"Кыш җитте"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Икенче кечкенәләр төркемендә "Кыш җитте" темасына ачык шөгыль эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_zhitte.docx16.61 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларның кыш турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; өс- баш, аяк киемнәренең; кыргый хайваннарның исемнәрен, аларның кайда яшәүләрен дөрес итеп әйтә белү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү; хәрәкәтле уеннарда актив катнашу теләген уяту; туган як табигатенә, кыргый хайваннарга карата сак караш һәм кызыксыну тәрбияләү.

Методик алымнар:

а)        ситуация: - елап Алия керә (курчак) - аны киендерү;

б)        экскурсия - урманга;

в)        аю өнендә - бал калдыру;

г)        чыршы төбендә - куян - аны сыйлау, җылыту - уен "Ак куянкай"

д)        сораулар га тулы җаваплар бирү.

е)        йомгаклау - поездга утыртып кайтып китү.

Алдан эшләнгән эш: күзәтүләр, "Ак куянкай" уенын өйрәнү, кыргый хайваннар рәсемнәрен карау, шигырьләр өйрәнү, "Киемнәр" дидактик уены уйнау һ.б.

Сүзлек өстендә эш: башлык, бияләй, оекбаш, йомшак, йонлач, озын. Шәхси эш: пассив балаларны әңгәмә барышында активлаштыру.

Эшчәнлекнең барышы:

{Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар)

Тәрбияче: - Балалар, тыңлагыз әле. Мин сезгә бер матур шигырь сөйлим.

Салкын саф һава, йомшак кар ява.

Урамга чыксаң чыксаң, битләр кызара.

Кар бөртекләре, өстеңә куна.

Үзләре йомшак, тик салкын була.

Бу шигырь кайсы ел фасылы турында? Кыш икәнен каян беләбез? (Агачлар шәрә, кар күп яуган, тышта салкын, буран, җил исә һ.б.).

Уен : "Кар бөртекләре ".

Кар бөртеге өйгә керде, өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай    .(очып йөрү хәрәкәтләре ясау) 2т.

Кар бөртеге бик аз очты,

Суздым аңа җылы учны

Менә шулай, менә шулай     (кулларны өскә таба күтәрү)2т. Елаган тавыш ишетелә (Алия керә).

Балалар, Алия безнең урманга сәяхәткә баруыбызны ишеткән. Шуңа елаган Минем дә барасым килә , киенергә булышыгыз әле ди . Алиягә киенергә ярдәм итәбезме?

-Әйе,ярдәм итәбез.

Киенү тәртибе (колготки, оекбашлар, чалбар, свитер, башлык, шарф, бияләйләр, итекләр һәм тун кигезү), һәрбер бала килә һәм әйтә.:

-бу оекбаш,мә кигезегез оекбашларны,

  • бу чалбар, мә, кигезегез Алиягә һ.б.

Тәрбияче: - Алия әзер,. балалар без сезнең белән әзерләгән күчтәнәчләребезне дә алыйк та , поездга утырышыйк. Поезд тавышы .

Китәбез, чуф- чуф (ш-ш) авазларын әйтеп бару.

  • Менә кышкы урманга килеп җиттек. Ә урманда нинди хайваннар яши?
  • Кыргый хайваннар

.- Әйдәгез, саныйк эле

-Куян, тиен, бүре, төлке, аю, керпе.

  • Дөрес, балалар. Балалар, карагыз әле, кар өеме.
  • Тау башында ята кар.

Тау башында бик күп кар! Урманда чыршы төбендә Йокыга талган аю бар.

Шыпырт, тавышланмагыз!

Аюны уятмагыз!

Тәрбияче: - Аю, балалар, кыш көне йоклый. Менә тиздән яз җитәр, ул йокыдан уяныр. Без аңа күчтәнәч алып килдек. Бу нәрсә? Бу аюга - бал. Ул балны бик ярата. Әйдәгез, күчтәнәчне калдырыйк. Ул уянгач шатланыр, безгә рәхмәт әйтер.

  • Әйдәгез, алга таба барыйк. Монда, чыршыда нәрсә утыра?
  • Бу тиен.

Тиен турында сөйләшу. Тиенгә күчтәнәч - кәрзин белән күркәләр калдыру. Тәрбияче: - Куянкай нинди ?

-Б-р , матур ,колаклары озын йоны йомшак, койрыгы кыска. Тәрбияче: -Без куянга нинди күчтәнәчләралып килдек

Б-р: кишерләр,кәбестәләр алып килдек

  • Тәрбияче: Ул өшегән, туңган балалар, әйдәгез, җылынып алыйк әле.

Уен "Ак куянкай утыра»
Ак куянкай утыра,        Куян туңа башлаган,

Колакларын селкетә        Аякларын җылыта

Менә шулай,менэ шулай        Менә шулай,менә шулай

Колакларын селкетә        Аякларын селкетә.

Куян никтер курыкты

Ул урманга элдертте.

Менә шулай,менә шулай

Ул урманга элдертте.

Куян: - Рәхмәт, балалар. Миңа күңелле булды. Сезнең белән җылынып та алдым. Күчтәнәчегезгә зур рәхмәт. Тагын килегез. Сау булыгыз.

Тәрбияче: - Балалар, без сезнең белән кая килдек?

-Кышкы урманга.

-Урманда нәрсәләрне күрдек?

-Куянны, тиенне, аю өнен , агачларны һ.б -нинди күчтәнәчләр алып килдек?

-аюга бал,тиенгә күркәләр, куянга кишерләр,кәбестәләралып килдек.

  • Без сезнең белән бик күп нәрсәләр белдек, бик күп нәрсәләр күрдек. Сезгә ошадымы сәяхәт? Тагын килербез урманга. Әйдәгез, поездга утырыйкта.бакчага кайтыйк ,анда безне уенчыкларыбызда сагынгандыр утырдык поездга   (поезд тавышы ).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте...

Сценарий литературно- музыкальной композиции для родителей и педагогов ДОУ....

Презентация "Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте..."

Презентация на музыкально- литературную композицию  "Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте..."...

Яз җитте, аюны йокысыннан уятабыз

Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә предметлы - үстерешле мөхит буенча физкультура шөгыле.Тема: Яз җитте, аюны йокысыннан уятабыз.Максат: Балаларны язгы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.Б...

Тема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте”

Туган телдә сөйләм үстерү өлкәсеТема. “Алар безгә Җиңү бүләк итте&rdquo...