Аулак өйдә
материал (подготовительная группа) по теме

     Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолгап алган чынбарлыкка карата карашлары үсә. Бәйрәмнәрдәге уеннарда кыюлана төшәләр, үзләрендә булган кимчелекләрдән арына баралар, бер - берсе белән аралашырга, үз - үзләрен күрсәтә белү , сөйләм телләре үсә, сәләтләре ныгый, музыка - җыр балаларда эстетик яктан халкы белән горурлану хисе тәрбияли. Милли рух - татар рухы өреп торсын өчен барлык көчне куеп тырышабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzlar.odt26.91 КБ

Предварительный просмотр:

        Залда өй күренеше. Сондык, мич, чигешле, тукылган сөлгеләр, карават. Чигүле мендәрләр, өстәл өстендә самавар, чәй савытлары.

         Алып баручы һәм бала залга кереп түбәндәге сүзләрне әйтәләр.

1бала: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

          Менә сез дә килеп җиттегез.

          Безнең бакчабызның шау тормышын

          Күреп китик әле, дигәнсез.

2бала: Исәнмесез, хөрмәтле әниләр!

          Хәерле көн сезгә бу җирдә.

    Барчабыз яраткан «Аулак өй» кичәсен карарга

    Чакырдык без бүген сезне дә.

Алып баручы: Онытылган гореф — гадәтләрне

                     Яңартабыз хәзер көннән-көн.

                     Уен йолалары, җыр- биюе,

                     Һәр киләчәк көнне бизәсез.

Регина: Дусларым, әтием белән әнием дәү әниемә кунакка киттеләр, бүген         миндә аулак өй. Әйдәгез, рәхим итегез, түргә узыгыз. Һәркайсында үзләре         белән алып килгән кул эшләре. Сөйләшә- сөйләшә кызлар залга килеп         керәләр, утырышалар.

Алып баручы: Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып,         утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер —         берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

      Татар хатын — кызларының кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен эрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар — ул, иң элек матур итеп, үз — үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр — бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур традицияларен дәвам итеп, шушы утырмага җыелдык. Ул күңелле үтсен.

1нче кыз: Ак алъяпкыч бирер идем,

        Ал алъяпкыч билемдә.

        Дустын сөймәгән кунак кызы

        Кайтып китсен өенә.

2нче кыз: Кызлар, малайлар килгәнче өйне бераз җыештырып алыйк. (Өй         җыештыралар).

3нче кыз: Малайларга бусага ялы түләтәбезме?

Кызлар барысы бергә: Түләтәбез, түләтәбез.

4нче кыз: Шөгыльләрегез белән кич утырырга рәхим итегез, дусларым. (Кызлар          алып килгән эшләрең алып эш эшләп утыра башлыйлар).

5нче кыз: Әйдәгез, җырлый — җырлый эшлик әле, күңеллерәк тә булыр.

 Кызлар җырлыйлар: Тәрәз ачтым, сулар сиптем

                                  Үссен дип гөлләремә.

                        Әйт әле дустым кулъяулык

                        Чигәсең кемнәреңә?

6нчы кыз: Тәрәз төбем гөл генә,

                Исле гөлем бер генә.

                Кулъяулыгым бүләк булсын

                 Уенда җиңүчегә.

1нче кыз: (Кулъяулык чиккән кызның кулъяулыгын алып) Дусларым, әйдәгез         «Кулъяулык салыш уены уйныйбыз. Мин санамыш әйтеп,         кулъяулыкссалучыны сайлыйм. Әлеш-мәлеш, мичтә бәлеш, казанда ит,         аша да кит. (Чыккан кызга кулъяулык бирә, ул уртада кулъяулыгын         өскә күтәреп түгәрәк буйлап йөри, калган кызлар җырлап):

             Кулъяулыгын чигелгән

             Төрле төсле җепләрдән.

             Сиздермичә биреп китә

             Кемгә икәнен белә.

  • Кулъяулык кемдә?
  • Миндә.(Кулъяулыкны алган бала кулъяулыклы кулын өскә күтәрә, аның ике ягында басып торган ике кыз кара-каршы якка балалар артында йөгерешәләр, кем беренче йөгереп килеп кулъяулыкны ала, ул түгәрәк уртасына чыга, уен кабат дәвам итә).

(Кызлар шаулашкан тавышны ишетеп малайлар киләләр).

     Кемдер ишек шакый.

1кыз: Кызлар, малайлар килделәр.

1малай: Кызлар, аулак өйгә кертегез әле.

2кыз: Кертәбез, кертәбез.

3кыз: Бусага ялын түләп керегез.

2малай:Түлибез, түлибез. (Малайлар кесәләреннән чигешле кулъяулык          чыгарып күрсәтәләр, кызлар алмакчы булалар, малайлар кулъяулыкка         ияреп керәләр).

                Кара — каршы җырлыйлар.

Малайлар: Челтәр элдем читәнгә,

                        Җелфер — җелфер итәргә,

                        Без килмәдек буш китәргә

                        Килдек алып китәргә.

Кызлар: Алын алырсың микән,

                    Гөлен алырсың микән?

                    Урталарга чыгып сайлап

                    Кайсын алырсың микән?

Малайлар: Алларын да алырбыз,

                        Гөлләрен дә алырбыз.

                        Күңелебезгз кем ошаса

                        Шунсын сайлап алырбыз.

1бала: Дусларым әйдәгез «Йөзек салыш» уенын уйныйбыз (йөзек күрсәтеп):        

                       Кашлы йөзек кулымда

                       Карагыз әле монда.

                       Йөзек кемгә эләгә

                         Шигырь сөйләп күрсәтә.

   (Балалар тезелешеп кулларын-кулга куеп утыралар, йөзек салучы кыз бер баланың кулына йөзек сала, барсын да үтеп чыккач сорый):

  •  — Йөзек кемдә, йөгереп чык, - ди.

 — Йөзек миндә, мин шигырь сөйлим.

     Шигырь сөйли.

              Кара сыер кабыргасын

              Саесканнар чукыйлар.

              Яхшы егет алсын диеп,

                Кызлар намаз укыйлар.

Бала. Кашлы йөзек хәзер миндә.

        Карагыз инде миңа.

        Йөзек кемгә эләгә.

        Нидер эшләп күрсәтә. (Балаларга йөзек сала).

  1.  — Йөзек кемдә, йөгереп чык, - ди.

 — Йөзек миндә, мин нәрсә эшлим?

 — Үртәвеч әйт.

 — Пәрәмәч, - дип әйт әле.

 — Пәрәмәч.

 — Ике күзең тәгәрмәч.

 — Сөт, - дип әйт әле,

 — Сөт.

 — Борын астыңны сөрт. (Балалар көлешәләр).

 — Көлмә кешедән, авызын өшегән.

 — Көләбез, көләбез, көл капчыгын тегәбез.

 — Көлмәгез.

 — Елыйкмени.

 — Еламагыз, уйнагыз.

 — Уйныйбыз, уйныйбыз, такмаклар җырлап уйныйбыз.

(Такмак әйтеп җырлап китә)

    Такмакка да мин оста,

    Шакмакка да мин оста.

    Әти-әни эшкә кушса

    Мин авыру, мир хаста.

2бала. Сөлге сугам, сөлге сугам,  (Сөлге тотып)

         Сөлге сугам аклыкка

         Кызлы башлы сөлгеләрем

         Язсын бәхет — шатлыкка.

3бала. (уенчык гармун тотып)

         Гырмафунны көйләр идем,

         Көе беткән көйләргә

         Сез кайдагы бай кызлары

         Сайлап егет сөяргә.

4бала. (баш өстенә кулын куеп як-якка карангалып)

         Тәрәзәңә карар идем,

         Тәрәзәңә боз каткан.

         Кунак кызың ялкау икән

         Сәгать сигездә яткан.

5бала. Иртән торып эшкә чыксам,

         Кәҗәләр кар көриләр.

         Чикерткәләр туфли киеп

         Җырлап — биеп йөриләр.

6бала. Аргы төркемнән килдеңме,

         Бирге төркемнән килдеңме?

         Без сагынганны белдеңме,

         Үзең сагынып килдеңме?

Барысы бергә: Ал да булыр чагыбыз,

                     Гөл дә булыр чагыбыз.

                     Без җырламый кем җырласын

                     Безнең җырлар чагыбыз.

   

         Кемдер ишек шакый.

  • Анда кем бар?
  • Әлмәндәр мин, керергә мөмкин ме?
  • Тизрәк кер әле, анда нишләп йөрисең?
  • Оча белмим инде, аяк белән йөрим.

 (Кыз Әлмәндәргә текәлеп карар тора, Әлмәндәр аның карап торганына исе китеп).

  • Ник карыйсың?
  • Күңелемә ярыйсың.
  •  Ник?
  •  Син ни әйтер, - дип. Әлмәндәр, хәтерлисеңме, теге чакта ясаган идең капка. Син ясаган шул капка шыр ачык ике якка. Мин сиңа бик ачулы, шундый капка буламы? Ачылуын ачыла, ә менә ябыламы?

Әлмәндәр. И-и-и, җанкисәгем, бигрәк вакланасың син. Күңелебез ачык икәнне         кешеләр күреп үтсен. Капкалары ачык ич дип, кереп хәл белеп китсен.         Өенә күрә капкасы, чиләгенә күрә көянтәсе. Ә хәзер уенда күрербез,         ябыламы капка, юкмы? Мин санамыш әйтеп үземә дус сайлыйм.

  •        Берәм — икәм, җиккән атым, чыгып киткән.
  •        Йөреп барып тотып алдым. Бу уенда син калдың.
  •        «Алтын капка» уены. (Әлмәндәр һәм санамыш әйтеп чыгарылган бала белән кулга-кул тотынып, кулларын өскә күтәреп «капка ясыйлар», калган балалар җитәкләшеп бу «капкадан» кереп—чыгып йөриләр, уен сүләре беткәч куллар төшерелә, «капкага» эләккән бала нәрсәдер эшләп күрсәтергә тиеш).
  •              Бу безенең алтын капка
  • Ачык тот аны, япма.

Кереп чыгып йөрибез,

Тукталмыйбыз беребез.

  •              Капкага җил кагылса
  •              Шап иттереп ябыла,

             Көтеп торып керәсең

             Эләктерик берәрсен.

Бала: Капкага мин, эләктем. Мин сезгә «Гөлләрем, гөлкәйләрем», дигән җыр         җырлыйм.

Бала. Азалия син бик матур җырладың, минем шигырь сөйләп күрсәтәсем         килде.

  •       «Аулак өйдә» дигән шигырь сөйләп күрсәтәм.
  •                      Шигырь «Аулак өйдә».

Бүген төнлә аулак өйдә

Пешергәннәр аккалач

Аккалачлары, аккалач

Теләгәнеңне алып кач.

                Бүген кичен аулак өйдә

                Пешергәннәр шишара.

                Шишаралары шишара,

                Дустыңны ал бичара.

        Бүген кичен аулак өйдә

        Пешергәннә китәркә.

        Син дә сөйләшеп кер инде

        Регинаңны эләктер дә.

                Бүген ямьле аулак өйдә

                Пешергәннәр коймаклар.

                Тәмле коймаклар шикелле

                Безнең кызлар тыйнаклар.

        Ары ефәк сузайык,

        Бире ефәк сузайык,

        Регинага рәхмәт әйтеп

        Өебезгә сызайык.

Регина: Әй, малайлар, таң ата барыгыз, өйләрегезгә китегез. Әниләр дә кайтып           җитәрләр. Иртәгә аулак өй Дилбәр апаларда.

    Регинаның әтисе белән әнисе кунактан кайталар.

Әтисе: Нинди күңелле тавыш.

Әнисе: И, атасы, безгә кунаклар килгәннәр бугай?

Регина: Әтием — әнием, болар минем дусларым. Минем белән уйнарга         килделәр.

Әнисе: И балакайларым, рәхмәт. Әйдәгез күчтәнәч коймак белән үзегезне                        сайлык әле. (Балалрны чәй эчәргә алып чыгарга җыенганда әтисе белән         әнисенә).

Регина: Әнием — әтием без аулак өйдән «Татарстаным» дигән җырны җырлап               таралырга телибез.

               Җыр «Татарстаным». (Р. Рәкыйпов сүзләре, Р. Андреев көе)

     Мин яратам сине Татарыстан

     Ал таңнарың өчен яратам,

     Күк күкерәп, яшен яшнәп яуган

     Яңгырларың өчен яратам.

        Мин яратам сине Татарыстан,

        Горур халкың өчен яратам,

        Җан эреткән әнкәм телең өчен

        Татар телең өчен яратам.

     Адаштырган урманнарың өчен,

     Тугайларың өчен яратам,

     Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен

     Җәлилләрең өчен яратам.

        Татарстан сине яратам!

Алып баручы. Сезнең барыгызга да

                     Эшләрегезнең уңган булуын,

                     Дусларыгызның артып торуын,

                     Гомерегезнең озын булуын,

                     Бәхетегезнең ташып торуын теләп калабыз.

      Безне хөрмәт итеп килүегез өчен зур рәхмәт. Шушының белән «Аулак өй» кичәбез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...

Аулак өй.

                                                 Аулак өй.Макс...