Ямьле яз.
план-конспект занятия (окружающий мир, средняя группа) по теме

Загидуллина Эндже Абдулфартовна

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon enzhe.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Катнаш төрдәге Балтач 4 нче номерлы балалар бакчасы

муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

«Ямьле яз»

Уртанчылар төркеме белән күрсәтелгән танып белү эшчәнлеге.

I кв.категорияле тәрбияче: Загидуллина Э.А.

Максат: балаларны язгы табигать куренешләре белән таныштыру, аларны күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү.

Бурычлар:

  1. Язгы табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү;
  2. Чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык кунекмәләрен үстерү;
  3. Тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне әйтә белергә өйрәтү.

Жиһазлау: мольберт такталары (2 данә.), интерактив такта, яз фасылын чагылдырган рәсемнәр, слайдлар.

Танып белу эшчәнлеге: Күке белән таныштыру

Социальләштерү: сөйләм күнекмәләрен үстерү,  сүзлек байлыкларын арттыру.

Матур әдәбият уку: эмоциональ халәт тудыру, сәнгатьлелекләрен үстерү.

Нәфәсәти сәнгать: чиста, пөхтә эшләргә өйрәтү, эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп соклану.

Эшчәнлек барышы.

Т-че: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?

Б-р: Яхшы.

Т-че: Кәефләрегез яхшы булуга мин бик шат.

Балалар: Безгә кунаклар килгән. Эйдәгез, аларны сәламлик.

l. Яз турында сөйләшү.

Т-че: Балалар, игътибарыбызны барыбыз да шушы тактага юнәлтик. Нәрсә күрәсез?

Б-р: Ак битләр.

Т-че: Эле аның икенче ягында нәрсәләрдер бар, беләсегез киләме? Эйдәгез болай эшлибез. Мин кемнең башыннан сыйпыйм, шул бала битне бора һәм нәрсә күрүен әйтә.

(Балалар рәсемнәрне ачалар, нәрсә күрүләрен әйтәләр).

Т-че: Бу рәсемдә кайсы ел фасылына туры килүен белергә ярдәм итүче рәсемнәр ясалган. Без  аларны әйтеп чыгыйк та, жавап табыйк.

Б-р. – Кояш көлә,

        - Кар эри

       - Урамнарда гөрләвекләр ага.

       - Жылы яклардан кошлар кайталар.

- Без аларны сыерчык оялары ясап каршы алабыз.

- Яңгырлар ява.

- Агачлар йокыдан уяна, бөреләнә.

- Өй түбәләреннән тамчылар тамды.

- Беренче чәчәкләр күренә башлады (умырзая, тузганак).

- Кошларга оялар эшләп куябыз.

Т-че: Балалар, сез кайсы вакыт турында сөйләдегез.

Б-р: Яз турында.

Т-че: Бик дөрес, рәхмәт.

II.Слайдлар карау.

Т-че: Балалар, эйдәгез экранга күз салыйк. (яз турында слайдлар карау) Сез дә язны нәкъ шулай тасвирладыгыз, рәхмәт. Инде уен да уйнап алыйк. “Нәрсә артык” икэн.

III. Күчмә кошлар.

.

Т-ч: Балалар, көннәр озынаеп, кояш җирне ныграк җылыта башлагач, табигатькә яз килүе көннән-көн арта. Җылы яклардан кошлар да кайтты. Әйдәгез, яз турында, кошлар турындагы шигырьләрне искә төшерик әле.

Раил:

Җырчы кошлар кайтсын,

Кырда үлән калыксын,

Елга боздан арчылсын,

Кояш йөрсен күк тулып

Алтын шар кебек булып.

Әмир Д:

Килсен әйдә, килсеннәр,

Без дуслары кошларнын,

Оялар куйдык, керсеннәр,

Буләге дип дусларның.

Һәр җирен тикшереп, оялар сайласыннар.

Сайрасыннар безне мактап

Шатланып сайрасыннар.

Динә (сыерчык):

Ерак-ераклардан канат кагып

Диңгезләрне кичеп, арып-талып,

Туган җиребезне  сагынып кайттым.

Җылы яктан сәлам алып кайттым.

Зәринә (карлыгач):

Койрык озын, ак түшем,

Кыска томшык мин үзем,

Соңа калып киләм мин,

Чебен-черкиләр чүплим,

Үз эшемне беләм мин.

Лилия (күке):

Бала чыгармыйсыз диеп

Гаеплисез, мин беләм

Йонлач кортларны аулыйм мин

Мактаулы шуның белән.

Т-че: Балалар, кошларның нәрсәләре парлы? (Экранга карап әйтү).

