Зур энә карагы белән таныштыру, технологик карта
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Архипова Венера Алексеевна

Зурлар төркеме өчен технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл arhipova_va_tehnologicheskaya_karta.docx26.52 КБ

Предварительный просмотр:

ЗУР ЭНӘ КАРАГЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ

                                                       Архипова Венера Алексеевна

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

Бу эшчәнлек өлкәннәр төркемендә эшләүче тәрбиячеләр, түләүле белем бирү тәрбиячеләре өчен ярдәмлек. Балаларны бөҗәкләрнең исемнәре, тышкы кыяфәте, тән тезелешенә хас үзенчәлекләрнең  яшәү урынына бәйлелеге, нәрсә белән туклануы, файдалы яклары, яшәү шартлары белән таныштыруга ярдәм итә.  Сүзләре иҗекләргә бүлү осталыгын ныгыту. Туган ягыбызда яшәүче, җир йөзендә югалып баручы бөҗәкләргә карата игътибарлылык һәм сак караш тәрбияләргә булыша. Халкыбызның нәфис сәнгате сәйлән үрү осталыгына якынайта.

Тема:

Зур энә карагы  белән таныштыру

Балаларның яшь төркеме:

Өлкәннәр төркеме

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып – белү үсеше

Белем бирү өлкәләрен интегральләштерү:

Сәнгать һәм эстетик зәвык үсеше

Сөйләм үстерү үсеше

Физик үсеше

Үткәрү формасы:

Төркемләп( фронталь)

Җиһазлар:

Сулыклар сүрәтләнгән рәсемнәр, зур энә карагы рәсеме, проектор , ноутбук, магнитофон, Татарстанның Кызыл китабы, “В лесу” диск. Энә карагы ясау өчен  схемалар, бисер №8, стеклярус һәр балага аерым тәликәләрдә, проволока һәр балага 30 см, эзер энә караклары, күл.

Алдан эшләнгән эшләр:

Сулыкларда яшәүче тереклекләр турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, сораулар ярдәмендә нәрсә белән тукланулары, дошманнардан ничек сакланулары, табигатькә ничек җайлашулары ачыклау, схемалар белән эшләү кагыйдәләрен кабатлау.

Тәрбияченең эшчәнлеккә әзерләнү буенча алдан эшләнәсе эше:

Сулыкларда яшәүче тереклекләр турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, сораулар ярдәмендә нәрсә белән тукланулары, дошманнардан ничек сакланулары, табигатькә ничек җайлашулары ачыклау, схемалар белән эшләү кагыйдәләрен кабатлау.

Максат:

Бөҗәкләргә карата сак караш тәрбияләү.

Белем бирү программасы  бурычлары:

Милли төбәк компоненты тәрбияләү буенча белем бирү программасы  бурычлары:

Тәрбия бурычлары:  бөҗәкләргә карата сак караш тәрбияләү.

Үстерү  бурычлары: бөҗәкләрнең исмен кабатлау, иҗекләргә бүлү осталыгын ныгыту. Табигатьтәге  азык чылбыры  турындагы белемнәрен ачыклау. Схема кулланып бисер һәм проволока ярдәмендә энә карагы ясау, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

Белем бирү бурычлары: аның  тышкы кыяфәтенә, тән тезелешенә хас үзенчәлекләрнең  яшәү урынына бәйлелеге, нәрсә белән туклануы, файдалы яклары, яшәү шартлары турында белем бирү.

Туган ягыбызда яшәүче, җир йөзендә югалып баручы бөҗәкләргә карата игътибарлылык һәм сак караш тәрбияләү.

Эшчәнлекнең структурасы:

- Оештыру

- Балаларның белемнәрен актуальләштерү.( бөҗәкләрне рәсемнәре буенча тану, иҗекләргә бүлеп урнаштыру)

- Энә карагы  турында табышмак чишү.

- Зур энә карагы турында   турында тәрбияче сөйләме (рәсемнәр  карау, сораулар)

-И. Крылов “Стрекоза и муравей” уку

-  Физ. минут “ Очты, очты ”

- Бөҗәкләр турында әңгәмә?

-  Схема кулланып бисер һәм проволока ярдәмендә музыка астында  энә карагы ясау.

-  Йомгаклау.

I.Оештыру

Төркем бүлмәсендә ярым түгәрәк ясап утырышалар.

 II. Төп өлеш.

Балаларның белемнәрен актуальләштерү. (проектор аша бөҗәкләрне рәсемнәре буенча тану, иҗекләргә бүлеп урнаштыру)

-Балалар  мин сезгә  бер рәсем күрсәтәм, нәрсәләр икән болар, бер сүз белән атагыз әле. (проекторда бөҗәкләр рәсемнәре күрсәтәм)

- бөҗәкләр

- Әйе дөрес, болар бөҗәкләр. Балалар болынга очарга чыкканнарда озак кына очып йөргәннәр һәм үзләренең исемнәрендә. Йортларында онытканнар, әйдәгез аларга булышабыз.

(энә карагы  турында табышмак чишү).

Зур энә карагы турында   турында тәрбияче сөйләме (рәсемнәр  карау, сораулар)

-Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.(Энә карагы турында табышмак)

-Зур вертолет кырлар, болыннар буйлап очты һәм чәчәк өстенә ял итәргә төште.(энә карагы)

-Әйе энә карагы.

-Балалар энә каракларының кайбер төрләре  Татарстанның кызыл китабына кертелгәннәр.

-Нәрсә соң ул кызыл китап? Кем ничек уйлый, ул ни өчен кирәк?(Кызыл китапны күрсәтәм).

-Сирәгәеп бара торган тереклекләр, сакларга кирәкле хайваннар,үсемлекләр,кошлар..............

 -Без бүген сезнең белән Кызыл китапка кертелгән- зур энә карагы  белән танышырбыз.(проектор аша рәсем күрсәтә)

    12 см кадәр озынлыктагы бөҗәкләр отрядына керә. Канатлары 9 см га кадәр җитә. Күзләре зур һәм катлаулы. Мыеклары кыска. Челтәр сыман дүрт канаты бар. Аларның бик күп төрләре бар. Бик яхшы очалар. Су буйларында ерткыч яшәү рәвеше алып баралар.Төрле бөҗәкләрне һавада ук тотып алып тукланалар.  Энә караклары күкәйләрен суга яки су кырыендагы үләннәргә салалар. Личинкаларының үсеше суда уза. Кечкенә балык, бака лечинкалары, су үсемнәр белән тукланалар,  суда саңаклары белән сулыйлар. Саңаклары койрык өлешендә урнашкан.Таяк формасыда судан чыгып үләннәргә ябышалар һәм үсешләрен дәвам итәләр.Аларның бу халәтен икенче төрле наядалар әйтәләр. Башка бөҗәкләрнең бу үсешен “куколка” , яки курчак дип атыйлар. Бу хәлдә алар ашамый һәм селкенмиләр. Үсеп җиткәч аның кабыгыннан чыгалар, аларның инде канатлары да үскән була. Әкренләп канатларын турайталар һәм  оча башлыйлар. Шул көннән башлап көн буе бертуктаусыз очып йөриләр. Кичен берәр үлән, яки агач ботакларына кунып иртәгә кадәр ял итәләр.  

Рус язучы  Иван Крылов Энә карагы белән кырмыска турында мәсәл язган. Әйдәгез әле шуны тыңлап китәбез . Язучының нәрсә турында әйтәсе килгән икән? Сез ничек аңлыйсыз?

(И. Крылов “Стрекоза и муравей” укыйм)

“Стрекоза и муравей”

Попрыгунья Стрекоза

Лето красное пропела;

Оглянуться не успела,

Как зима катит в глаза.

Помертвело чисто поле;

Нет уж дней тех светлых боле,

Как под каждым ей листком

Был готов и стол и дом.

Всё прошло: с зимой холодной

Нужда, голод настает;

Стрекоза уж не поет:

И кому же в ум пойдет

На желудок петь голодный!

Злой тоской удручена,

К Муравью ползет она:

"Не оставь меня, кум милый!

Дай ты мне собраться с силой

И до вешних только дней

Прокорми и обогрей!"-

"Кумушка, мне странно это:

Да работала ль ты в лето?"-

Говорит ей Муравей.

"До того ль, голубчик, было?

В мягких муравах у нас -

Песни, резвость всякий час,

Так что голову вскружило".-

"А, так ты..." - "Я без души

Лето целое всё пела".-

"Ты всё пела? Это дело:

Так пойди же, попляши!"(проекторда рәсемнәрен күрсәтәм)        

-Кырмыска җәй буе тырышып эшләгән,  ә энә карагы күңел ачып, ачып йөргән.

Физ. минут “ Очты, очты ”

- Ә хәзер бераз ял  итеп алабыз.

Физ.минут “ Очты, очты”(Утырабыз)  

Бөҗәкләр турында әңгәмә?

-Бөҗәкләр нәрсә белән тукланалар?

-Нинди файда китерәләр?

-Зыян китерә торган бөҗәкләр бармы?

-Кыш көне бөҗәкләрне күреп буламы?

Проблемалы ситуация булдыру. Мөстәкыйл эш.

Схема кулланып бисер һәм проволока ярдәмендә музыка астында  энә карагы ясау.

-Балалар карагыз әле минем бер күл рәсемем бар, ләкин ул буш анда бик күңелсездер әйдәгез. Карагыз әле аның кырыенда энә карагы лечинкалары күренеп тора. Аларга хәзер суык, үсә алмыйлар. Әйдәгез аларга булышабыз, бергәләшеп күл кырыена мәрҗәннәр кулланып энә караклары  ясыйбыз. Һәм төркемебезнең үзебез ясаган “Кызыл китабына” куярбыз.

-эшебезне башлаганчы искә төшерик, бисер белән ничек кулланырга, авызга кабарга ярыймы?, проволока белән сак эш итәргә кирәк. Ни өчен? Эшебезне схема ярдәмендә эшлибез. Кем схеманы аңлата?( музыка астында балалар мөстәкыйль рәвештә энә карагы  ясыйлар).

-Балалар карагыз әле нинди матур күл барлыкка килде.

III. Йомгаклау өлеше.

-Без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

-Кызыл китапка кертелгән нинди бөҗәк белән таныштык?

-Зур энә карагы .

-Бөҗәкләр турында сөйләштек.

-Иван Крыловның “Стрекоза и муравей” мәсәлен тыңладык.

Кулланылган әдәбият:

1.Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру: балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма, 1 кисәк.-Казан: ИПКРО РТ, 2002.

2.На поляне детства: хрестоматия для воспитателей дошкольных образовательных учреждений и родителей. – Казань: Редакционно-издательский центр, 2011.

3.Красная книга Республики Татарстан (животные, растения, грибы). Издание 2 – Казань. Издательство – Идел- пресс, 2006-832с.

          4. Мартынова Л. Фигурки из бисера. Издательство - Культура и традиции,  2004 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по социально-личностному развитию детей во 2- младшей группе Тема занятия: «Народна игрушка» Колышкина Надежда Михайловна, воспитатель МДОУ ЦРР – д/с № 3, с. Карагай, Пермский край

Цель: Развитие эмоционально - ценностного отношения детей к русской народной игрушке.Проведение занятий  по социально-личностному развитию детей является одной из формы взаимодействия воспитателя...

"Зур энә карагы белән таныштыру" таннып белү үсеше буенча презентация

"Зур энә карагы белән таныштыру" таннып белү үсеше буенча презентация...

"Акбай кунакка килгән", технологик карта

Уен эшчәнлеге аша балаларда татарча аралашуга теләк тудыру...

«Кыш» темасына оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы зурлар төркеме балалары өчен

Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен ачыклау, кыш билгеләре турындагы күзаллауны киңәйтү....

Доклад. Тәрбиячеләр өчен.Тема: "Балаларга тел өйрәтүдә, яңа технологик алымнар куллану"

Тaтарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләченең беренче номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем  учреждениесе...