Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) на тему
Сөйләм телен үстерү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
soylm_tele.doc | 76.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Сөйләм телен үстерү
Атна темасы | Тема. Программа эчтәлеге |
Сентябрь | |
“Исәнме, бакча!” | “Безнең уенчыкларыбыз” Төркемдәге уенчыкларны карау, сүзлекне активлаштыру. |
“Минем өем” | “Хезмәт предметлары” Балаларны хезмәт предметлары белән таныштыру, актив сүзлекне яңа сүзләр белән баету, сорауларга җавап бирү. |
“Көзге уңыш” | “Яшелчәләр” Сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәнү, “яшелчәләр” берләштерү төшенчәсен аңлау. |
“Көзге төсләр” | “Көз килде” Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, табигатьнең сезонлы үзгәрешләрен күзәтергә өйрәнү. |
Октябрь | |
“Хайваннар дөньясы” | “Кем урманда яши?” Бер-берең белән аралашу теләген үстерү, актив сүзлекне баету, исем белән алмашлыкарны яраштырып әйтергә өйрәнү. |
“Мин – кеше” | “Мин – кыз, син –малай” Үзеңнең җенесеңне аера белергә өйрәнү, үзеңнең исем-фамилияңне атый белү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәнү.
|
“Халык сәнгате һәм гореф-гадәтләре” | “Матрешкалар бииләр” Яңа уенчыкларга кызыксынучанлыкны үстерү, уенчыкларны чагыштырырга өйрәнү, төп төсләрне: кызыл,сары ныгыту, хәтерне үстерү. |
“Безнең көнкүреш” | “Табак-савыт” Тема буенча сүзләрне ныгыту, берәү, икәү, күп, берәү дә юк төшенчәләрен ныгыту, кыска текстны истә калдырырга өйрәнү. |
Ноябрь | |
“Дуслык” | “Е. Батуринаның “Тупны коткарабыз” картинасын карау, А. Бартоның “Туп” шигырен уку” Балаларга картина сюжетын аңларга булышу, шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. |
“Транспорт” | “Машиналар” Транспорт төшенчәсе белән танышу, актив сүзлекне “машина”, “автобус” сүзләре белән баету. |
“Сәламәтлек” | “Маша-растеряшаны пөхтәлеккә өйрәтү” Гади пөхтәлек күнекмәләрен булдыру, киенү-чишенү тәртибен өйрәтү. |
“Җәнлекләр кышка әзерләнә” | “Кошлар кышын” Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сорауларга 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнү, кошларның тавышына охшатырга тырышу, актив сүзлекне баету, кошларга кышын мәрхәмәтлек хисләрен булдыру. |
Декабрь | |
“Исәнме, кыш!” | “Кыш” Тәрбияче сөйләменә игътибарны булдыру, текстны кабатлау, сорауларга җавап бирү, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәнү, “кыш” берләштерү төшенчәсе белән танышу. |
“Һөнәрләр” | “Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?” Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сорауларга 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнү, “биек-тәбәнәк”, “ерак-якын” рәвешләрен дөрес кулланырга өйрәнү. |
“Бәйрәм калейдоскопы” | “Чыршыны бизибез” Балаларны чыршы уенчыклары, аларның төсе, формасы белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирү, актив сүзлекне яңа сүзләр белән баету. |
“Яңа ел” | “Матур чыршы” Төркем бүлмәсендәге яңа ел бизәкләрен, чыршыны карау, тәрбияче сорауларына җавап бирү, актив сузлекне баету. |
Гыйнвар | |
“Безнең курчак” | “Курчакны урамга киендерү” Өлкәннәргә сораулар һәм йомышлар белән эндәшә белергә өйрәнү, кышкы киемнәрне атый белергә өйрәнү. |
“Әкияттә кунакта” | “Йомры икмәктә кунакта” Балаларның сөйләмен үстерү, сузлекне баету, өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән аралашырга өйрәнү, театраль – уен эшчәнлегенә кызыксынучанлыкны ныгыту. Вак моториканы үстерү. |
“Этикет” | “Кунакларны чәй белән сыйлау” Сөйләмдә йомышны, рәхмәтне белдергән сүзләрне, шулай ук исәнләшү һәм саубуллашу сүзләрен куллану, сөйләмнең диалог формасын үзләштерүнедәвам итү. Өстәл артында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру. |
Февраль | |
“Минем гаиләм” | “Әтәч һәм аның гаиләсе” Балаларны “гаилә” төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итү, әтәч гаиләсе мисалында гаилә әгъзәләренең бер-берсенә мәхәббәтен, хөрмәт хисләрен күрсәтү. |
“Куркынычсызлык әлифбасы” | “Машина һәм самолет” уенчыкларын карау Балаларны уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү, аларның төсләрен, формасын атау. Кызыксынучанлыкны, хәтерне үстерү. |
“Безнең сакчыларыбыз” | “Солдатиклар” Солдатик уенчыкларны карау, актив сүзлекне исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар белән баету. |
“Маленькие исследователи” | “Төрле-төрле предметлар” Шарик, кубик, турыпочмак геометрик фигураларын атарга һәм аерырга өйрәнү, сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сорауларга 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнү. |
Март | |
“Әниләр көне” | “Әни бәйрәме” рәсемен карау Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү, кем? нәрсә? кайда? сорауларына 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирү. |
“Яхшылык” | “Таня күгәрченнәр ашата” рәсемен карау Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү, кем? нәрсә? кайда? сорауларына 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирү. |
“Сәламәт буласыбыз килә” | А. Барто “Пычрак кыз” Балаларны А. Бартоның “Пычрак кыз” әсәре белән таныштыру, гади чисталык күнекмәләрен үтәү теләген үстерү, чисталык - сәламәтлекнең нигезе икәнен аңларга тырышу. |
“Яз килде” | “Кошлар килделәр” Рәсемдәге кошларны танырга өйрәнү, аларны атау, актив сүзлекне баету, кошларга кызыксынучанлыкны үстерү. |
Апрель | |
“Цирк” | “Клоун костюмын карау” Цирк турында күзаллауны булдыру, актив сүзлекне: цирк, арена, клоун, артист, парик сүзләре белән баету, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Кошларны каршылыйбыз” | “Күчмә кошлар” Күчмә кошларны танырга өйрәнү, аларны атау, актив сүзлекне баету, кошларга кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Тәртип” | “Безнең няня” Балаларның актив сүзлеген өлкәннәр хезмәтен чагылдыручы гамәлләр белән баету, хезмәткә хөрмәт хисләрен уяту. |
“Тылсымлы су” | “Тылсымлы су” Суның үзенчәлекләре (су кайнар, салкын, җылы, су үтә-күренмәле, кайбер предметлар суда бата), суның файдасы: юынабыз, кер юабыз, ашарга пешерәбез, суда коенабыз һ. б. белән танышу, кызыксынучанлыкны үстерү. |
Май | |
“Яз һәм хезмәт бәйрәме” | “Ни өчен курчаклар бәйрәмгә сөенәләр?” Бәйрәм өстәлен әзерләү, курчакларның бәйрәмгә бару ситуациясен уйнау, сөйләмнең диалог формасын үзләштерүне дәвам итү. |
“Җиңү көне” | “Без бәйрәмгә барабыз” Җиңү бәйрәме сурәтләнгән рәсемне карау, аның буенча сорауларга җавап бирү, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Табигать дөньясы” | “Язгы көннәр” Язгы күренешләр турында күзаллауны булдыру, төсләрне атый белү, кызыксынучанлыкны үстерү, тәрбияче сорауларына 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирү. |
“Без зур үстек” | “Безнең уенчыклар” Балаларның актив сүзлеген исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар белән баету. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Художественно - эстетическое развитие (лепка) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
Әвәләү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
ФЦКМ буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Художественно - эстетическое развитие (лепка/аппликация) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Әвәләү/кисеп ябыштыру буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Рәсем ясау буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Сөйләм телен үстерү буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЭМП) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
ФЭМП буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
ФЦКМ буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....