Әкиятләр иленә сәяхәт
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
Әкиятләр иленә сәяхәт.
Максат: Сүзләрне иҗекләргә бүлергә өйрәтү. Туган телнең барлык авазларын ишетеп аера белү күнекмәләрен камилләштерү. Фонематик ишетү сәләтен камилләштерү: аерым авазлар белән сүзләр әйтергә, сүздә авазның урынын ( сүз башында, уртада, сүз ахырында) билгеләүне кабатлау. Әкиятләр, табышмакларга кызыксыну тәрбияләү.
Ярдәмлек: Әкият сурәтләре, кроссворд.
Шөгыль барышы.
Хәерле иртә балалар. Бүген безнең шөгелебезгә кунаклар да килгән. Әйдәгез алар белән
исәнләшик.
Исәнмесез кунаклар. Аларга карап елмайыйк та, урындыкларга утырып, шөгелебезне
башлап җибәрик. Кунакларыбызны үзебез белән таныштырып китик: сорауларга җавап
бирү.
- Синең исемең ничек?
- Сиңа ничә яшь?
- Балалар бакчасы мөдиренең исеме ничек?
- Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
- Безнең бакчабыз нинди?
- безнең бакча матур;
-безнең бакча зур;
- безнең бакчада балалар күп;
• Бакчада балалар нишли?
- балалар ашыйлар, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, йоклыйлар, шөгыльләр үткәрәләр.
Әйе, дөрес балалар. Безнең бакчабыз якты, чиста, уңайлы һәм матур.,Болар барысы да . безнең өчен генә эшләнгән. Тик бу матурлыкны без саклый белергә тиешбез. Менә шулай итеп, танышу этабы тәмам.
Карагыз әле балалар, сезнең күтәренке күңелегездән, -җылы сүзләрегездән, тулы -җавапларыгыздан менә нинди чәчәк үсеп чыккан. Матурмы? Матур чәчәк. Бу гади чәчәк түгел, серле чәчәк. Таҗының кире ягын әйләндереп карасаң, биремнәре дә бар.
Әйдәле чәчәкнең беренче таҗын тартып ал. Бирем белән танышу.
Беренче таҗ: Туп белән уен.
Тәрбияче.
1 Мин сезгә аваз әйтәм, сез шул аваз белән сүз уйлагыз.
а) аваз сүз башында;(“а” агач,арыш,ачыш,аккош,артист)
б) сүз уртасында; (“о”йорт,йокы,кош ,корт,)
в) сүз ахырында.(“к”балык, тарак,калак,улак)
- Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүл: ма-ши-на, кү-бә-ләк, ә-ни, гөл, кур-чак, ал-ма...
- Бирелгән сүз белән җөмлә уйла: кояш ...( көлә , елмая, нурларын сибә ).
Куян....(йомшак ,ак, матур )
- Сүзләрнең киресен әйт.
Матур - ямьсез
Озын - кыска
Яхшы - начар
Зур – кечкенә
Киң - тар
Ак- кара
Икенче таҗны тартып ал
Икенче таҗ: Кроссворд чишү
" Бер сүз белән әйт ". (Җавабын әйткән бала кроссвордка яза).
1) Шалкан, Су анасы, Теремкәй - боларны бер сүз белән ничек әйтеп була?( Әкиятләр) 2)Мәскәү, Чаллы, Казан - нәрсә ул? ( Шәһәрләр )
3)Роза, тюльпан, ромашка – (чәчәкләр.)
4)Чыпчык, карга, песнәк – (кошлар.)
'
Өченче таҗны тартып ал әле. Табышмакларның җавабын тап.
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран )
Гөлдер - гөлдер - гөлдер бу,
Кызыл тәпи - кемдер 6у? (Күгәрчен )
Агач колга башында йорты,
Эчендә яши җырчы. (Сыерчык)
Нәрсәләр турында бу табышмаклар? (Кошлар турында)
Арифметик табышмак. "Саныйм әле"
Җиде карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгына.
Тагын өчәү өстәлде,
Көткәндәй шуны гына.
Бераз сайрап утыргач,
Очып китте бишәве.
Саныйм әле, чыбыкта
Калды икән ничәве? (5 карлыгач )
Дүртенче таҗны үзем тартып алам.
Дүртенче таҗ: Физкультминутка. "Шаян балалар".
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без,
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз,
һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
Бишенче, соңгы таҗны кайсыгыз тартып ала?
Бишенче таҗ:
Бу кайсы әкияттән?( әкияттән рәсемнәр күрсәтелә Аларны танып белү)
Нинди әкиятләрне беләсез ? (хайваннар турында әкиятләр (теремкәй) ,тылсымлы әкиятләр(казлар –аккошлар), тормыш- көнкүреш әкиятләре (йомры икмәк)
Бу өзек кайсы әкияттән? (әкияттән өзекләр укыла)
Әкият авторын тап?
Су анасы (Габдулла Тукай)
Кәҗә белән бүре (татар халык әкияте)
Сертотмас үрдәк (Абдулла Алиш)
Шалкан (Рус халык әкияте)
Әкият уку.
Аю баласы йокысыннан уянган. Өненнән чыккан да, тирә - якка караган. Анда ул кар күргән. Ул куркуыннан кычкырып җибәргән. Бу нәрсә салкын һәм ак? Шунда куян баласы килеп чыккан һәм нәрсә булган?
Әкиятнең ахырын уйлап, рәсемгә төшерергә кирәк. Рәсемне ясап бетергәч, әкиятне сөйләп күрсәтергә. Анализ ясау. Йомгаклау.
- Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр эшләдек?
- Шөгыльнең кайсы өлеше сезгә кызыклы тоелды?
- Нинди яңалыклар белдегез?
- Ярый, балалар, рәхмәт. Шөгыльдә үзегезне яхшы яктан гына күрсәттегез. Ә хәзер кунакларыбыз белән хушлашыр вакыт килеп җитте. Саубулыгыз кунаклар. Шөгыль тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".
Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...
Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "
Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....
"Әкиятләр иленә сәяхәт" "Күңелле балачак" "Без табигать балалары" "ЗОЖ" "Урман безнең дустыбыз"
открытое мероприятие...
Әкиятләр иленә сәяхәт
НОД по ФЭМП в смешанной группе...
Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт"
конспект занятия по развитию речи первой младшей группе....
Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.
Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү. Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре...
Конспект занятия в средней группе на тему “Әкиятләр иленә сәяхәт”
әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү...