Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (младшая группа) по теме
ФЦКМ буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fktsm.doc | 184.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әйләнә тирә дөнья
Атна темасы | Тема. Программа эчтәлеге |
Сентябрь | |
“Исәнме, бакча!” | “Төркем белән танышу” Төркем бүлмәсендә ориентлаша белергә өйрәнү, сорауларга җавап бирү. |
“Минем өем” | “Юл йөрү кагыйдәләре” Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, сорауларга җавап бирү. |
“Көзге уңыш” | “Безнең бакча” Рәсемнәр карау, сорауларга җавап бирергә өйрәнү, “яшелчәләр” берләштерү төшенчәсен аңлау. |
“Көзге төсләр” | “Алтын көз” Табигатьнең сезонлы үзгәрешләрен күзәтергә өйрәнү, хәтерне үстерү, бер-береңә булышу теләген үстерү. |
Октябрь | |
“Хайваннар дөньясы” | “Йорт хайваннары” Хайваннарны бер-берсеннән аерырга өйрәнү, алар кебек аваз чыгару, актив сүзлекне баету, җәнлекләргә карата мәрхәмәтлек хисләрен булдыру. |
“Мин – кеше” | “Юл” Балаларны юл һәм тротуар төшенчәләре белән таныштыру. |
“Халык сәнгате һәм гореф-гадәтләре” | “Матрешка белән танышу” Балаларны рус халык уенчыгы: матрешка белән таныштыру, төп төсләрне: кызыл,сары ныгыту, хәтерне үстерү. |
“Безнең көнкүреш” | “Уенчыклар һәм табак-савыт” Табак-савытның ни өчен кирәк икәнен аңлату, кызыксынучанлыкны, сөйләм телен үстерү. |
Ноябрь | |
“Дуслык” | “Дуслык өе” Балаларга дуслыкның мәгънәсен аңлату, бер-береңә дуслык, яхшы булу, бер-береңә ярдәм итү теләген үстерү. |
“Транспорт” | “Җәяүлеләр юлы” Балаларны җәяүлеләр юлы “зебра” белән таныштыру. |
“Сәламәтлек” | “Шапшак малай Незнайка” Гади пөхтәлек күнекмәләрен булдыру, киенү-чишенү тәртибен өйрәнүне дәвам итү, чиста булу теләген арттыру, бер-береңә булышу. |
“Җәнлекләр кышка әзерләнә” | “Җәнлекләр кышка әзерләнә” Кайбер кыргый хайваннарны танырга һәм исемнәрен әйтергә өйрәнү, аларга хас үзенчәлекләрне билгеләү, җәнлекләрнең ничек кышка әзерләнүләре турында әңгәмә, җәнлекләртурында кайгырту, аларга карата кышын игелекле мөнәсәбәтне формалаштыру. |
Декабрь | |
“Исәнме, кыш!” | “Кем кайда яши?” Хайваннар турындагы белемнәрне арттыру, йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру, аларга хас үзенчәлекләрне билгеләү, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Һөнәрләр” | “Светофор” Балаларны светофор белән таныштыру. |
“Бәйрәм калейдоскопы” | “Курчакны киендерәбез” Балаларны кыш фасылы, аның үзенчәлекләре белән таныштыру, һава торышын билгеләргә өйрәнү, урамга киенә белергә өйрәнү. |
“Яңа ел” | “Җәнлекләр бәйрәмгә әзерләнә” Яңа ел бәйрәме белән танышу, сорауларга җавап бирү, күтәренке кәефне булдыру. |
Гыйнвар | |
“Безнең курчак” | “Машиналар” Балаларны машиналар һәм аларның төрләре белән таныштыру. |
“Әкияттә кунакта” | “Әкиятләр буйлап сәяхәт” Балаларны әкиятләр белән таныштыру, рәсемнәр буенча әкиятне әйтә белергә өйрәнү, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Этикет” | “Куянда кунакта” Сөйләмдә йомышны, рәхмәтне белдергән сүзләрне, шулай ук исәнләшү һәм саубуллашу сүзләрен куллануны дәвам итү, яшелчәләрне таный һәм әйтә белү. |
Февраль | |
“Минем гаиләм” | “Минем гаиләм” Балаларны “гаилә” төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итү, үз гаиләңә мәхәббәт, хөрмәт хисләрен уяту. |
“Куркынычсызлык әлифбасы” | “Пассажир” Балаларны пассажир төшенчәсе белән таныштыру, транспортта йөрү кагыйдәләрен өйрәнү. |
“Безнең сакчыларыбыз” | “Әти бәйрәме” Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру, ватаныбыз сакчылары - солдатлар турында белемнәрне арттыру, флаг белән танышу, тема буенча рәсемнәр карау. |
“Маленькие исследователи” | “Предметларның үзенчәлекләре” Предметларның үзенчәлекләре: йомшак, каты, җиңел, авыр, бата, йөзә белән танышу, кызыксынучанлыкны үстерү. |
Март | |
“Әниләр көне” | “Минем әнием” Дөньядагы иң мөһим кеше – әни турында әңгәмә, әнигә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләрен үстерү. |
“Яхшылык” | “Велосипед” Балаларны велосипед белән таныштыру. |
“Сәламәт буласыбыз килә” | “Сәламәт булыйк” Балаларда сәламәт булу, гади чисталык күнекмәләрен үтәү теләген үстерү, чисталык - сәламәтлекнең нигезе икәнен аңларга тырышу. |
“Яз килде” | “Яз билгеләре” Балаларны яз фасылы, аның үзенчәлекләре белән таныштыру, һава торышын билгеләргә өйрәнү, урамга киенә белергә өйрәнү. |
Апрель | |
“Цирк” | “Безгә цирк килде” Балаларны цирк белән таныштыру, кызыксынучанлыкны үстерү. |
“Кошларны каршылыйбыз” | “Метро” Балаларны метро белән таныштыру. |
“Тәртип” | “Төсләр” Балаларны төсләр белән таныштыруны дәвам итү, предметларны төсләр буенча төркемли белү. |
“Тылсымлы су” | “Су” Суның үзенчәлекләре белән танышуны дәвам итү, гади гигиена күнекмәләрен үтәү теләген булдыру, кызыксынучанлыкны үстерү. |
Май | |
“Яз һәм хезмәт бәйрәме” | “Курчакта кунакта” Балаларны кунакка бару ситуациясе белән таныштыру, бәйрәм өстәлен әзерләү, төсләрне кабатлау. |
“Җиңү көне” | “Юл билгеләре” Балаларны юл билгеләре белән таныштыру. |
“Табигать дөньясы” | “Нинди хайваннарны без беләбез” Рәсемнәргә карап йорт хайваннары турында сөйли белү, аларга хас үзенчәлекләрне күрә белергә өйрәнүне дәвам итү, аларга мәхәббәт, игелекле мөнәсәбәтне булдыру. |
“Без зур үстек” | “Мин үзем турында нәрсә беләм” Үзең турында күзаллауны булдыру, кайсы әгъзәнең ни өчен кирәк булганын (күзләр – күрү, колаклар – ишетү, аяклар – йөрү һ. б.) өйрәнү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Художественно - эстетическое развитие (лепка) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
Әвәләү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
Сөйләм телен үстерү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Художественно - эстетическое развитие (лепка/аппликация) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Әвәләү/кисеп ябыштыру буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Рәсем ясау буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
Сөйләм телен үстерү буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЭМП) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
ФЭМП буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....
Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
ФЦКМ буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....