Кай арада җәй үтте, алтын көз килеп җитте....
материал (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Кай арада җәй үтте, алтын көз килеп җитте....
Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе.
Балалар кулларына яфрак тотып биеп керәләр.
Азамат: Бүген бездә зур бәйрәм –
Уңыш бәйрәме.
Алып килдек бәйрәмгә
Яфрак бәйләме.
Әминә: Бүген- Көз бәйрәме
Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча- оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр.
Алып баручы: Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Без инде күптән көттек.
Җыр”Салкын җилләр исә”.
Балалар, сезнең белән бергәләп “Сөмбелә” бәйрәме турында сөйләшеп алыйк әле. Бәйрәм 22 нче сентябрьдә- көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Уңыш җыю тәмамлангач, көзге чәчү беткәннән соң өстәлләрдә мул итеп сый- ризык әзерләнә, кешеләр өйдән- өйгә кереп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе- Сөмбелә исемле, алтын- сары толымлы кыз. Аның башында алтын башаклардан үрелгән тәкыя булган. Без дә бүген Сөмбеләне каршы алырбыз, шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.
Эмиль: Чирәмнәр саргайды,
Кабат көз килде.
Сап- сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Азалия: Урман- кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
Илүсә: Алсу яфрактан,
Алтын яфрактан
Бәйрәмчә итеп
Көз ник киенгән?
Көз ник сөенгән?
Ильяс: Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
Җырлап алыйк соң бергә.
Җыр: “Яңгыры явып торсын”
Чулпан: Җәйләр үтте, көз дә җитте,
Яфрак коела.
Тезелешеп кошлар киткәндә
Күңел боега.
Ә хәзер урманнарда көз
Тантана итә.
Яфрак яңгыры яудырып
Җилләре исә.
Илүс: Көз дә аяк басты инде
Гүзәл туган ягыма.
Көз дә ошый, күңел генә
Никтер җәйне сагына.
Көз җитте, дип моңсуланмыйк,
Күңелләрне телгәләп.
Озакламый яз да килер,
Каршыларбыз бергәләп.
Илүзә: Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте
Җылы якка, көньякка.
Сөмбелә килеп керә.
Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче, кем белә?
Барсы бергә: Сөмбелә, Сөмбелә.
Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым! Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфраклар белән сөйләшеп йөрдем. Кошларга изге юллар теләп озатып калдым. Колакка шат тавышларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.
Исламия: Рәхим ит, Сөмбелә, бүлмә түренә.
Һәр көн үзенчә килә ул.
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк,
Көзне ярату булыр.
Бию. “Гөмбә биюе”.
Алып баручы: Сөмбелә, сиңа балаларның әйтер сүзләре бар.
Ильвина: Бик күңелле урамда
Алтын- сары бар дөнья,
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
Тимур: Дождик льёт, старается,
Хоть его не просят.
Солнце в тучах мается,
Значит- это осень.
Эльвир: Алсу, кызгылт, сап- сары
Алмалар пешеп тора.
Сыйланыгыз дигәндәй
Өзелеп төшеп тора.
Булат: Шомырт, балан, миләшләр
Күзнең явын алырлар,
Безгә тагын кунакка
Килегез, дип калалар.
Салават: Безнең матур бакчабызда
Бик күп яшелчә үсте.
Кишер, кыяр, суган, шалкан,
Сарымсак һәм кәбестә.
Алып баручы: Әйе, балалар. Без күп яшелчәләр үстерәбез, төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Иң тәмле, иң кирәкле ризык нәрсә ул, шуны беләсезме?
Балалар: Икмәк!
Алып баручы: Бик дөрес. Иң кадерле, иң кирәкле, иң тәмле ризык ул- ИКМӘК.
Риаз: Өстәлдә икмәк,
Ашъяулык япкан,
Тәмле хуш исен
Өйгә тараткан.
Икмәк кадерен
Мин яхшы белән
Үскәч, үзем дә
Игенче булам.
Эльвира: Көзен җимешләр өлгерә
Балланып, тәмле булып.
Һәрбер өстәл балкып тора
Ипиләр белән тулып.
Ислам: Моңлы, гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр,-
Синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатен,
Бигрәк матур, ай- һай күлмәгең.
Сөмбелә: Рәхмәт, дуслар, мине шулай яратканга. Табигатьне бик яратасыз икән. Сезнең авылыгыз да табигатьнең матур җиренә урнашкан. Сокланып йөрдем әле.
Алып баручы: Балалар, карагыз әле, Көзнең матур кәрҗинендә ниләр бар микән. Әйдәгез сорыйк әле үзеннән.
Җыр”Көз, көз, әйт әле”.
Сөмбелә: Бигрәк оста балалар икәнсез. Авылыгыз да матур, җырыгыз да матур.
Бергә: Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без. ( Бакча карачкысы керә).
Карачкы: Кшшш, кш- кш, кыркылдап туймадыгызмы? (балаларны күрә). Ой, исәнмесез! Ә сез монда нишлисез? Нишләп дәшмисез? Сездән сорыйм. Мин дәүләт хезмәтендә торам, монда көн- төн бакча саклыйм. Ә сез берәр экскурсиядәдер инде. Минем бакчаны талыйсызмы? (Юк). Ярар, алайса калыгыз. Сезнең белән танышырга онытканмын. Мине беләсезме? (Юк). Мин- Бакча карачкысы.
Алып баручы: Исәнме, Бакча карачкысы! Телисеңме без синең нинди яхшы икәнеңне башкаларга да сөйлибез. Көн- төн бакчаны саклыйсың, ару- талуны белмисең.
Карачкы: Ничек кенә әле. Кояшта да, яңгырда да селкенмичә торып карагыз әле.
Ләйсән: Аннан курка барысы,
Тиеннәр һәм куяннар
Кайчан китәр инде бу, дип
Көтә кара каргалар.
Ул- бакча карачкысы.
Үзе- ямьсез булса да,
Ул- бакчаның сакчысы.
Карачкы: Бик шәп әйттегез. Әгәр бакчаны сакламасам, бернәрсә дә ашый алмас идегез. Минем бакчада банан, апельсин, гранат юк. Ләкин яшелчә- җимешләр үсә. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтеп карыйм әле, белерсез микән?
Катлы- катлы булып үсә
Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә).
Йодрык- йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур, аны кем белә? (Помидор).
Ул җир астында үсә,
Ашка тәм һәм төс бирә.
Аны кем белә? ( Чөгендер).
Түгәрәк- түгәрәк шар кебек,
Кызыл- кызыл кан кебек,
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң татлыдыр. (Чия).
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште. (Алма).
Карачкы: Менә булдырдыгыз! Яшелчә- җимешләрне бик яратасыз икән. Аларда витамин күп бит. Уйныйсыгыз киләме соң? Әйдәгез әле, уйнап алыйк.
Уен: “Уңыш җыю”. (Яшелчәләр чәчә- чәчә сөйли).
Бөтенесе өлгерде, бөтенесе җитеште,
Бик мул булыр бу уңыш.
Барыгызга эш табылыр,
Ялкауланма, кил, җыеш.
(Балалар яшелчәләр җыялар. Күп җыючылар, танып дөрес әйтүчеләр җиңүчеләр дип билгеләнә).
Карачкы: Минем тырышлыгым бушка китмәгән. Бик күп уңыш җыйдыгыз. Кышка салып та куярсыз.
Алып баручы: Син, Карачкы бабай, ял итеп тор.Безнең матур җырыбыз да бар.
Җыр”Бакчабызда яфраклар коя- коя”.
Сөмбелә: Без Карачкы бабай белән рәхәтләнеп ял иттек. Булдырдыгыз, балалар. Алып килгән күчтәнәчләребезне өләшеп китик.
Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт.
Алдагы көннәрдә дә
Телибез зур уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез нәни дуслар!
Балалар: Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)
Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...
"Кыш җитте"
Икенче кечкенәләр төркемендә "Кыш җитте" темасына ачык шөгыль эшчәнлеге....
МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»
МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...
конспек НОД Буряад арадай нааданууд
Гол зорилго: Буряад арадай наадануудтай танилсалга yргэлжэлуулхэ. Зорилгонууд:1. Мэдэхэ буряад арадай наадануудые дабтаха, ...
Хоолос - украин арадай онтохон
Драматизация украинской народной сказки "Колосок"...
Репкэ - ород арадай онтохон
Драматизация русской народной сказки "Репка" на бурятском языке...