Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план
календарно-тематическое планирование по обучению грамоте (подготовительная группа) на тему
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 36.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Речевое развитие
(Подготовка к обучению грамоте) под.гр.
№ | Тема | Максаты | Укыту методик әдәбият |
1. с е н т я б р ь | Авазны сүздән интонация б/н аерып алу. | Педагог тарафыннан интонация б/н ае-рып алынган авазларны ишетергә өйрә-тү.бирелгән аваз белән сүзләрне әйтү күнекмәләрен булдыру.Балаларның тәр-бияче сөйләме б/н кызыксынуларын хуп-лау.Уеннарда диалогик аралашуны җай-га салу. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 4-5бит |
2. с е н т я б р ь | [ш] авазын сүздән интонация белән аерып алу. | Педагог тарафыннан интонация белән аерып алынган авазларны ишетү күнек-мә-ләрен ныгыту. Авазны сүздән мөстә-кыйль аерып алырга өйрәтү.”Аваз” тө-шенчәсен күзаллауны формалаштыру, Балаларның сүз байлыгын активлаш-тырырга булышлык итү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 4-5бит |
3. с е н т я б р ь | Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру. | Аерым авазны сүздән интонация белән аерып алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Би-релгән авазны аерып алу, артикуля-ция һәм яңгырашлары буенча якын торган авазлар-ны чагыштыра белү (терминнарны кулланмыйча гына) кү-некмәсен формалаштыру. Балаларның сөйләмен гомумиләштерүче сүзләр (ки-емнәр, хайваннар,үсемлекләр) белән бае-ту һәм гомумиләштерә белү күнекмәсен булдыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 8-9 бит |
4. с е н т я б р ь | Сүздән [ җ ] һәм [жь] авазларын аерып алу. | Сүзне аерым авазны интонация белән аерып алып әйтү күнекмәсен ныгыту. [ җ ] авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булды-ру.Сөйләмдә [ җ ] һәм [жь] авазлары бул-ган сүзләрне активлаштыру.Балаларны ка-лын(кырыс) һәм нечкә(ягымлы) әйтелә торган тартык авазларны ишетү һәм аларнны аера белү күнекмәсен булдыру. Сөйләмдә антоним сүзләрне актив кулла-нулларына булышлык итү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 10-11 бит |
5. о к т я б р ь | Сүздән [ з ] һәм [зь] авазларын аерып алу. | Сүзне аерым авазны интонация белән ае-рып алып әйтү күнекмәсен ныгыту. [ з] авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булды-ру.Сөйләмдә [ з ] һәм [зь] аваз-лары булган сүзләрне активлаштыру. Балаларны калын (кырыс) һәм нечкә (ягымлы) әйтелә торган тартык аваз-ларны ишетү һәм аларнны аера белү күнекмәсен булдыру.Балаларда аваз-ларың төрле яңгырашын белергә теләү хисе уяту һәм игътибарлы булырга өйрәтү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 12-13 бит |
6. о к т я б р ь | Сүздән [ з ] һәм [зь] ;[ җ ] һәм [жь] авазларын аерып алу. | Шигъри юллардан аерым авазны инто-нация белән аерып алып әйтү күнекмә-сен булдыру.Балаларның артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган авазларны чагыштыра белү,калын (кы-рыс) һәм нечкә (ягымлы) әйтелә торган тартык авазларны ишетү һәм аларнны аера белү күнекмәсен үстерү. Сөйләм-дә[ з ] һәм [зь] ; ;[ җ ] һәм [жь] аваз-лары булган сүзләрне активлаштыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 14-15 бит |
7. о к т я б р ь | Калын һәм нечкә әйтелә торган тар-тык[ с ] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны сүздән инто-нация белән аерып алу һәм аның калын-лыгын – нечкәлеген саклап калып ,башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен бул-дыру. Тартык авазларның калын яки нечкә әйтелешле булуын билгеләү ысул-ларын үзләштерү.Танып белү эшчән-легендәиүзләштерелгән алгоритмны куллану күнекмәсен формалаштыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 16-17бит |
8. о к т я б р ь | [ л] һәм [ль ] авазларын ишетү һәм сүздән инто-нация белән аерып алу | ”Кырыс”һәм “ягымлы”аваз төшенчә-ләрен ныгыту.Балаларда сүздән авазны интона-ция белән аерып алу һәм, аваз-ның калынлыгын-нечкәлеген саклап ка-лып, башка аваз-лардан аерып әйтү кү-некмәләрен үстерү. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләш-терү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 18-19 бит |
9. н о я б р ь | Тема:[ м] һәм [мь ] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу. | Балаларда сүздән авазны интонация бе-лән аерып алу һәм, авазның калын-лыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәләрен үстерү. Тартык авазның калын һәм неч-кә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.Балаларның үзззләренә якын булган темага ,сөйләм-нәрендә үткәннәрнең тәэсирен чагыл-дырып сөйли белү күнекмәләрен камил-ләштерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 20-21 бит |
10. н о я б р ь | [ н] һәм [нь ] [ ң] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу. | Балаларда сүздән авазны интонация бе-лән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысу-лын куллану кү- үзенчәлеге белән таныштыру.Бирелгән авазга сүзләр уйлап әйтү күнекмәләрен ныгыту. Аралашу, игътибар белән тың-лау, ишетү, иптәшләренең җавабы бе-лән килешү яки килешмәүләрен дустанә әйтеп бирә белү күнекмәсен формалаш-тыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 22-23 бит |
11. н о я б р ь | [ р] һәм [рь ] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын –нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысу-лын куллану кү-некмәсен камилләштерү. [ р] авазын ка-мил әйтү күнекмәсен булдыру. Сүзләр-нең әйтелешләре ягыннан охшашлыгын, аермасын таба белү күнекмәләрен бул-дыру.Сүзләргә аваз анализы ясау күнек-мәсен үстерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 24-25 бит |
12. н о я б р ь | [ к] һәм [кь ] [ къ] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәлеген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 26-27бит |
13. н о я б р ь | [ п] һәм [пь] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны интонация бе-лән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысу-лын куллану кү-некмәсен камилләштерү.Шигырьне сән-гатьле итеп укуларына ирешү. Чагыш-тыра белү, игътибарлы булу кебек сый-фатлар үсешен тәэмин итү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 28-29бит |
14. д е к а б р ь | [ в] һәм [вь ] [W ] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысу-лын куллану кү-некмәсен камилләштерү.Татар теленә хас булган W авазының үзенчәлеге белән таныштыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 30-31 бит |
15. д е к а б р ь | [ г] һәм [гь ] [ гъ] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысу-лын куллану кү-некмәсен камилләштерү.Татар теленә хас булган[ гъ] авазының үзенчәлеге белән таныштыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 32-33 бит |
16. д е к а б р ь | [ х] һәм [хь ] [Һ ] авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу | Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын – нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысулын куллану күнек-мәсен камилләштерү.Татар теленә хас булган [Һ ] авазының үзенчәлеге белән таныштыру.Туган телнең үзенчәлек-ләрен күбрәк белү теләге, кызыксыну уяту. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 34-35бит |
17. д е к а б р ь | Сүзнең беренче авазын аерып ала белү күнекмә-ләрен ныгыту. | Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын –нечкәле-ген саклап калып, башка аваз-лардан аерып әйтү күнекмәсен булды-ру.Тартык авазның калын һәм нечкә әй-телешен ачыклау ысулын куллану кү-некмәсен камильләштерү.Түбәндәге план - схема буенча табышмаклар төзи белү күнекмәсен булдыру:” Нәрсәгә ох-шаган? Нәрсә белән аерыла?”Балаларда иҗади фикерләү күнекмәсен булдыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 36-37бит |
18. я н в а р ь | Сүз схемасы төзү. | Авазларны шартлы билгеләр белән күр-сәтеп, сүзнең схемасын төзү күнекмә-сен бул-дыру.Сүзнең беренче авазын ае-рып ала белү күнекмәләрен ныгыту.Уку эшчәнлеге компоненты булган үзкон-троль, үзбәя күнекмәләрен булдыру. Әң-гәмәдә катнашу теләге һәм үз - үзенә ышаныч уяту өчен җирлек булдыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 38-39 бит |
19. я н в а р ь | Аваз модельләрен кулланып, сүзләргә аваз анализы ясау. | Сүзгә аваз анализы ясау ысулын аерып алу. “Схема”, “Модель” төшенчәсен үзләштерү.Ат һәм ут сүзләренә аваз анализы ясау.Чагыштыра белү, игъти-барлы булу кебек сыйфатлар үсешен тәэмин итү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 40-41бит |
20. я н в а р ь | Сүзләрнең тө-зелешен һәм мәгънәсен аңлату. | Схеманы “укып”, сүзләрне чагыштыру. “Схема”, “модель” төшенчәләренны-гыту.Бирелгән аваз кергән сүзләр сайлап алу кү-некмәләрен булдыру.Туп һәм тун сүзләренә аваз анализы ясау, аларны чагыштыру.“Ул нинди? - Шундый ук, нәрсә?” схемасы буенча табышмаклар төзү. Балаларда иҗади фикерләү күнекмәсен булдыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 42-43 бит |
21. я н в а р ь | Сүзләрдә аваз-ның урынын билгеләү. | Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен ка-мил-ләштерү, модель буенча сүзләрне чагыштыру.Сүздә авазның урынын бил-геләргә өйрәтү.Бирелгән сүзгә тамыр-даш сүзләр сайлау аша сүз байлыгын арттыру.Бәйләнешле сөйләм үстерү. Яңа сүзләрне (орлык, үсенте, чәчәк бө-ресе, чәчәк) сөйләмдә активлаштыру. Мәк чәчәге сүзенә аваз анализы ясау. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 44 бит |
22. ф е в р а л ь | Татар теленең үзенчәлекле аваз-лары [Ү], [Ә ] кергән сүзләргә аваз анализы ясау. | Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен ка-милләштерү.Сүзне әйткәндә бирелгән авазны аерып алу, сүзләрдә бөртерле авазларны табып әйтү күнекмәләрен ныгыту.Балаларда бирелгән мәгълүмат-ка карата кызыксыну һәм игътибар-лылык булдыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 45-46 бит |
23. ф е в р а л ь | Күп мәгънәле сүз- ләр төшенчәсе белән танышты-ру. | Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен ка-милләштерү.Сүздән беренче һәм соңгы авазларны аерып алуга күнегүләр бирү. “Күп мәгънәле сүзләр” төшенчәсе белән таныштыру.Игътибарлылык һәм иҗа-ди фикер өчен җирлек тудыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 47-48 бит |
24. ф е в р а л ь | Калын һәм нечкә әйтелешле сүз-ләрне чагыштыру | Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен ка-милләштерү.Балаларны калын һәм нечкә әйтелешле авазларны парлап әйтә белү күнекмәләрен ныгыту.Сүзләрне чагыш-тыра белү күнекмәләрен үстерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 49-50бит |
25. ф е в р а л ь | Калын һәм нечкә әйтелешле сүз-ләр белән күне- гүләр | Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен ка-милләштерү.Сүзләрне чагыштыра бе- лү күнекмәләрен үстерү. Балаларның игътибарын , җавап әзерләү тизлеген үстерү, аларда танып белүгә кызыксы-ну уяту. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 53-54 бит |
26. м а р т | Сузык авазлар төшенчәсе белән таныштыру. | Сузык авазларның “төсле”билгеләмәсе б/н таныштыру. Сүзгә аваз анализы ясарга өйрәтүне дәвам итү,сүздәге су-зык авазларны табып әйтү.Мөстәкыйль рәвештә сузык авазны сүздән аерып алу-га күнегүләр бирү.Иҗади характердагы уен- биремнәрне үтәү күнекмәләрен үс-терү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 55-56 бит |
27. м а р т | Калын һәм нечкә әйтелешле тар-тык авазлар тө-шенчәләрен кертү | “Калын әйтелешле тартык аваз” һәм ”нечкә әйтелешле тартык аваз”төшен- чәләре б/н таныштыру.Калын һәм нечкә әйтелешле тартыкларны төсле-фиш-калар б/н билгеләү.Сүзгә аваз анализы ясау,әйтелгән сүз белән сүзнең авазлар төзелеше схемасының үзара бәйләнешен билгеләү.Балаларда пөхтәлек ,игътибар-лылык,җаваплылык тәрбияләү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 59-60 бит |
28. м а р т | Сүзгә аваз анализы ясау. [Ы] авазының үзенчәлеген үзләштерү. | Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәлә-рен ныгыту. Сүзләрнең модельләрен ча-гыштыра белүләрен камилләштерү. Татар телендәге сүзләрдә һәм рус те-леннән кергән сүзләрдә Ы авазының әй-телешендәге үзенчәлекне үзләштерү. Предметның кемнеке бу-луын белдергән сүзләрне сөйләмдә актив һәм урынлы куллана белүләренә ирешү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 74-75бит |
29. м а р т | [Й] авазы белән таныштыру | Сүзләргә аваз анализы ясарга өйрәтү, [Й ] авазы белән таныштыру.Ике сүз-нең моделе буенча чагыштыру анализы ясарга өйрәтү.Бирелгән авазга тәмам-ланган сүзләрне сайлап ала белүләрен ныгыту. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 78 бит |
30. а п р е л ь | А а хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | А, а хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләш-терү.Әдә-би әсәрләрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү.Балаларда ип-тәшләренең җаваплары белән киле-шү яки килешмәүне дусларча әйтеп бирә белү күнекмәләре формалаштыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 4-5 бит |
31. а п р е л ь | Ә ,ә хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | Ә, ә хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хә-рефләр кассасындагы урынын үзләш-терү. Авазларны танып белү күнекмәләрен үстерү.Танып белү процессына карата кызыксыну уяту. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 8-9 бит |
32. а п р е л ь | У, у хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | У, у хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү. “Аваз” һәм “Хәреф” төшенчәләрен урынлы куллана белү күнекмәләрен ныгыту.Бала-ларда күмәк эшчәнлектә актив катнашу ихтыяҗы тудыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 13-14 бит |
33. а п р е л ь | Ү ,ү хәрефе һәм аның хә-рефләр кассасындагы урыны һәм язылышы. | Балаларны Ү, ү хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.Бер сүзнең моделен икенче сүзнең моделенә үзгәртә белү күнек-мәләрен ныгыту.Балаларның хәтерен һәм игътибарын үстерү.Балаларда күп белү ихтыяҗы тудыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 17- 19 бит |
34. м а й | И, и хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | И,и хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләш-терү.Тизәйткечләрне ишетеп аңлау кү-некмәсен булдыру.Балаларда эшләнгән эшкә, үз - үзеңә контроль ясый, бәя куя белү күнекмәләрен үстерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 22-23 бит |
35. м а й | Ы ы хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | Ы, ы хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләш-терү. Авазның сүздәге урынын билгеләү күнек-мәләрен ныгыту.Башкарылган эшләр ха-кында эзлекле, тулы итеп сөйләп бирә белү күнекмәләрен үстерү.Игътибар белән тыңлау, иптәшләрен кабатла-мыйча үз фикерен кыю итеп бирү теләге тудыру. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 27-29 бит |
36. м а й | Э ,э хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | Э, э хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Неч-кә һәм калын тартык авазлардан соң килүче сузык авазларның дөрес язылышын аңлату.Тарката белү һәм образлы фикер күнекмәләрен үсте-рү.Балаларның иҗади сәләтләрен үс-терү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 32-33 бит |
37. м а й | О о хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | О,о хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.Схемалар белән мөстәкыйль эшли белү күнек-мәләрен булдыру. Җи-тезлек, зирәклек сый-фатлары үсеше өчен җирлек тудыру.Балаларның кызыксынучанлыгын, яңа белемнәрен алуга омтылышын үстерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 37-40бит |
38. м а й | Ө, ө хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны. | Ө,ө хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.Чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту.Сөйләмдә антоним сүзләрне актив куллануларына булышлык итү. Балаларның иҗади сөйләмнәрен үстерү. | Р.К.Шәехова “ Мәк-тәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №2 41-43 бит |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....
![](/sites/default/files/pictures/2018/09/07/picture-675442-1536340355.jpg)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....
![](/sites/default/files/pictures/2015/09/28/picture-675460-1443438855.jpg)
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүдә УМК куллану
Балаларны грамотага өйрәтү сөйләм телен үстерү, тирә-як белән таныштыру, матур әдәбият уку, саф һавада булу, күзәтү, иртән балаларны кабул итү һәм шәхси эш вакытларында да алып барыла һәм ныгытыла....
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/26/picture-696462-1445875376.jpg)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре...
![](/sites/default/files/pictures/2015/12/26/picture-729836-1451144782.jpg)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план ...
![](/sites/default/files/pictures/2015/12/26/picture-729836-1451144782.jpg)
Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.
Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план....
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/10/picture-828824-1476123405.jpg)
«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/
Тартык л авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү; л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...