Консультация для воспитателей татарских групп
консультация

Ана теле буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_fgos_shartlarynda_ana_tele.docx20.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен консультация

“Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында

ана теле буенча белем бирү эшчәнлекләрен оештыру”

             Тел – борын заманнан ук кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы булган. Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Туган тел - үз телендә сөйләшүче халыкның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы сихри көзгесе дә.

Димәк, баланың аңы үсү, белеме арту һәм чын кеше булып тәрбияләнүе үз туган телен яхшы белүгә бәйле.  Без, тәрбиячеләр, балаларның туган телне яхшы белүләренә һәм кече яшьтән үк матур итеп сөйләргә өйрәнүләренә омтылабыз.

ФДББС белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – бала конкрет предметлар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба файдаланырга да өйрәнә.

Мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

               Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек технологияләр бик күп, милли белем һәм тәрбия бирү белән рәттән стандарт булмаган технологияләр куллану, ФДББС таләпләрен өйрәнү, балаларга тәрбия-белем бирү, эш тәҗрибәсен үзара тәрбиячеләр белән уртаклашу, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору.

Билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Балалар балалар бакчасыннан  ук икетеллелек  мохитендә тәрбияләнә. Икетеллелек мохите балага табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уяту, ихтыяҗ тудыру кирәк. Рус төркемендә тәрбияләнүче татар балалары өчен дә мондый җирлек тудырылырга тиеш.

      Шуларны истә тотып, шәһәребез татар теле тәрбиячеләре иҗади төркем оештырып, Ф.В. Хәзрәтованың “Туган телдә сөйләшәбез” методик әсбабына кушымта эшләде. Бу кушымта тәрбиячеләр өчен бик уңышлы. Уен технологияләрен куллану балаларның иҗат мөмкинлеләрен ача, мөстәкыйльлекләрен арттыра, оештыру сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Кушымтадагы дидактик, хәрәкәтле, сүзле уеннар, уен ситуацияләре (Зарипова З. М., Кидрячева Р.Г.) “Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектыннан алынды.  

Балалар тормышында уен бик зур урын алып тора. Балалар өчен уен - беренче чиратта дөньяны танып белү, тәрбия һәм белем алу, физик чыныгу чарасы. А.С. Макаренко әйткәнчә: “Балада уенга омтылыш бар, һәм аны канәгатьләндерергә кирәк. Аңа уйнап алырга вакыт биреп кенә калырга түгел, ә бөтен тормышын уен белән сеңдерергә кирәк. Баланың бар тормышы – уен ул”. Шуңа күрә дә, балаларыбызны уен уйнаудан мәхрүм итмик.

Белем һәм тәрбия бирү процессын дәүләт стандартына  яраклаштырып алып бару максатыннан, кабинетта, төркемнәрдә предметлы - үсеш мөхит булдырылган. Эшчәнлектә катнашучы балалар өчен төрле модульле өстәлләр ярдәмендә уен, танып - белү, сөйләм үсеше зоналары булдырылды. Әлеге зоналарда балалар тәрбияче белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнәләр, уйныйлар.  Балаларга уен сайларга мөмкинлек бирелә. Эшчәнлекләр кызыклы, мавыктыргыч, уен формасында оештырыла.

          Эшчәнлекләр түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырыла:

1. Шөгыль вакытында балаларга бөтен шартлар, уңайлыклар тудыру.

2.Телгә өйрәнү барышында баланың бөтен яклап үсешен күздә тоту, иҗади якын килү.

3.Шөгыльләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештыру.

Эшчәнлекләрдә ФДББС таләпләрен куллану. Балалар бик теләп уенга кереп китәләр һәм вакытның үтеп киткәнен сизмиләр. Эшчәнлек вакытында төрле дидактик, хәрәкәтле, сүзле, сюжетлы уеннар уйнала. Мәсәлән, зурлар төркеменә йөрүче татар балалары белән “Төсләр дөньясы” темасын үткәндә “Тылсымлы капчыкта нәрсә бар?”, “Сорап ал”, “Бүләк ит”, “Төсле шарлар”, “Нинди төс юк?”, “Нәрсә артык?”, “Бу нәрсә?”, “Нинди?”, “Алмаларны төсләр буенча кәрзингә тутыр” уеннары. Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта, үзен иркен тотарга өйрәнә. Туган телгә өйрәтүдә уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнары алына. Уен вакытында балага ниндидер күләмдә сүзләрне белү кирәк, бу баланы телне өйрәнүгә, яки сүзләрне истә калдыруга этәрә. Күп тапкыр ишетеп балада аралашу өчен кирәк булган телнең образы барлыкка килә.

