Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

конспект занятия по развитию речи первой младшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyatlr_ilen_syakhat.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Әкиятләр аша балаларда ярдәмчеллек, аларга карата  кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.

Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.

Әкиятләр тыңлаганда аларның эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.

Җиһазлар: Әкиятче өчен киемнәр, компьютер.

Шөгыль барышы:

Т: Балалар карагыз әле, бүген безгә күп булып апалар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшеп алыйк.

Б-р: Исәнмесез, хәерле көн.

Ишек шакыйлар. Әкиятче керә

Т: Исәнмесез балалар.

Б-р: Исәнмесез.

Т: Балалар мин әкиятче булам. Сез әкиятләр яратасызмы?

Б-р: ....

Т: Ә нинди әкиятләр беләсез?

Б-р: .......

Т: Сез бик күп әкиятләр беләсез икән. Бүген без, сезнең белән, яраткан әкиятләребезне искә төшерербез. Әгәр сез минем сорауларга дөрес җавап бирсәгез, минем биремнәремне үтәсәгез, серле тартмада нәрсә икәнен белерсез.  Әкиятләр иленә сәяхатебезне башлыйбыз!

1 бирем:   Геройларга карап әкиятне атау.

                  Бүре, кәҗә, кәҗә бәтиләре.                             1 слаид

                 Әби, бабай, тавык, тычкан.                             2 слаид

                 Әби бабай, аю, бүре, төлке, йомры икмәк.    3 слаид

                Әби, бабай, кыз, эт, песи, тычкан.                  4 слаид

Т: Әйе балалар бу “Шалкан” әкияте. Без бүген сезнең белән Шалкан әкиятен тагын бер тапкыр исебезгә төшерәбез. Игътибар белән тыңлагыз. Сез минем сорауларга җавап бирерсез.

Слаидлар ярдәмендә әкиятне сөйләү.        5 слаид

Сораулар бирү:

                 Бабай нәрсә утырткан?

Шалкан ничек булып үскән?

Бабай шалкан тартырга кемне чакырган?

Әби шалкан тартырга кемне чакырган?

Әби кызны ничек чакыра?

Кыз нәрсәне чакыра?

Этнең кушаматы ничек?

                                                                  6 слаид

Т: Сезгә минем әкиятем ошадымы?

Б-р: ................ .

Т: Кемнең әкиятне сөйләп карыйсы килә. (1 бала әкиятне сөйли)

Ял минуты

Без шалкан утыртабыз

Аңа сулар сибәбез.

Бабабызга булышып

Без зур булып үсәбез.

Т: Ә хәзер сәяхатебезне дәвам итәбез.

2 бирем:     Рәсемгә карап әкиятне әйтегез?

                  “Йомры икмәк”,                    1 слаид            7 слаид

          “Чуар тавык”,                        2 слаид            8 слаид

          “Кәҗә бәтиләре һәм бүре”   3 слаид            9 слаид

3 бирем:    Сорауларга дөрес җавап бир.

 Бүре кәҗәнең өенә килгәч нәрсә ди?

                  Әби белән бабай елаганда чуар тавык аларны ничек юата?                    

                  Йомры икмәк куянга очрагач нәрсә әйтә?

Т: Балалар сез минем биремнәремне үтәдегез, ә хәзер мин серле тартмамны ачам. (Серле тартмадан курчаклар алу).  Бу курчакларны мин сезгә калдырам. Алар белән сез төрле әкиятләр күрсәтерсез.

     Сезгә әкиятләр илендә күңелле булдымы?

Б-р: ........... .

Т: Миңа да сезнең белән бик күңелле булды. Бик күп әкиятләр беләсез икән. Булдырдыгыз. Мин сезгә барлык әкият геройлары исеменнән рәхмәт әйтәм. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Зимующие птицы » Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Составление рассказа по схеме о комнатном растении.»

Закрепить знания детей о зимующих и перелетных птицах, условиях их жизни, роли человека в жизни зимующих птиц. Упражнять в образовании сложных прилагательных, согласуя их с существительными в мужском ...

Конспект занятия по развитию речи в средней группе Тема: "Военная техника" план-конспект занятия по развитию речи

Формирование представлений о военном транспорте и его назначении.Закрепление в речи существительного с обобщающим значением транспорт....

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак» Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему: «Пересказ сказки «Лиса и рак»

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак»Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему:«Пересказ сказки «Лиса и рак&raq...

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

...конспекты занятий по речевому развитию для 1 младшей группыплан-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Занятия с детьми ясельной группы носят игровой характер. Однако они имеют определённые цели, задачи, средства их осуществления и тем самым отличаются от игры. С самого начала занятий воспитателем став...