Тема: А.Алиш әкиятләрендә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Шайдуллина Ландыш Рафитовна

Максат: А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_ood.docx22.4 КБ

Предварительный просмотр:

Автор: Шайдуллина Ландыш Рәфит кызы

Балаларның яшь үзенчәлекләре: Зурлар төркеме

Тема: А.Алиш әкиятләрендә кунакта

Максат: А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту.

Бурычлар: 

Үстерешле: А. Алишның әсәрләренә кызыксыну үстерү, әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви: Балаларда тырышлык, сәламәтлекне  ныгыту, серне саклау, ялганламау, мактанмау кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Белем бирүче: Сүз байлыгын үстерү. Сорауларга төгәл җавап кайтаруларына, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү

Интеграль белем бирү өлкәсе:    танып белү, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.

Методик алымнар: сорау- җавап, күрсәтү, сюрприз момент, мотивация, актуальләштерү,  аңлату, әңгәмә кору, музыкаль өлеш, рефлексия.

Җиһазлар: Абдулла Алишның әкиятләр җыентыгы, дүрт төстәге шакмаклар, музыка, әкиятләр сүрәтләнгән пазллар, әкиятләр сүрәтләнгән карточкалар, А.Алиш портреты.

Сүзлек өстендә эш:  нечкәбил, койрыклар.

Алдан башкарылган эшләр: А.Алиш әсәрләре белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы. Оештыру өлеше.

Тәрбияче: Балалар хәерле иртәләр! Ничек кәефләрегез?  Әйдәгез бер беребезне сәламләп алыйк.

Психогимнастика.

Кулларны кулга куйыйк,

Изге уйларда булыйк,

Кояш нурын юлдаш итеп,

Шатланышыйк, дуслашыйк. (кочаклашалар)

Безгә бүген бик күп сөйләшергә, эшләргә туры киләчәк бит. Шуңа күрә телләребезне шомартып алырга кирәк, безнең яраткан “Күңелле тел” әкиятен искә төшереп китик әле.

 Бу безнең “Серле өй”, анда шаян тел яши. Тел үзенең өендә бик еш ремонт ясый икән. Ул иң беренче өйне җилләткән. Шуның өчен ул бер ишекне-иреннәрне, икенче ишекне-тешләрне ачкан (авызны ачу, ябу).

Аннары тел бер зур щетка алып стеналарын буяган (телне уңга, сулга йөртәбез).

Ремонт ясаганнан соң тел идән юарга тотынган ( авыз очын тел белән аскы һәм алгы тешләрне беренче, икенче якка йөртәбез).

Ишекләрне дә ике яктан сөртеп чыккан.

Тел тешләрне, ишекләрне чистарткан. Менә нинди матур булган телнең өе. Булдырдыгыз балалар, әфәрин!

Актуальләштерү: 

Тәрбияче: Балалар, ишек шакыйлар түгелме сон? (ишек шакыган тавыш ишетелә).

Әби: Исәнмесез, балалар! Менә кайда икән сез. Балалар мин сезгә кунакка бүген буш кул белән килмәдем, ә бер күчтәнәч алып килергә булдым. Нәрсә икәнен беләсегез килә микән?

Балалар җавабы: Әйе, әлбәттә.

Әби: Алайса хәзер күзләрне йомыйк та, өчкә тикле саныйк. (музыка астында күз ачып йомалар)

Әби: менә минем күчтәнәчем, балалар!

Тәрбияче: Ой, ей, әбикәй безгә нинди матур китап алып килгән икән балалар. Карагыз әле, бу китап сезгә танышмы?

Әйе, дөрес. Бу Татарстаныбызның бөек шагыйре Абдулла Алишның китап җыентыгы. Ә монсы А.Алишның портреты.

Әби: ә сез балалар Абдулла Алиш турында ниләр беләсез соң? Нинди әкиятләрен караганыгыз яисә ишеткәнегез бар?

Балалар: Куян кызы, Чукмар белән Тукмар, Бикбатыр белән Биккуркак әкиятләрен беләбез.

Әби: Әфәрин балалар, сез Абдулла Алишның иҗаты белән таныш икәнсез.

Тәрбияче: әйе, әбекәй. Безнең балаларыбыз Абдулла Алишның әкиятләрен бик яратып карыйлар һәм тыңлыйлар.

Мотивацион өлеш.

Әби: минем Алсу исемле оныгым бар, ул да Абдулла Алишның иҗатын ярата. Кызымның бер шаян песие бар, алар көндә бергә уйныйлар, шаяралар. Менә бер көнне Алсуга әнисе А.Алишның әкиятләре буенча ясалган пазллар алып кайтты. Алсу җыеп утырган арада, шаян песие килеп тартманы төшереп җибәрде һәм бу пазллар буталып бетте. Балалар миңа сезнең ярдәм кирәк, миңа аларны җыеп һәр берсен үзләренең тартмаларына салырга булышмас идегез микән?

Тәрбияче: Балалар, әбигә ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Яхшы. Алайса бу пазларны тизерәк җыяр өчен безгә 4 командага бүленергә кирәк булыр. Минем кулда 4 төстә шакмаклар бар, хәзер шуларны алып, төсләр буенча почмакларга басыйк. Сигнал бирүгә пазларны җыярга тотынабыз, шалтыравык тавышын ишеткәч туктыйбыз. Һәм һәр команда рәсемдә ясалган әкият турында кыскача сөйләп күрсәтер. Игътибарлы булыгыз, дөрес итеп җыярга тырышыгыз. Башладык!

Әби өстәлләр буйлап 4 команданыкын карап, сораулар бирә.

Әби: Балалар сез нинди әкият сүрәтен җыйдыгыз? (Куян кызы, Бикбатыр белән Биккуркак, Чукмар белән Тукмар, Сертотмас үрдәк)  Анда кемнәр, нәрсәләр сүрәтләнгән? Әкиятнең авторы кем? Әкиятнең төп авторлары кемнәр, нәрсәләр?

Тәрбияче: менә бит балалар тырыштыгыз, әфәрин.

Ят итү минуты. Сез әкиятләрне таныдыгыз, геройларны белеп әбинең сорауларына да җавап бирә алдыгыз. Ә менә хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Сезгә игътибарлы булырга кирәк булачак. Музыка башлануга сез матур итеп биисез, музыка туктауга мин сезгә рәсемнәр курсәтәм һәм биремнәр әйтәм, ә сез шул биремгә карап хәрәкәтләр  эшләп күрсәтергә кирәк булыр.

  • Тукмар белән Тукмар рәсеме- 2 парга бүлен.
  • Сертотмас урдәк- 1 тапкыр сикер.
  • Куян кызы, әни куян, доктор- 3 парга бүлен.
  • Бикбатыр белән Биккуркак – 2 тапкыр кул чап.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез. Урыннарга матур гына утырыштык.

Практик өлеш.  

Тәрбияче: балалар, сез Абдулла Алишнын әкиятләрен рәсемнәр буенча таныдыгыз. Ә менә эчтәлеге буенча белерсез микән? Мин сезгә өзекләр укып алырмын, ә сез кайсы әкият икәнен әйтеп карарсыз.

  1. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән... ( Сертотмас үрдәк)
  2. Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме? Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар... (Нечкәбил)

Тәрбияче: Нечкәбил әкияте, дөрес. Нәрсә турында әкият?( кортлар) Төп герой нәрсә бу әкияттә?  (Нечкәбил) Азат, нәрсә турында әкият, төп герой нәрсә булган инде? Корт Нечкәбил.

  1. Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән.Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган... (Каз белән аккош)
  2. Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган... (Койрыклар)

Тәрбияче: Бу әкият ни өчен шулай аталган? Хайваннар нәрсәләр алганнар үзләренә? (койрыклар) Алим хайваннарның нәрсәләре булмаган? (койрыклары)

Рефлексия.  

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар!

Әби: Әйе, чынлап, балалар Абдулла Алишның әкиятләрен таныйлар һәм  беләләр икән. Миңа китәргә кирәк инде балалар. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Алсуыма тартмаларымны алып кайтып бирим, сез миңа бик ярдәм иттегез бүген. Рәхмәт сезгә. Киләсе очрашуларга тикле, саубулыгыз!

Тәрбияче: Саубул әбекәй! Балалар сез бүген нинди яңалык белдегез? Бу турыда кемнәргә сөйләр идегез? Сез шундый актив булдыгыз, рәхмәт сезгә балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по художественной литературе Тема: “Два петуха” Абдулы Алиша

Занятие по художественной литературе  Тема:“Два петуха” Абдулы Алиша   Цель: Познакомить детей с характерными при знаками татарской национальной одежды, обуви (тюбетейка, сапожки-...

Проект на тему «Творчество Абдуллы Алиша» в старшей группе

Информационно-практико-ориентировочный проект по ознакомлению детей дошкольного возраста и их родителей с творчеством татарского писателя Абдуллы Алиша...

Презентация по теме "А. Алиш"

Представлен материал для дошкольников про великого татарского писателя Абдуллу Алиша, в том числе его произведения....

Тукай әкиятләрендә кунакта

26 апрель Габдулла Тукай туган кон....

Конспект организованной ОД с детьми старшей группы по речевому развитию на тему: Пересказ сказки А. Алиша : «Два петуха»

План-конспект занятия по речевому развитию был специально написан к тематической неделе "День народного единства"....

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Отчёт по теме: «Сказочник Абдулла Алиш» в старшей группе № 4 «Колобок » МБДОУ № 6 «Улыбка» ЗМР РТ Воспитатель: Новикова Т.А.

Отчётпо теме:  «Сказочник Абдулла Алиш» в старшей  группе № 4 «Колобок » МБДОУ № 6 «Улыбка» ЗМР РТВоспитатель: Новикова Т.А....