Алиш әкиятләре
методическая разработка (старшая группа) на тему

Гарипова Земфира Лефхатовна

Сценарий мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alish_kiyatlre_-_kopiya.docx26.25 КБ

Предварительный просмотр:

110 «Чуар тавык катнаш балалар бакчасы” муниципаль автономияле

                           мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

                              Алиш әкиятләре.

                              Бәйрәм сценарие.

                                                                      Гарипова Земфира Лефхат кызы

                                                        1 квалификацион категорияле

                                                        Балалрны татар теленә өйрәтү

                                                        буенча тәрбияче

Яр Чаллы,  89274542488

                                2016 нчы ел

Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе .

Максат:

  1. Язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү.
  2. Балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту.
  3. Киләчәк буын кешеләрндә әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Кемгә генә якын түгел

Әкиятләр дөньясы?!

Әкиятне яраталар

Кечесе hәм олысы.

Зал Абдулла Алиш әкиятләреннән иллюстрацияләр белән бизәлгән.

Урман күренеше.

Сихри моңлы көй яңгырый. Татарча киенгән малай килеп чыга.

Малай: Нинди җиргә килеп чыктым мин? Әллә кая адаштым. Малайлар белән ук ясарга усак агачы ботагы кисергә килгән идек бит.

Нинди матур урыннар!

Куян булып киенгән бала чыга.

Малай: Син кем?

Куян: Мин,куян кызы.

Малай: Аягыңда нәрсә ул синең?

Куян: Бу киез итекләр, аларны миңа әнием бүләк итте.  Мин хәзер аларны бер дә салмыйм,сүзне тыңлыйм. Ә син нишләп берүзең урманда йөрисең.

Малай: Мин әнием сүзен тыңламадым, дусларым белән урманга киттем, менә хәзер адаштым, ничек өйгә кайтасы юлны табарга, белмим (елый).

 “Әнкәй” шигырен балалар сөйлиләр.

№1 бала

Кая барма-шунда, әнкәй йөзе

Кая барсам-әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гөмергә.

№2 бала

Авырсаң янда тора ул.

 Төн буе керфек какмый

Ул саулыгында кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

Кызлар башкаруында “Бишек җыры” яңгырый.

№3 бала

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан hәйкәл салырлык.

Куян кызы: Елама, мин сиңа булышырмын. Әнә тегендә ике чыршы утыра, шуннан уңга таба китерсең, анда алан булыр, аланны кояш чыккан якка таба кисеп чык, шуннан юл күрерсең. Юлдан чыкмый 4-5 сәгать барсаң, авылыңа килеп чыгарсың. Онытма беркайчан: Әниләр сүзен тыңларга кирәк!

№4 бала

Җан җылысын тоя күңелебез

Әнкәй көчен тоя кулыбыз

Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!

Куян кызы  саубуллашып китеп бара.

Малай: Рәхмәт куян кызы. (Малай китеп бара.Әзрәк баргач,аңа ике әтәч очрый)(Әтәч костюмнарында ике бала чыга)

Әтәчләр: Мин сине хәзер тукмыйм, ә мин сине чукыйм!(кычкырышалар)

Малай: Ә сез нишләп йөрисез монда, әтәчләр?

Әтәчләр: Менә, әбине тыңламадык: и сугыштың и талаштык, беребез гел тукмарга тотынды, беребез-чукырга. Әби түзәлмәде куды да чыгарды безне. Чыгып очтык хурлыктан,йөрибез хәзер адашып.

 Малай: Әйдәгез бергә авылга юлны эзлик.

 Әтәчләр: Әйдә,әйбәт булыр иде юлны табалсак, беркайчан да сугышмас идек, без хәзер бик яхшы беләбез: сугышырга ярамый, дус тату яшәргә!

( Бергә китәләр)

№5 бала

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

№6 бала

Барыбызга безнең дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Каршыларына атлар көтүе килеп чыга.(ат булып киенгән балалар- малайлар )

“Атлар биюе”н башкаралар

Атлар: Нишләп йөрисез урманда, берүзегез?

Малай: Исәнмесез, атлар! Без адаштык,хәзер кайтыр юлны эзлибез.

Атлар:Ай,ай бик начар. Сез белмисезмени шундый бик акыллы сүзләр бар:

Аерылганны аю ашар, буленгәнне бүре ашар! Онытма!(Атлар бергә китеп баралар)

Малай: Кара инде,юлны сорарга да җитешмәдек, чабып китеп тә бардылар.

Малай белән әтәчләр тагын юл буйлап китәләр.

Сертотмас үрдәк килеп чыга.(Үрдәк булып киенгән бала)

Үрдәк: Бак,бак,бак

Бик авыр йөрүе серне саклап.

Берәрсенә сөйләргәме икән?

Сөйләмичә ничек түзәргә икән.

Малай: Исәнме,үрдәк, син нишләп йөрисең урманда?

Үрдәк: Исәнме,менә әниең сине эзләргә җибәрде. Мин бит бик ышанычлы үрдәк.Сиңа сөйлисе сүзем бар,малай. Кил әле утыр, тыңла.

Малай: Минем вакытым юк шул, күрәсең көн кичкә авыша, тизрәк  кайтырга кирәк. Әнием белән әтием бик кайгырырлардыр. Әйдә син дә безнең белән, үрдәк дус.

Авыл декорациясе, моңлы татар көе яңгырый.

Малай: Менә бит, минем туган авылым!

            Бик,бик сине сагындым!

Өй тора. Малай,  ике әтәч, үрдәк  өй янына килеп җитәләр.

Малай: Әнием,әнием, мин кайттым.

Әни: И, балакаем, югалттым бит үзеңне. Эзли-эзли арып беттем, кайларда йөрдең?(Елый,елый әнисе чыга)

Малай: Әни, гафу ит мине синең сүзеңне тыңламадым, дусларым белән урманга киттем, адаштым. Ярый әле, яхшы җәнлекләр генә очрады. Гафу ит мине, әнием! Башка алай эшләмәм, синең сүзләреңне тыңлармын!

Елатмагыз әниләрне шигыреннән өзек

Малай: 

Елатмагыз әниләрегезне

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз- сезне төп нигездә,

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Әни: Әй, балакаем, багалмам. Мин сине бик яратам. Кара әле син, үрдәгебез дә кайткан икән, күрше Сания апаның Чукмар белән Тукмары да безгә кергәннәр. Бар куып керт аларны Сания апага.

Малай: Ягез әле, әтәчләр,сөйләшеп күрсәтегез әле әниемә. Кызык, сөйләшмиләр, Ә син, үрдәк? Берсе дә сөйләшми?!

Нинди могҗиза? Атлар, куян кызы, башкалар- әкият кенә булдымы әллә?!

Нинди акыллы,мөhим сүзләр әйттеләр соң әле алар миңа?

Тукта, тукта, чү, искә төшерим:

  • Әниләрнең, олыларның сүзләрен тыңларга кирәк!
  • Сугышырга ярамый, дус-тату яшәргә кирәк!
  • Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар!
  • Серне саклый белергә кирәк!

Экранда презентация бара.(Әниләргә,дуслыкка багышланган иллюстрацияләр)

Барлык геройлар чыгалар:

Менә нинди мөhим сүзләр ул! Онытмагыз, сез дә, истә тотыгыз!

Автор: Әйе, бик мөhим сүзләр бу! Ә бу сүзләрне татар халкының бөек шагыйре Абдулла Алиш әйткән. Ул аларны, үзенең “Кем көчле? Бал корты белән шөпшә. Сертотмас үрдәк. Куян кызы. Каз белән Аккош.Чукмар белән Тукмар.Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык. Бикбатыр белән Биккуркак.Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек бик күп әкиятләре аша безгә җиткергән.Әдипнең әкиятләре безне яшәргә өйрәтә,тормышы үрнәк булып тора.

Бик авыр юлны сайлаган ул,

Кыю кичкән үлем даласын.

Яшь буыннар өчен маяк ул:

Рухландырыр балам баласын!

     Татарча “Күмәк бию”.

Бәйрәм тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по художественной литературе Тема: “Два петуха” Абдулы Алиша

Занятие по художественной литературе  Тема:“Два петуха” Абдулы Алиша   Цель: Познакомить детей с характерными при знаками татарской национальной одежды, обуви (тюбетейка, сапожки-...

Өстәл театры. Абдулла Алиш әкиятләрен яратабыз.

* Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларны яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белергә өйрәтү.*  Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үст...

А.Алиш әкиятләре буенче уен- викторина.

Позновательная игра по произведениям А.Алиша на татрском языке.Максат :   А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дус...

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

Зурлар төркеме өчен ачык чара конспекты...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча дидактик уен.

 Абдулла Алиш әкиятләре белән һәр бала сабый чактан ук таныша. Балалар бакчасы программасына язучының “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош&rdq...

Тема: А.Алиш әкиятләрендә кунакта

Максат: А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту....

А.Алиш әкиятләре иленә сәяхәт.

А.Алишның әкиятләре белән таныштыру. Әкиятләргә карата кызыксыну уяту. Сөйләм телләрен үстерү балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, хайваннарга карата мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек...