«Матур чыршылар» темасына оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)
мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
_matur_chyrshyla_itogovoe_zanyatie.docx | 25.84 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет
мәктәпкәче яшьтәге балаларга белем бирү учреждениясе
«47 нче номерлы гомумүстерешле балалар бакчасы»
«Матур чыршылар» темасына
оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы
мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Әзерләде һәм үткәрде:
Сафиуллина Г.Р.,
47 нче балалар бакчасы
югары категорияле тәрбиячесе
Түбән Кама, 2020
Дата | 24.03.2020 |
Тема | “Матур чыршылар” |
Яшь төркеме | Мәктәпкә хәзерлек төркеме |
Төп белем бирү өлкәсе | Нәфис-эстетик үсеш |
Интеграль белем бирү өлкәләре | Танып белү усеше Сөйләм үстерү үсеше Нәфис эстетик үсеш Физик үсеш |
Максат | Ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, тозлы камырдан шарлар әвәләү күнекмәләрен ныгыту; әвәләнгән кисәкләрне тоташтырып чыршы ясарга, аны бизәргә өйрәтү. Иҗади сәләтләрен, хыялларын үстерү. Пөхтәлек, сабырлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. |
Бурычлар | Тәрбия бурычы: табигатькә, чыршыларга сак караш, мәхәббәт тәрбияләү, аралашу күнекмәләре үстерү Үстерү бурычы: кул һәм бармак чуклары хәракәтләрен үстерү, күзаллауны, хәрәкәт координациясен үстерү. Белем бирү бурычы: балаларның кышкы табигать турында күзаллауларын ныгыту. Яңа ел бәйрәме, традицияләр турында белемнәрен арттыру, гомумиләштерүче сүзләрне ныгыту. |
Көтеп алынган нәтиҗә | Тозлы камырдан әвәләуне ныгыту, чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү. |
Методик алымнар | Сорау биру, нәфис сүз, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш,уен.. |
Җиһазлау | Тозлы төсле камыр, чыршы рәсеме һәм уенчыклары, стека. |
Балаларны оештыру | Әнгәмә |
Индивидуаль эш | Риналь, Дәрия белән әвәләү ысылларын кабатлау. |
Сүзлек өстендә эш | Кыш – салкын, чыршы - матур, яшел, уенчыклар ялтырый, төрле төстә. |
Алдан үткәрелгән эш | Рәсемнәр карау, күзәтүләр. |
Эшчәнлек төзелеше: | Кереш өлеш: Шигырь уку, кыш, яна ел бәйрәме турында әңгәмә. Төп өлеш: Мультфильм карау. Әңгәмә. Мөстәкыйль эш. Ял минуты. Йомгаклау: Әңгәмә |
Эшчәнлек барышы | Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле хәзер елның нинди фасылы? (Балалар җаваплары). Кыш көнендә булган үзгәрешләр турында балалар белән әңгәмә. (Көннәр кыскара-төннәр озыная, утны иртәрәк яндыралар, өйдә эштән соң якты булса бик күп эшләр эшләргә була, һ.б.) -Балалар, сез кыш айларында өйдә кичләрен нәрсәләр эшләргә яратасыз? Нинди бәйрәмгә әзерләнәсез? (Балалар җаваплары: әни ашарга пешерә, әби оек - бияләй бәйли, телевизор карыйбыз, уйныйбыз, чыршы бизибез, кабызабыз, чыршы утларына карап сокланабыз). Т.: Минем сезгә кечкенә шигырь укып китәсем килә. Ямь-яшел ылыслары, Балкып тора утлары Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай. Сиңа килгән кунаклар – Аюлар һәм куяннар. Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай. Әйлән-бәйлән уйныйбыз, Биибез дә җырлыйбыз. Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай Т: Балалар бу шигырь нәрсә турында? (Балалар җаваплары).Чыршынын ылыслары нинди? ? (Балалар җаваплары). Уенчыклар ни өчен кирәк? (Балалар җаваплары) Т: Без сезнең белән бүген чыршылар әвәләрбез. (Үрнәкләрне карыйбыз). Т: Хәзер яна ел бәйрәме турында кечкенә мультфильм озеген карап үтик (проектор ярдәмендә мультфильм күрсәтү). Сезгә эш барышын күрсәтеп үтәм: Иң беренче итеп кәүсәсен эшлибез, моның өчен камыр кисәген алып шар әвәлибез, аннары аны ике уч төбендә әвәләп таякчык формасын ясыйбыз. Хәзер кәүсәсен ясагач чыршы ылысларын ясыйбыз, шул ук ысул белән. Һәм стек ярдәмендә әзгенә кисеп ылыс ясыйбыз.Төрле төстәге камырлардан шарчыклар әвәләп чиратлаштырып чыршы ылысларын әйләндереп алабыз. Шарчыклар бер-берсенә ябышып торсын өчен ботакларны һәм шарчыкларны юешләргә онытмыйбыз. Мәрҗәннәр, стека белән бизәп куйсагыз да була. Үзлектән эшли башлаганчы әйдәгез әле азырак хәрәкәтләнеп алыйк: "Кар бабай" уены Без урамда уйнадык, уйнадык, (Балалар бүлмә буйлап йөриләр) Без Кар бабай ясадык, ясадык, (Куллары белән түгәрәк ясыйлар) Кар бабай миннән биек, бик биек, (аяк очларына басып, кулларын күтәрәләр) Кар бабай миннән юан, бик юан, (кулларын як-якка җәяләр) Ә Кар әби тәбәнәк, тәбәнәк (Чүгәлиләр) Китте менә тәгәрәп (куллары белән тәгәрәү күнегүен күрсәтәләр). Т: Ә хәзер мөстәкыйль эш. (Тәрбияче балаларга кирәк чакта ярдәм итеп, киңәш биреп йөри.) Эшчәнлеккә йомгак ясау. Балалар ясаган чыршыларны бер өстәлгә подноска куялар. Чыршыларны карап үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар. Т: балалар, ә хәзер иң изге теләкләрегезне, хыялларыгызны уйлап әйтегез. Бу хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын. Исән-сау булыгыз! |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Чыршылар кайчан кабына"("Когда зажигаются ёлки")
Җиңел көйгә бәләкәйләр залга керәләр, түгәрәк ясап басалар.Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез барыгыз да. Олыгыз, кечегез, яшегез,картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген бездә дә Яңа ел бйрә...
Технологиялық картасы. Технологическая карта организованной учебной деятельности для средней группы
Занятие по математике в средней группе. Рекомендовано для воспитателей детских садов. Занятие построено в игровой форме....
Технологиялық картасы. Технологическая карта организованной учебной деятельности для средней группы.
Занятие по рисованию в средней группе. Материал доступный и интересный. Подобраны стихи, загадки и физминутки по теме "Грибы."....
I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 ) Атна Тема Бур...
Зур энә карагы белән таныштыру, технологик карта
Зурлар төркеме өчен технологик карта...
"Акбай кунакка килгән", технологик карта
Уен эшчәнлеге аша балаларда татарча аралашуга теләк тудыру...
«Кыш» темасына оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы зурлар төркеме балалары өчен
Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен ачыклау, кыш билгеләре турындагы күзаллауны киңәйтү....