көянтәләргә элеп бәкегә каз юарга төшәләр.
Килеп җиткәч кызлар каз чайкыйлар. Каз юу күренеше. Кызлар каз юганда малайлар көянтә тотып торалар.
5бала: Каз чайкыйлар безнең кызлар
Куллары эшкә ята.
Мактаудан башка бер сүз юк
Бу кызларга карата.
Алып баручы: Менә бит кайтып та җиттеләр.
Кызлар кайта казлар асып,
Чиста сулы инештән.
Билбаулары, йөзекләре
Алтын-көмеш бизәктән.
Бабай:Ай-һай уңганнар, бик тиз тоттыгыз әле.Афәрин!
Әби: Коймагым өлгерде, әйдәгез чәй эчәргә керәбез.
Бергә: Юк-юк, уйныйбыз әле.
Җырлы бию: “Шома бас” (татар халык көе)
Алып баручы: Бабай, әйдә әле, әбине ал да безнең белән “Чума үрдәк” кә бас.
Җырлы уен: “Чума үрдәк, чума каз” (татар халык уены)
Әби: Беләсезме, балалар, каз өмәләрен яшьләр көтеп алган. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән бит. Кичке уенга җыелганнар, күңел ачканнар, такмаклар әйткәннәр.
Такмаклар: “Челтәр элдем читәнгә” (татар халык көе)
Малайлар утыра, кызлар каз канатлары белән бииләр.
Бабай: Без яшь чакта әллә нинди кызыклы уеннар уйный идек.
Каз канаты белән уен: “Каз канаты кемдә кала?”
Көй туктагач, каз канаты тотып калган бала:
А) каз булып йөри;
Б) каз булып кычкыра;
В) каз булып ысылдый;
Г) әби белән бабай бии.
Уен: “Каз коймагын майларга канат кирәк, кем тизрәк май канаты җыя?”
Төлке керә: Каз исе килә,каз!
Минем борын тиз сизә.
Кая казлар? Монда да юк, монда да юк. Соңга калдым бугай.
Алып баручы: Соңга калдың шул. Әйдә безнең белән уйнап ал.
Төлке: Канат сатам, канат сатам, кем ала?
-Без алабыз.
-Үзегез чибәрме, акчагыз җитәрме?
-Үзебез чибәр, акчабыз җитәр.
Акчалы янчык биреп канат алына.
-Канат сатам, канат сатам, кем ала?
-Мин алам.
-Җырласаң, бирәм.
Ялгыз җыр: “Күгәрчен гөрлидер” (татар халык җыры)
Төлке: Сез табышмаклар беләсезме? (берничә табышмак әйтә).
Алып баручы: Бу төлке безнең белән уйнады, табышмаклар да әйтте. Бик үк начар төлке түгел икән бит әле, әллә коймак ашарга чакырабызмы соң үзен?
Балалар: Әйе, чакырабыз, чакырабыз.
Төлке: Миндә тагын серле канат бар, монда каз турында мәкальләр, сынамышлар беләсезме дип язылган.
Балалар: Беләсез.
13 бала: Бер каз яз ясамый.
14 бала: Берәүнең үрдәген ашасаң, казыңның аягыннан тотып тор.
1бала: Вакыты белән ата казга да сәлам бирерсең.
5 бала: Таркалган казны тупланган карга җим иткән.
15бала: Каз тешен шакылдатса,салкын булыр.
16 бала: Каз бер аягын канат астына тыкса, көн суытыр.
Әби,бабай: Менә, балалар,коймак та пеште.Әйдәгез коймак ашарга.
17 бала: Гөрләп үтте, шаулап үтте
Авылда каз өмәсе.
Бу айларн, бу көннәрне
Көтеп ала һәммәсе.
4бала: Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәрәләр
Ә яшь кызлар күңел биреп
Бу эшкә өйрәнәләр.
Алып баручы: Әби-бабайның быел казлары бик уңган. Киләсе елда да 20-30 бәбкәләре булсын, өмәләр күп булсын, кунаклар да күп килсен,табыннар мул, бай, түгәрәк булсын.
Җыйнаулашып коймак белән өйдә чәй эчәләр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kaz_omse.doc | 51 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы”
Татар халкының милли бәйрәме
“Каз өмәсе”
(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән балалар бакчасында үткәрелгән чара)
Төзеделәр: I кв. категорияле тәрбияче Мирзаһитова Г.Р. I кв. категорияле музыка җитәкчесе Фатихова Ф.Ф.
Декабрь, 2017 ел.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...
Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...
Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...
“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....
«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек
Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...
ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...