Конспект итогового занятия «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр»
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Конспект итогового занятия 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_itogovogo_zanyatiya_mubirdinoy_d._i.docx26.62 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Центр развития ребенка - детский сад № 96 «Елмаю» НМР РТ

«Утверждаю»

« ______» ______________20____г.

Зам. зав по ВР:__________А.П. Кузнецова

Ачык дәрес

 «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр»

Конспект

2 нче кечкенәләр төркемендә

                                                                      Төзеде тәрбияче:

                                                                      Мубирдина Д.И.

Түбән Кама шәһәре

Тема: «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр»

Возрастная группа: 2 нче кечкенәләр төркеме

Максат:

Балаларны 3-4 яшелчәне һәм җиләк- җимешләрне тышкы билгеләре, төсе, зурлыгы, формасы буенча танырга һәм аерырга өйрәтүне дәвам итү; -Балаларны “нинди?” соравына җавап бирергә һәм берничә сүздән торган җөмлә төзергә өйрәтү;

-Балаларның уйлау фикерләү сәләтен үстерү;

-Балаларда үз иптәшләренә, олыларга, тирә-юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, мөлаемлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:     Яшелчәләр рәсеме, техник чаралар.   

Сүзлек өстендә эш: озынча, файдалы, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр

Методик алымнар: уен моменты, сораулар, күрсәтү, әңгәмә.

Материаллар: яшелчә һәм җиләк-җимешләр,

Шөгыль барышы:

Сюрпризлы момент. Почтальон печкин килә кунакка

- Балалар карагыз кем безгэ кунакка килә?

( карыйлар)

- Безгэ кунакка почтальон печкин килгән.

- Исәнмесез балалар!

-Исәнмесез!

-Мин сезгә  буш кул белән килмәдем, ә кәрзин тутырып  күчтәнәчләр белән килдем.  Куян җибәрде, биремнәр бирде, шул биремнәрне эшләргә кушты.

-Балалар кәрзиндә ниләр бар икәнен белер өчен безгә табышмакларны чишәргә кирәк.

 (тыӊлыйлар)

- Беренче табышмакны чишеп карыйк әле.

1. Үзе түгәрәк

Кызыл  булы, яшел дә

Бакча да агач та үсә

Бик тәмле

- Алма

-Бик дөрес балалар, алма.

-Алма нинди була?

-Тәмле, файдалы.

2. Ә хәзер икенчесе

Сап -сары, әче була, чирләмәс өчен чәйгә салып эчәләр

- Лемон.

-Бик дорес балалар, лемон була. Ә лемон нинди ул?

-Әче, файдалы

Әйдәгез әле өченче табышмакны белеп карыйк, катлаулы сорау белерсез микән

3. Үзе зур, түгәрәк, катлы-катлы күлмәктән, яшел төстә. Нәрсә микән ул балалар?

-Кәбестә

-Әфәрин, бик дөрес, кәбестә. Ә кәбестә турында нәрсә әйтә аласыз?

- Тәмле, файдалы

4. Монысын да белер карыйк әле

Кызгылт -сары төстә, озынча

Бакчада үсә, түтәлдә

Аны куян да ярата. Нәрсә микән ул?

-Кишер

-Бик дөрес, кишер балалар.

5. Соӊгысы, белерсез микән.

Тураган да елыйсыӊ

Шунсыз аш пешермисеӊ

- Суган

-Бик дөрес балалар, барлык табышмакларны белдегез, әфәрин балалар.

2. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр турында әӊгәмә

- Балалар, кем әйтә, бер сүз белән әйткәндә алма, лемон ничек атала?

-Җиләк-җимеш

-Бик дөрес . Әйтегез әле балалар җиләк-җимеш кая үсә соӊ?

-Бакчада, агачта.

- Алма бик файдалы балалар. Организм өчен кирәкле тимер дигән витамин бар, ә лемон әче булса да безгә С витаманы бирә. Әчкелтем чәй эчкәндә бөтен чирдә югала.

