Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке.
календарно-тематическое планирование по рисованию (младшая группа) по теме
Рәсем ясау буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rsem.doc | 184 КБ |
Предварительный просмотр:
Рәсем
Атна темасы | Тема. Программа эчтәлеге |
Сентябрь | |
“Исәнме, бакча!” | “Краска белән танышу” Балаларны краска белән таныштыру, рәсем ясау теләген үстерү, пөхтәлекне булдыру. |
“Минем өем” | “Теремкәй тәрәзәсе” Поролон томпон ярдәмендә эзләр калдырып теремкәй тәрәзәсе ясау, хәтерне үстерү. |
“Көзге уңыш” | “Тәмле компот” Бармаклар белән ясау техникасын дәвам итү. |
“Көзге төсләр” | “Мин яраткан яңгыр” Бармаклар белән ясау техникасы белән танышу, нокталар ясау ысулын кулланып яңгыр ясау. |
Октябрь | |
“Хайваннар дөньясы” | “Чебиләр өчен ярмалар” Бармаклар белән нокталар ясауны дәвам итү, өчкә кадәр санау. |
“Мин – кеше” | “Назлы кояш” Бармаклар белән ясауны дәвам итү, “нур” төшенчәсе белән таныштыру, вак моториканы үстерү. |
“Халык сәнгате һәм гореф-гадәтләре” | “Атка коерык” Туры сызыклар ясарга өйрәнү, дымков аты сурәтенә коерык ясау, кызыксынучанлыкны үстерү, төп төсләрне: кызыл,сары ныгыту, хәтерне үстерү. |
“Безнең көнкүреш” | “Чашканы бизибез” Бармаклар белән нокталар төшереп чашка силуэтын бизәү, пөхтәлекне булдыру. |
Ноябрь | |
“Дуслык” | “Йомгаклар” Кисточка тотарга өйрәнүне дәвам итү, кисточка белән түгәрәкләп йомгаклар ясау, вак моториканы үстерү. |
“Транспорт” | “Поезд тәгәрмәчләре” (Коллектив эш) Поролон томпон ярдәмендә тиешле урында түгәрәк тәгәрмәчләр ясау, бергә эшләүне булдыру. |
“Сәламәтлек” | “Йолдызлы күк йөзе” Бармаклар белән түгәрәкләр ясау, пөхтәлекне булдыру. |
“Җәнлекләр кышка әзерләнә” | “Әкәм-төкән эзләре” Поролон томпон ярдәмендә озын сызыклар ясау, вак моториканы үстерү, икегә кадәр санау. |
Декабрь | |
“Исәнме, кыш!” | “Кар ява” Бармаклар ярдәмендә нокталар ясауны дәвам итү. |
“Һөнәрләр” | “Куянга ярдәм ит” Ярмада бармак белән сызыклар ясау, куян эзләре ясарга өйрәнү, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Бәйрәм калейдоскопы” | “Чыршыны бизибез” Поролон томпон ярдәмендә чыршыга бизәкләр ясау, кызыксынучанлыкны үстерү, пөхтәлекне булдыру. |
“Яңа ел” | “Аюга бүләкләр” Поролон томпон ярдәмендә турыпочмак формасындагы бүләкләр ясау, бизәү, кызыксынучанлыкны үстерү.
|
Гыйнвар | |
“Безнең курчак” | “Бияләйне бизибез” Бияләй силуэтын бизәү, пөхтәлекне булдыру, кышкы киемнәрне атый белергә өйрәнү. |
“Әкияттә кунакта” | “Тычканга оя” Кисточканы дөрес тотарга өйрәнүне дәвам итү, пөхтәлекне булдыру, түгәрәкне буяу. Әкиятнең эчтәлеген аңларга тырышу. |
“Этикет” | “Курчак өчен тәлинкәне бизәү” Кисточка белән түгәрәк ясау, бармаклар белән түгәрәкләр ясап бизәү, пөхтәлекне булдыру. |
Февраль | |
“Минем гаиләм” | “Еланнар гаиләсе” Поролон томпон ярдәмендә дулкынлы сызыклар ясау, кисточка белән еланга күзләр ясау, пөхтәлекне булдыру. |
“Куркынычсызлык әлифбасы” | “Светофор” Төсләр белән танышуны дәвам итү, кисточка белән пөхтә итеп түгәрәкләрне буяу, линияләрдән чыкмаска тырышу. |
“Безнең сакчыларыбыз” | “Мундир төймәләре” Түгәрәкләр ясау, карандашны дөрес итеп тотарга өйрәнүне дәвам итү, пөхтәлекне булдыру. |
“Маленькие исследователи” | “Шариклар” Поролон томпон ярдәмендә түгәрәк һәм овал формалар ясау, предметны төс белән туры китерергә өйрәнү. |
Март | |
“Әниләр көне” | “Әнигә яулыкны бизибез” Карандашны дөрес итеп тоту, яулыкны туры, дулкынсыман сызыклар белән бизәү, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Яхшылык” | “Язгы кояш” Бармаклар белән ясауны дәвам итү, пөхтәлекне булдыру. |
“Сәламәт буласыбыз килә” | “Әтәчкә борчаклар” Бармаклар белән нокталар ясауны дәвам итү, әкиятләргә кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Яз килде” | “Язгы тамчылар” Бармаклар белән нокталардан торган вертикаль сызыклар ясау, вак моториканы үстерү. |
Апрель | |
“Цирк” | “Түгәрәкләр” Төрле зурлыктагы түгәрәкләр ясау, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Кошларны каршылыйбыз” | “Сыерчыкка оя” Түгәрәк формадагы предметларны ясауны дәвам итү, пөхтәлекне булдыру, кошларга игелекле мөнәсәбәтне булдыру. |
“Тәртип” | “Тузганак” Поролон томпон ярдәмендә түгәрәкне буяу, кызыксынучанлыкны үстерү, пөхтәлекне булдыру. |
“Тылсымлы су” | “Дулкыннар” Кисточка белән дулкынсыман сызыклар ясау, әкияткә кызыксынучанлыкны үстерү. |
Май | |
“Яз һәм хезмәт бәйрәме” | “Яшел чирәм” Поролон томпон ярдәмендә кыска сызыклар төшерү, пөхтәлекне булдыру. |
“Җиңү көне” | “Бәйрәм салюты” Кисточка белән ясауны дәвам итү, пөхтәлекне булдыру, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Табигать дөньясы” | “Төлке өчен баскычлар” Поролон томпон белән ара калдырып кыска туры сызыклар ясау, пөхтәлекне булдыру. |
“Без зур үстек” | “Сигезаяк” Уч табаны төшереп ясау ысулы белән танышу, кисточка ярдәмендә рәсемне тулыландыру, пөхтәлекне булдыру, кызыксынучанлыкны үстерү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Художественно - эстетическое развитие (лепка) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
Әвәләү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
Сөйләм телен үстерү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
ФЦКМ буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Рәсем ясау буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Сөйләм телен үстерү буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЭМП) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
ФЭМП буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
ФЦКМ буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....