“ Аулак өй”
материал (старшая группа) на тему

Назипова Рушания Рашидовна

 

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)

Максат: 

1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.

2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

3. Милли гореф гадәтләргә,халык иҗатына ихтирам тәрбияләү,кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy.docx16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)

Максат:  

1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.

2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

3. Милли гореф гадәтләргә,халык иҗатына ихтирам тәрбияләү,кызыксыну уяту.

Материал : Чиккән сөлге, яулык, кулъяулыклар, сандык, читек,татар арнаментлары белән бизәлгән картиналар. Һәр балага альяпкыч, читек рәвешендә кискән альбом битләре, татар бизәкләре.

Залның алгы өлешендә авыл өйләренең кайбер күренешләре җиһазлап күрсәтелгән. Чиккән калачалар, сөлгеләр эленгән, чигелгән мендәрләр кабартылып куелган. Матур чиккән пәрдә эленгән. Балалар өйдән ерак түгел җыелып торалар. Бер малай йөгереп керә.

  1. Исәнмесез саумысез?

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

 

Аның каршысына бер кыз йөгереп чыга:

  1. Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!

Сәлам бирдем Әпсәләм.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкемәссәләм!

Барлык балалар уртага чыгалар  бергәләп җыр башкаралар.

Җыр : “Әссаләмәгәләйкем”

Илдар:

Әйдәгез дусларым, Гөлчәчәкләргә аулак өйгә барабыз. Ул безне кунакка чакырды. Менә килеп тә җиттек. (өйдән Гөлчәчәк чыга)

Гөлчәчәк :

 -Исәнмесез дусларым! Килдегезме? Әйдәгез сезнең белән уйнап, җырлап алыйк. Аулак өй җырсыз, биюсез генә булмый.

1.“Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюле уен уйнала.

2.”Челтәр элдем читәнгә” җырын башкаралар.

 Ишек шакыйлар әби белән бабай керә.

Бабай: Исәнмесез! Сез аулак өй үткәреп ятасыз икән.

Әби: Ай, бигрәк матур бизәкле киемнәр кигәнсез икән: күлмәкләр, камзуллар, түбәтәйләр, яулыклар, читекләр. Һай ул читеге, читеге...

1 кыз бала:

Безнең Балтач читекләре

Чигүле дә, каюлы да.

Үкчәле дә үзләре.

Янып торган бизәкләре

Камаштыра күзләрне.

Бабай :

Безнең сандыкта да татар халкының тагында матуррак киемнәре саклана.

Әби:

Гөлчәчәк сандыкны ач эле. Карыйк, ниләр бар икән анда.

Гөлчәчәк сандыкны ачып, аннан чиккән сөлге, алъяпкыч ала,бергәләп карыйлар.

Гөлчәчәк :

-Озын кышкы кичләрдә менә бу кабаларда йон эрләгәннәр, бияләй- носкилар бәйләгәннәр. Сезгәдә  әбиләрегез носки-бияләйләр бәйләп бирәдер эле.

- Әйе.

- Балалар сандык төбендә кулъяулыклар бар. Бу бабайның кулъяулыгы.

1 кыз бала:

 Бабай кулъяулыгың бигрәк матур икән.

Бабай :

Матур шул, аны Әсма әбиегез яшьчагында ук чигеп биргән иде. Шуны бик кадерләп саклыйм. Хәзер мондыйларны чикмиләр бугай инде.

2 нче кыз бала :

Чигәләр, бабай чигәләр. Менә безнең әниләр нинди матур кулъяулыклар чигеп бирделәр.

Гөлчәчәк :

-Бик матур шул, балалар . татар халкының киемнәре бик матур, күркәм бизәкләре чагыла. Әйдәгез кызлар кулъяулыклар белән биеп алыйк эле.


“Кулъяулыклар “ биюе.

Гөлчәчәк :

-Менә булдырдыгыз балалар, әйдәгезэле.

Тагын сандыкта ниләр бар икән, карыйк эле.

Яулык, калфак, түбәтәй ала.

Балалар белән аларның бизәкләре турында сөйләшәләр.

Гөлчәчәк :

-Балалар бу түбәтәйне күргәч, сезнең уйныйсы килгәндер. Әйдәгез тәбәтәй уенын уйнап алыйк.

“Түбәтәй” уены. Уен барышында түбәтәй кемдә кала шул бала я җырлый, я бии, я сикерә.....һ.б.

  1. Балалар мин сезне коймак пешереп сыйларга уйлыйм. Әз генә көтегез мин хәзер.

Әби : балалар Гөлчәчәк коймак пешергән арада без менә бу алъяпкыч, читекләрне бизәп алыйк әле.

Алдан һәр балага кисеп әзерләгә алъяпкыч, читекләр , әзер татар бизәкләре бирелә. Балаларның мөстәкыйль эшләүләре. Эшләгән эшкә нәтиҗә ясау.

Гөлчәчәк коймак белән балаларны сыйлый. Коймак белән бергәләп чәй эчү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...

Аулак өй.

                                                 Аулак өй.Макс...