Яңа ел килә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Ганиева Зенфира Раисовна

Печкин (укый)

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Урмандагы бар җанвар!

Тиздән чыршы бәйрәме-

Кыш бабайдан хәбәр бар.

Онытмагыз үзегез белән

Җыр-биюләр, уеннарны

Ярамый калдырырга! 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Актаныш районы Киров балалар бакчасы Ганиева З.Р.

Яңа ел килә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу

Буран тавышы астында Печкин керә. Кулында телеграмма.

Печкин (укый)

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Урмандагы бар җанвар!

Тиздән чыршы бәйрәме-

Кыш бабайдан хәбәр бар.

Онытмагыз үзегез белән

Җыр-биюләр, уеннарны

Ярамый калдырырга! (тыңлагыз,- дип чыгып китә)

“Яңа ел” вальсына Кар бөртекләре биюе. (скамейкага утыралар)-Айсылу, Алисә, Мәдинә, Камилә, Зилә Хам., Индира, Юлия, Азалия, Әминә, Гөлнур)            бию беткәч  Эт керә.

Гөлнур. Дускаем, кара әле, бигрәк матур булды бу!

Камил.

Күр әле безнең чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Гөлнур.

Әй, чыршыкай, чыршыкай,

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең,

Күп бизәкләр элгәнсең.

Камил. Озакламый кунаклар да килеп җитәр. Хат ташучы абый барысына да хәбәр иткәндер инде. Юлларны кар капламадымы икән, карап килик әле.

Гөлнур. Әйе шул, бигрәк буранлап алды бит. (көрәк алып чыгалар)

Юлия.

Бәйрәм, бәйрәм дибез,

Кунаклар кайда икән?

Төлке, аю, бүреләр

Әллә килмиләр микән?

“Новогодняя песенка” музыкасы астында җәнлекләр булып киенгән калган балалар сикергәләп керәләр. (мин дә).          Бию хәрәкәтләре ясыйлар.

Зилә Хаф.  Дусларым, карагыз әле, чыршыкай бигрәк матур итеп бизәнгән!

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур җырлар җырларбыз.

Алмаз.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Самат.

Котлы булсын яңа ел,

Матур узсын кышыбыз.

Безне сөендергән өчен,

Рәхмәт сиңа, чыршыбыз!

Илнур.

Бәйрәмебез син булгач

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Гөлнур. Камил керә. Кунакларыбыз килеп тә җиткән икән. Хуш килдегез, рәхим итегез!

Мин. Ой-ой, ашыйсым килеп китте... сезнең дә ашыйсыгыз киләме? (Нияз янына бара)

Нияз.

Күзләмә мине, Төлкекәй,

Иң яхшысы-ярдәм ит.

Урманда бәйрәм була бит,

Җәнлекләргә хәбәр ит. Балалар утыралар. Рубин Элвира янына чыга.

Мин. Ярый, ярый. Әнә бер кунак. Бүре килә. Кызык итим әле үзен! Тик сез мине сатмагыз, яме! (чыршы артына кача)

Бүреләр керә.

Ахрысы без соңга калдык,

Киемнәребезне көчкә таптык.

Исәнмесез, балалар!

Төлке чыршы артыннан әтәч булып кычкыра.

Бүре.

Бу нинди җыр? Кем көйли?

Мине сыйларга тели.

Әтәч ашыйсым килә,

Үзе авызга керә.

Бүре.

Чү-чү, бу бит бәрән тавышы,

Әнә тояк тавышы.

Бәрән итен яратам,

Хәзер сикереп тотам.

-Энекәш, әйдә син бу яктан, мин икенче яктан тотабыз бәрәнне.

Гөлнур.  Бүре дускай, бу бит Төлке-сезне шаярта.

Төлке.

Ачуланма, туганкай,

Шаяртып алдык шулай,

Бик тиз хәзер дуслашабыз,

Бергәләп биеп алабыз.

Балалар чыршы янына басалар.

Җыр.

“Безнең чыршы”    +   “Чыршы, чыршы без сине...”

Мәдинә.

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Әминә.

Бәйрәмебез син булгач

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Төлке. 

Чыршы матурын матур да, тик утлары янмый бит. Әйдәгез әле бергәләп аның утларын кабызыйк.

Бергә.

Кулларыңны бик нык чап,

Чыршы якты булып ян! (Элвира кабыза)

Элвина.

Әнә безнең чыршыбызда

Балкып утлар яндылар,

Без бик нык тыпырдасак

Алар куркып калырлар. (Элвира сүндерә) балалар алга чыгып сөйлиләр.

Мәликә.

Җиргә кар ятты, нинди сөенеч.

Суык бабай да килергә тиеш.

Аделина.

Җырларбыз да, биербез дә

Без чыршы тирәсендә.

Ә аннары Кыш бабабыз

Бүләк өләшер безгә.

Ислам. (икесе бергә чыга)

Нинди була яңа ел?

Тәмлеме ул яңа ел?

Алисә.

Тәмлесен бик тәмле дә,

Бик тиз бетеп китә шул.

Ямьлесен бик ямьле дә,

Бик тиз үтеп китә шул.

Төлке.

Әйдә, дуслар, тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Чыршы тирәсенә басып,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Җыр.

“Син беләсеңме, чыршы?”

“Чыршы янында җырлап бию”

Райнур.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә.

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә.

Камилә.

Киләсе ел бәхетле ел

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп,

Яңа елга керәбез.

Ислам.

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Рубин.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Бергә биик чыршы янында,

Барыбыз да монда чагында.

Җыр.

“Кышкы бию”

“Новый год”

Нияз.

Белер микән Кыш бабай

Кайда торганны?

Эзләп табармы

Безнең урманны?

Кардагы аяк тавышлары ишетелә.

Төлке. Балалар, тыңлагыз әле, аяк тавышлары ишетелә. Әллә Кыш бабаймы?

Балалар. Кыш бабай!

Чана тартып, Печкин керә.

Печкин. Исәнмесез, балалар! Юлда менә шушы бик матур тартманы табып алдым. Сезнеке түгелме?

Балалар. Ю-юк!

Айсылу. Эчендә бомба түгелме?

Печкин. Тизрәк ераккарак алып китим әле. Бәлки хуҗасын табармын.

Гөлнур. Камил. Әйдә, Печкин абый, сиңа булышабыз! (бергәләп китәләр)

Бүре. Җырладык та, уйнадык та, тик Кыш бабайсыз күңелсез...

Төлке. Кыш бабай белән Кар кызыннан башка бәйрәм бәйрәммени инде ул?

Артем.

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре.

Кемнең көмеш күк сакалы,

Кашлары, керфекләре?

Алфред.

Кем соң безгә шундый матур

Яңа ел алып килә?

Матур-матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә? (арттан гына Эт, Песи кереп утыра)

Төлке. Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай! Кил тизрәк!

“Чыршы” минусовкасы астында ике яктан ике Кыш бабай керә. Бер-берсенә бәреләләр.

1 Кыш бабай. Син кем?

2 Кыш бабай. Мин Кыш бабай. Ә син кем?

2 Кыш бабай. Мин дә Кыш бабай.

Алар бер-берсенә үзләренең чын Кыш бабай икәнлекләрен исбатларга тырышалар.

Төлке. Туктагыз әле, хөрмәтле Кыш бабайлар! Кайсыгызның чын Кыш бабай икәнен тикшереп карыйк. Сезгә балалар да ярдәм итәр.

Уеннар:

1. Сезнең каршыгызда-кыршаулар. Чиләкләрдә-кар йомарламнары. Ракетка ярдәмендә кар йомарламнарының өчесен дә бергә кыршауга кем алдан илтеп җиткерә-шул иң җитез Кыш бабай була да инде.

2.Җитезлек белән генә булмады әле бу. Көчегезне дә сынап карыйк әле. Аркан тартып карагыз әле, бабакайлар. Балалар, сез дә ярдәм итегез әле (ике якка утырган балалар торып баса)

Төлке. Болай да барып чыкмады әле бу.

Ишектән зур кар йомарламы аталар.

Төлке. Нәрсә бу? Серле йомарлам эчендә нидер бар, балалар. Язуны алып укый.

“Күңеллеме? 2 Кыш бабай белән бәйрәм ничек уза? Кар кызыгыз кирәкме? (балалар кирәк диләр) Кар кызын кайтарасыгыз, чын Кыш бабайлы буласыгыз килсә, мин җибәргән күңелле уенны бергәләп уйнап алыгыз. Сер шунда ачылыр. Кар алиһәсе.”

Кыш бабайлар. Балалар, әйдәгез тизрәк уйныйк. Басыгыз түгәрәккә.

Уен. “1, 2, 3, 4”

(уен барышында Элмира әйләнә-әйләнә “ой-ой”,- дип чыгып китә. Кыш бабай балалар белән биеп йөри. Уен беткәч, Кар кызы киемендә керә)

Балалар утыра.

Кыш бабай. Менә бит минем кызым! Димәк, мин – чын Кыш бабай!

Кар кызы.

Исәнме, бабакаем,

Исәнмесез, дусларым!

Рәхмәт сезгә, балалар! Мине кире үз хәлемә кайтардыгыз, бабакаем белән күрештердегез.

Күгебез гел аяз, җирдәге бар балалар сау-сәламәт, бәхетле булсын. Яңа ел белән сезне!

Кыш бабай.

Күрәм, чыршыгыз бигрәк матур итеп бизәлгән. Үзегез дә үсеп киткәнсез. Бабакаегызны сагындыгызмы?

Балалар. Әйе!  (түгәрәктә басып торалар. Шигыр сөйләгәндә Кыш бабай белән Кар кызы янына барып сөйлиләр)

Азалия.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Йөзең якты, туның яхшы,

Барыбызны коч, бабай.

Алисә.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән кар кызы

Килгән безне котларга.

Зилә Хам.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсең, уз бире

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Төлке.

Әйдәгез Кыш бабай белән

Ясыйк матур түгәрәк.

Җыр. “Кыш бабай белән күмәк җыр”

Индира.

Кыш бабай, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Айсылу.

Кыш бабай син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

Мәдинә.

Кыш бабайның бүләкләрен

Бик тә аласы килә.

Шигырләр, җырлар өйрәндем

Тырышып шуңа мин дә.

Җыр. “Дед Мороз” (Илсөя апа )

Кыш бабай. Бераз арып киттем әле мин, балалар.

Кар кызы. Утырып ял итеп ал, бабакай! (утыра)

Камил.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Хәзер син безне тыңла.

Без нишлибез, әйтеп бир,

Җавабын бик нык уйла!

Балалар скамейка алдына гына басалар. Бабай җавабына “юк” дип баралар

-Курайда уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай. Белдем, белдем. Сез шешәдән сок эчәсез.

Балалар скрипкада уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай. Сез минем сакалымны тарыйсыз.

Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Мендәрнең тузанын кагасыз.

Балалар балалайкада уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай. Ашап туйгач, корсагыгызны сыпырасыз.

Төлке. Әй, бабакай. Балалар бит уен коралларында уйнадылар. (һәрберсен аерым күрсәтеп, әйтеп чыгалар)

Кыш бабай. И-и, балакайларым. Карт кешенең шул инде аның...Балалар, мин бит сезгә бик матур уен алып килгән идем. Әйдәгез әле, чыршы әйләнәсенә басыгыз.

Уен. “Шел веселый Дед Мороз”

Төлке. Ә без сиңа тагын бер матур җыр бүләк итәбез.

Җыр. “Кыш бабай”

Кар кызы. Балалар бигрәк булганнар икән, әйеме бабакаем? Ел буена тәртипле, акыллы булганнары өчен тәмле күчтәнәчләрең белән сыйларсың бит инде аларны.

Камилә.

Әй Кыш бабай, юмарт бабай,

Ягымлы сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләреңне

Кемнәргә өләшәсең?

Кыш бабай. Хәзер, балакайларым, хәзер.бик матур зәңгәр тартмам бар иде минем. Күренмиме? И-и, карт хәтер, чанадан төшеп калган инде ул алай булгач.

Төлке. Хат ташучы Печкин абзый шундый тартманың хуҗасын эзләп йөри иде бит. Куянкайлар, тиеннәр, сез бик җитез бит. Алып килә алмассызмы икән аны?

Җәнлекләр. Хәзер, хәзер! (китәләр)

Кыш бабай. Балалар, әти-әниләр! Сезнең белән очрашуны ел буена көтеп алам. Мин килгәнче үсеп, ныгып җиткәнсез, балакайларым. Тәртипле, сүз тыңлаучан, акыллы да икән үзегез. Тәрбияче апаларыгыз шулай диде. Әти-әниләрегез дә бакча тормышы белән янып йөриләр икән. Рәхмәт аларга. (аерым кеше булса ) Эшләрегез һәрчак уң булсын. Барыгыз да саулык – сәламәтлек, тигезлек, тынычлык белән гомер кичерегез!

Хөрмәтле әти – әниләр! Әйдәгез әле сез дә үзегезнең сабый чакларыгызны искә төшереп, чыршы янына басып, бергәләп җырлап алыйк.

Җыр.

 “В лесу родилась елочка»

«Маленькая елочка»

Печкин, җәнлекләр керә, утыралар.

Печкин. Исәнме, Кыш бабай, Кар кызы! Синең күчтәнәчләр идемени бу? Мин аны урман сукмагыннан таптым. Хәзер үзеңә тапшырам.

Кыш бабай. Рәхмәт сиңа, яхшы кеше! Күчтәнәчләрем явызлар кулына эләкмәгән.

Печкин. Сау булыгыз, балалар! Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен! (китә)Килегез, балакайларым яныма. Алыгыз күчтәнәчләремне (коробка эчендә пакетка салынган күчтәнәчләр-конфет, алмалар.  Калган күчтәнәчләр-чыршы астында каплап куелган)

Кар кызы. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Сезнең белән бик күңелле булды.

Кыш бабай. Сезнең янда ышанычлы дустыбыз Этне алдагы ел хуҗасы итеп калдырам. (камил Кыш бабай янына чыга) Ышанычымны акларсың дип ышанам, улым. Сау булыгыз!

Камил. Рәхмәт, Кыш бабай!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул,  Кар кызы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе - яхшы гадәт" Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә әхлак тәрбия бирү буенча өстәмә белем бирү программасы / Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию детей старшей и подготовительной к школе группы

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага б...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...

"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"

сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....