Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Табигать сукмагы буенча сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Идиатуллина Лилия Гаязовна

тәрбияче Идиатуллина Лилия Гаяз кызы

                                Табигать сукмагы буенча сәяхәт.

Максат:

Тәрбия бурычы: Табигатькә, әйләнә–тирә күренешләргә карата сакчыллык сыйфатлары, күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.

Үстерү   бурычы: Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру. Кара-каршы сөйләшү күнекмәләре бирү, диалогиг сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Табигатьнең серләренә төшендерү, андагы матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү

Төп белем бирү өлкәсе: Танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Социаль–комуникатив үсеш, танып белү, сөйләм үсеше, физик үсеш. 

 Методик алымнар һәм чаралар:   Табигатьтә  үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү, альбомнар карау, матур әдәбият әсәрләре  белән  танышу,  мактау, бәяләү.   Алдан эшләнгән эшләр:      

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Агачлар төшерелгән альбом карау, аларның исемнәрен искә төшерү.

Җиһазлау: Урман хуҗасыннан хат, “Табигать сукмагы” картасы, табигатьтә үз-үзеңне тоту  шартлы билгеләре, “тукталышлар” билгеләре, тартма, кершән, туп, чиләкләр, эш бияләйләре, көрәкләр, урман хуҗасы, конфетлар, шифалы үләннәрдән ясалган термос белән чәй.

                       Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик көйләү.

2. Үстерешле диалог.

3. Балалар сөйләме.

4. Практик эш.

5. Хәрәкәтле уен.

6. Продуктив эшчәнлек: Куак төпләрен йомшарту, аларга су сибү,  чәчәкләр өчен түтәлләр ясау.

7. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы

 Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле, кемдер монда хат ташлап калдырган. (ишек алдындагы эскәмиягә конверт белән хат куела һәм тәрбияче балаларның игътибарын шунда юнәлтә) Уртанчылар төркеменә, урман хуҗасыннан диелгән, нинди үзенчәлекле хат, ягез әле укып карыйк. (тәрбияче хатны укый)

Хөрмәтле балалар! Сезгә урман хуҗасы хат яза. Мин сезнең участогыгызны карап  үттем. Анда барда тәртиптә икән. Шуңа күрә мин сезгә “сөенче” калдырам. Сезгә аны эзләп табарга туры килер. Ләкин аны табар өчен төрле биремнәрне үтәргә кирәк булыр. Мин беләм, сез табигатьне, спортны, хезмәтне яратасыз. Авырлыклардан курыкмыйсыз, биремне дә тиз чишәрсез. Уңышлар телим сезгә!

Тәрбияче:  Балалар, урман хуҗасының “сөенче”сен эзләп табарга сез әзерме?

Балалар җавабы: Әйе.

Тәрбияче:  Ярый, хат эчендә тагын нидер бар, бу нәрсә ? (конверт эченнән өй рәсеме төшерелгән карточка ала һәм балаларга күрсәтә) Ә бу урман хуҗасының 1нче биреме. Карагыз әле, балалар, игътибар белән бу нәрсә?

Балалар җавабы: Бу өй.

Тәрбияче: Мондый өй безнең участокта бармы?

Балалар җавабы: Әйе

Тәрбияче:  Димәк, без кая барырга тиеш инде?

Балалар җавабы: Өйгә.

Тәрбияче: Әйдәгез киттек. (өй янына баралар) Балалар, өй эчендә без нәрсә таптык? Әйе, карта. Ләкин бу гади карта гына түгел  “Табигать  сукмагы”  картасы. Монда төрле тукталышлар барлыгы турында сөйли. Алар кайда урнашканнар һәм ничек атала? Ягез әле карыйк, монда нинди тукталышлар бар?

1. “Агачлар патшалыгында”

2. “Табигать белән дус бул”

3. “Табигатьне яратыйк”

Балалар, сез ничек уйлысыз, бу нинди тукталыш?  (тәрбияче шартлы билгеләр күрсәтеп, балалар тукталышның исемнәрен чишәләр)

Менә, балалар,  без картаны карадык, хәзер инде табигатьтә үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик (балалар белән мөстәкыйль эш алып бару, балалар сорауга җавап бирергә авырсынса рәсемле шартлы билгеләрне күрсәтеп дөрес җаваплар алу)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, инде юлны дәвам итик. Безгә карта буенча агачлар янына барырга кирәк. Бу агачлар патшалыгына да тукталыш булыр. Балалар, әйдәгез агачларны күзәтик. Аларда нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар җавабы:  (Аларда бөреләр күренә башлады, яфраклар чыга.)

Тәрбияче: Балалар, урман хуҗасы кая яшерде икән үзенең “сөенче”сен. Як-якны игътибар белән күзәтегез әле. Балалар күрегез агачта тартма бар. (тәрбияче тартманы ала һәм андагы язуны укый) Балалар тукталышта  сез участоктагы агач исемнәрен атарга тиешсез. Ягез әле, нинди агачлар үсә безнең участокта? (каен, миләш, чыршы, өрәңге һәм бар агачка характеристика биреп кит, мәсәлән: каен агачы ул нинди төстә, чыршыдан ничек аерыла. һ. б)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, инде картага карап юлны дәвам итик. Без “Табигать белән дус бул” тукталышына  да килеп җиттек. (балалар биседка эченә кереп тупны эзләп табалар, тупта схема ясалган, шул схема буенча биремне үтиләр)

1. Кершән (обруч) аша сикерү.

2. Вертикаль кершән аша чыгу.

3. Комлыкта кулларны як-якка сузып тактада йөрү.

4. Түгәрәккә тезелү һәм туп белән: “Күңелле туп” уены уйнау.

Күңелле туп әйдә, әйдә

Кулдан, кулга тәгәрә.

Күңелле туп кемдә кала

Шул бала җәза ала.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Күңел ачтык. Инде юлыбызны дәвам итик. Менә “Табигатьне яратыйк” тукталышына җиттек. Балалар, урман хуҗасының “сөенче”се менә шушы тартмада түгел микән (чыршы төбендә тартманы ачып карый, аның эчендә балалар өчен эш биялиләре, чиләкләр, көрәкләр һәм хат ята). Балалар, сезнең участок тәртиптә, ләкин анда куакларны оныткансыз, аларга ярдәм итәргә кирәк. Уйлап карагыз әле сез нәрсә эшләргә тиеш  бу кораллар белән?

Балалар: Куак төпләрен йомшартырга, аларга су сибәргә,  чәчәкләр өчен түтәлләр ясарга.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. (бергәләшеп түтәлләр ясыйлар, Урман хуҗасы килә)

Урман хуҗысы: Исәнмесез балалар!

Балалар:  Исәнмесез, урман хуҗасы!

Урман хуҗысы: Сез нинди уңганнар, нинди булганнар! Минем бөтен биремнәремне дә чиштегез. Ә “сөенче”не тапмадыгызмы?

Балалар: Юк.

Урман хуҗысы: Ярый алайса, аны табар өчен әйдәгез бергәләп бер мәртәбә бакча тирәли йөгерик әле, бәлки табарсыз (балалар урман хуҗасы белән бакча тирәли йөгерәләр).

Урман хуҗысы: Ай-яй, мин бик арыдым, су эчәсем килә. Ә сезнең балалар?

Балалар: Безнең дә эчәсе килә.

Урман хуҗысы: Ярый, әйдәгез минем белән, мин сезне “сөенче”не яшергән урынга алып барам. Ләкин аны сез үзегез игътибар белән эзләп табарсыз. (өй янындагы куаклык янында термос белән чәй һәм куакларга конфетлар эленгән була, балалар эзләп табалар)

Урман хуҗысы:         Менә балалар, сезнең куакларга ярдәм иткән өчен, алар сезгә менә шулай рәхмәт әйтәләр. Термостагы чәй  гади чәй генә түгел, ул шифалы үләннәрдән ясалган тәмле чәй. (балаларны урман хуҗасы чәй белән сыйлый)

Урман хуҗысы:         Ярый балалар, сезнең белән бик күңелле, ләкин мине урманым көтә, миңа китәргә кирәк. Сез чирләмәгез, сау-сәламәт булыгыз, табигатьне саклагыз, апаларыгызны тыңлагыз, сау булыгыз.  (алар белән саубуллашып урманга китә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_sukmagy_buencha_syaht.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

тәрбияче Идиатуллина Лилия Гаяз кызы

                                Табигать сукмагы буенча сәяхәт.

Максат:. 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...