 -Кәбестә, кишер, суган бер икенче төрле ничек атала?

-Яшелчә

-Әйе, балалар, яшелчә дип атала. Яшелчә кая үсә соӊ?

-Бакча да, түтәлдә.

-Яшелчәләр бик файдалы, иммунитетны ныгыта, күзләр яхшы күрсен өчен кишер ашарга кирәк.

Суган әче булса да, кыш көне бик кирәк чирләмәс өчен. Ә кәбестә ашказаны яхшы эшкәртсен өчен кирәк. Шуӊа күрә кәбестә ашын, салатын да ашарга кирәк. Менә балалар ничек файдалы яшелчә һәм җиләк-җимеш.

-Балалар искә төшерик әле нинди яшелчә алып килде безгә почтальон печкин?

- Кишер, кәбестә, суган.

-Ә нинди җиләк-җимеш алып килде?

-Алма, лемон

-Әфәрин балалар  бик дөрес. Барсын да беләсез икән, ә хәзер әз генә ял итеп алыйк.

3. Физкультминутка

Ап-ак куян утыра, колакларын селкетә

Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә

 Аңа тик тору кыен , җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа, сикергәли ул шуңа.

 Менә шулай, менә шулай сикергәли ул шуңа.

4. Нәтиҗә

-Менә балалар бик әйбәт итеп уйнап алдык, ял иттек. Барыгыз да молодцы.

-Балалар, җиләк-җимеш һәм яшелчә бик файдалы, бик күп витаминнар бар аларда. Витаминнар безгә үсәргә, нык булырга булыша.

- Балалар, әйтегез әле, , җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юмыйча ашарга ярыймы?

-Юк ярамый

-Ә ни өчен ярамый?

-Пычрак, микроб күп

-Әгәр юмыйча ашасак нәрсә була?

-Авыртабыз яки чирлибез

-Бик дөрес балалар. Юмаган  җиләк-җимешләр дә һәм яшелчәләр дә куп микроб була. Әйтәгез әле балалар тагын нәрсә эшләргә ашар алдыннан?

-Кул юарга.

-Әфәрин балалар, ә хәзер юынып күрсәтик әле

Юдык-юдык кулларны,

Юдык-юдык колакны,

Юдык-юдык күзләрне,

Юдык-юдык борынны,

Менә без булдырдык

Чиста булдык.

- Менә балалар сез нинди чисталар. Ничек юынырга икәнен дә беләсез. Шулай ук җиләк-җимеш,  яшелчәләрнеӊ кая үскәнен, нинди булганын һәм аларныӊ файдалы һәм аларны ашарга кирәклеген беләсез. Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрне юып ашарга икәнен дә беләсез. Әфәрин балалар. Менә куянныӊ күчтәнәчләре белән хәзер сыйланып алыйк.

- Безнен шөгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект итогового досуга во второй младшей группе

Итоговый досуг с использование мультимедийной презентации " В гости к бабушке и дедушке" Презентация не моя, найдена на просторах интернета...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

план-конспект занятия "Яшелчәләр"

Зурлар төркеме өчен. Максат:–        Балаларны яшелчәне тышкы билгеләре, төсе, зурлыгы, формасы буенча танырга һәм аерырга өйрәтүне дәвам итү;–...

Конспект итогового занятия в первой младшей группе Итоговое занятие в первой младшей группе "Путешествие на поезде"

Конспект итогового занятия в первой младшей группеИтоговое занятие в первой младшей группе "Путешествие на поезде"...

Конспект итогового интегрированного занятия в подготовительной группе «Дорога в будущее» Конспект итогового занятия в подготовительной группе «Дорога в будущее»

Составила воспитатель: Попова СГ Цель: Закрепление знаний, умений и навыков воспитанников подготовительной группы.Задачи:1. Различать «звук», «слог», «слово», ...