Аулак өй
материал (старшая группа) по теме
Зурлар төркемендә Әниләр бәйрәме өчен күрсәтелгән аулак өй кичәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
aulak_oy.docx | 19.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Актаныш муниципиаль районы «Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе
Аулак өй
Зурлар төркемендә Әниләр бәйрәменә әзерләнгән кичә
2015 уку елы
Максат: балаларны татар милли гореф- гадәтләре, милли культурасы белән таныштыруны дәвам итү; балаларда сәхнәдә чыгыш ясарга теләк уяту; аларның сөйләм телен үстерү, кәефләрен күтәрү; әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.
Татар өе күренеше.
Әби белән кыз сөйләшә.
Кыз: Әбием, сөйлә әле, яшь чакта кичләрен ничек үткәрдегез?
Әби: Безнең яшь чаклар бик күңелле үтте, хәзерге кебек якты, матур клублар юк иде. Җәй көннәрендә су буйларында төрле уеннар уйный идек, ә кыш көннәрендә кич белән аулак өйләргә җыела идек.
Кыз: Әбекәй, әйдә без дә аулак өй үткәрик.
Әби: И-и-и, кызым, син кечкенә бит әле аулак өй үткәрергә.
Кыз: Без әбекәй, балаларча аулак өй үткәрәбез.
Әби: Ярар, алайса, кызым, чакыр дус кызларыңны. (Кыз йөгереп чыгып китә)
Әби: Самавырны кайнарга утыртыйм әле.
(Кыз телефоннан): Лилиана, дус кызларны җый да безгә кич утырырга килегез.
(Кызлар керә)
Кызлар: Исәнме, әбекәй!
Әби: Керегез, кызлар, рәхәтләнеп кич утырыйк.Кул эшләрегезне алып килдегезме соң?
Кызлар: Алып килдек, әбекәй. (Эскәмиягә утырып, кул эшләрен тоталар)
1 кыз: Әбекәй, кич утырганда нишли идегез?
Әби: Кызлар белән кул эшләре тота идек: беребез кулъяулык чигә, беребез тегү тегә, икенчебез бәйләм бәйли иде.
2 кыз: Әбекәй, безгә дә өйрәт әле.
Әби : Ашыкмагыз, әкренләп барысына да өйрәтермен.(Утыралар)
3 кыз: Әбекәй, нәрсәләр бар бу матур серле сандыгыңда?
Әби: Татар күлмәге, алъяпкыч, яулык , түбәтәй, калфак, сөлгеләр, читекләр, кулъяулыклар, муенсалар. Нәрсә генә юк монда. Бабагызның бишмәтен истәлек итеп саклыйм менә.Ә менә бу йөзек белән без “Йөзек салыш “уенын уйный идек.
4 кыз: Кызлар, күп эшләдек, әйдәгез, ял итеп алыйк.
5 кыз: Ничек ял итәбез?
2 кыз: Әбекәй, бүген кич утырганда, сандыктагы йөзегең белән уйнап алыйк әле.(Әби йөзек бирә)
“Йөзек салышлы” уены уйнатыла. Ахырдан йөзек салучы : “Кемдә йөзек- сикереп чык!”- диеп әйтә.
(1-2 тапкыр уйнала)
2 кыз: Кызлар, әйдәгез кулъяулыклар белән биеп алабыз.
Кызлар башкаруында кулъяулыклар белән бию.
Гармуннар тотып малайлар керә.
Ишеккә шакыйлар.
1 малай: Исәнмесез, саумысыз,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез йомырка салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Кызлар, безне дә аулак өйгә кертәсезме?
1 кыз: Матур итеп җырлап күрсәтсәгез, бәлки кертербез дә.
2 малай. Анысын гына булдырабыз без.
3 малай. Әйдәгез, егетләр, шаян такмаклар җырлыйк.
Бергәләп җырлыйлар:
Сез дә килгәнсез икән,
Без дә килгәнбез икән,
Якын дуслар җыелганда,
Бер җырлап алыйк микән.
Сары, сары, сап- сары,
Сары пәке саплары,
Сараларга барган идем,
Җырлый икән атлары.
Безнең песи бигрәк уңган,
Чиләккә су тутыра.
Сыерыбыз мич башында
Бәйләм бәйләп утыра.
4 малай: Ничек, кызлар, ошадымы такмаклар, кертәсезме безне?
5 кыз: Болай матур җырлагач, кертми булмас.
Әби: Их, балалар, малайларыгыз матур җырлады. Ә без заманында читекләр тузганчы бии идек.
5 малай: Әбекәй, без дә төшеп калганнардан түгел, хәзер типтереп биеп күрсәтәбез.
6 малай. Биючеләр, басыгыз,
Әйләнмәсә башыгыз.
Басыгыз, басыгыз,
Әйләнмәсә башыгыз.
7 малай. Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыктык.
Безнең биисе килә.
8 малай (җырлый)Уйнат- уйнат гармуныңны,
Биесеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.
(Бергәләп) Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
2 кыз (җырлый) Әйдә, уйнат, гармуныңны,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара
Бу егетләр, дисеннәр.
(Бергәләп) Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
Парлы татар биюе башкарыла.
9 малай. Әбинең сандыгында
Түбәтәйне мин күрдем.
Түгәрәккә басып уйныйк,
Түбәтәйне җибәрдем.
“Түбәтәй”уены башкарыла.
10 малай. Тыпыр- тыпыр, тыпыр- тыпыр,
Тыпыр- тыпыр басабыз,
Бергә уйнап, бергә җырлап,
Бергә күңел ачабыз.
“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала.
Әби: Балакайларым, соң инде, таралырга вакыт җитте. Иртәгә бакчага барасыгыз бар.
1 малай. Әбекәй, синең сандыкта алынмаган күп әйберләр калды бит.
Әби: Аларны икенче кич утырганда алып уйнарсыз.
Сезгә кич утыру ошадымы?
4малай: Рәхмәт, әбекәй, бик күңелле ял иттек. Ләйсән, сиңа да рәхмәт.
Әби: Ярар, балакайларым, әйдәгез сезгә чәй эчерәм, аннары өйләргә кайтырсыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Аулак өйдә
Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...
Аулак өй
Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...
Аулак өй
Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....
Аулак өй
Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....
“ Аулак өй”
(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...
Сценарий праздника "Аулак ой"
Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...
"Аулак өй"
1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...