Художественное творчество (рисование)
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему
Нетрадиционное рисование в старшей группе "Грибочки белочке" ( на татарском языке)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
НОД по рисованию | 184.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное Дошкольное Образовательное Учреждение «Ляйсан» с. Митряево Азнакаевского района РТ
Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству (рисование по нетрадиционным техникам).
Тема: «Грибочки белочке».
Группа: разновозрастная.
Разработала и составила воспитатель 1 кв. категории
Гараева Милеуша Мунавировна
Нәфис-нәфәсәти үсеш.
“Иҗади сәнгать” белем бирү өлкәсе.
Рәсем (традицион булмаган техниклар буенча)
Тема: Тиенгә гөмбәләр.
Төркем: катнаш.
Максат: традицион техниклар аша балаларның рәсемгә кызыксынучанлыкларын үстерү.
Белем бирү бурычлары:
Танып белү:
Балаларны гади булмаган алым, печатка алымы белән рәсем төшерергә өйрәтү,
Сенсорик сәләтләрен, рәсемнең композициясен төзү күнекмәләрен үстерү,
Балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның иҗади карашын киңәйтү.
Аралашу :
Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү,
Тиенгә ярдәм итү теләге уяту, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Социальләштерү:
Балаларны коллектив эшкә тарту,
Тирә-юньдәгеләргә карата кызыксыну, ягымлылык һәм дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү.
Музыка.
Музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү.
Матур әдәбият:
“12 ай әкиятен” искә төшерү, әдәбият аша баланың эчке дөньясын баету.
Алдан эшләнгән эш: күзәтү, рәсемнәр, китаплар карау, җырлар өйрәнү.
Җиһазлар: бәрәңге, краска, гуашь, әкият герое, ватман, ТСО.
Сүзлек эш: азык, туплау, тылсымчы, печатка.
Эшчәнлек барышы:
- – Исәнмесез, балалар! (Салмак кына кой уйный “ Малыш в лесу”).
Кош түгел оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне бик ярата.
Сызгырса урманны яңгырата.
Нәрсә икән ул? (тиен)
Балалар, мин сезгә бер әкият сөйлим эле. Әйе, тиен турында.
Борын-борын заманда урманда бер зур койрыклы
җитез тиен яшәгән ди.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итә ди.
Менә салкын кыш җиткән. (Кыш рәсемен элү). Әйтегез әле балалар тиеннәр кышка ничек әзерләнә?
.....
Әйе, балалар алар азык (ашамлык дигән сүз) әзерлиләр: чикләвек, гөмбә киптереп ояларына туплап (җыеп дигәнне аңлата) куялар.
Бу Тиен дә аруны, талуны белмичә үзенә азык әзерләгән. Чикләвек, гөмбәләр киптереп ояларына туплап куйган. Көннәрдән бер көнне ул :”тамакны ялгап алыйм әле” – дип ояга күз салса, анда бер гөмбә дә калмаган ди. Утырып елаган тиен, инде нишләргә дә белмәгәч ярдәм сорап безгә килгән. Тиенгә ярдәм итәбезме, балалар?
2. Без бүген бәрәңгедән файдаланып печатка ясарга өйрәнербез.
Кечкенәләргә әзерне бирербез, аларга печатканы губкага манып эшләргә туры килер, ә инде зурларга эш катлаулырак булыр, мин сезгә ярдәм итәрмен.
Практик эш. Печаткалар әзерләү, кечкенәләр карап торалар.
Менә печаткалар әзер, бераз ял итеп алыйк, балалар.
Физминутка.
“Ак куянкай”.
Эленгән рәсемгә карыйк әле, балалар. Елның кайсы вакыты соң монда?
Дөрес , кыш. Ә кыш көне гөмбәләр үсәме соң?
Әйдәгез әле искә төшерик кайсы әкияттә кыз кыш көне умырзая җыя әле? (12 ай Әкияте)
Әйе шул, кыш нинди айга урын бирә әле? (язга)
Ә безгә көз айлары кирәк.Әйдәгез тылсымчы (волшебник) булып карыйк әле. Минем арттан кабатлагыз:
Күзне ачып йомганчы
Кыш көзгә әйләнче!
Кыш рәсемен көзгә алыштыру.
Ә хәзер эшкә тотыныйк, тиенгә күп итеп гөмбәләр ясыйк. Кыш буена җитсен тиенгә.
Альбом битеннән ясалган кәрзин таратыла, гөмбәләрне шул кәрзингә төшерәбез.
Коллектив эш. Эшләгән эшкә соклану, шатлану.
Эш бетте, хәзер ял итеп алсак та була.
Рус телендә нинди әйтем бар әле?
Кончил дело – гуляй смело!
Ә хәзер җырлап алыйк.
“Гөбәләр” җырын башкару.
1.Урмандагы аланда
Тәмле гөмбәләр үсә /2 тап.
Әйе шул, шулай шул
Тәмле гөмбәләр үсә/2 тап.
2.Яфрак астына качып
Утыра алар посып /2 тап.
Әйе шул, шулай шул
Утыра алар посып /2 тап.
- Без җыр җырлаган арада тиен безгә сюрприз әзерләгән. Нәрсә бар икән кәрзиндә?
СЮРПРИЗ ( печенье-гымбәләр...)
Рәхмәт инде сиңа, Тиен.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект организованной образовательной деятельности по направлению «Художественно-эстетическое развитие» /область «Художественное творчество» - рисование/ во второй младшей группе «Рябинка для снегирей»
Программное содержание:Образовательные задачи:-дать знания о зимующих птицах - снегирях, их внешним видом и особенности их поведения,-закреплять знания о времени года – осень. Воспитательные зада...
Конспекты непосредственно образовательной деятельности по художественному творчеству (рисованию) во второй младшей и подготовительнойгруппах, с использованием нетрадиционных техник рисования).
Конспекты содержат подробное описание проведения занятий по изодеятельности с использованием нетрадиционных техник рисования ( рисование пальчиками и морской солью, описаны предварительная работа, мат...
Конспект непосредственно-образовательной деятельности для детей младшей группы (3-4 года) по художественно-эстетическому развитию развитию область «Художественное творчество» (Рисование) с использованием здоровьесберегающих технологий (физкультурная минут
Уважаемые коллеги! Представляю вниманию конспект по рисованию с использованием нетрадиционной техники "тычок" для детей младшего дошкольного возраста....
КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ХУДОЖЕСТВЕННОЕ ТВОРЧЕСТВО РИСОВАНИЕ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ НЕТРАДИЦИОННОЙ ТЕХНИКИ РИСОВАНИЯ «ВАЗА С ВЕТКАМИ
Занятие по рисованию с применением нетрадиционных техник рисования...
Непосредственно образовательная деятельность по художественному творчеству (рисованию) в младшей группе «Дождик, чаще, кап-кап-кап!» с использованием нетрадиционных техники рисования ватными палочками
Непосредственно образовательная деятельность по художественному творчеству (рисованию) в младшей группе«Дождик, чаще, кап-кап-кап!»с использованием нетрадиционных техники рисования ват...
Непосредственно образовательная деятельность по художественному творчеству (рисованию) в младшей группе «Дождик, чаще, кап-кап-кап!» с использованием нетрадиционных техники рисования ватными палочками
Непосредственно образовательная деятельность по художественному творчеству (рисованию) в младшей группе«Дождик, чаще, кап-кап-кап!»с использованием нетрадиционных техники рисования ват...
Конспект занятия ОО «Художественное творчество». Рисование в подготовительной группе «Добрые дела» (рисование по стеклу)
рисование нетрадиционным способом...