"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"
методическая разработка (подготовительная группа)

Халитова Алсу Рафиковна

сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля.

Скачать:


Предварительный просмотр:

             “Җәлил  безнең йөрәкләрдә”

(Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана)

Максат: герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы  белән таныштыру.

Бурычлар:

1)Баларның сәнгатьле  итеп сөйли белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, кызыксынучанлыкларын   үстерү;

2)Муса Җәлил иҗатына, Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту;

3)Туган ил, туган тел, халык  белән горурлану хисләре уяту.

 

(“Җырларым” җыры яңгырый. Шул җыр көенә балалар залга үтәләр һәм утыралар).

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге кичәбез татар халкының атаклы шагыйре, герой- шагыйре Муса Җәлилгә багышланган. Әле генә яңгыраган җырны Муса Җәлил язган. Без бүген аның сүзләренә язылган җырларны җырларбыз, шигырьләр укырбыз.      

                            (Талгын гына моңлы көй агыла)

       Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Бик кечкенәдән Муса шигырьләр яза башлый һәм гомеренең соңгы сәгатенә кадәр язуын дәвам итә.

      Муса Җәлил үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. Шуңа күрә без барыбыз да Муса абыебызны дустыбыз дип әйтә алабыз. Ә хәзер, балалар, сезне шагыйрь туып-үскән якларга сәяхәткә чакырам.

                       (Видеоязмада урман, кош тавышлары яңгырый)

А. Б. Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа «Күке» шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле.

 Күке

Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

— Кәк-күк, кәк-күк!

Ул ялгыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

Кәк-күк, кәк-күк.

А. б. Урманда яшәгән җәнлекләргә дә кечкенә Муса бик игътибарлы,  мәрхәмәтле булган. Кышкы салкыннарда туңган куянны кызганып ул “Куян” шигырен иҗат иткән.  

                            (”Куян” шигыре укыла (уен формасында).

А. Б. Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче «кикрикүк» дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар. Әтәч турында да Муса җәлил бик матур шигырь язган.

( Балалар барысы бергә «Әтәч» җырын (Җ. Фәйзи көе) җырлыйлар.

Таң ата бугай, әтәч кычкыра:

- Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.
Йә сузып кына, йә бик еш кына:

- Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.
Без дә уяндык әтәч тавышына:

- Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.
Бакчага килдек, ашыга-ашыга.

А. Б. Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь дә язган.

Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, хәзер карап китегез.

   (Зал уртасына май чүлмәге куела. Чүлмәк тирәли «күселәр» йөгерешеп йөри. Песи керә.

Песи. Җырларга да мин оста, биергә дә мин оста,

Хуҗаларым эшкә кушса, мин авыру, мин хаста.

(Хуҗабикә белән балалар «Карак песи» җырын башкаралар.)

Хуҗабикә.

Чоландагы ак майга ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә:

Балалар.

—Мияу-мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Хуҗабикә.

Песи күргәч, күселәр койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып, ярыкларга постылар.

Балалар.

— Мияу-мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Хуҗабикә.

Иртә белән майга дип керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе ялт иттергән ак майны!

Балалар.

— Мияу-мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап беткәнсең!  

( Хуҗабикә песине куып чыгара. )

А. Б. Мусаның туган авылында, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан. Чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, «Чишмә» исемле шигырь язган. Ә композитор Җәүдәт Фәйзи аңа көй яза. Шулай итеп «Чишмә» җыры туа. Хәзер бергәләп шул җырны җырлап алыйк:

Яр астыннан чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читтә үскән камышы.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!

А. Б.  Балалар, тормышта төрле хәлләр була. Муса Җәлил үзе дә нинди гыйбрәтле хәлгә юлыгуы  турында “Ишек төбендә” дигән шаян шигырь яза. Бу шигырьдә Җәлил сезнең тәртипле булып үсүегезне тели.

                                           (“Ишек төбендә” шигыре укыла)

А. б.. Ә хәзер мин сезне “Сәгатъ ” җырын тыңларга чакырам. Сәгатъ – ул шундый әйбер, безне төгәллеккә, тәртипкә  өйрәтә... (“Сәгатъ суга” җыры башкарыла).

А. Б. Монан күп еллар элек, безнең илебезгә  дошманнар Һөҗүм иткәч, Җәлил сугышка китә. Өйдә аның кечкенә кызы Чулпан кала. Әтисе сугышка киткәндә Чулпанга әле 5 яшьтә тулмаган була.  Кечкенә Чулпан нәкъ сезнең кебек курчаклар белән уйнарга, биергә яраткан.  Уйнап арыган Чулпан әтисе чыгарган бишек җыры астына йокыга талган.

                          (“Кызымы” бишек җыры башкарыла).

                           (“Парашютсыз курчак” шигыре укыла)

А. Б. Кызы Чулпанны күрергә, Туган җиренә сугыштан әйләнеп кайтырга Муса Җәлилгә насыйп булмый. Сугышта да Муса Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә. Үзенең шигырьләрендә  фашистларның еткычлыгына тирән нәфрәтен, Туган илгә бирелгәнлеген   күр сәтә.  Сугышның куркынычлыгын күрсәтүче  шигырьләренең берсе “Кызыл ромашкалар” шигыре.    (“Кызыл ромашкалар” шигыре башкарыла”)

 А. Б. Сугышта яраланган килеш Җәлил дошман кулына әсирлеккә эләгә. Фашистлар  аны ерак Герман җирендәге, Моабит төрмәсенә алып китәләр. Әсирлектә Муса Җәлил дошман алдында башын ими, күңелен төшерми,  халкыбызның сугышта җиңеп чыгачагына нык ошана.  Дошманга каршы ул шигырләре белән көрәшә. Төрмәдә язылган шигырьләрен ул  “Моабит дәфтәре” дигән җыентыкка җыя. Муса  Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан,  геройларча  үлемне каршы ала.  Муса Җәлилнең батырлыгына  багышланган җыр тыңлап китербез.

                                       (“Муса” җыры башакарыла)

     Чыннан да Муса Җәлил халкыбызның герое, каһарманы.  Күпме кешеләр сугыштан әйләнеп кайтмадылар. Әмма алар һәрвакытта безнең истә, безнең күңелдә, алар мәңге яши!  

      Туган җиребезнең  тынычлыгы сагында   хәзерге көндә дә  меңләгән содатлар,  очучылар, танкистлар, чик сакчылары торалар.  Килер шундый вакыт безнең малайларыбыз да Ватаныбыз каршында үзләренең бурычларын үтәрләр, солдат булырлар. Ә солдат булырга әзелекләрен  алар хәзер уенда күрсәтерләр.

                                 (Бию-уен “Солдатлар”)

    Малайларыбыз бик җитезләр, булганнар, чын солдатлар кебек уйнап күрсәттеләр. Ватаныбызның сагында диңгезчеләр тора бит әле. Хәзер инде  капитаннар биюен карап китәрбез.

                                      (“Капитаннар” биюе)

А. . Б  Без бүген кичәбезне сөекле шагыйребез  Муса Җәлилгә багышладык. Муса Җәлил чын мәгънәсендә халкыбызның бөек горурлыгы.  Килер шундый вакыт, сез зур булып үсәрсез һәм Җәлил абыегызның шигырьләрен үзегез укый башларсыз, аларны чын күңелдән яратырсыз,  матурлыгын тоярсыз. Җәлилнең шигырьләре, якты тормышы безнең йөрәкләребездә мәңге яшәр.

   Без, олылар, сезгә шуны телибез: беркайчан да сугыш куркынычы янамасын иде, сугыш тузаны өстегезгә кунмасын иде. Һәрвакыт җирдә тынычлык булсын иде.

                        (“Туган җир”  җыры башкарыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

"Әдәп төбе - яхшы гадәт" Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә әхлак тәрбия бирү буенча өстәмә белем бирү программасы / Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию детей старшей и подготовительной к школе группы

Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага б...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Яңа ел килә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу

Печкин (укый)Тыңлагыз, тыңлагыз,Урмандагы бар җанвар!Тиздән чыршы бәйрәме-Кыш бабайдан хәбәр бар.Онытмагыз үзегез беләнҖыр-биюләр, уеннарныЯрамый калдырырга!...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...