"Югалган бияләйләр" (2 кечкенәләр өчен бәйрәм иртәсе)
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Халилова Айназ Айдашовна

2 кечкенәләр төркеме- Яңа ел

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2 кечкенәләр- яңа ел39.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Югалган бияләйләр”

(2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел

программасы)

Музыка җитәкчесе:

Халилова А.А.

2011

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар җинел музыка астында залга керәләр. Чыршы астында бияләй сынарлары ята.

Т: Балалар, карагыз әле, нинди матур чыршы. Аңа төрле уенчыклар эленгән. Нишләптер чыршының утлары янмый. Әйдәгез “Чыршы, чыршыкай, утыңны яндыр”, дип әйтеп карыйк (утлар янмый). Әйдәгез өреп карыйк (утлар янмый). Бер булмаса чәбәкләп карыйк (утлар яна). Менә утлар да янды, ә хәзер чыршы янында җырлап- биеп, күңел ачыйк.

Җыр “Кечкенә чыршы”

(балаларның шигырьләре яңгырый)

Т: Балалар, карагыз әле, нәрсә ята монд?

Б: Бияләй

Т: Сезнең бияләй түгелме бу? Кемнеке икән?

(ишектән елап куян керә)

Т: Куян, нәрсә булды? Ник елыйсын?

К: Чыршы янында уйнап йөри идем, бер бияләем төшеп калган, күрмәдегезме, балалар?

Т: Синең бияләй икән, без таптык аны.

К: И-и рәхмәт, балалар, нык өшегән идемэ

Т: Куянкай, бияләйләреңне югалтма. Өшесәң без сине хәзер җылытабыз. Әйдәгез “Соры куяннар” дигән җыр җырлап алабыз.

Җыр “Соры куяннар”

Т: Безнең куяныбыз җылынып бетмәде бугай, әйдәгез уйнап алабыз.

Уен “Ачык авыз” (кишер белән)

Т: Балалар, монда тагын бер бияләй ята. Монысы бик зур, аюныкы түгел микән. Карагыз әле, якын тирәдә аю юкмы? (чыршы төбендә аю йоклап ятканын күрәләр) Әйдәгез әле  аюны йокыдан уятыйк, бәйрәмне күрәлмичә кала.

Бию  “Снежинки”

Аю: Кем монда миңа йокларга бирми?

Т: Аю, бу без синең якын дусларың, без чыршы бәйрәме үткәрәбез. Бер бияләй таптык, синеке түгелме?

Аю: Минеке, балалар, урман җәнлекләре белән уйнаганда төшеп калган. Рәхмәт. Әйдәгез бер җырлап алыйк әле.

Хоровод “Кар яуган”

Т: Балалар, карагыз әле, монда тагын бик матур бияләй ята, кемнеке микән? Тегендә бик еракта кар кызы йөри, нишләп йөри икән? Бәлки бияләен эзлидер, әйдәгез чакырабыз?

Б: Кар кызы, кил монда (3 тапкыр)

(кар кызы керә)

Т: Нәрсә булды, кар кызы, нишләп күңелеэ бик боек.

К: Бияләемне югалттым, эзлим таба алмыйм.

Т: Без таптык аны, чыршы төбендә ята иде. Син бик өшегәнсең дә, бияләеңне бер биеп күрсәтсән генә бирәбез.

Кар кызы биюе

К: Җылыныплар киттем, рәхмәт сезгә, балалар. Минем сезгә бер тбышмагым бар, җавабын белерсез микән?

Килә ерак җирләрдән

Кар бураннар туздырып

Ел да олы капчыгына

Күчтәнәчләр тутырып

Үзе шаян, сүзгә бар

Ул кем була?

Б: Кыш бабай

К: Бик дөрес әйтәсез. Ә кая микән соң ул, кыш бабай?

(ишектән кар йомарламы бер керә, бер чыга)

Т: Монысы нәрсә? Безнең белән кыш бабай шлай шаяра микән? Әйдәгез кызык итәбез, кыш бабайдан качабыз.

(чүгәләп битләрен каплыйла, ишектән Кыш бабай керә)

Кыш бабай: Мин эчкә тәгәрәтәм, ул кире тәгәри. Бәтәч, күчтәнәчләр беркемгә дә кирәкми ахры, балалар да күренми, Кызым да юк. Таба алмасам башка бакчага китәрмен инде.

(эзләп карый, кунаклардн да сорый)

Кыш бабай: Юк, мин адаштым бугай. Алай дисәм чыршы үземнеке, И-и, булмаса бер биеп алыйм әле, аякларым да җылынып китәр.

Кыш бабай биюе

(ул биегәндә балалар басып кул чабалар)

Кыш бабай: Кай арада монда булдыгыз? Мин сезне эзләдем, таба алмадым. Сез кайда идегез?

Т: Без шаярдык, монда гына качкан идек.

К.к. Бабакай, әллә мине күрмисең дә инде?

К.б. Күрдем, шатлыгымнан сүз дә әйтә алмый тора.

К.к. Бабакай, синен чыршы бүген тагын да матурырак. Әйдәгез бер җырлап алыйк.

Җыр “Чыршы”

К.б. Матур җырладыгыз, балалар.

Т: Безнең балалар матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр.

(балалар шигырь  сөйлиләр) 

К.б. Бик күп шигырьләр ятлагансыз. Рәхмәт сезгә балалар.

Бию

К.б. Бигрәк күңелле сезнең белән. Ә сез суыктан курыкмыйсызмы? Яле, кулларыгызны сузыгыз әле.

Уен “Өшетү”

К.б. Сез бигрәк уңганнар.

Т: Әйдәгез Кыш бабайга җырлап күрсәтәбез.

Җыр “Кыш бабай”

К.б. Рәхмәт, балалар, бик уңган балалар икәнсез. Ләкин безгә китәргә кирәк, Сезгә яңа елымны калдырам.

Яңа ел: Яңа  йортның ишеген ачкан кебек

             Сезнең янга мин дә килеп кердем

             Нигезләрем минем ныклы булсын

             Котлы булсын бу ел, котлы булсын.

(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә, бәйрәм тәмамлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

кечкенәләр төркемендә матур әдәбият/ сөйләм үсешеннән йомгаклау эшчәнлек

Рус халык әкиятләренең эчтәлекләрен искә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү....

2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...