“Зәем, син ямьле төбәгем!”
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)
А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр саклый.
Яшь вакытта ярлы булган Зәем,
Хәзер аны муллык балкыта.
Үз халкымның гүзәл төзелешләре
Тирә- юнебездә дан тота. (Михаил Денисов)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word_6.docx | 816.47 КБ |
Предварительный просмотр:
“Зәем, син ямьле төбәгем!”
(Балалар бакчасы өчен Шәһәр көненә багышланган күңел ачу чарасы)
(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)
А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр саклый.
Яшь вакытта ярлы булган Зәем,
Хәзер аны муллык балкыта.
Үз халкымның гүзәл төзелешләре
Тирә- юнебездә дан тота. (Михаил Денисов)
Җыр “Кояшлы ил”.
А.б: Кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Зәем- ямьле төбәгем” дигән кичәгә җыелдык.
- Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?
- Татарстан Республикасында.
- Ә безнең республика башкаласы ничек дип атала?
- Казан шәһәре.
- Без сезнең белән төзек, матур, чиста шәһәрдә яшибез. Шәһәребезнең исемен кем белә?
- Зәй шәһәре.
- Зәй шәһәренең матурлыгы җырларда җырлана, шигъри юлларга салына.
1 бала: Зәем! Ямьле синең уйчан табигатең,
Шифалы бит синең суларың.
Ярышларда алдынгылык яулый,
“Сер” бирмәүче батыр улларың. (Михаил Денисов)
2 бала: Ямьле Зәйнең су буйлары,
Диңгездәй киң сулары.
Җәйләр җиткәч, гөрләп уза,
Синдә Сабантуйлары.
3 бала: Зәем, Зәем- Зәй ягым,
Көн дә матурланасың.
Синдәй сөйкемле калада,
Яшәүгә шатланасың. (Мәслах Кашапов)
А.б: Рәхмәт, сезгә, балалар. Сезнең туган төбәгебез турында күп шигырьләр белүегез шатландыра.
Тирә-якка каранып, шарлар тотып, аптырап Белмәмеш керә.
Белмәмеш: Нинди җир бу? Мин кая килеп эләктем?
А.б: Белмәмеш, синме соң бу? Нишләп йөрисең?
Б-ш: Урам йөрергә чыккан идем, адаштым.
А.б: Белмәмеш, бүген без балалар белән Зәй шәһәре турында сөйләшәбез һәм алар белән сәяхәткә чыкмакчы булабыз. Теләсәң ияртербез.
Б-ш: Бик теләп барырмын. Минем дә Зәйнең истәлекле урыннарын күрәсем килә.
А.б: Балалар, Белмәмеш, ә сәяхәткә нәрсә белән чыгыйк икән?
Б-ш: Менә минем шарларым бар. Әйдәгез, шулар белән очабыз.
А.б: Балалар, сез ризамы?
Балалар: Әйе.
( Уен “ Шарлар”. Балалар түгәрәкләнеп утыралар, алып баручы көй астында төрле биремнәр әйтә. Мәсәлән: “көчле җил исә”, “җил акрынайды”, “каршыга самолет килә”, “кошлар очалар” һәм башкалар.)
А.б: Менә балалар, без сәяхәтебезнең беренче тукталышына килеп җиттек.
1 нче тукталыш. “Энергетик” мәдәният йорты. (рәсем күрсәтелә)
А.б: Бу мәдәният йорты. Анда төрле зур бәйрәмнәр, очрашулар, концертлар үткәрелә. Монда төрле бию, җыр түгәрәкләре оешкан. Аларны үз эшләренең осталары җитәкли.Мәсәлән: Лидия Нестягина, Марина Петленко, Владислав Тыткин.
Б-ш: Ә сезнең нинди сәләтләрегез бар?
А.б: Безнең балаларыбыз җырга-биюгә бик оста, алар шәһәребезнең булачак йолдызлары.
Җыр “Күңелле безнең шәһәр”
Б-ш: Балалар, миңа торган саен күңеллерәк була бара. Тагын кая барабыз?
А.б: Ашыкма, Белмәмеш. Безнең барасы урыннарыбыз бик күп. Хәзер җәяүләп кенә Җиңү паркына юл тотарбыз. Балалар, искә төшерик әле, юл аркылы ничек чыгабыз?
Балалар: Зебра аша.
2 нче тукталыш. Җиңү паркы. (рәсем күрсәтелә)
А.б: Менә бу Җиңү паркы дип атала. Монда без ел саен Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Билгесез солдат һәйкәле янында мәңгелек ут яна.
Б-ш: Ә сезнең ветеран бабайларыгыз булганмы?
А.б: Әйе, безнең ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын яклап сугышкан, күбесе фашист корбаннары булып яу кырында ятып калганнар.
(ике бала үз бабалары турында кыскача сөйлиләр)
А.б: Рәхмәт, балалар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
Б-ш: Мин дә бабаларыбызны һәрвакыт искә алырмын.
3 нче тукталыш. “Космос” яшьләр үзәге. (рәсем күрсәтелә)
А.б: Балалар, Белмәмеш, без хәзер “Космос” яшьләр үзәгендә.Монда кино, мультфильмнар күрсәтәләр, төрле спорт, гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр.
Б-ш: Ә мин ярышырга яратам. Әйдәгез, ярышып-уйнап алабыз.
(ике командага бүленеп уен-ярышлар үткәрелә)
А.б: Без уйнап, ял итеп алдык. Ә хәзер без сезнең белән шәһәребезнең тагын бер бик күренекле урыны- китапханәгә барырбыз.
4 нче тукталыш. Китапханә.
А.б: Балалар, без китапханә эченә үтәбез. Үзегезне тәртипле, тыныч тотыгыз. Бу китапханә якташыбыз, язучы Сөббух Рәфыйков исемен йөртә (портреты күрсәтелә). Аның исеме шулай ук Зәй шәһәренең бер урамына бирелгән. Китапханәдә бик күп китаплар, журналлар бар.
Б-ш: Ә сез үзегезнең шәһәрдә үсеп чыккан нинди күренекле шәһесләрне беләсез?
Балалар: Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, җирле язучылар-Флүн Разов, Госман Мухамов, Анатолий Цыганов.
А.б: Әйдәгез, алар иҗат иткән шигырьләрне искә төшерик.
4 бала: Зәйдә үскән сәнгать кешеләре,
Олы юлдан алга киттеләр.
Аяз Гыйләҗев һәм Мөдәррисләр
Үз якларын данлы иттеләр.
5 бала: Сәхнәләрдә Наил Дунай уйный,
“Гөргери кияүләрен”.
Ә Батулла исбат итә
Милләтнең үткәннәрен.( Михаил Денисов)
5 нче тукталыш. “Карамалы” ял паркы.
А.б: Шәһәребезнең тагын бер гүзәл урыны- Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге “Карамалы” ял паркы. Ринат Шәех улы Фәрдиев - район һәм шәһәр тарихына матур гамәлләре, күркәм эшләре белән кереп калган шәһес. Зәйлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән бу парк та ул җитәкчелек иткән чорда төзелә башлады. Аның якты истәлеге булып паркта стелла урнаштырылды. Җирле язучы Сания Әхтәмова аның турында болай дип язды:
Бу тормыш - атылган йолдызның
Җиһанны нурлаган балкышы.
Иң матур җирендә өзелгән
Илаһи моңлы җыр тавышы.
Тик ул җыр онтылмас, ул яшәр,
Искәртеп олуг зат кадерен.
Бу исем мәңгегә яктыртыр,
Җылытыр зәйлеләр хәтерен.
“Карамалы” паркы – ул зәйлелзрнең горурлыгы. Без аны һәрвакыт чиста, матур итеп тотарга тырышабыз. Паркта гүзәл чәчәкләр, фонтаннар, аллеялар бар. Сәхнәдә атна саен төрледән-төрле чаралар үткәрелә.
Б-ш: Әйдәгез, без дә күңелле итеп ял итеп алыйк.
Бию”Губки-бантиком”
А.б: Менә, балалар, бүгенгә сәяхәтебез тәмам. Әйдәгез, шарларга утырып, бакчага кайтыйк.
(Шарларда очалар)
А.б: Сәяхәтебез сезгә ошадымы?
-Әйе.
Б-ш: Миңа да бик ошады. Минем сезгә күчтәнәчләрем бар. (конфетлар тарата)
А.б: Син кечкенә бер шәһәрсең,
Гади, тыйнак халкың бар.
Республикамның бер кисәге-
Мактанырга хакым бар.( Госман Мухамов)
Тәрбияче: Уразайкина Р.В.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ямьле яз.
Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...
"Хуш киләсең, ямьле көз!"
Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....
Зәем, син ямьле төбәгем!
Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр с...
Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).
Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....
Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"
Сандугачкай,сайра, сайра,Котлап язгы таңнарны.Туган җирдәй гүзәл җирләрДөньяда тагын бармы? ...
МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»
МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...
Дөнья ямьле булсын өчен гаилә кирәк!
Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өченУМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле....