Абдулла Алиш әкиятләре буенча дидактик уен.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

   Абдулла Алиш әкиятләре белән һәр бала сабый чактан ук таныша. Балалар бакчасы программасына язучының “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Сертотмас үрдәк”, “Батыр мияу белән куркак куян” кебек әкиятләре кертелгән.Бу әкиятләр балаларда тырышлык, хезмәт сөючәнлек, табигатькә, хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияли. Шуңа да Алиш әкиятләрен балаларга күбрәк ирештерү өстендә эшләү бик актуаль.

  Мин үземнең “Абдулла Алиш әкиятләре” дип исемләнгән дидактик уенымны нәкъ менә шул максаттан чыгып ясадым.

 

Әсбапның максаты:

Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларның тел сәнгатен үстерү; аларда матур әдәбияткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дидактик бурычлар:

1.А.Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

2.Балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, аларда сурәтләп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның А.Алиш иҗаты буенча алган белемнәрен баету, камилләштерү һәм гомумиләштерү.

4.Балаларны, үз тәҗрибәләреннән чыгып, яңа әкиятләр уйлап чыгарырга җәлеп итү, иҗади сәләтләрен, хәтерләрен үстерү.

5.Уен барышында балаларның кул моторикасын үстерү.

6.А.Алиш әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны уку, эчтәлекләрен сөйләү, ятлау теләген тәрбияләү.

Әсбапның эчтәлеге:

А.Алишның әкиятләре буенча фетрдан эшләнгән иллюстрацияләр:

1.”Чукмар белән Тукмар” әкияте.

2.”Койрыклар” әкияте.

3.”Сертотмас үрдәк” әкияте.

4.”Нечкәбил”әкияте.

5.”Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.

6.”Куян кызы”әкияте.

7.Шәхси иҗади эш өчен уен мәйданчыгы.

8.”Кайсы әкияттән?” тартмасында фетрдан әкият геройлары.

Әсбапны куллану буенча методик эшчәнлек төрләре:

1.А.Алиш портретын карау. Язучының тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

2.А.Алиш әкиятләре буенча иллюстрацияләр карау.

3.Уен - табышмак “Бу кайсы әкияттән?”

а) Берсе чукый,берсе тукый

Торалар гел сугышып.

Ник тату яшәмисез,-дип

Әби йөри орышып.

(“Чукмар белән Тукмар”)

 

б)Яшәгәннәр ди урманда

Койрыксыз хайваннар.

Һәм бер көнне үзләренә,

Биек тылсымлы агачтан,

Койрык сайлаганнар.

(“Койрыклар”)

 

в) Яшәгән ди бер үрдәк.

Йөргән хуҗасын эзләп.

Урманда ул озак йөргән,

Аю,бүрене күргән,

Төлке өненә кергән.

(“Сертотмас үрдәк”)

 

г) Биле аның бик нечкә,

Үзе уңган һәр эшкә.

Тәмле бал белән сыйлый,

Ләкин мин аның янына

Бер дә барырга кыймыйм.

(“Нечкәбил”)

 

д) Өй кыегына кунып,

Матур сайрый сыерчык.

Мин дә матур җырчы,-диеп

Мактанган ди бер чыпчык.

(“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”)

 

е) Алган аңа әнисе

Сатып матур итекләр.

Итекләрне яратмыйча,

Кардан ялан тәпи йөреп,

Куян салкын тидергән.

(“Куян кызы”)

 

4. Шаян шигырь – табышмакның җавабын дөрес  откан һәр бала тиешле әкиятнең иллюстрациясен үзе таба, “Кайсы әкияттән?” тартмасыннан үз әкиятләренә кагылышлы персонажларны, предметларны ала, сурәтне тиешле урынына урнаштырып,әкиятнең эчтәлеген сөйли.

5. Иҗади эшчәнлек: “Кайсы әкияттән?” тартмасыннан әзер әкият геройлары ярдәмендә балалар,алдан  алган белемнәре – тәҗрибәләреннән чыгып, үз әкиятләрен уйлап чыгаралар.

6.Йомгаклау өлеше. Тәрбияче балалар белән бергә иҗади әкияткә анализ ясый, тәкъдимнәр кертәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alish.docx625.88 КБ

Предварительный просмотр:

Абдулла Алиш әкиятләре буенча дидактик уен.

Абдулла Алиш әкиятләре белән һәр бала сабый чактан ук таныша. Балалар бакчасы программасына язучының “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Сертотмас үрдәк”, “Батыр мияу белән куркак куян” кебек әкиятләре кертелгән.Бу әкиятләр балаларда тырышлык, хезмәт сөючәнлек, табигатькә, хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияли. Шуңа да Алиш әкиятләрен балаларга күбрәк ирештерү өстендә эшләү бик актуаль.

Мин үземнең “Абдулла Алиш әкиятләре” дип исемләнгән дидактик уенымны нәкъ менә шул максаттан чыгып ясадым.

Әсбапның максаты:

Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларның тел сәнгатен үстерү; аларда матур әдәбияткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дидактик бурычлар:

#1040;.Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

#1041;алаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, аларда сурәтләп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

#1058;аныш әдәби сюжетлар буенча балаларның А.Алиш иҗаты буенча алган белемнәрен баету, камилләштерү һәм гомумиләштерү.

#1041;алаларны, үз тәҗрибәләреннән чыгып, яңа әкиятләр уйлап чыгарырга җәлеп итү, иҗади сәләтләрен, хәтерләрен үстерү.

#1059;ен барышында балаларның кул моторикасын үстерү.

#1040;.Алиш әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны уку, эчтәлекләрен сөйләү, ятлау теләген тәрбияләү.

Әсбапның эчтәлеге:

А.Алишның әкиятләре буенча фетрдан эшләнгән иллюстрацияләр:

;Чукмар белән Тукмар” әкияте.

;Койрыклар” әкияте.

;Сертотмас үрдәк” әкияте.

;Нечкәбил”әкияте.

;Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.

;Куян кызы”әкияте.

#1064;әхси иҗади эш өчен уен мәйданчыгы.

;Кайсы әкияттән?” тартмасында фетрдан әкият геройлары.

Әсбапны куллану буенча методик эшчәнлек төрләре:

#1040;.Алиш портретын карау. Язучының тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

#1040;.Алиш әкиятләре буенча иллюстрацияләр карау.

#1059;ен - табышмак “Бу кайсы әкияттән?”

а) Берсе чукый,берсе тукый

Торалар гел сугышып.

Ник тату яшәмисез,-дип

Әби йөри орышып.

(“Чукмар белән Тукмар”)

б)Яшәгәннәр ди урманда

Койрыксыз хайваннар.

Һәм бер көнне үзләренә,

Биек тылсымлы агачтан,

Койрык сайлаганнар.

(“Койрыклар”)

в) Яшәгән ди бер үрдәк.

Йөргән хуҗасын эзләп.

Урманда ул озак йөргән,

Аю,бүрене күргән,

Төлке өненә кергән.

(“Сертотмас үрдәк”)

г) Биле аның бик нечкә,

Үзе уңган һәр эшкә.

Тәмле бал белән сыйлый,

Ләкин мин аның янына

Бер дә барырга кыймыйм.

(“Нечкәбил”)

д) Өй кыегына кунып,

Матур сайрый сыерчык.

Мин дә матур җырчы,-диеп

Мактанган ди бер чыпчык.

(“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”)

е) Алган аңа әнисе

Сатып матур итекләр.

Итекләрне яратмыйча,

Кардан ялан тәпи йөреп,

Куян салкын тидергән.

(“Куян кызы”)

4. Шаян шигырь – табышмакның җавабын дөрес откан һәр бала тиешле әкиятнең иллюстрациясен үзе таба, “Кайсы әкияттән?” тартмасыннан үз әкиятләренә кагылышлы персонажларны, предметларны ала, сурәтне тиешле урынына урнаштырып,әкиятнең эчтәлеген сөйли.

5. Иҗади эшчәнлек: “Кайсы әкияттән?” тартмасыннан әзер әкият геройлары ярдәмендә балалар,алдан алган белемнәре – тәҗрибәләреннән чыгып, үз әкиятләрен уйлап чыгаралар.

#1049;омгаклау өлеше. Тәрбияче балалар белән бергә иҗади әкияткә анализ ясый, тәкъдимнәр кертәләр.

C:\Users\HOME\Desktop\aIPw3fUIZ6A (1).jpg C:\Users\HOME\Desktop\

C:\Users\HOME\Desktop\ C:\Users\HOME\Desktop\

C:\Users\HOME\Desktop\ C:\Users\HOME\Desktop\ej45polZe7w (1).jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сказки Абдуллы Алиша

Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театра...

Развлечение по сказкам Абдуллы Алиша "Сказка за Сказкой"

Материал подготовлен к юбилею татарского поэта и писателя А.Алиша для ознокомления детей дошкольного возраста с его творчеством...

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

Өстәл театры. Абдулла Алиш әкиятләрен яратабыз.

* Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларны яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белергә өйрәтү.*  Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үст...

А.Алиш әкиятләре буенче уен- викторина.

Позновательная игра по произведениям А.Алиша на татрском языке.Максат :   А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дус...

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

Зурлар төркеме өчен ачык чара конспекты...