Бүгенге көндә безнең  төп бурычыбыз – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының гореф-гадәтләрен, әдипләрен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Хикәя, әкият уку балада вакыйгалар эзлеклелеген белергә, әдәби геройлар аша характер үзенчәлеген тоярга ярдәм итә. Балалар эчтәлеген сөйләргә, әдәби әсәрнең жанрын билгеләргә, төп фикерен аңларга өйрәнәләр. Иллюстрацияләр карау, әкиятләрне сәхнәләштерү, геройларның эчке дөньясы, кичерешләре турында фикер алышулар, әңгәмәләр үткәрүләр дә әкиятләрнең мәгънәви эчтәлеген тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Балалар матур, төгәл рифмалы һәм ритмлы шигырьләрне ярата. Нәфис сүз аша матурлыкны күзалларга, образлы фикерләргә өйрәнәләр һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үзләштерәләр.  

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, гадәттә, үз фикерен төгәл итеп әйтү, күргәнен сөйләү авыр бирелә. Рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү мәктәпкә әзерлек чорында бик әһәмиятле чара булып тора, чөнки ул баланың сүз байлыгын арттыра, фикерләү сәләтен үстерә. Мәктәптә уку дәверендә фәннәрне яхшы үзләштерү өчен бу эшне балалар бакчасында оештыра башлау  бик  әһәмиятле. Шуңа күрә дә, сюжетлы рәсемнәр буенча хикәяләр төзүгә, терәк схемалар кулланып җөмләләр төзүгә күп игътибар бирелә. Санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәнүгә дә күп вакыт бирелә. Алар балаларга төрле уеннарда иркенләп катнашырга мөмкинлек тудыра. Алар аша бала шаянлыкка, гаделлеккә өйрәнә, зирәклек, тапкырлык дөньясына юл сала.

Бу эшләрне башкару ел ахырында аларның белемен тикшергәндә уңай нәтиҗәләр бирә. Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә.  Хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә генә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Туган телне гаиләдә дә, бакчада да өйрәнү йөзеннән ата-аналар һәм балалар белән берлектә төрле конкурслар оештырыла. Мәсәлән, рус төркеменә йөрүче татар балаларының өйдә ничек татарча сөйләшүләрен, телне белүләрен тикшерү максатыннан видеоязмага төшерү конкурсы. Ата-аналарны мондый эшләргә җәлеп итү бик файдалы һәм нәтиҗәле. Чөнки ата-аналарның күпчелеге инде руслашкан, үзара  рус телендә аралаша, рус телендә фикер йөртәләр. Төркемдә балалар көн буена рус телендә аралашып, өйләренә кайткач та бу дәвам итә. Күпчелек әти-әни гаиләдә туган телдә сөйләшми, шуңа да бакчага рус телле балалар килә. Өйдә татарча аралашкан бала ана телен онытмый. Ата-ананың телгә мөнәсәбәте нинди, баланыкы да шундый булып формалаша.  “Балам үз ана телен белергә тиеш”,  дигән фикердәге ата-аналар, кызганыч, еш очрамый. Тәрбияченең үзенә генә баланы татарча яхшы итеп сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел, моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк. Тәрбиячеләрнең режим вакытында үткәннәрне кабатлаулары да мөһим. Балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә безнең иң якын ярдәмчеләребез - төркем тәрбиячеләре һәм ата-аналар. Бу эш бездән бик зур җаваплылык, түземлелек һәм осталык сорый.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для воспитателей логопедической группы "Речевая среда в группе".

В статье  раскрывается понятие  "речевой режим  в  группе",  представлены  требования  к  речи  воспитателя....

Консультация для воспитателей логопедической группы " О приемственности в коррекционной работе логопед и воспитателя"

В консультации проводится анализ  совместной работы логопеда и воспитателя в группе для детей с общим недоразвитием речи. Выделяется первоочередные и второстепенные задачи коррекционной рабо...

Консультация для воспитателей логопедических групп: " Взаимодействие логопеда и воспитателя в коррекционном процессе логопедической группы.

Консультация для педагогов :"Взаимодействие логопеда и воспитателя в коррекционном процессе логопедической группы."...

Консультация для воспитателей дошкольных групп «Ознакомление с ФОП ДО. Планируемые результаты освоения программы» Подготовила и провела воспитатель: Лапина Л.В.

Федеральная образовательная программа дошкольного образования (приказ Минпросвещения от 25.11.2022 №1028) .Планируемые результаты освоения Федеральной программы представляют собой возрастные хара...

Консультация для воспитателей дошкольных групп «Взаимодействие инструктора по физической культуре с воспитателем в ходе проведения непрерывно образовательной деятельности по физической культуре»

Взаимодействие инструктора  по физической культуре с воспитателями дошкольных групп непосредственно влияет на качество  работы по физическому развитию дошкольников....

Консультации для воспитателей младших групп «Роль воспитателя в период адаптации ребенка к дошкольному образовательному учреждению»: -Основные особенности нормально текущего периода адаптации; - Как облегчить адаптацию.

Основная роль в успешной адаптации ребёнка в детском саду ложиться на плечи воспитателя. Всё зависит от его профессионализма, чуткости, умения найти подход к каждому ребёнку, уметь сопереживать...