Б-р: Канатлары, тәпиләре, күзләре.

Т-че: Экранга күз салыйк әле. Сез анда ничә карлыгач күрәсез? Бу күпме, азмы?

Балалар, мин сезгэ бер шаян табышмак та әйтеп карыйм әле. Җавап кем тизрәк табар.

Безнең өстән оча кошлар:

Күгәрчен, чуртан, күке

Сыерчык, песнәк, тургай.

Ничә кош, әйтче тизрәк.

Б-р:5 кош. (балаларның жаваплары тынлана).

Т-че: Балалар, кошлар турында шигырьләрне искә төшереп алыйк әле.

Т-че: Рәхмәт сезгә, балалар. Кошлар турында шигырьләрне онытмагансыз икән. Ә җылы яклардан кыш кышлап, язын безгә кайтучы кошларны ничек дип атыйлар?

Б-р: Күчмә кошлар.

Т-че: Ә без күчмә кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

Б-р: Оялар ясап.

IV. Картина өстендә эш.

Т-че: Балалар, бу рәсемне без сезнең белән менә бу торбалар аша карыйк әле. Сез анда нәрсә күрәсез, әйтеп бирегез. Бер генә предметны әйтегез. Ә мин сез күргән әйберләрне кечкенә тамгалар белән билгеләп барырмын. (Балалар картинада нинди предметларны күрәләр,әйтеп чыгалар).

Т-че: Б-р,  игътибар б/н башта рәсемгә карагыз, аннан тактага ясалган тугәрәкләргә карагыз hәм ике тугәрәкне бергә кушарга кирәк, аларны сызыклар белән тоташтырыйк hәм ни өчен кушканны анлатып бирик. (Балалар тоташтыралар hәм җөмлә төзеп әйтәләр).

Т-че: Рәхмәт сезгә, балалар, сез бик матур җөмләләр төзедегез.

V. Күке турында сөйләшү.

Т-че: Балалар, без сезнең белән бик күп табышмакларны үзебез уйладык. Әйдәгез, бүген дә бер табышмак уйлап карыйк. Менә бу рәсемнәрдән нинди табышмак төзеп булыр икән? (Балалар алдына  рәсемнәр куела һәм алар табышмак төзиләр).

Үзе кычкыра, ләкин әтәч түгел.

Оча, тик самолёт түгел.

Чит ояга йомырка сала, ләкин бала чыгармый.

Ул нэрсә?  (Күке. Экранда Күке  рәсеме чыга).

Т-че: Әйе, бу күке. Күке урман кошы. Ул бик күп башка кошлар ашамаган йонлач кортларны бетерә. Ул көненә 100 корт ашый ала икән. Күке бала чыгармый. Чөнки  аның йомыркаларын җылытырга тән температурасы җитми. Үзеннән соң балалар калдыру өчен, йомыркасын чит ояларга сала.

Т-че: Әйдәгез, балалар, «Торыйк-торыйк, торналар» уены уйнап алыйк.

(Балалар аркалары белән тугәрәк ясап, урындыкларда утыралар. Уртада алып баручы.)

Торыйк-торыйк, торналар,

Торкылдашып торалар.

Торганнары очып китә,

Тормаганны тоталар.

Әйтеп бетерүгә, алып баручы кулларын чәбәкли, балалар урындыкларыннан сикерешеп торалар. Тормаган балаларга алып баручы аркасына кагыла, урындыкларны алышалар.

V. Рәсемне ясап бетер.

(Серле битләр).

Т-че: Балалар менә монда серле битләр бар. Аларда нәрсә ясалганын белү өчен бер генә төскә буярга кирәк. Әйдәгез әле, эшләп карыйк.

(ак биткә алдан шәм белән чәчәк рәсемнәре ясала һәм аларны буяу).

Нәрсәләр килеп чыкты.

Б-р: Чәчәкләр.

Т-че: Йәгез әле, рәсемнәрегезне апаларга да курсәтегез. (курсәтәләр).

Т-че: Балалар, әйдәгез искә төшерик. Бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә иң ошаган нәрсә булды? Кәефләрегез ничек?

Булдырдыгыз, балалар! Мине бик сөендердегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хуш киләсең, ямьле көз!"

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....

“Зәем, син ямьле төбәгем!”

(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр ...

Зәем, син ямьле төбәгем!

Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр с...

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"

Сандугачкай,сайра, сайра,Котлап язгы таңнарны.Туган җирдәй гүзәл җирләрДөньяда тагын бармы?                             ...

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...

Дөнья ямьле булсын өчен гаилә кирәк!

Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өченУМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле....