Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.
материал на тему
Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_kiyat.docx | 18.57 КБ |
Предварительный просмотр:
“Кышкы әкият”.
МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм ныгыту; бер-береңә ярдәм итү, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
Тәрбияченең әзерлеге: әкиятне сәхнәләштерү, геройлар белән аерым шөгыльләнү, декорация әзерләү.
МАТЕРИАЛ: киемнәр, урман күренеше, .
ӘКИЯТНЕҢ БАРЫШЫ:
Кышкы урман күренеше. Бер кырыйда “кар өе”. Музыка астында сикерә-сикерә Куян белән Тиен керәләр.
Тиен: Шундый рәхәт кыш көнендә
Кар өстеннән йөрергә,
Бер-береңне узышып,
Куышып йөгерергә.
Ерактан музыка тавышы ишетелә.
Керпе(як-ягына каранып): Анда кемдер килә бугай.
Тиен: Әйдә, чыршы артына качыйк та, кем килә икәнен карыйк.
Керпе: Әйдә, киттек, тизрәк.
Куян (күңелсез генә): Бәйрәм киче, саф һава,
Тәңкә-тәңкә кар ява.
Мамыктай җиргә ята,
Кар кызы кар ярата.
Тик көлмим мин, шатланмыйм,
Күңел ачып уйнамыйм,
Хәйләкәр төлке килде,
Мине өемнән куды.
Елый. Тиен белән Керпе чыгалар.
Тиен: Син, Куянкай, елама,
Күз яшьләреңне койма.
Керпе: Дусларны чакырыйк,
Алардан ярдәм сорыйк.
Тиен: Дусларыбыз, булышыгыз,
Куянны коткарыгыз!
Эт чыга.
Эт: Һау-һау-һау!!! Куянга ни булды?
Керпе: Хәйләкәр төлке килгән,
Өеннән аны куган.
Эт: Хәзер барам да куып чырарам мин аны. Киттек әйдә.
Куян өе янына барып, ишек шакыйлар. Барысы бергә:
- Төлке, тиз бул, өйдән чык!
Төлке(тәрәзәдән башы күренә): Хәзер сикереп чыгам,барыгызны да тотам.
Качалар.
Тиен: Син, Куянкай, елама,
Күз яшьләреңне койма.
Керпе: Кар чәчәкләре килегез,
Безгә киңәш бирегез.
Бии-бии кар бөртекләре керә.
Кар бөртекләре:
Без җиңел кар бөртекләре,
Кышның ак чәчәкләре.
Тирә-якка очабыз,
Сиңа киңәш бирәбез:
Аюны чакыр, ул сиңа булышыр.
Аю керә.
Куян: Яңа елга әзерләнгәндә,
Хәйләкәр төлке килде,
Мине өемннән куды.
Аю: Борчылма, Йомшак Куянкай мин ярдәм итәм сиңа. Әйдә, киттек.
Аю(өй янына килеп): Төлке тиз бул, өйдән чык!
Төлке: Аю, дусым, кычкырма,
Вакытың бушка уздырма.
Әбиең өйдә ял итә,
Йомшак мендәрдә ята.
Аю кире китә. Куян елый.
Тиен: Син, Куянкай, елама,
Күз яшьләреңне койма.
Алып батыр килер
Хәйләкәр төлкене җиңәр.
Алып батыр керә.
Куян: Яңа елга әзерләнгәндә,
Хәйләкәр төлке килде,
Мине өемннән куды.
Алып батыр: Борчылма, юкка, Куянкай. Хәзер мин аны синең өеңнән куып чыгарам. (өй янына бара).
Хәйләкәр төлке тиз бул, өйдән чык!
Төлке: Чыкмыйм әле, ял итәм.
Мине борчыма бүтән.
Алып батыр: Болай торып эш чыкмас,
Конфет ашап теш чыкмас.
-Эт, Аю! Килегез әле монда!
Этне һәм аюны чакыра. Барысы бергә җыелып, пышылдап нидер сөйләшәләр.
Алып батыр: Әй син җирән Төлкекәй,
Төлке битен юмаган.
Тиен: Төлке битен юар иде,
Комганда су булмаган.
Керпе: Комганда су булыр иде,
Төлке суга бармаган.
Аю: Төлке суга барыр иде,
Көянтәсе булмаган.
Барысы бергә: Шуның өчен Төлкебикә
Битен юмый башлаган.
Төлке өйдән чыга.
Төлке: Юк-юк!!!Бу - ялган сүз. Мин көн саен битемне юып торам.
Алып батыр: Дуслар, тиз булыгыз! Төлкене җибәрмик.
“Җибәрмибез” уены. Балалар куллары тотышкан килеш түгәрәккә басалар. Төлке уртада кала.
Төлке: Кызганыгыз мине, җибәрегез. Мин башка куяннарга тимәм, берәүне дә рәнҗетмәм. Минем сезнең белән дус буласым, бергә бәйрәм итәсем килә.
Алып батыр: Алай да бергә-бергә,
Болай да бергә –бергә.
Безнең белән бергә булсаң,
Кушылып җырла әйдә.
Барысы бергә “Чыршы әйләнәсендә” җырын башкаралар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...
Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...
Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...
“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....
"Кыңгырау чәчәк". Уртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами.
Кыңгырау чәчәкУртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами....
“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )
Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...