Әкиятләр иленә сәяхәт
проект по развитию речи (средняя группа)

Нургалиева Гелюся Ильшатовна

проект "Әкиятләр иленә сәяхәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_ilen_syaht.docx20.02 КБ

Предварительный просмотр:

Проект-“Әкияттә кунакта”

 (2-3 яшь) кечкенәләр төркеме өчен

1. Проектның  төре: Танып  белу.

2. Проектның  дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Максат: Әкиятне  тыңларга  өйрәтү.

4. Бурычлар:

Тәрбияви: Балаларда  әкиятне кызыксынып  тыңлау теләге  булдыру.

Үстерешле: Балаларнын сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү: Балаларны  укыган  әкиятне  тынларга  өйрәтү.

 

5. Проектның  этаплары:

Әзерлек  этабы:

*Проектның  темасын  сайлау.

*Проблема  кую.

*Проект буенча материал җыю.

*Әкиятләр  картотекасы  ясау.

*Әти-әниләр өчен  инфармацион   папкалар ясау.

*Әти-әниләр  почмагын  тулыландыру.

*Әти-әниләр  жыелышы  үткәрү.

*Бармак  курчак  театры  булдыру.

*Китап  почмагын  әти-әниләр белән  берлектә  яңа әкият  китаплары  белән тулыландыру.

*Өстәл  курчак  театры  булдыру.

 

Төп этап:

*Әкиятләр  уку.

*Курчак  театрын  карау.

*Әкиятләргә  иллюстрацияләр   карау.

*Әкият  геройларына  карата  табышмаклар.

*Әкияткә  карата төрле уеннар.

*Әкияткә  карата  язылган  җырларны ,көйләрне тынлау.

*Әкият  геройлары  кергән  физкульт -минуткаларны өйрәну.

*Халык иҗат иткән уенчыклар белән танышу.

*Татар телендә  мультфильмнар карау.

*Рәсем  ясау ,әвәләү.

Йомгаклау: Әкияттә -кунакта  куңел ачу иртәсе үткәрү.

6. Переспектив-тематик план «Әкияттә -кунакта».

Эчтәлекнең тәртибе.

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Әти-әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1

Матрешка уенчыгы белән танышу.

Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар  белән таныштыруны дәвам иту.Матрешканы ачарга,дөрес итеп җыярга өйрәту. Сүз байлыгын киңәйтү, активлаштыру. Игътибарны,хәтерне,сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү өстелеген үстерү.

Балаларның үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сузләрне тыңларга күнектерү

Өйдә ,әти-әни белән баланың Матрешка белән уйнавы.

2

Матрешка белән бергә җырлыйк.

Балаларның уенчыкның(Матрешка) исемен дөрес әйтергә, яулык,сарафан,зур,кечкенә сүзләре исәбенә  сүзлекне активлаштыру.» Матрешка» җырына кушылып   хәрәкәтләр ясау.

Балаларнын мөстәкыйль рәвештә:төсне, зурлыктагы аермалыкны күрә белүләре

Өйдә әти-әни ярдәме белән кәгазъдән Матрешкага яңа күлмәк кисеп алып килү.

3

Бармак уены белән таныштыру. «Йорт хайваннары» уен күнегүе.

Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,йорт хайваннарының исемен ныгыту,хәтерне, кабул итү  сәләтен  үстерү.

Балаларның халык авыз ижаты белэн кызыксынуы.Йорт хайваннарын тануны узләштерүе. Әдәпле карап утыру, кушылып уйнау.

Әти –әни бала, берлектә бармаклар ярдәмендә  рәсем ясап алып килүләре.

4

« Чуар тавык» әкиятен уку.

Авазларны әйту,тавык булып кыткылдау,тычкан булып чиелдау. Төп геройлар белән танышу,табышмакларга җавап ,рәсемнәр карау.”Әтәчем” җырын тыңлап,көйгә  хәрәкәтләр ясау.

Тәрбияче укыганны тыңлап утыру. Җырга кушылу.

Өйдә әкиятне берничә кат уку.

5

Рәсем ясау     «Тавыкка җим».

Чуар тавык әкиятен искә төшерү, табышмакка җавап эзләү.Рәсем ясау.Уен уйнау « Тавыкны сыйлыйбыз».

Уен уйнау « Тавыкны сыйлыйбыз»

Әти-әни белән берлектә пластилиннан « Бодай» әвәләү.

6

« Йомры икмәк» рус халык әкиятен уку.

Төп геройлар белән танышу,эчтәлеген аңлау.Шар әвәләү  күнекмәсен ныгыту. Әкияткә туры килгән рәсемнәр карау.

Тәрбияче укыганны тыңлап утыру.

Өйдә әкиятне берничә кат уку.

7

« Йомры икмәк» бармак курчак театрын карау

Әдәпле итеп, игътибар белән карап утыру.

Баланы өйдә йомры икмәк белән сыйлау.

8

Теремкәй» рус халык әкиятен уку.

Яңа әсәр белән таныштыру,рәсемнәр карау,сүзлекне активлаштыру. “Бака”  җырын тыңлау,көйгә кушылып хәрәкәтләр ясау.

Игътибар белән тыңлап утыру, биюдә  катнашу.

Өйдә әкиятне берничә кат уку.

9

« Теремкәй» әкиятен сәхнәләштеру.

Әкиятләр     белән  танышуны дәвам итү.

Әдәпле, кызыксынып карап утыру.

Әти-әни белән Теремкәй ясап алып килу

10

Кәрзин тулы күчтәнәч.« Әкияттә –кунакта».

Укыган әкиятлэрне искә төшерү. “Ак куянкай” уенын уйнау.

Актив катнашу. Әдәпле итеп тыңлап утыру

Әкиятләр уку.Китаплар карау.Балаларны бәйрәмгә әзерләу.

7. Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар әкиятне кызыксынып тыңлый башлыйлар.

2. Балаларның сөйләм байлыгы арта.

3. Әти-әни проект нәтиҗәләре  белән  канәгать .

4. Балалар бакчасы һәм гаилә  арасындагы  хезмәттәшлекне , төрле чараларда  аралашу  әдәбен тәрбияләүне дәвам  итүнең  кирәклегенә басым  ясалды.

Әкияттә-кунакта» күңел ачу иртәсе.

Зал бизәлеше: Зал бәйрәмчә  бизәлгән. Бер кырыйда китаплар, бармак  һәм курчак театры күргәәзмәсе. Икенче якта балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

Катнашалар: Тәрбияче, Әкиятче, Куянкай, Бабай, Әби, Чуар тавык.

 

Күңелле  музыка астында балалар залга керәләр,алдан әзерләнгән урындыкларга утыралар.

 

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, карагыз әле, безгә  бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле, без аларга уйнап, жырлап, биеп курсәтик. Тыссс…Балалар кемдер килә бугай. Мин ниндидер тавыш ишетәм.

 Көй яңгырый , залга Әкиятче керә, кулында  кәрзин белән йомгаклар.

Әкиятче: Исәнмесез.

Балалар: Исәнмесез.

Әкиятче: Мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Узем белән сезгә  күчтәнәчләр алып килдем. Карагыз әле минем кәрзинемә, анда  әкияти йомгаклар бар. Алар могжизалы, тәгәрәтеп  карыйк әле аларны.

Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт көй яңгырый, йомгак эченнән Куянкай килеп чыга.(Үзе дерелди.)

Куянкай: Ай-ай, мин монда каян килеп эләктем? Кем чакырды мине монда?

Әкиятче: Куянкай, курыкма. Монда сине мин чакырдым. Буген «Әллуки» исемле балалар бакчасында әкият бәйрәме.

Тәрбияче: Куянкай, син курыкма, балалар сиңа тимәсләр. Балалар, без Куянкай белән нинди әкиятләрдә очраштык әле?

Балалар:  «Теремкәй»,  «Куян кызы», «Төлке», «Куян һәм әтәч».

Куянкай: Әле мине күп әкиятләрдә  очратырга була. Балалар, әйдәгез әле минем белән җырлап, биеп, уйнап  алыйк әле.

 

« Куянкай» уены  башлана.

Куянкай: Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә  шулай, менә шулай.

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын селкетә.

Менә шулай, менә  шулай

Аякларын җылыта.

Куян тагы да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә  шулай, менә  шулай

Сикергәләп тә  куя.

Әкиятче: Балалар, тагын бер йомгакны тәгәрәтеп карыйк әле. Ул безгә кунакка кемне  чакырыр икән?

Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт көй  яңгырый, йомгак эченнән Әби белән Бабай чыга, кулларында зур шалкан.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка тагын кемнәр килгәннәр, алар кайсы әкияттән.

Балалар: Әби белән бабай. Алар «Шалкан» әкиятеннән.

Бабай: Монда нинди акыллы балалар җыелган икән. Әкият укырга яратканнары күренеп тора .

Әби: Бабакай, әйдәле без дә балаларның  белемен  тикшереп карыйк. Чыгар әле табышмак китабыңны.

Бабай зур китап чыгара.

Бабай: Әбисе кызны яраткан,

Буләк иткэн аңа калфак.

Кыз оныткан аның төсен,

Нинди икән аның  төсе?

Балалар: Кызыл, «Кызыл калфак» әкияте.

 

Әби: Бар миндә дә  бер сорау. Бир әле, бабай китабыңны. Нинди тавык әби белән бабайны елаткан да куандырган да?

Балалар: Чуар тавык. Шулвакыт Әкиятче тагын йомгакны тәгәрәтә, йомгак эченнән Чуар тавык чыга.

Кем монда мине искә алды ? Кем монда мине чакырды?

Әкиятче: Чуар тавык, бездә бүген бәйрәм, әкиятләр иртәсе.

Тәрбияче: Балалар белән без менә  әкияти  табышмаклар чишәбез.

Чуар тавык: Ә, мин  ишеткән идем инде « Әллуки» исемле балалар бакчасында  әкият  яратучы  балалар  гына  йөри  дип. Дөрес икән, мин аларга әкият алып килдем.

 

« Чуар тавык» әкияте бармак курчак театры ярдәмендә курсәтелә.

Тәрбияче: Балалар, сезгә  әкият  ошадымы? Әйдәгез әле, без килгән  кунакларга рәхмәт әйтик.

Балалар: Рәхмәт.

Әкиятче: Балалар, безгә китәргә  вакыт  җитте инде, сау булыгыз.

Куянкай: Без сезнең  белән әкият  китаплары битләрендә  гел очрашып торырбыз.

Чуар тавык: Ә  хәзергә сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.

Көй астына барлык әкият геройлары, Әкиятче чыгып китәләр.

Күңел ачу иртәсе тәмам.

 

Кулланылган әдәбият:

1. Гыйздәтуллина А.М.Биләудәге  рәссам.-Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе»,2007.-102бит.

2. Закирова К.В.Ин матур суз:Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре  өчен  христоматия.-Казан:Мәгариф,2000.-335 б.

3. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры.-Казан: «Раннур» нәшрияте,1999-352б.

4. Зарипова Ф.Я.Могҗизалы  мәктәп  сәхнәсе: Балалар  бакчалары тәрбиячеләре .сыйныф  җитәкчеләренә  ярдәмлек.-Казан:Мәгариф,2003.-255б.

5. Закирова К.В.Әхлак  нигезе  –матур  гадәт(Гаиләдә һәм  балалар бакчаларында  әдәп-әхлак тәрбияләү):Методик кулланма.-Казан:Мәгариф,2004.-383б.

6. Закирова К.В.Уйный-уйный усәбез. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура  инструкторлары  өчен методик кулланма.-Казан:Татар.кит.нәш.,2010.-175б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Әкиятләр иленә сәяхәт

НОД по ФЭМП в смешанной группе...

Әкиятләр иленә сәяхәт

Әкиятләр иленә сәяхәт...

Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт"

конспект занятия по развитию речи первой младшей группе....

Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү. Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре...